Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w18 декабрь 8 б.
  • Укучыларның сораулары

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Укучыларның сораулары
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Оҗмахта яшәргә өметең ныкмы?
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • «Оҗмахта күрешербез!»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
  • Рухи оҗмахны матурларга тырышыгыз
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың»
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2022 ел
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2018 ел
w18 декабрь 8 б.

Укучыларның сораулары

Рәсүл Паул

Нинди мәгънәдә рәсүл Паул «оҗмахка» һәм «өченче күккә алынган» булган? (2 Көр. 12:2—4)

2 Көринтлеләргә 12:2, 3 тә рәсүл Паул «өченче күккә алынган» кеше турында яза. Нинди кеше турында сүз бара? Көринттәге җыелышка юлланган хатта Паул Аллаһының үзен рәсүл итеп кулланганына басым ясый (2 Көр. 11:5, 23). Аннан соң ул «Хуҗабыз биргән илаһи күренешләр белән ачылышлар» турында сөйли башлый. Рәсүл бу контекстта башка абый-кардәшләрне телгә алмый. Шуңа күрә «илаһи күренешләр белән ачылышлар» күргән кеше Паул үзе булган дигән нәтиҗә ясау акыллы (2 Көр. 12:1, 5).

Паул «оҗмахка» һәм «өченче күккә алынган» булган (2 Көр. 12:2—4). Ул күргән нәрсәләр «ачылышлар» булганга, аның күренешендә сурәтләнгән нәрсәләр киләчәккә карарга тиеш.

Паул күргән «өченче күк» нәрсә ул?

Изге Язмаларда «күк» дигән сүз букваль күкне аңлатырга мөмкин (Ярат. 11:4; 27:28; Мат. 6:26). Әмма бу сүз башка мәгънәләргә дә ия. Мәсәлән, кайвакыт ул җирдәге берәр хөкүмәтне аңлата (Дан. 4:20—22). «Күк» сүзе шулай ук Аллаһының хакимлеген аңлата (Ачыл. 21:1). Мәсәлән, Аллаһы үз хакимлеген үзенең Патшалыгы аша күрсәтә.

Паул «өченче күкне» күргән. Моның мәгънәсе нинди булган? Кайвакыт Изге Язмаларда басым ясау, көчәйтү һәм төгәл булуын күрсәтү максаты белән берәр сүз я сүзтезмә өч тапкыр кабатлана (Ишаг. 6:3; Йәз. 21:27; Ачыл. 4:8). «Өченче күк» турында әйткәндә, Паул, күрәсең, бик югары, бөек хөкүмәтне сурәтләгән. Ул Мәсих белән 144 000 хезмәттәше идарә иткән Патшалыкның югары, бар нәрсәдән өстенрәк булуын аңлатырга теләгән. («Изге Язмаларны аңлау» (рус) энциклопедиясендә, «Небо» дигән мәкаләне кара.) Рәсүл Петер, без «Аллаһы вәгъдәсе буенча... яңа күкләрне... көтеп яшибез» дип язганда, нәкъ бу Патшалыкны күздә тоткан да (2 Пет. 3:13).

Паул күргән «оҗмах» турында ни әйтеп була?

«Күк» сүзе кебек, «оҗмах» дигән сүз дә төрле мәгънәләргә ия. Беренче кешеләр яшәгән урын оҗмах булганын исебезгә төшерсәк, бу сүз 1) җирдәге оҗмахны аңлатырга мөмкин. Ул шулай ук 2) Аллаһы халкының яңа дөньяда булачак яхшы рухи халәтен аңлата ала. Моннан тыш, «оҗмах» сүзе 3) күктәге яхшы шартларга карарга мөмкин. Ачылыш 2:7 дә бу күктәге шартлар «Аллаһы оҗмахы» дип атала. («Рухи оҗмахны матурларга тырышыгыз» дигән брошюрада 8 биттәге 8 нче абзацны кара.)

Күрәсең, 2 Көринтлеләргә 12:4 тә оҗмах турында язганда, Паул бар бу өч якны күздә тоткан.

Кыскача йомгаклыйк:

2 Көринтлеләргә 12:2 дә искә алынган «өченче күк», күрәсең, «яңа күкне», ягъни 144 000 майланган мәсихче белән Мәсих җитәкчелегендәге Патшалыкны, аңлата (2 Пет. 3:13).

Бу күк «өченче», чөнки Патшалык — иң югары һәм иң бөек идарә итү формасы.

Паул күргән «оҗмах», күрәсең, 1) җирдә булачак оҗмахны, 2) бүгенге рухи оҗмахтан күпкә зуррак булачак рухи оҗмахны һәм 3) күктәге «Аллаһы оҗмахын» аңлата. Яңа дөньяда оҗмахның бу өч төре дә бер ук вакытта булачак.

Шулай итеп, яңа дөнья үз эченә яңа күкне һәм яңа җирне ала. Бу яңа төзелешкә күктәге Патшалык һәм җирдәге оҗмахта Йәһвәгә хезмәт итүче кешелек керә.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу