Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләр
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
    • 11 Күзәтче булырга яраклы кардәш шулай ук үз гадәтләрендә тыйнак, ул башкалардан артыгын таләп итми. Ул үзен фанатикларча тотмый. Киресенчә, ул аек акыл белән эш итә һәм тотнаклылык күрсәтә. Ул ашау-эчүдә, ял итүдә һәм күңел ачуларда чамасын белә. Исерткеч эчемлекләр турында әйткәндә, беркем дә аны артык эчүдә гаепли алмый, ул эчкече түгел. Исерткеч эчемлекләр аркасында акылы чуалган кеше тотнаклылыгын җиңел генә югалта, һәм ул җыелышның рухи ихтыяҗлары турында кайгырта алмый.

  • Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләр
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
    • 14 Җыелышта күзәтче булып хезмәт иткән кеше шулай ук төпле булырга тиеш. Башка сүзләр белән әйткәндә, ул ашык-пошык түгел, ә уйлап эш итә. Ул Йәһвә принципларын тирәнтен аңлый һәм үз тормышында куллана. Төпле кеше киңәшләргә һәм җитәкчелеккә колак сала. Ул икейөзле түгел.

  • Көтүне көтәргә билгеләнгән күзәтчеләр
    Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
    • 15 Паул Титуска күзәтченең яхшылык сөючән булырга тиешлеге турында әйткән. Күзәтче гадел һәм тугры булырга тиеш. Бу сыйфатлар аның башкалар белән мөгамәлә итүеннән һәм дөрес принциплардан тайпылмавыннан күренә. Ул Йәһвәгә тугры булып кала һәм эзлекле рәвештә тәкъва принциплар буенча эш итә. Өлкән конфиденциаль мәгълүматны сер итеп саклый белә. Ул эчкерсез рәвештә кунакчыллык күрсәтә, булганнарын башкалар белән уртаклаша, аларга үз көчен һәм вакытын багышлый (Рәс. 20:33—35).

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу