Кереш сүз
«Иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә иярегез» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 6:12).
1, 2. Бер күчеп йөрүче күзәтченең Изге Язмаларда әйтелгән тугры кешеләргә карата карашы нинди булган, һәм ни өчен андый кешеләрне үз дусларыбыз итү әйбәт булыр иде?
«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ кешеләр турында ул үзенең якын дуслары турында сөйләгәндәй сөйли». Бу сүзләрне бер апа-кардәш олы яшьтәге бер күчеп йөрүче күзәтченең нотыгын тыңлаганнан соң әйткән. Ул абый-кардәш инде дистәләгән еллар Аллаһы Сүзен өйрәнә һәм, аны кулланып, башкаларны өйрәтә. Шуңа күрә анда әйтелгән Аллаһының тугры хезмәтчеләре аның якын дуслары булып киткән дип әйтеп була.
2 Изге Язмаларда әйтелгән андый кешеләрне үз дусларыбыз итү бик әйбәт булыр иде. Аларның чыннан да яшәгәненә ышанасыңмы? Нух, Ибраһим, Рут, Ильяс һәм Әсфирә кебек хезмәтчеләр белән бергә йөреп сөйләшүеңне, алар белән бергә вакыт үткәрүеңне күз алдыңа китерә аласыңмы? Аларның кыйммәтле киңәшләре һәм рухландыручы сүзләре синең тормышыңа бик нык тәэсир итә ала! (Гыйбрәтле сүзләр 13:20 укы.)
3. а) Изге Язмаларда искә алынган нык иманлы кешеләрнең үрнәкләре безгә нинди файда китерә? ә) Без нинди сораулар карап чыгарбыз?
3 Андый кадерле дуслар белән без «тәкъва кешеләр... үледән» терелтелгәч очрашырбыз (Рәс. 24:15). Ләкин Изге Язмаларда әйтелгән ул нык иманлы кешеләрнең мисаллары инде хәзер безгә файда китерә ала. Ничек? Бу сорауга җавап алыр өчен, рәсүл Паулның киңәшенә игътибар итик: «Иман һәм сабырлык күрсәтеп Аллаһы вәгъдә иткәнне мирас итеп алучылар үрнәгенә иярегез» (Евр. 6:12). Бу кешеләрнең мисалларын карап чыгар алдыннан, берничә сорауга игътибар итик: нәрсә ул иман, һәм ни өчен ул безгә кирәк? Изге Язмаларда искә алынган тугры кешеләрдән ничек үрнәк ала алабыз?
Нәрсә ул иман, һәм ни өчен ул безгә кирәк?
4. Күпләр иман турында нәрсә уйлый, һәм ни өчен алар ялгыша?
4 Иман — күркәм сыйфат. Шушы китапта әйтелгән бар кешеләр ул сыйфатны бик кадерләгән. Бүген күп кенә кеше чын иманның нәрсә икәнен белми. Аларның уйлавынча, иман — берәр нәрсәгә бер дәлилсез һәм нигезсез ышану. Әмма алар ялгыша. Иманлы кеше тиз ышанучан кеше түгел. Иман хис кенә дә түгел, ышану гына да түгел. Тиз ышанучан булу куркыныч ул. Хисләр дә туып юкка чыга, Аллаһының барлыгына да ышану гына әз, чөнки «җеннәр дә ышана һәм куркуларыннан калтырап тора» (Ягък. 2:19).
5, 6. а) Иманыбыз күзгә күренмәгән нинди ике нәрсәне үз эченә ала? ә) Иманыбызның нигезе никадәр нык булырга тиеш? Мисал китер.
5 Чын иман күбрәкне үз эченә ала. Изге Язмаларда китерелгән иманның аңлатмасын исеңә төшер. (Еврейләргә 11:1 укы.) Паул әйткәнчә, иман күзгә күренмәгән ике нәрсәне үз эченә ала. Беренчесе — «күзгә күренмәгәннәрнең барлыгына» ышану. Безнең күзләр күктәгене, мәсәлән, Йәһвә Аллаһыны, аның Улын я идарә итүче Патшалыкны күрми. Икенчесе — «өметләнгән» нәрсәләргә, ягъни әле тормышка ашмаган вакыйгаларның үтәләчәгенә ышану. Мәсәлән, без Аллаһы Патшалыгы тиздән урнаштырачак яңа дөньяны әле күрә алмыйбыз. Боларның барысы безнең күзгә күренмәгән һәм өметләнгән нәрсәләргә иман итүебез нигезсез дигәнне аңлатамы?
6 Һич тә юк! Паул чын иманның нык нигезе бар дип әйткән. «Төпле ышаныч» дип тәрҗемә ителгән сүзне шулай ук «милек хокукын белдергән документ» дип тә тәрҗемә итеп була. Әйтик, берсе сиңа бүләк итеп йорт бирә, ди. Ул йортның сиңа күчкәнен раслаучы документларны бирә дә: «Бу синең яңа йортың»,— дип әйтә. Әлбәттә, аның шушы кәгазьләр синең йортың булыр дип әйтәсе килми. Аның шуны әйтәсе килә: бу документлар юридик көчкә ия, алар сине шул йортның хуҗасы итә. Нәкъ шулай ук иманыбыз шул хәтле нык ки, без Аллаһы үз Сүзендә вәгъдә иткән һәрнәрсәне инде үтәлгән итеп кабул итәбез.
7. Чын иман үз эченә нәрсәне ала?
7 Шулай итеп, чын иман тәҗрибәгә нигезләнгән ышанычны һәм Йәһвә Аллаһыга, аның вәгъдәләренә, Сүзенә һәм ниятләренә төпле инанганлыкны үз эченә ала. Иман ярдәмендә без Аллаһыга яратучы Атабызга кебек карыйбыз һәм аның бар вәгъдәләренең тормышка ашачагына бер дә шикләнмибез. Әмма чын иман күбрәкне аңлата. Һәр тере нәрсәне тукландырган кебек, иманны да, исән калсын өчен, тукландырып торырга кирәк. Ул шулай ук эшләр аша күрсәтелергә тиеш, югыйсә үләчәк (Ягък. 2:26).
8. Ни өчен иман шулкадәр мөһим?
8 Ни өчен иман шулкадәр мөһим? Паул моңа ышандырырлык итеп җавап бирә. (Еврейләргә 11:6 укы.) Иманыбыз булмаса, без Йәһвәгә якынлаша да алмыйбыз, аның хуплавын да ала алмыйбыз. Акылга ия булган затларның була алган максатларының иң бөеге һәм иң данлыклысы — күктәге Атабыз Йәһвәгә якынлашу һәм аны мактау. Бу максатка ирешер өчен иман кирәк.
9. Йәһвә безгә иман кирәк икәнен белә. Без моны каян беләбез?
9 Йәһвә безгә иман бик кирәк икәнен белә, шуңа күрә иманны үстерергә һәм аны күрсәтеп яшәргә өйрәтә торган мисаллар бирә. Ул мәсихче җыелышларны фатихалап, җитәкчелекне үз өсләренә алган тугры ир-атларны биргән, һәм алар җыелышка яхшы үрнәк күрсәтәләр. Аның Сүзендә: «Аларның... иманнарыннан үрнәк алыгыз»,— дип әйтелгән (Евр. 13:7). Йәһвә безгә шулай ук үрнәк алырлык башка мисаллар да калдырган. Рәсүл Паул «шаһитләрнең болыт кебек зур төркеме» турында язган. Бу «болытны» борынгы заманда яшәгән һәм искиткеч иман күрсәткән тугры кешеләр тәшкил итә (Евр. 12:1). Паул еврейләргә язган хатның 11 нче бүлегендә тугры кешеләрнең кайберләрен генә искә ала. Изге Язмаларда бәян ителгән күп санлы хикәяләрдә төрле шартларда булган, чыннан да яшәгән, яшь һәм карт тугры ир-атлар һәм хатыннар турында әйтелә. Алар безне, имансызлык киң таралган заманда яшәүчеләрне, күп нәрсәләргә өйрәтә ала.
Башка кешеләрнең иманнарыннан ничек үрнәк ала алабыз?
10. Шәхси өйрәнүебез Изге Язмаларда әйтелгән тугры кешеләрдән үрнәк алырга ничек булыша ала?
10 Берәр кемнән үрнәк алып яшәр өчен, ул кешенең тормышы белән яхшы таныш булырга кирәк. Бу басманы укыганда, син шуңа игътибар итәрсең: сиңа бу нык иманлы кешеләрнең тормышлары белән танышырга булышыр өчен, бик зур эш башкарылган. Үзең дә, шул үрнәк буенча эш итеп, өстәмә тикшерүләр үткәр. Шәхси өйрәнү вакытында андый тикшерүләр үткәрергә булыша торган коралларны кулланып, Изге Язмаларның тирәнлекләренә «үтеп кер». Өйрәнү үткәргәндә уйлан, Изге Язмаларның өзегендә әйтелгән урынны, шул заманны күз алдыңа китерергә тырыш. Өзектә әйтелгән кешеләр күргәнне күр, тавышларны ишет, аңкып торган исләрне сиз. Ә тагы да мөһимрәге: ул кешеләрнең хисләрен аңларга тырыш. Укыганда шул тугры кешеләрнең хәлләренә керә алсаң, син аларны үз күзләрең белән күргәндәй булырсың, алар синең өчен тагы да якынрак, ә кайберәүләре хәтта якын дусларың булып китәр.
11, 12. а) Сиңа Ибраһим һәм Сара белән тагы да яхшырак танышырга нәрсә булыша ала? ә) Һанна, Ильяс һәм Ишмуил мисаллары сиңа кайсы яклардан файда китерә ала?
11 Андый кешеләр белән тагы да яхшырак танышкач, синдә алардан үрнәк алып яшәргә теләк туар. Әйтик, Йәһвә оешмасы сиңа үз хезмәтеңне киңәйтергә чакыру җибәргән, ди, һәм син шул яңа хезмәтең турында уйланып утырасың, ди. Сине, бәлки, күбрәк вәгазьчеләр кирәк булган территориягә күчәргә я сиңа таныш булмаган вәгазьнең берәр төрендә катнашырга чакырганнардыр, ә син вәгазьнең ул төре үзең өчен кыен булачак дип уйлыйсыңдыр. Шул чакыру турында уйланып һәм дога кылып утырганда, сиңа Ибраһим мисалы булыша аламы? Ул хатыны Сара белән Урдагы уңай тормышларын үз теләкләре белән калдырып киткән һәм, нәтиҗәдә, мул фатихалар урган. Алардан үрнәк алып эш итсәң, алар белән тагы да яхшырак танышканыңны сизәрсең.
12 Я, әйтик, берәр якын кешең үзен синең белән начар тотты, һәм син, боегып, хәтта җыелыш очрашуына барыр урынына өйдә калырга булгансың, ди. Һанна мисалы һәм аның, Пәнинә аңардан мыскыллап көлгәндә, бирешмәгәне турында уйлансаң, бу сиңа дөрес карарга килергә булышыр, һәм Һанна да синең өчен якын дус булып китәр. Үзеңне бернәрсәгә дә яраксыз итеп хис иткәнгә боеккансың икән, Ильяс пәйгамбәрнең хәле турында һәм Йәһвәнең аны ничек юатканы турында укып уйлан. Шулай итеп аның хисләрен яхшырак аңларсың. Ә әхлаксыз сыйныфташларының басымы белән көрәшеп яшәгән яшьләр Ишмуил турында һәм аның чатыр янында хезмәт иткән Илий улларының бозык тәэсиренә ничек каршы торуы турында укып уйлансыннар. Шулай итеп аның хәлен тагы да яхшырак аңларлар.
13. Изге Язмаларда әйтелгән нык иманлы кешеләрдән үрнәк алып яшәвең син аларның чагылышы гына булып китәрсең дигәнне аңлатамы?
13 Изге Язмаларда әйтелгән бу тугры кешеләрдән үрнәк алып яшәсәң, син үз йөзеңне югалтырсың һәм аларның чагылышы гына булып китәрсең дигәнне аңлатамы? Һич тә юк! Шуны исеңдә тот: Йәһвә безне үз Сүзе аша нык иманлы кешеләрдән үрнәк алырга өндәп тора (1 Көр. 4:16; 11:1; 2 Тис. 3:7, 9). Шунысын да әйтергә кирәк: шушы китапта әйтелгән кешеләр үзләре дә элегрәк яшәгән тугры кешеләрдән үрнәк алганнар. Мәсәлән, бу китапның 17 нче бүлегендә Мәрьямнең Һанна сүзләрен кабатлап әйткәне турында хәбәр ителә. Ул, күрәсең, Һаннаны үз үрнәге дип санаган. Бу Мәрьямнең үз иманы әллә ни нык булмаган дигәнне аңлатамы? Юк! Һанна калдырган үрнәк Мәрьямгә үз иманын үстерергә булышкан, һәм Мәрьям үзе дә Йәһвә Аллаһы каршында яхшы исемгә ия булган.
14, 15. Бу китапның нинди үзенчәлекләре бар, һәм аны ничек кулланырга?
14 Бу китапның максаты — синең иманыңны ныгыту. Бүлекләрдәге материал 2008—2013 елларда чыккан «Күзәтү манарасы»ндагы «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән рубрикадан алынган. Китапка шулай ук яңа материал да өстәлгән. Фикер алышу үткәрер өчен һәм материалны үз тормышыбызда кулланырга булышыр өчен, һәр бүлектә сораулар китерелә. Анда шулай ук матур, төсле, төрле нечкәлекләр күрсәтелгән һәм махсус бу китап өчен ясалган иллюстрацияләр дә бар. Журналлардагы иллюстрацияләр дә зурайтып шушы китапка өстәлгән. Вакыт сызыгы һәм карталар кебек файдалы башка үзенчәлекләр дә кертелгән. «Иманнарын үрнәк итеп тотыгыз» дигән китап шәхси, гаилә һәм җыелыш белән өйрәнүләр үткәрер өчен бастырылган. Бу китапны кычкырып уку күп кенә гаиләләргә ошар.
15 Бу китап сиңа үткәндә яшәгән Йәһвәнең тугры хезмәтчеләренең иманнарыннан үрнәк алып яшәргә булышсын. Ул сиңа иманыңны ныгытырга һәм күктәге Атабыз Йәһвәгә тагы да якынрак булырга ярдәм итсен!