ДӘРЕС 36
Һәр яктан намуслы булыгыз
Һәркемнең намуслы дусларга ия буласы килә. Йәһвә дә үз дусларының намуслы булуларын тели, әмма ялган тулы дөньяда намуслы булу җиңел түгел. Һәрьяктан намуслы булу нинди файда китерә?
1. Намуслы булыр өчен иң мөһим сәбәп нинди?
Без, башкалар белән намуслы булганда, Йәһвәне яратканыбызны һәм хөрмәт иткәнебезне күрсәтәбез. Йәһвә безнең бар уйларыбызны һәм бар эшләребезне күреп тора (Еврейләргә 4:13). Без намуслы эш иткәндә, Йәһвә моны күрә һәм кадерли. Аның Сүзендә әйтелә: «Мәкерле кешеләрдән Йәһвә җирәнә бит, ә намуслылар — аның якын дуслары» (Гыйбрәтле сүзләр 3:32).
2. Көндәлек тормышта безгә ничек намуслы булырга?
Йәһвә безнең «бер-беребезгә дөресен сөйләвебезне» тели (Зәкәрия 8:16, 17). Бу нәрсәне аңлата? Гаиләбез, хезмәттәшләребез, мәсихче кардәшләребез һәм хакимият кешеләре белән сөйләшкәндә без алдамыйбыз. Намуслы кешеләр урламый һәм ялган сөйләми. (Гыйбрәтле сүзләр 24:28 һәм Эфеслеләргә 4:28 укы.) Алар бар тиешле салымнарны түләп бара (Римлыларга 13:5—7). Без «үзебезне һәр яктан намуслы тотабыз» (Еврейләргә 13:18).
3. Намуслы булу нинди файда китерә?
Намуслы кеше булсак, безгә ышаначаклар. Җыелыштагылар үзләрен намуслы тотканда, һәркем анда үзен, кайгыртучан гаиләдәге кебек, имин хис итәр. Намуслы булсак, вөҗданыбыз да саф булыр. Өстәвенә, намуслы булу «Коткаручыбыз Аллаһының тәгълиматын» бизи һәм кешеләрне хак гыйбадәткә җәлеп итә ала (Титуска 2:10).
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Намуслы булуыгыз Йәһвәгә ничек тәэсир иткәнен һәм үзегезгә нинди файда китергәнен белегез. Шулай ук тормыштагы төрле очракларда ничек намуслы булырга икәнен карап чыгыгыз.
4. Намуслы булуыбыз Йәһвәне сөендерә
Зәбур 44:21 һәм Малахи 3:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен Йәһвәдән берәр нәрсәне яшереп була дип уйлау акылсыз?
Сезнеңчә, без дөресне сөйләгәндә, бу авыр булса да, Йәһвә нәрсә хис итә?
Балалар, дөресен сөйләгәндә, ата-аналарын сөендерә. Без, дөресен сөйләгәндә, Йәһвәне сөендерәбез
5. Һәрвакыт намуслы эш итегез
Күпләр уйлавынча, һәрвакытта да намуслы булу мөмкин түгел. Ләкин ни өчен без һәрвакыт намуслы булырга тиеш? Моны белегез. ВИДЕОРОЛИК карагыз.
Еврейләргә 13:18 не укыгыз һәм мондый өлкәләрдә безгә ничек намуслы булырга икәнен карап чыгыгыз:
гаиләбездә;
эштә я мәктәптә;
башка очракларда.
6. Намуслы булу безгә файда китерә
Намуслы булу башта кайбер проблемалар тудыра кебек тоеладыр. Ләкин, ахыр чиктә, намуслылык — һәрчак иң яхшы сайлау. Зәбур 34:12—16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Намуслы булу тормышыгызны ничек яхшырта?
А. Намуслы ирләр һәм хатыннар никахларын ныгыта
Ә. Намуслы эшчеләр эш бирүчеләренең ышанычларын яулый
Б. Намуслы гражданнар хакимият кешеләре каршында яхшы исем казана
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Кечкенә ялганга игътибар итәсе дә юк»,— дип әйтә.
Йәһвәнең бар ялганны нәфрәт иткәнен сез ничек аңлатыр идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Йәһвә үз дусларының бар сүзләрендә һәм эшләрендә намуслы булуларын тели.
Кабатлау
Көндәлек тормышта ничек намуслы булырга?
Ни өчен дөреслекне яшереп була дип уйлау акылсыз?
Ни өчен сез һәрвакыт намуслы булырга телисез?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Ата-аналар үз балаларын намуслы булырга ничек өйрәтә ала?
Вәгъдәләрне үтәү нинди файда китерә?
Салымнар дөрес кулланылмаса да, без аларны түләргә тиешме?
Намуссыз бер кешене үз тормышын үзгәртергә һәм намуслы булырга нәрсә этәргән?
«Мин Йәһвәнең шәфкатьле һәм кичерүчән икәнен белдем» («Күзәтү манарасы» 2015 ел, 1 май)