Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • bt 15 бүл. 117-123 б.
  • Рәсүлләр «җыелышларны ныгыта»

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Рәсүлләр «җыелышларны ныгыта»
  • Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • «Кардәшләргә кереп чыгыйк, аларның хәлләрен белешик» (Рәсүлләр 15:36)
  • «Паул белән Барнаб арасында низаг купты» (Рәсүлләр 15:37—41)
  • «Аны мактап телгә ала иделәр» (Рәсүлләр 16:1—3)
  • «Җыелышлар иманда ныгыды» (Рәсүлләр 16:4, 5)
  • «Хуҗабызга тугры хезмәт итүче сөекле улым»
    Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Марк хезмәттә яхшы ярдәмче
    Күзәтү манарасы 2010 ел
  • Марк бирешмәгән
    Күзәтү манарасы 2008 ел
  • «Йәһвә аларга кыюлык белән вәгазьләргә вәкаләт бирде»
    Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
Күбрәк карарга
Аллаһы Патшалыгы хакында төпле шаһитлек бирегез
bt 15 бүл. 117-123 б.

15 БҮЛЕК

Рәсүлләр «җыелышларны ныгыта»

Күчеп йөрүче хезмәтчеләр җыелышларга иманда ныгырга ярдәм итә

Рәсүлләр 15:36—16:5 кә нигезләнгән

1—3. а) Паул яңа хезмәттәш итеп кемне сайлаган һәм бу хезмәттәш турында нәрсә әйтеп була? ә) Без бу бүлектән нәрсә турында белербез?

ЧОКЫР-ЧАКЫРЛЫ юлдан бер шәһәрдән икенчесенә ике юлчы бара. Болар — рәсүл Паул белән аның яшь хезмәттәше Тимути. Көч-дәрте ташып торган Тимутигә якынча 20 яшь. Аның туган йорты инде артта калган. Алга барган саен, Листра белән Икония шәһәрләре дә ераклаша бара. Бу Паулның икенче вәгазь сәяхәте булганга, аның тәҗрибәсе инде бар. Ул андый сәяхәтләрдә нинди авырлыклар һәм кыенлыклар була алганын яхшы белә. Ә яшь Тимути бу авырлыкларны кичереп чыга алырмы?

2 Тимути, бәлки, үз көченә бик ышанып бетмәгәндер дә, әмма Паул аны ышанычлы хезмәттәш дип санаган. Күчеп йөреп җыелышларны ныгыту эше фидакарьлекне һәм фикердә бердәм булуны таләп иткәнгә, Паулга шундый ышанычлы хезмәттәш кирәк булган да. Ни өчен? Чөнки күптән түгел генә Паул һәм Барнаб арасында каршылык килеп чыккан һәм алар моның аркасында хәтта аерым хезмәт итә башлаган. Шуңа күрә Паул ышанычлы хезмәттәшне табарга тырышкан.

3 Бу бүлектән без, фикер каршылыклары туганда, аларны ничек хәл итәргә кирәклеген белербез. Без шулай ук ни өчен Паул Тимутине сайлаганын күрербез һәм бүген район күзәтчеләре нинди мөһим эш башкарганнары турында сөйләшербез.

«Кардәшләргә кереп чыгыйк, аларның хәлләрен белешик» (Рәсүлләр 15:36)

4. Икенче вәгазь сәяхәте вакытында Паулның нинди ике максаты булган?

4 Үткән бүлектән без дүрт абый-кардәшнең — Паул, Барнаб, Яһүд һәм Силасның — Антиохтагы кардәшләргә җитәкче советның сөннәткә утырту белән бәйле карарын тапшырганы турында белдек. Аннан соң Паул Барнабка: «Әйдә, Йәһвә сүзен үзебез вәгазьләп йөргән бар шәһәрләргә барыйк, кардәшләргә кереп чыгыйк, аларның хәлләрен белешик»,— дип тәкъдим иткән (Рәс. 15:36). Рәсүлләр кардәшләрнең хәлләрен белешер өчен генә барырга ниятләгәнме? Юк, аларның тагын ике мөһим максаты булган: беренчедән, җитәкче советның карарын тапшыру (Рәс. 16:4); икенчедән, җыелышларны рухи яктан ныгыту (Рим. 1:11, 12). Бүген Йәһвә Шаһитләре рәсүлләрнең үрнәге буенча ничек эш итә?

5. Бүген Җитәкче совет җыелышларга ничек күрсәтмәләр бирә һәм аларны рухландыра?

5 Бүген Гайсә Мәсих җитәкчелекне Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы аша бирә. Хатлар, басмалар, җыелыш очрашулары аша һәм башка ысуллар ярдәмендә бу тугры майланган абый-кардәшләр җыелышларга күрсәтмәләр бирә һәм аларны рухландыра. Җитәкче совет һәрбер җыелышка аерым игътибар күрсәтергә омтыла. Моның өчен ышанычлы хезмәтче бөтен дөнья буенча меңләгән район күзәтчеләрен куллана. Җитәкче совет бу тәҗрибәле күзәтчеләрне үзе билгели.

6, 7. Район күзәтчеләренең кайбер вазифалары нинди?

6 Бүгенге күчеп йөрүче күзәтчеләр җыелышлардагы кардәшләрне ныгыта, рухландыра һәм аларга шәхси игътибар бирергә тырыша. Шулай итеп алар рәсүл Паулның мондый киңәше буенча эш итә: «Сүзне вәгазьлә, моны уңайлы вакытта да, авыр вакытта да ашкынып, кичектермичә башкар, фаш ит, шелтәлә, үгетләгәндә түземле һәм өйрәтүгә оста бул. ...Яхшы хәбәр вәгазьләүче эшен башкар» (2 Тим. 4:2, 5).

7 Бу сүзләрне истә тотып, район күзәтчеләре (өйләнгән булсалар, хатыннары да) җирле кардәшләр белән хезмәтнең төрле төрләрендә катнаша. Ашкынучан вәгазьчеләр һәм оста өйрәтүчеләр буларак, алар бөтен җыелышка яхшы яктан тәэсир итә (Рим. 12:11; 2 Тим. 2:15). Бу фидакарь кардәшләр төрле җирләрдә, һава торышы нинди генә булмасын һәм нинди генә куркынычлар янамасын, хезмәт итә (Флп. 2:3, 4). Изге Язмаларга нигезләнгән нотыклар сөйләп, күзәтчеләр җыелышларны дәртләндерә, өйрәтә һәм аларга киңәшләр бирә. Бу күзәтчеләрнең үрнәкләре бар кардәшләргә зур файда китерә (Евр. 13:7).

«Паул белән Барнаб арасында низаг купты» (Рәсүлләр 15:37—41)

8. Барнаб Паулның тәкъдимен ничек кабул иткән?

8 Барнаб Паулның кардәшләр янына барыйк дигән тәкъдимен шатлык белән кабул иткән (Рәс. 15:36). Алар бергә инде хезмәттәшлек иткән, барасы җирләрне һәм җыелышларны яхшы белгән (Рәс. 13:2—14:28). Шуңа күрә Паулның тәкъдиме гамәли булып күренгән. Ләкин бер авырлык туган. Рәсүлләр 15:37 дә болай дип әйтелә: «Барнаб исә Марк дип аталган Яхъяны да үзләре белән алырга булды һәм үз теләгендә нык торды».

9. Ни өчен Паулга Барнабның тәкъдиме ошамаган?

9 Ләкин Паул моңа риза булмаган. Ни өчен? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Яхъя [Марк] аларны Пәмфилиядә ташлап киткәнгә һәм алар белән бергә хезмәттә катнашмаганга, Паулга андый тәкъдим ошамады» (Рәс. 15:38). Паул белән Барнабның беренче вәгазь сәяхәтендә Марк аларга кушылган булган, ләкин, инде Пәмфилиядә аларны калдырып, Иерусалимга кайткан (Рәс. 12:25; 13:13). Изге Язмаларда аның ни өчен киткәне турында бер нәрсә дә әйтелми. Һәрхәлдә, Паул, күрәсең, аның турында ул ышанычсыз дигән нәтиҗәгә килгән.

10. Паул белән Барнаб арасында купкан низаг нәрсәгә китергән?

10 Барнаб Маркны алу теләгеннән кире кайтмаган, Паул да юл куярга җыенмаган. «Шунда Паул белән Барнаб арасында низаг купты һәм алар бер-берсен ташлап киттеләр»,— дип әйтелә Рәсүлләр 15:39 да. Нәтиҗәдә, Барнаб Маркны алган да, корабка утырып, Кипрга киткән. «Ә Паул Силасны сайлап алган һәм, кардәшләр аны Йәһвәгә тапшыргач һәм аңа үзенең юмарт игелеген күрсәтсен дип дога кылгач, юлга чыккан» (Рәс. 15:40). Бергә алар, җыелышларны ныгытып, «Сурия һәм Киликия аша үткән» (Рәс. 15:41).

11. Үпкә хисе кардәшләр белән арабызда упкын булып ятмасын өчен, нинди сыйфатлар күрсәтү мөһим?

11 Паул белән Барнаб җитәкче советның махсус вәкилләре булган. Паул, бәлки, ул вакытка үзе дә җитәкче советның әгъзасы булгандыр. Шулай да бу очракта Паул белән Барнабның камилсезлекләре ачык күренгән. Кайвакыт безнең камилсезлегебез дә яхшы сыйфатларыбызны күрсәтергә комачау итә. Бу хәл рәсүлләр арасындагы мөнәсәбәтләргә чөй какканмы? Юк! Камилсез булсалар да, Паул белән Барнаб басынкы булган һәм Гайсә Мәсих кебек фикер йөрткән. Шуңа күрә алар вакыт узу белән бер-берсен кичерә алган (Эфес. 4:1—3). Соңрак Паул хәтта Марк белән хезмәттәшлек иткәнa (Көл. 4:10).

12. Бүген өлкәннәргә Паул белән Барнабтан кайсы яктан үрнәк алырга кирәк?

12 Ачу хисләренә бирелү Барнаб белән Паулга хас булмаган. Барнаб шәфкатьле, юмарт кеше булган. Рәсүлләр хәтта аңа Йосыф дип түгел, ә Барнаб дип дәшкән, ә бу исем «Юаныч улы» дигәнне аңлата (Рәс. 4:36). Паул да кардәшләрне назлы яраткан һәм аларга карата игелекле булган (1 Тис. 2:7, 8). Паул белән Барнабтан үрнәк алып, бар өлкәннәр, шул исәптән район күзәтчеләре, басынкы булырга һәм кардәшләргә, шул исәптән өлкәннәргә, карата ярату күрсәтергә тиеш (1 Пет. 5:2, 3).

«Аны мактап телгә ала иделәр» (Рәсүлләр 16:1—3)

13, 14. а) Тимути кем булган һәм Паул аның белән кайчан танышкан? ә) Ни өчен Паул Тимутигә аеруча игътибар иткән? б) Тимути нинди хезмәткә билгеләнгән булган?

13 Үзенең икенче вәгазь сәяхәте вакытында Паул Гәләтия аша үткән һәм андагы җыелышларны ныгыткан. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Шуннан соң ул Дербигә, ә аннары Листрага килде. Анда Тимути исемле бер шәкерт бар иде. Аның әнисе иман итүче яһүд, ә әтисе грек иде» (Рәс. 16:1)b.

14 Паул Тимутинең гаиләсе белән б. э. 47 елында үзенең беренче вәгазь сәяхәте вакытында танышкан, күрәсең. Ике-өч ел үткәч, үзенең икенче вәгазь сәяхәте вакытында ул Тимутигә аеруча игътибар иткән. Ни өчен? Чөнки «кардәшләр аны мактап телгә алган». Тимути турында туган шәһәре Листра җыелышында гына түгел, ә якынча 30 километр ераклыкта урнашкан Икониядәге җыелышта да яхшы сүзләр әйткәннәр (Рәс. 16:2). Изге рух җитәкчелегендә өлкәннәр Тимутине Паул һәм Силас белән бергә хезмәт итәргә билгеләгән (Рәс. 16:3).

15, 16. Ни өчен кардәшләр Тимутине яраткан һәм хөрмәт иткән?

15 Ни өчен Тимути, яшь булса да, яхшы исемгә ия булган? Үткен акыллы, матур, сәләтле булгангамы? Еш кына кешеләр башкаларны нәкъ шушы сыйфатларга карап бәяли. Хәтта Ишмуил пәйгамбәргә дә бервакыт кешенең тышкы кыяфәте тәэсир иткән. Ләкин Йәһвә аңа болай дигән: «Аллаһы бит кеше кебек карамый: кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә» (1 Иш. 16:7). Кардәшләр Тимутине тышкы сыйфатлары өчен түгел, ә эчке күркәм сыйфатлары өчен һәм рухилыгы өчен кадерләгән.

16 Еллар узгач, рәсүл Паул Тимутинең кайбер яхшы сыйфатларын искә алып үткән. Ул аны уңай карашлы, ихлас күңелдән кайгыртучан һәм рухи эшләрдә тырыш булганы өчен мактаган (Флп. 2:20—22). Паул шулай ук Тимути икейөзле булмаган, ә «эчкерсез иман» күрсәткән дип язган (2 Тим. 1:5).

17. Яшьләр Тимутидән ничек үрнәк ала ала?

17 Бүген дә күп кенә егетләр һәм кызлар, Тимути кебек, яшьтән үк яхшы сыйфатлар үстерергә тырыша. Шулай итеп алар, яшь булсалар да, Йәһвәнең һәм кардәшләрнең илтифатын яулап ала (Гыйб. сүз. 22:1; 1 Тим. 4:15). Алар икейөзле, яшерен тормыш алып бармый (Зәб. 26:4). Нәтиҗәдә, алар да, Тимути кебек, җыелыш эшчәнлегенә үз өлешен кертә ала. Вәгазьче булып китеп һәм соңрак суга чумдырылып, бу яшьләр бар кардәшләрне дә бик сөендерә!

«Җыелышлар иманда ныгыды» (Рәсүлләр 16:4, 5)

18. а) Күчеп йөрүче хезмәтчеләр буларак, Паул белән Тимути нәрсә белән шөгыльләнгән? ә) Тыңлаучанлык күрсәткәнгә, җыелышлар ничек фатихаланган булган?

18 Паул Тимути белән бергә күп еллар хезмәттәшлек иткән. Күчеп йөрүче хезмәтчеләр буларак, алар җитәкче советның төрле йөкләмәләрен үтәгән. Мәсәлән, Изге Язмаларда без болай дип укыйбыз: «Шәһәрләр аша үткәндә, алар кардәшләргә Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр кабул иткән карарларны, аларны үтәсеннәр өчен, җиткерделәр» (Рәс. 16:4). Җыелышлар Иерусалимдагы өлкәннәр белән рәсүлләр биргән җитәкчелекне кабул иткән. «Нәтиҗәдә, җыелышлар иманда ныгыган һәм иман итүчеләрнең саны көннән-көн арта барган» (Рәс. 16:5).

19, 20. Ни өчен «җитәкчелекне үз өсләренә алган» кардәшләргә буйсыну мөһим?

19 Бүген дә Йәһвә Шаһитләре, оешмада «җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә» буйсынып, фатихалар татый (Евр. 13:17). Бу дөньяның сәхнәсе тиз үзгәреп торганга, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» иң соңгы күрсәтмәләре буенча эш итү үтә мөһим (Мат. 24:45; 1 Көр. 7:29—31). Шулай эшләсәк, бу безне рухи һәлакәттән һәм «бу дөньяның бозык юлларыннан саклар» (Ягък. 1:27).

20 Әйе, мәсихче өлкәннәр, шул исәптән Җитәкче советның әгъзалары, Паул, Барнаб, Марк һәм беренче гасырдагы башка майланган өлкәннәр кебек, камилсез (Рим. 5:12; Ягък. 3:2). Әмма Җитәкче совет Аллаһы Сүзенә нигезләнеп карарлар кабул итә һәм рәсүлләр үрнәге буенча эш итә. Шуңа күрә аларга, һичшиксез, ышанып була (2 Тим. 1:13, 14). Аларның җитәкчелеге җыелышларга һәрвакыт файда гына китерә һәм аларны рухи яктан ныгыта.

ТИМУТИ — ЯХШЫ ХӘБӘРНЕ ВӘГАЗЬЛӘҮЧЕ ТУГРЫ ХЕЗМӘТТӘШ

Тимути Паулның ышанычлы хезмәттәше булган. Паул аны шулкадәр югары бәяләгән ки, якынча 11 ел бергә хезмәт иткәннән соң, аның турында болай дип язган: «Аңа хас карашлы һәм сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртырдай башка беркемем дә юк. Ә ул үзенең нинди булуын күрсәтеп, минем белән яхшы хәбәр таратуда, атасы белән хезмәт итүче угыл кебек, кол булды, һәм бу сезгә билгеле» (Флп. 2:20, 22). Үзен фидакарьлек белән вәгазь эшенә багышлап, Тимути Паулның күңеленә хуш килгән һәм безнең өчен дә яхшы үрнәк калдырган.

Тимути.

Тимутинең әтисе — грек, ә әнисе яһүд булган. Тимути Листрада туып үскән, күрәсең. Әнисе Әүникә һәм әбисе Лаисә аңа балачактан ук Изге Язмалардан белем биргән (Рәс. 16:1, 3; 2 Тим. 1:5; 3:14, 15). Соңрак алар мәсихчеләр динен кабул иткән. Мөгаен, бу Паулның беренче вәгазь сәяхәте вакытында булгандыр.

Берничә елдан соң Паул кабат Листрага килгән. Ул вакытта Тимутигә 20 яшьләр тирәсе булган. «Листра белән Икониядәге кардәшләр аны мактап телгә алган» (Рәс. 16:2). Элегрәк Тимутинең хезмәте турында кайбер пәйгамбәрлекләр әйтелгән булган. Аларга нигезләнеп, Паул һәм җирле өлкәннәр аны миссионер хезмәтенә хуплаган. Шулай итеп Тимути Паул белән хезмәт итә башлаган (1 Тим. 1:18; 4:14; 2 Тим. 1:6). Моның өчен Тимутигә гаиләсен калдырырга туры килгән. Яһүдләргә киртә булмасын өчен, Паул Тимутине сөннәткә утырткан (Рәс. 16:3).

Тимути күп кенә шәһәрләрдә хезмәт иткән. Мәсәлән, ул Паул һәм Силас белән Филипиядә вәгазьләгән. Аннан соң Силас белән Бируягә барган. Ә соңрак үзе генә Тисалуникәгә киткән. Берникадәр вакыттан соң ул Паул белән Көринттә кабат очрашкан һәм аңа тисалуникәлеләрнең, эзәрлекләүләргә карамастан, тугрылык һәм ярату күрсәткәннәре турында шатлыклы хәбәрне җиткергән (Рәс. 16:6—17:14; 1 Тис. 3:2—6). Соңрак Паул — инде Эфестә булганда,— көринтлеләр турында борчулы хәбәрләр алгач, Тимутине тагын бер тапкыр Көринткә җибәрергә теләгән (1 Көр. 4:17). Аннары Эфестән Паул «Тимути белән Ирастны Македониягә җибәргән». Соңрак Паул белән Тимути Көринттә очрашкан һәм Паул бу шәһәрдән Римлыларга хат язган (Рәс. 19:22; Рим. 16:21). Әлбәттә, Тимути башка күп кенә шәһәрләрдә дә яхшы хәбәрне вәгазьләгән.

Рәсүл Паул Тимутигә болай дип язган: «Син яшь булганга, һичкем дә сиңа түбәнсетеп карамасын» (1 Тим. 4:12). Әйе, Тимутигә кайвакыт кыюлык җитеп бетмәгәндер. Шулай да Паул Тимутине бер җыелышка җибәргән һәм ялган тәгълиматлар тараткан кешеләргә «алай эшләмәскә әмер бир» дип кушкан (1 Тим. 1:3, 4). Димәк, кирәк булганда, Тимути туры киңәш тә бирә алган. Өстәвенә, Паул Тимутигә җыелышта өлкәннәрне һәм хезмәттәш ярдәмчеләрне билгеләргә вәкаләт биргән (1 Тим. 5:22).

Паул Тимутине күркәм сыйфатлары өчен бик яраткан. Тимути аның өчен тугры, ышанычлы дус булган, һәм Паул аны үз улы кебек якын иткән. Ул Тимутинең күз яшьләрен истә тотканы, аны сагынганы һәм аның турында дога кылганы турында язган. Күрәсең, Тимутинең ашказаны авырткан булган, һәм Паул аңа сәламәтлеккә кагылышлы киңәш биргән (1 Тим. 5:23; 2 Тим. 1:3, 4).

Паул Римда беренче тапкыр төрмәдә утырганда, Тимути аның янында булган. Әмма соңрак Тимути үзе дә берникадәр вакыт төрмәдә утырган (Фил. 1; Евр. 13:23). Паул икенче тапкыр төрмәдә утырганда, үзенең үлеме якынлашканын сизеп, Тимутигә: «Минем янга тизрәк килер өчен бар тырышлыгыңны куй»,— дип язган (2 Тим. 4:6—9). Тимути үз дусты янына килергә өлгергәнме, юкмы икәнлеге турында Изге Язмаларда бернәрсә дә әйтелми. Һәрхәлдә, бу сүзләр аларның мөнәсәбәтләре никадәр якын булганын күрсәтә.

МАРК КҮП МАХСУС ЙӨКЛӘМӘЛӘР ҮТӘГӘН

Марк язган Инҗилдә Гайсәне кулга алган кешеләр «бер егетне» дә тотып алырга теләгән дип әйтелә. Ләкин тегесе, «киемен калдырып, шәрә килеш качып киткән» (Марк 14:51, 52). Бу хакта Марк кына язганга (ул Яхъя дигән исем белән дә билгеле булган), теге егет ул үзе булган дип фараз кылып була. Әгәр дә шулай булган икән, Марк Гайсә белән күрешкән булып чыга.

Марк олы яшьтәге кешене тыңлый һәм аның сүзләрен язып бара.

Якынча 11 елдан соң, Һируд Әгрип мәсихчеләрне эзәрлекләгән чорда, бер төнне Иерусалимдагы җыелыштан «байтак кеше» Маркның әнисе Мәрьям йортында дога кылыр өчен җыелган булган. Петер, төрмәдән могҗизалы рәвештә азат ителгәннән соң, нәкъ шул йортка килгән (Рәс. 12:12). Күрәсең, Марк үскән йортта җыелыш очрашулары үткән. Марк Гайсәнең шәкертләрен яхшы белгән, һәм алар аңа уңай йогынты ясаган.

Марк җаваплы кардәшләр белән иңгә-иң терәп хезмәт иткән. Мәсәлән, ул Суриядәге Антиохта туганы Барнаб һәм рәсүл Паул белән хезмәттәшлек иткән, һәм, күрәсең, бу аның беренче махсус йөкләмәсе булгандыр (Рәс. 12:25). Соңрак, Барнаб белән Паулның беренче вәгазь сәяхәте вакытында, Марк алар белән бергә Кипрга һәм Кече Асиягә барган. Ләкин билгесез сәбәпләр аркасында ул, аларны калдырып, Иерусалимга кайткан (Рәс. 13:4, 13). Рәсүлләр китабының 15 нче бүлегендә Марк аркасында «Паул белән Барнаб арасында низаг купкан» дип әйтелә. Бу очрактан соң Марк Барнаб белән Кипрда миссионер хезмәтен дәвам иткән (Рәс. 15:36—39).

Вакыт узу белән бу кардәшләр бар тискәре хисләрен җиңә алган. Б. э. 60 я 61 елында Марк кабат Паул белән хезмәттәшлек иткән. Ул вакытта Паул Римда төрмәдә утырган һәм көләсәйлеләргә болай дип язган: «Минем белән бергә төрмәдә утыручы Аристарх, Барнабның туганы Марк (аның турында, яныгызга килсә, аны кабул итегез диелгән иде)... сезгә сәламнәрен тапшыралар» (Көл. 4:10, 11). Бу сүзләрдән күренгәнчә, Паул Маркны Көләсәйгә үз вәкиле итеп җибәрергә җыенган.

Якынча б. э. 62—64 елларында Марк берникадәр вакыт Бабылда рәсүл Петер белән хезмәттәшлек иткән. Бу китапның 10 нчы бүлегендә әйтелгәнчә, алар якын дуслар булып киткән, Петер аны хәтта «улым Марк» дип атаган (1 Пет. 5:13).

Якынча б. э. 65 елында Паул, Римда икенче тапкыр төрмәдә утырганда, ул вакытта Эфестә булган Тимутигә болай дип язган: «Үзең белән Маркны алып кил, чөнки ул миңа хезмәтемдә ярдәм итә» (2 Тим. 4:11). Һичшиксез, Марк бу чакыруны теләп кабул иткән һәм Эфестән Римга килгән. Барнаб, Паул һәм Петернең Маркны бик кадерләгәне гаҗәп түгел.

Марк Инҗилнең бер китабын язган, һәм бу, әлбәттә, ул үтәгән иң хөрмәтле вазифа булган. Марк Гайсәнең тормышы турында рәсүл Петердән ишетеп белгән дип санала. Бу фараз акылга ятышлы булып күренә, чөнки Марк язган кайбер нечкәлекләрне ул Гайсәнең тормышын үз күзләре белән күргән кешедән генә белә алган. Марк үз Инҗилен Бабылда Петер белән булганда түгел, ә, күрәсең, Римда язган. Марк күп кенә латин сүзләрен кулланган һәм, еврей булмаган кешеләргә аңлау җиңелрәк булсын өчен, еврей төшенчәләрен тәрҗемә иткән. Бу аның үз китабын иң беренче чиратта башка халык кешеләре өчен язганын күрсәтә.

a 118 нче биттәге «Марк күп махсус йөкләмәләр үтәгән» дигән рамканы карагыз.

b 121 нче биттәге «Тимути — яхшы хәбәрне вәгазьләүче тугры хезмәттәш» дигән рамканы карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу