Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • g21 № 1 8-9 б.
  • Бәхетле тормышка ачкыч

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Бәхетле тормышка ачкыч
  • Уяныгыз! 2021
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Тырышып эшләгез
  • Намуслы булыгыз
  • Акчага дөрес караш саклагыз
  • Иң яхшы белем алыгыз
  • Акча чыннан да явызлыкмы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Акча мәсьәләсен хәл итү
    Гаиләгез бәхетле була ала
  • Изге Язмаларда эш һәм акча турында нәрсә әйтелә?
    Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Йәһвә Шаһитләре белем алуга ничек карый?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
Күбрәк карарга
Уяныгыз! 2021
g21 № 1 8-9 б.
Һиндстанда бәхетле әни һәм улы кибетләр яныннан үтә. Кешеләр кыйммәтле бизәкләр сатып ала.

Бәхетле тормышка ачкыч

Никахтамы без, юкмы, яшьме, олы яшьтәме, барыбыз да канәгатьлек китерүче, бәхетле тормышка омтыла. Аллаһы да безнең бәхетле булуыбызны тели. Моның өчен ул безгә яхшы киңәшләр бирә.

Тырышып эшләгез

Һәркем, «мохтаҗларга бирерлек берәр нәрсәсе булсын өчен, үз куллары белән тырышып, файдалы эш башкарсын» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 4:28).

Аллаһы Тәгалә эшкә уңай караш саклавыбызны тели. Чөнки тырыш кеше, үзен һәм гаиләсен тәэмин итә алганга, канәгатьлек кичерә. Ул, бәлки, хәтта мохтаҗларга да ярдәм итә ала. Начальнигы аны кадерли. Шуңа күрә тырыш кеше эшсез калырмын дип курыкмый. Изге Язмаларда тырыш хезмәтнең җимешләре турында «Аллаһы бүләге» дип әйтелә (Вәгазьче 3:13).

Намуслы булыгыз

«Без вөҗданыбызның саф булуына бер дә шикләнмибез һәм үзебезне һәр яктан намуслы тотарга телибез» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 13:18).

Намуслы кешеләр үз-үзләрен хөрмәт итә, җан тынычлыгына ия һәм яхшы йоклый. Башкалар да андый кешеләрне хөрмәт итә һәм аларга ышана. Намуссыз кешеләр исә андый нәрсәләрдән мәхрүм. Вөҗданнары аларны газапларга мөмкин, һәм алар, бер көн намуссызлыклары ачыкланыр дип, куркып яши.

Акчага дөрес караш саклагыз

«Байлык яратмыйча тормыш итегез, булганына канәгать булып яшәгез» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 13:5).

Акча безгә ризык һәм башка нәрсәләр өчен кирәк. Ләкин «акча ярату» бик куркыныч. Кеше үзенең күп кенә вакытын һәм көчен байлык артыннан кууга сарыф итәргә мөмкин. Моның аркасында аның тормыш иптәше һәм балалары зыян күрергә, ә сәламәтлеге какшарга мөмкин (1 Тимутигә 6:9, 10). Өстәвенә, акча яратучы кеше намуссыз эш итәргә мөмкин. Акыллы патша Сөләйман болай дигән: «Тугры кеше мул фатихалар урыр, ә баерга ашыгучы гаепсез калмас» (Гыйбрәтле сүзләр 28:20).

Иң яхшы белем алыгыз

«Зирәклек һәм аңны сакла» (ГЫЙБРӘТЛЕ СҮЗЛӘР 3:21).

Дөньяви белем безгә җаваплы кешеләр, яхшы ата-аналар булырга булыша. Әмма андый белем чын бәхет һәм иминлек бирә алмый. Тормышның бар өлкәләрендә уңышлы булыр өчен, без Аллаһы биргән белемгә мохтаҗ. Изге Язмаларда Аллаһыны тыңлап яшәгән кеше турында: «Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер»,— дип әйтелгән (Зәбур 1:1—3).

Мин чыннан да бәхетле

«Безнең якларда күп кенә кешеләр, яхшы белем алып, бай һәм атаклы булып китәр өчен, күп эшли. Ләкин үз максатларына ирешкәч тә, алар үзләрен бәхетле хис итми. Изге Язмалар миңа акыллы караш сакларга булышты. Акча безгә күпмедер дәрәҗәдә яклау бирә. Әмма чын бәхетне һәм мәхәббәтне акчага сатып алып булмый. Мин чыннан да бәхетле, чөнки Изге Язмалар миңа эшкә һәм акчага кагылышлы акыллы карарлар кабул итәргә булыша» (Кишор).

Кишор.

Күбрәк белегез:

Эшкә, акчага һәм белем алуга кагылышлы күбрәк гамәли киңәшләр табар өчен, jw.org сайтына керегез (ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ > ҖАН ТЫНЫЧЛЫГЫ ҺӘМ БӘХЕТ).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу