-
Ул Аллаһының хуплавын алганКүзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2017 | № 1
-
-
«ҮЛЕМ ТАТЫМЫЙЧА КҮЧЕРЕЛГӘН БУЛГАН»
Идриснең үлеме нинди булган? Ниндидер мәгънәдә аның үлеме тормышыннан да серлерәк һәм сәеррәк булган. Яратылышта гади генә диелә: «Идрис Аллаһы юлыннан тайпылмый йөрде. Шуннан соң, Аллаһы аны алгач, аны бүтән беркем күрмәде» (Яратылыш 5:24). Нинди мәгънәдә Аллаһы Идрисне алган? Соңрак рәсүл Паул болай дип аңлаткан: «Иман ярдәмендә Идрис, үлем татымыйча күчерелгән булган, һәм аны беркайдан да таба алмаганнар, чөнки аны Аллаһы күчергән. Әмма күчерелгәнче, ул Аллаһының үзен хуплавы турында шаһитлек алган булган» (Еврейләргә 11:5). Паулның Идрис «үлем татымыйча күчерелгән булган» диеп нәрсә әйтәсе килгән? Кайбер Изге Язмалар тәрҗемәләрендә Аллаһы Идрисне күккә алган дип әйтелә. Ләкин алай була алмаган. Изге Язмалар күрсәткәнчә, беренче булып күктә яшәргә Гайсә Мәсих үледән терелтелгән булган (Яхъя 3:13, Изге Язма, 2015).
Димәк, нинди мәгънәдә Идрис «үлем татымыйча күчерелгән булган»? Йәһвә, күрәсең, аны, үлем газапларыннан арындырып, яшәүдән йомшак кына үлемгә күчергән. Ләкин башта Идрис «Аллаһының үзен хуплавы турында шаһитлек алган». Ничек итеп? Идрис нәкъ үлеме алдыннан Аллаһыдан берәр күренеш алгандыр: бәлки, оҗмахка әверелгән җирне күргәндер. Йәһвәнең хуплавын күрсәтүче шул искиткеч күренешне күргәч, Идрис үлем йокысына талган. Идрис һәм башка тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар турында рәсүл Паул: «Барлык бу кешеләр... иманнарын саклап үлгәннәр»,— дип язган (Еврейләргә 11:13). Соңрак, Идриснең дошманнары аның мәетен эзләгәндер, ләкин «аны беркайдан да таба алмаганнар», чөнки Йәһвә аларга аны нәҗесләргә я ялган диндә кулланырга юл куймас өчен аны юк иткәндерb.
Изге Язмалардагы шул шигырьләрне истә тотып, Идрис тормышының ничек тәмамлана алганын күз алдына китерик. Һәм моның бердәнбер мөмкинлек түгел икәнен онытмыйк. Идрис чабып бара һәм менә-менә хәлдән таяр. Дошманнары аның хөкем хәбәреннән ярсып аны эзәрләп бара. Идрис яшеренер өчен урын таба һәм анда кереп посып утыра, ләкин бу озакка түгел икәнен аңлый. Мәрхәмәтсез үлем бик якын сыман. Посып утырганда ул Аллаһысына дога кыла. Аннары аны тирән тынычлык хисе биләп ала һәм ул үзен еракка алып киткән күренеш күрә. Күргәннәре шулкадәр тере ки, ул үзен шунда булгандай хис итә.
Йәһвә Идрисне алганда аңа куркыныч үлем янагандыр
Аның алдында ачылган күренешне күз алдына китерик: ул үзе белгән дөньядан тулысынча аерылып торган дөньяны күрә. Күргәннәре Гадән бакчасы кебек гүзәл, ләкин анда аны кешеләрдән саклап торучы керубимнәр юк. Анда бик күп ир-атлар һәм хатын-кызлар, барысы сәламәт һәм көч тулы. Алар арасында тынычлык хөкем сөрә. Анда Идрискә яхшы билгеле булган нәфрәт һәм дини эзәрлекләүнең эзе дә юк. Ә ул үзе Йәһвәнең яратуын һәм хуплавын сизә. Ул бу урынның үзенеке булганына бер дә шикләнми; ул аның йорты булачак. Ул тагы да күбрәк тынычлык сизә һәм күзләрен йомып, тирән йокыга тала.
Ул үлем йокысына талган килеш, Йәһвә Аллаһының чиксез хәтерендә сакланып, бүгенге көнгә кадәр кала бирә. Гайсә соңрак вәгъдә иткәнчә, бер көн килер һәм Аллаһының хәтерендә булганнарның һәммәсе Мәсихнең тавышын ишетеп, кабердән чыгар һәм гүзәл, тыныч яңа дөньяда яшәр (Яхъя 5:28, 29).
-
-
Ул Аллаһының хуплавын алганКүзәтү манарасы (таратыр өчен брошюра) 2017 | № 1
-
-
b Шул рәвешчә, Аллаһы, күрәсең, Мусаның һәм Гайсәнең мәетләренең шулай кулланылмавы турында кайгырткан (Канун 34:5, 6; Лүк 24:3—6; Яһүд 9).
-