Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Өметләнеп көткән нәрсәләргә иманыгыз нык булсын
    Күзәтү манарасы (өйрәнү өчен брошюра) (2016 ел) | октябрь
    • 2 Шушы дөньядагы кешеләр дә нәрсәгә дә булса өмет баглый, әмма өметләренең акланмавы бар. Мәсәлән, миллионлаган кеше лотереядә отарга хыяллана, ләкин аларның моңа ирешүе икеле-микеле. Чын иман ул — өметләребезнең «тормышка ашачагына төпле ышаныч» (Евр. 11:1). Әмма мондый сораулар турында уйланып була: «Аллаһының вәгъдәләренә булган ышанычымны ничек ныгытырга? Һәм өметләнеп көткән нәрсәләргә булган төпле ышанычым миңа ничек ярдәм итә ала?»

      3. Иманыбызның нигезендә нәрсә ята?

      3 Иман — гөнаһлы кешегә тумыштан бирелгән сыйфат түгел, һәм ул үзеннән-үзе дә барлыкка килеп үсми. Аңа ия булыр өчен, Аллаһы рухының йөрәгебезгә тәэсир итүенә юл бирергә кирәк (Гәл. 5:22). Изге Язмаларда Йәһвәнең иманга ия булганы я ул аңа мохтаҗ икәнлеге турында әйтелми. Һәм бу аңлашыла да. Ул бит Чиксез Кодрәт Иясе һәм беркем дә, бернәрсә дә аңа үз ниятен үтәргә комачаулый алмый. Күктәге Атабыз үз вәгъдәләренең тормышка ашачагына тамчы да шикләнми; әйтерсең лә, алар аның өчен инде үтәлгән. Шуңа күрә ул үзенең Сүзендә: «Алар тормышка ашты!» — дип әйткән. (Ачылыш 21:3—6 укы.) Безнең иманыбыз Йәһвә — «тугры Аллаһы», ул үз вәгъдәләрен һәрвакыт үти дигән белемгә нигезләнә (Кан. 7:9).

      БОРЫНГЫДА ЯШӘГӘН КЕШЕЛӘРНЕҢ ИМАН ҮРНӘКЛӘРЕ

      4. Аллаһының үткәндәге тугры хезмәтчеләре нәрсәгә өметләнгән?

      4 Еврейләргә язылган хатның 11 нче бүлегендә көчле иманга ия булган 16 ир-ат белән хатын-кызның исемнәре китерелә. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, бу хатның язучысы «иманнары аркасында Аллаһы хуплавына ирешкән» шул һәм күп кенә башка кешеләр турында язган (Евр. 11:39). Аларның барысы да Аллаһының вәгъдә ителгән «токымын» көткән. Алар бу «токымның» Йәһвәнең бар дошманнарын юк итеп, Аның башлангыч ниятен тормышка ашырачагына һич тә шикләнмәгән (Ярат. 3:15). Аллаһының шул тугры хезмәтчеләре вәгъдә ителгән «токым», ягъни күктәге тормышка юл ачкан Гайсә Мәсих килгәнчегә кадәр үлгән булган (Гәл. 3:16). Әмма, Йәһвәнең үзгәрмәс вәгъдәсе буенча, алар терелтелеп, ахыр чиктә җирдәге оҗмахта камил кешеләр булып яшәячәк (Зәб. 37:11; Ишаг. 26:19; Һош. 13:14).

  • Өметләнеп көткән нәрсәләргә иманыгыз нык булсын
    Күзәтү манарасы (өйрәнү өчен брошюра) (2016 ел) | октябрь
    • 7. Иманыбызны ныгытыр өчен Йәһвә безгә нәрсә биргән, һәм без үз ягыбыздан нәрсә эшләргә тиеш?

      7 Иманыбызны нык килеш саклар өчен Йәһвә безгә, кайгыртудан чыгып, үзенең тулы Сүзен — Изге Язмаларны биргән. Бәхеткә һәм уңышка ирешер өчен, без Аллаһы Сүзен регуляр рәвештә, мөмкин булса, һәр көн укырга тиеш (Зәб. 1:1—3; Рәсүлләр 17:11 укы). Өстәвенә, безгә, Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләре кебек, Аллаһының вәгъдәләре турында уйланырга һәм аның таләпләрен үтәргә кирәк. Йәһвә шулай ук безне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» аша мул итеп рухи ризык белән тәэмин итә (Мат. 24:45). Шулай итеп, шушы чаралар аша белгәннәребезне күңелебездә сакласак, без Аллаһының Патшалыгына төпле ышанычлары һәм нык иманнары булган борынгы хезмәтчеләренә охшарбыз.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу