Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Өйрәнгәнне тормышта кулланып яшәгез
    Күзәтү манарасы 2002 | 1 декабрь
    • «Кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салмагыз»

      8. а) Шайтан иманыбызны ничек какшатырга тырыша? б) 2 Тимутегә 4:3, 4 тә Паул нәрсә турында кисәткән?

      8 Шайтан өйрәнгәнебезнең дөреслегенә шик тудырып, безне туры юлдан читкә алып китәргә маташа. Хәзер дә, беренче гасырдагы кебек, мөртәтләр һәм башкалар беркатлы кешеләрнең иманын какшатырга омтыла (Гәләтиялеләргә 2:4; 5:7, 8). Аның өчен алар, масса-күләм мәгълүмат чараларын кулланып, Йәһвә хезмәтчеләренең эше һәм максатлары турында булмаганны, ә кайчакта көн кебек ачык ялган мәгълүматлар тараталар. Хакыйкатьтән кемнеңдер баш тартып, аны ташлап китәчәге турында әле рәсүл Паул кисәткән иде. Ул: «Шундый вакыт килер, дөрес тәгълиматны тыңларга теләмәсләр, бәлки үзләренә ошаган [«үз нәфес теләкләре буенча», ЯД], колакларына ятышлы итеп өйрәтүче укытучыларны гына үзләре янына күп итеп җыярлар, һәм, хакыйкатьне тыңламыйча, кешеләр уйлап чыгарган риваятьләргә колак салырлар»,— дип язган (2 Тимутегә 4:3, 4).

      9. Паул «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» дип нәрсә әйтергә теләгән?

      9 Дөрес сүзләрне үрнәк итеп тоту урынына кайберәүләр «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» белән мавыгып киткән. Нәрсә соң ул «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр»? Бәлкем, Паул Товитның апокрифик китабындагы акылга сыймаслык уйдырмалар турында әйткәндерa. «Кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» шаккатырлык, дөреслеккә якын да килмәгән имеш-мимешне үз эченә алуы да мөмкин. Башкалар исә, Алланың нормаларына карата җиңел карашлы мөгамәлә итүне өндәүче яки җыелышта үз өстенә җитәкчелек алганнарны тәнкыйтьләүче кешеләрнең йогынтысына бирелеп, «үз нәфес теләкләре буенча» алдана алганнар (3 Яхъя 9, 10; Яһүд 4). Нәрсә генә абыну ташы булмасын, кайберәүләр Алла Сүзендәге хакыйкатьләргә караганда, уйдырмаларга ышануны артыграк күрә башлаган. Тиздән алар өйрәнгәннәрен тормышта кулланмый башлаган, үзләренә рухи яктан зыян китергән (2 Петер 3:15, 16).

      10. Хәзерге көндә нинди «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» бар һәм барыбызга да саграк булырга кирәклегенә рәсүл Яхъя ничек басым ясаган?

      10 Нәрсә укырга һәм нәрсә тыңларга икәнен сайлаганда зур саклык белән эш итсәк, хәзерге вакыттагы «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләр» ягына авышмабыз. Мәсәлән, масса-күләм мәгълүмат чаралары бик еш әдәп-әхлаксызлык тарата. Күпләр агностицизмны яисә атеизмны яклый. Изге Язма китапларын тәнкыйтьләүче кешеләр, Изге Язма Алла тарафыннан рухландырылган, дигән раслаудан көләләр. Хәзерге мөртәтләр исә мәсихчеләрнең иманын какшатырга тырышып, аларга бертуктаусыз шик-шөбһә орлыгы чәчә. Беренче гасырдагы ялган пәйгамбәрләр тараткан шуңа охшаш куркынычлык турында искәртеп, рәсүл Яхъя: «Сөеклеләрем! Һәр рухка инанмагыз, ул рухларның Аллаһыданмы икәнлеген сынагыз. Чөнки дөньяга күп ялган пәйгамбәрләр чыктылар»,— дип әйткән (1 Яхъя 4:1). Шунлыктан барыбызга да уяу-сак булырга кирәк.

      11. Иманыбызны тикшерүнең бер юлы нинди?

      11 Паул да: «Иман белән яшибез микән? — дип үзегезне үзегез сынагыз»,— дигән (2 Көринтлеләргә 13:5). Аның бу сүзләре безне мәсихче тәгълиматларының барысын да үтәп барабызмы яки юкмы икәнен тикшереп торырга өнди. Әгәр һәрдаим ризасызлык белдергән кешеләрнең әйткәннәренә колак салучан булсак, шулчак догада үзебезне тикшереп чыгарга кирәк (Мәдхия 138:23, 24). Йәһвә халкыннан кимчелек эзләргә яратабызмы? Ни сәбәптән? Кемнеңдер сүзенә яисә кылган эшенә үпкәләгән чаклар булгалыймы? Әгәр шулай икән, килеп чыккан очракны дөрес бәяләргә тырышабызмы? Дөньяның бу төзелешендә кичергән газаплар барысы да вакытлыча (2 Көринтлеләргә 4:17). Җыелышта да сынаулар белән очрашсак, аның өчен Аллага хезмәт итүне туктатырга кирәкме? Безне әгәр берәр нәрсә борчыса, аны чишәр өчен кулыбыздан килгәнен эшләп, аннан калганын Йәһвәгә тапшырып, аңа таянсак дөрес булмасмы? (Мәдхия 4:5; Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; Эфеслеләргә 4:26).

      12. Беруя шәһәренең яшәүчеләре безгә кайсы яктан яхшы мисал булып тора?

      12 Әйдәгез, тәнкыйтьчел караштан читләшеп, шәхси өйрәнү һәм җыелыш очрашулары аркылы белгәннәребезгә карата аек рухи караш саклыйк (1 Көринтлеләргә 2:14, 15). Алла Сүзен шик астына куйганчы, Язманы тирәнтен өйрәнеп-тикшергән беренче гасыр Беруя шәһәре яшәүчеләренә охшарга тырышу никадәр акыллырак! (Рәсүлләр 17:10, 11). Шуңа күрә әйдәгез, «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләрне» читкә кагып, өйрәнеп белгәннәребезне тормышта кулланып, хакыйкать буенча яшик.

      13. Ничек аңсыз рәвештә ялган таратучылар булып китүебез мөмкин?

      13 Без сакланырга тиешле «кешеләр уйлап чыгарган риваятьләрнең» тагы бер төре бар. Бу — еш кына электронпочта аша тарала торган шаккатыргыч хәбәрләр. Андый мәгълүматларны кабул иткәндә, аеруча, аларның беренче чыганагын белмәсәк, саклык турында онытмасак акыллырак булыр иде. Мондый хәбәрләрне җибәргән мәсихче ихтирамга лаек булса да, бәлкем, ул тасвирланган вакыйгаларны яисә очракларны үз күзләре белән күрмәгәндер. Шунлыктан тикшерелмәгән мәгълүматны куллануда яки таратуда сак булу бик тә мөһим. Без, әлбәттә, «имансыз һәм юк-бар риваятьләрне» кабатларга теләмибез, «чөнки ул юк-бар риваятьләрдә Алланың дөреслеге юк» (ХТ) (1 Тимутегә 4:7). Безнең бурычыбыз бер-беребезгә хакыйкать сөйләү булганлыктан, безне ялган таратучылар рәтенә, хәтта моны аңлы рәвештә эшләмәсәк тә, кертерлек һәр эштән читләшсәк акыллырак булыр иде (Эфеслеләргә 4:25).

  • Өйрәнгәнне тормышта кулланып яшәгез
    Күзәтү манарасы 2002 | 1 декабрь
    • a Якынча б. э. к. III гасырда язылган Товит китабы Товий исемле яһүди турындагы хорафатлар тулы хикәяләрдән тора. Анда Товийның зур балыкның йөрәген, үт суын, бавырын кулланып авыруларны савыктырырга һәм җеннәрне куып чыгарырга сәләтле булганы турында әйтелә.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу