-
«Аеруча игътибарлы булыгыз»Күзәтү манарасы 2002 | 1 декабрь
-
-
«Аеруча игътибарлы булыгыз»
«Туры юлдан чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 2:1).
1. Игътибарны читкә юнәлтү ничек үлемгә китерә алуын аңлатып бирегез.
КУШМА ШТАТЛАРДА ел саен юл һәлакәтендә 37 меңгә якын кеше һәлак була. Әгәр машина йөртүчеләр аз гына саграк булса, алар бу бәла-казаларның күбесенә юлыкмас иде, ди тикшерүчеләр. Кайберләрен юл кырындагы белдермәләр яки реклама такталары, башкаларын телефон аша сөйләшеп бару бүлдерә. Тагы берәүләре руль артында ашап бара. Игътибарны читкә юнәлдергән шушы очракларның һәрберсе үлемгә китерергә мөмкин.
2, 3. Паул мәсихче-еврейләргә нинди үгет-нәсихәт биргән һәм ул нигә урынлы булган?
2 Кешеләр машина уйлап чыгарганга кадәр якынча ике мең ел элек рәсүл Паул мәсихче-еврейләрнең игътибарын читкә юнәлдергән һәм кайберләрен үлемгә китергән әйберләр турында язган. Башта Паул терелтелгән Гайсә Мәсихнең Алланың уң ягына утыртылып, барлык фәрештәләрдән югары урын алганына басым ясаган. Аннан соң ул болай дигән: «Шуңа күрә, туры юлдан чыкмас өчен, ишеткәннәребезгә аеруча игътибарлы булырга тиешбез» (Еврейләргә 2:1).
3 Мәсихче-еврейләр ни өчен Мәсих турында ишеткәннәренә аеруча игътибарлы булырга тиеш иде соң? Сәбәбе: Гайсәнең җирне калдырып киткәненә якынча 30 ел узган һәм аларның кайберләре, Хуҗалары булмаганда, чын гыйбадәт кылудан читкә тайпылган. Шул мәсихчеләрнең игътибарын аларның борынгы яһүди дине яулаган.
Аларга аеруча игътибарлы булырга кирәк иде
4. Кайбер мәсихче еврейләрнең ни өчен иудаизмга кире борылып кайту коткысына бирелүе ихтимал иде?
4 Нигә мәсихче иудаизмга кире борылып кайту коткысына бирелә алган? Уйлап карыйк. Канун буенча билгеләнгән гыйбадәт кылу күренә торган нәрсәләр белән бәйле булган. Мәсәлән, алар руханиларны күрә алган һәм янган корбаннарның хуш исен тойган. Ә мәсихчеләрнең гыйбадәт кылуы күп яктан аерылып торган. Әйе, мәсихчеләрнең Баш Рухание Гайсә Мәсих иде, ләкин аның җирдән күккә күтәрелүенә инде утыз ел вакыт узган булган (Еврейләргә 4:14). Аларның гыйбадәтханәләре булса да, әмма ләкин аның изге урыны күкнең үзендә иде (Еврейләргә 9:24). Канун буенча таләп ителгән тәндәге сөннәтләнүдән аермалы буларак, мәсихченең сөннәте «Рух китергән, йөрәк түрендә булган» (Римлыларга 2:29). Шунлыктан мәсихче-еврейләргә аларның яңа ышанулары ниндидер дәрәҗәдә тормышка ашмаслык кебек тоела башлавы мөмкин иде.
5. Гайсә Мәсих нигез салган гыйбадәт кылу төзелеше Канун аркылы бирелгән гыйбадәт кылу төзелешеннән күпкә өстен булганын Паул ничек аңлатып биргән?
5 Мәсихче-еврейләргә Гайсә Мәсих үзе нигез салган гыйбадәт кылу төзелеше белән бәйле булган бер бик мөһим нәрсәне ачык аңларга кирәк иде. Ул күренә торган нәрсәләргә түгел, күбесенчә инануга нигезләнсә дә, Муса пәйгамбәр аркылы Канун белән бирелгән гыйбадәт кылу төзелешеннән өстен булган. Паул: «Чөнки әгәр дә үгез һәм кәҗә каны яисә корбан итеп яндырылган яшь бозау көле, хәрәм булганнар өстенә сибелеп, тәнне тышкы яктан чистарта икән, Мәсих каны безне чагыштырып булмаслык дәрәҗәдә күбрәк чистартачак бит! Ул мәңгелек Рух аркылы Үзен Үзе кимчелексез корбан рәвешендә тапшырды, һәм, без тере Аллаһыга хезмәт итә алсын өчен, Аның каны безнең вөҗданнарыбызны үлемгә китерүче гамәлләрдән чистартыр»,— дип язган (Еврейләргә 9:13, 14). Муса кануны буенча китерелгән корбаннар аркасында бирелгән кичерүгә караганда, Гайсә Мәсихнең йолым корбанына ышанып алынган кичерү күп яктан бик өстен чыга (Еврейләргә 7:26—28).
6, 7. а) Ни сәбәпле мәсихче-еврейләр ишеткәннәренә «аеруча игътибарлы булырга» тиеш иде? б) Паул Еврейләргә хат язганда Иерусалимның җимерелүенә күпме вакыт калган? (Искәрмәне карагыз.)
6 Мәсихче-еврейләргә Гайсә турында ишеткән нәрсәләргә аеруча игътибарлы булырга кирәклегенә тагын бер сәбәп бар иде. Гайсә Иерусалимның җимерелүе турында алдан ук әйткән. Ул болай дигән: «Сиңа шундый көннәр килер, дошманнарың, әйләнә-тирәңдә чокырлар казып һәм туфраклар өеп, сине чолгап алырлар һәм һәр тарафтан кысарлар. Сине бөтенләй җимереп бетерерләр, синдә яшәүче кешеләрне кырырлар һәм синдәге бер ташны да үз урынында калдырмаслар, чөнки син Аллаһы яныңа килеп шәфкать күрсәткән вакытны белмәдең» (Лүк 19:43, 44).
7 Бу кайчан тормышка ашырга тиеш иде? Гайсә көнен, сәгатен әйтмәгән. Аның урынына ул менә мондый искәрмә биргән: «Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуын күргән вакытта, белеп торыгыз: аның җимерелү вакыты якын инде. Шул чакта Яһүдиядә булганнар тауларга качсын; шәһәрдәгеләр аннан чыксын; авыл тирәсендәгеләр анда кермәсен» (Лүк 21:20, 21). Гайсә шул сүзләрне әйткәннән бирле утыз ел үтеп киткән һәм ул арада, күрәсең, Иерусалимда яшәгән кайбер мәсихчеләр сизгерлекләрен югалтып, игътибарларын башка нәрсәгә юнәлтә башлаган. Алар, машина йөртүчегә охшап, юлны игътибарсыз калдырган. Уй-фикерләрен үзгәртмәсәләр, бу аларны үлемгә дучар итәр иде. Мәсихчеләр моңа төшенгәнме, юкмы, әмма Иерусалимның җимереләчәге котылгысыз булган!a Паулның киңәшләре Иерусалимдагы рухи яктан йокымсырап яткан мәсихчеләрне айныткан булса кирәк.
«Аеруча игътибарлы булу» бүген нәрсәне аңлата
8. Ни өчен безгә Алла Сүзендәге хакыйкатьләргә «аеруча игътибарлы булырга» кирәк?
8 Беренче гасыр мәсихчеләре кебек, без дә Алла Сүзендәге хакыйкатьләргә «аеруча игътибарлы булырга тиешбез». Ни өчен? Сәбәбе: бер генә халыкның түгел, ә бөтен дөнья төзелешенең җимерелүе якынлашып килә (Ачылыш 11:18; 16:14, 16). Әлбәттә, Йәһвәнең кайчанрак эш-хәрәкәт кыла башлавының төгәл көнен, сәгатен белмибез (Маттай 24:36). Ләкин «соңгы көннәрдә» яшәвебезне ап-ачык раслаучы Изге Язма пәйгамбәрлекләренең тормышка ашканын үз күзләребез белән күреп торабыз (2 Тимутегә 3:1—5). Шунлыктан безнең игътибарны читкә юнәлдерүче һәрнәрсәдән сакланырга кирәк. Алла Сүзенә игътибарлы булу һәм нинди чорда яшәвебезне анык белеп тору зарури. Шул чакта гына «булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырбыз» (Лүк 21:36).
-
-
«Аеруча игътибарлы булыгыз»Күзәтү манарасы 2002 | 1 декабрь
-
-
a Еврейләргә җибәрелгән бу хат б. э. 61 елында язылгандыр. Алай булса, якынча биш ел үткәч кенә Иерусалим Цестий Галның хәрби лагерьлары белән урап алына. Озакламый сугышчылар артка чигенгәч, сизгер мәсихчеләргә качып китәргә мөмкинлек туа. Тагы дүрт елдан соң, шәһәр гаскәр башлыгы Титның кул астындагы римлыларның гаскәрләре тарафыннан җимерелә.
-