-
Суга чумдырылу күп фатихалар китерә!Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
3. Кеше суга чумдырылуга ничек әзерләнә ала?
Сез, Йәһвә турында белем алып һәм аңа нык иман үстереп, суга чумдырылуга әзерләнә аласыз. (Еврейләргә 11:6 укы.) Белемнәрегез һәм иманыгыз үскән саен, Йәһвәгә карата яратуыгыз да үсә барачак. Һичшиксез сезнең аның турында вәгазьләргә һәм аның нормалары буенча яшәргә теләгегез туачак (2 Тимутигә 4:2; 1 Яхъя 5:3). Кеше Йәһвәгә лаеклы булып яши икән, ул үз тормышын Аллаһыга багышларга һәм суга чумдырылырга карар итәргә мөмкин (Көләсәйлеләргә 1:9, 10)a.
-
-
Суга чумдырылу күп фатихалар китерә!Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
a Әгәр кеше башка диндә суга чумдырылган икән, ул яңадан суга чумдырылырга тиеш. Чөнки шул дин Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтмәгән. (Рәсүлләр 19:1—5 һәм 13 нче дәресне кара.)
-
-
Сез суга чумдырылырга әзерме?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
1. Суга чумдырылу үтәр өчен күпме белем кирәк?
Суга чумдырылыр өчен сезгә «хакыйкать турында төгәл белем алырга» кирәк (1 Тимутигә 2:4). Бу сез Изге Язмалар белән бәйле һәр сорауга җавапны белергә тиеш дигәнне аңлатмый. Хәтта күп еллар элек суга чумдырылган мәсихчеләр дә белем алуларын дәвам итә (Көләсәйлеләргә 1:9, 10). Ләкин сезгә Изге Язмалардагы төп тәгълиматларны аңларга кирәк. Җыелыш өлкәннәре сезгә суга чумдырылыр өчен белемегез җитәрлекме икәнен аңларга ярдәм итәчәк.
-