-
Яхшы хәбәрне ничек сөйләп була?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
1. Сез өйрәнгәннәрегезне белгән кешеләргә ничек сөйли аласыз?
Гайсәнең шәкертләре болай дигән: «Күргәннәребез һәм ишеткәннәребез турында сөйләми булдыра алмыйбыз» (Рәсүлләр 4:20). Алар хакыйкатьне шулкадәр кадерләгән ки, аны мөмкин кадәр күбрәк кешегә сөйләргә теләгән. Сезнең дә шундый теләгегез бармы? Бар икән, өйрәнгәннәрегезне гаиләгезгә һәм дусларыгызга ихтирам белән сөйләр өчен мөмкинлекләр эзләгез. (Көләсәйлеләргә 4:6 укы.)
Нәрсәдән башларга
Гаиләгез белән сөйләшкәндә, Изге Язмалардан берәр фикер әйтер алдыннан болай диегез: «Беләсезме, бу атнада мин нәрсә белдем?»
Авырган я борчылган дустыгызга рухландыручы шигырь күрсәтегез.
Хәлләрегезне сораган хезмәттәшләрегезгә Изге Язмаларны өйрәнгән вакытта я җыелыш очрашуында белгәннәрегезне сөйләгез.
Дусларыгызга jw.org сайтын күрсәтегез.
Өйрәнүегезгә башкаларны чакырыгыз я үзләре белән өйрәнсеннәр өчен jw.org сайтында ничек купонны тутырырга икәнен күрсәтегез.
-
-
Яхшы хәбәрне ничек сөйләп була?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
4. Ихтирамлы булыгыз
Яхшы хәбәрне вәгазьләгәндә, нәрсә әйтергә икәне турында гына түгел, ә шулай ук ничек әйтергә икәне турында да уйлагыз. 2 Тимутигә 2:24 һәм 1 Петер 3:15 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Башкалар белән Изге Язмалар турында сөйләшкәндә, сез бу шигырьләрдәге киңәшләрне ничек куллана алыр идегез?
Кайбер туганнарыгыз я дусларыгыз сезнең белән ризалашмаска мөмкин. Сез нәрсә эшли аласыз? Сез нәрсә эшләргә тиеш түгел?
Ни өчен башкаларга нәрсәгә ышанырга икәнен әйтер урынына әдәпле сораулар бирү яхшырак булыр?
-