-
Йәһвәгә һәрвакыт таяныгыз!Күзәтү манарасы 2015 | 15 апрель
-
-
2 Күрәсең, шул авыр вакытта рәсүл Паулны Римда икенче тапкыр төрмәгә утыртканнар. Башка мәсихчеләр аңа ярдәмгә килерме? Паул моның турында борчылгандыр, чөнки ул Тимутигә: «Үземне беренче тапкыр яклаганда, минем якка беркем дә басмады, барысы да мине ташлап китте (бу аларга гаеп булып саналмасын)»,— дип язган. Шулай да Паул үзенең ярдәмсез калмаганын танып: «Хуҗабыз минем янымда миңа көч биреп торды»,— дигән. Әйе, Йәһвә Хуҗабыз Гайсә аша аңа кирәкле көч биреп торган. Бу Паулга нинди файда китергән? Паул: «Ул мине арыслан авызыннан коткарды»,— дип язган (2 Тим. 4:16, 17)a.
3 Бу очракны искә төшерү Паулны ныгыткан, шулай ук Йәһвәнең аңа сынауларны һәм киләчәктә булачак авырлыкларны кичерергә ярдәм итәчәгенә ышанырга булышкан. Паул болай дип дәвам иткән: «Хуҗабыз мине һәркайсы явызлыктан коткарып торачак» (2 Тим. 4:18). Әйе, Паул шуңа инанган: хәтта кешеләр булышмаса да, Йәһвә һәм аның Улы, һичшиксез, ярдәм итәчәк!
-
-
Йәһвәгә һәрвакыт таяныгыз!Күзәтү манарасы 2015 | 15 апрель
-
-
«АРЫСЛАН АВЫЗЫ»
10—12. а) Авыру туганы турында кайгырткан мәсихченең хәлен нәрсә катлауландырырга мөмкин? б) Мәсихче авыр чакларында Йәһвәгә таянса, бу аның Аллаһы белән мөнәсәбәтләренә ничек тәэсир итәр? Мисал китерегез.
10 Каты авырлыкларга очраганда, сез үзегезне Паул кебек хис итәсездер: үзегезгә «арыслан авызы» яный дип тоеладыр. Андый чакларда Йәһвәгә таяну аеруча авыр һәм шул ук вакыт аеруча мөһим дә. Әйтик, сезгә хроник авыру белән чирләгән туганыгыз турында кайгыртырга кирәк, ди. Бәлки, сез Йәһвәдән зирәклек белән көч сорап дога кылгансыздыр һәм кулыгыздан килгәнне эшләгәнсездерb. Йәһвә сезне күрә, аңлый һәм, сез тугры кала алсын өчен, үзегезгә кирәкле ярдәм бирәчәк. Әллә моны белү сезне юатмыймы? (Мәд. 31:8)
-
-
Йәһвәгә һәрвакыт таяныгыз!Күзәтү манарасы 2015 | 15 апрель
-
-
a Паул я туры мәгънәдә, я күчмә мәгънәдә «арыслан авызыннан» коткарылган булган.
-