«Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш»
«Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (РИМЛЫЛАРГА 14:12).
1. Өч яшь яһүд егете карарлар кабул итү турында нәрсә аңлаган?
БАБЫЛДА яшәүче өч яшь яһүдкә бик мөһим карар кабул итәргә кирәк. Бу ил законы таләп иткәнчә, аларга зур потка табыныргамы яки юкмы? Табынмасалар, аларны утлы мичкә ыргытачаклар. Седрах, Мисах һәм Авденагоның берәрсе белән киңәшләшеп торырга вакыты юк; аларга бу кирәк тә түгел. Бер дә икеләнмичә, алар: «Сиңа, патша, шул билгеле булсын, без синең илаһларыңа хезмәт итмәячәкбез һәм син куйган алтын потка табынмаячакбыз»,— дигәннәр (Данил 3:1—18). Бу өч яһүд карар кабул итү җаваплылыгы аларның үз өсләрендә икәнен аңлаган.
2. Кем асылда Гайсә турында карар чыгарган, һәм бу Рим идарәчесен җаваплылыктан азат иткәнме?
2 Алты йөз елга якын вакыт үткәч, бер суд тикшерүе үткәрелә. Идарәче бер кешегә каршы әйтелгән гаепләүләрне тыңлап утыра һәм барысын тикшереп чыгып, аның гаепсез икәнен күрә. Әмма җыелган халык бу кешенең җәзалап үтерелүен таләп итә. Идарәче бу кешене якларга тырыша, әмма соңыннан кешеләр басымына бирешә. Үз өстенә җаваплылык алырга теләмичә, ул кулларын юып: «Бу Кешенең үлемендә минем гаебем юк»,— ди. Һәм аны «кадаклатырга тапшыра». Бу идарәче Понти Пилат, судья буларак, Гайсә Мәсих турында карар чыгару җаваплылыгын үз өстенә алырга тиеш булган, әмма ул башкаларга үзе өчен карар чыгарырга рөхсәт иткән. Пилат күпме генә кулларын юмасын, бу гаделсез карар өчен ул үзе җаваплы булган (Маттай 27:11—26; Лүк 23:13—25).
3. Ни өчен без кешеләргә үзебез өчен карарлар кабул итүне рөхсәт итмәскә тиеш?
3 Ә безнең турыда нәрсә әйтеп була? Без үзебезне өч яһүд егете кебек тотабызмы яки башкаларга үзебез өчен карарлар кабул итәргә рөхсәт итәбезме? Карарлар кабул итү җиңел түгел. Алар дөрес булсын өчен, кеше җитлеккән булырга тиеш. Мәсәлән, кечкенә бала өчен карарларны әти-әнисе кабул итә. Аеруча катлаулы шартларда, бик күп нәрсәләрне исәпкә алырга кирәк булганда, карарлар кабул итү авыр. Әмма карарлар кабул итү җаваплылыгы — бу «авыр йөк» түгел, чөнки «авыр йөкне» безгә «рухлы кешеләр» күтәреп йөрергә булыша ала (Гәләтиялеләргә 6:1, 2). Киресенчә, карарлар кабул итү — бу безнең бурычыбыз, аны үтәгәндә «һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирергә тиеш» (Римлыларга 14:12). «Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Гәләтиялеләргә 6:5). Ничек безгә акыллы карарлар кабул итәргә өйрәнергә? Иң башта кеше асылына кагылышлы бер хакыйкатьне карап чыгыйк.
Төп таләп
4. Адәм белән Хауваның тыңламаучанлыгыннан без карарлар кабул итү турында нинди сабак алабыз?
4 Кешелек тарихының башында Адәм белән Хаува һәлакәтле нәтиҗәләргә китергән карар кабул иткән. Алар яхшылыкны һәм яманлыкны таныта торган белем агачының җимешен ашаган (Яратылыш 2:16, 17). Ни өчен алар шулай эшләгән? Чөнки Хаува «агачның карап торышка гүзәл, җимешенең ризык өчен хуш булуын күргән», дип әйтелә Изге Язмаларда. Шуңа күрә «хатын агачтан җимеш өзеп алып ашады, иренә дә өзеп алып бирде. Ул да ашады» (Яратылыш 3:6). Хаува үзенең эгоистик теләкләре аркасында мондый карарга килгән. Шуннан соң аңа Адәм дә кушылган. Нәтиҗәдә, гөнаһ белән үлем «барлык кешеләргә таралган» (Римлыларга 5:12). Адәм белән Хауваның тыңламаучан булулары кеше асылы турында мондый мөһим якны ачыклый: Аллаһы җитәкчелеге буенча эш итмәсәк, без дөрес карар кабул итә алмыйбыз.
5. Йәһвә безгә нинди җитәкчелек биргән, һәм ул җитәкчелек безгә файда китерсен өчен без нәрсә эшләргә тиеш?
5 Йәһвә безне җитәкчелексез калдырмаган, һәм без моңа бик шат! Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Әгәр дә сез уңга тайпылсагыз, я сулга тайпылсагыз, артыңда: „Менә юл, шул юлдан барыгыз”,— дип әйтелгән сүзне колакларың ишетеп торачак» (Ишагыйя 30:21). Йәһвә безгә үзенең Сүзе — Изге Язмалар аша «әйтеп тора». Шуңа күрә безгә аның Сүзен өйрәнергә һәм аннан төгәл белемнәр алырга кирәк. Кабул иткән карарларыбыз дөрес булсын өчен, безгә рухи яктан җитлеккән кешеләргә билгеләнгән «каты азык» белән тукланырга кирәк. Без шулай ук «куллану аша үзләштерү сәләтебезне» (ЯД) «яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтәбез» (Еврейләргә 5:14). Бу сәләтне без Аллаһы Сүзеннән алган белемнәрне кулланып үстерәбез.
6. Вөҗданыбыз дөрес «тавыш» биреп торсын өчен нәрсә кирәк?
6 Карарлар кабул иткәндә үз вөҗданыбызның «тавышына» игътибарлы булу мөһим. Ул безгә тәртибебезгә бәя бирергә булыша һәм безне «кайвакыт... гаепли, ә кайвакыт хәтта яклый да» (Римлыларга 2:14, 15). Вөҗданыбыз дөрес «тавыш» биреп торсын өчен һәм тупасланмасын өчен, аны Аллаһы Сүзеннән төгәл белемнәр алып һәм аларны кулланып тәрбияләргә кирәк. Югыйсә, аңа без яшәгән җирдәге йолалар һәм гореф-гадәтләр тәэсир итәчәк. Шулай ук тирә-яктагы кешеләр һәм башкаларның карашлары безне ялгыштырырга мөмкин. Аллаһы нормаларын бозсак һәм вөҗданыбызның «тавышын» тыңламасак, аның белән нәрсә булачак? Тора-бара ул, тәннең кайнар тимер белән яндырылган урыны кебек, «тою сәләтен югалтачак» (1 Тимутегә 4:2). Ә Аллаһы Сүзе буенча тәрбияләнгән вөҗдан — ышанычлы киңәшче.
7. Дөрес карарлар кабул итәр өчен төп таләп нинди?
7 Шулай итеп, Изге Язмалардан төгәл белем алу һәм аны тормышта куллана белү — акыллы карарлар кабул итәр өчен төп таләп. Сайлау ясаганда ашыгырга ярамый. Изге Язмалардан бу очракка яраклы принципларны табарга һәм аларны уйлап кулланырга кирәк. Седрах, Мисах һәм Авденаго очрагындагы кебек, карарны уйлап кабул итәргә вакыт булмаса да, без моңа әзер булабыз, чөнки безнең Аллаһы Сүзеннән төгәл белемнәребез һәм дөрес тәрбияләнгән вөҗданыбыз бар. Ничек рухи яктан җитлеккән булу дөрес карарлар кабул итәргә булыша? Моны белер өчен, тормышыбызның ике өлкәсен карап чыгыйк.
Кем белән аралашачакбыз?
8, 9. а) Бозык аралашудан сакланырга кирәклеген нинди принциплар күрсәтә? б) Изге Язмаларда әхлаксыз кешеләр белән генә тыгыз аралашу хөкем ителәме? Аңлатыгыз.
8 «Алданмагыз,— дип язган рәсүл Паул,— „азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза“» (1 Көринтлеләргә 15:33). Гайсә Мәсих үз шәкертләренә: «Сез дөньядан түгел»,— дигән (Яхъя 15:19). Бу принциплар белән танышкач, без шуны аңладык: азгыннар, зиначылар, караклар, эчкечеләр һәм моңа охшаш бозык эшләрдә катнашкан кешеләр белән без дуслык үстермәскә тиеш (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Изге Язмалардагы хакыйкатьне тирәнрәк аңлый башлагач, без андый кешеләр белән кино, телетапшырулар, компьютер яки китаплар аша вакыт үткәрү шулай ук куркыныч икәнен белдек. Бу шулай ук Интернет-чатларда үзләренең кем булуларын яшергән кешеләр белән аралашу турында әйткәндә дә хак (Мәдхия 25:4).
9 Әхлакый тормыш алып барган, әмма хак Аллаһыга иман итмәгән кешеләр күп. Алар белән якын дуслык үстерү дөрес булырмы? «Бөтен дөнья... явыз иблиснең хакимлеге астында»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Яхъя 5:19). Димәк, бозык аралашу — бу принципсыз яки әхлаксыз кешеләр белән генә аралашу түгел. Шуңа күрә Йәһвәне яраткан кешеләр белән якын дуслык үстерү яхшырак булыр.
10. Безгә бу дөнья кешеләре белән аралашуга кагылышлы дөрес карарлар кабул итәргә нәрсә булыша?
10 Без бу дөнья кешеләре белән аралашудан тулысынча кача алмыйбыз, һәм бу кирәк тә түгел (Яхъя 17:15). Андый кешеләрне без бар җирдә: вәгазьләгәндә, мәктәптә, эштә очратабыз. Иман итмәгән тормыш иптәше булган кардәш башка мәсихчеләр белән чагыштырганда бу дөнья кешеләре белән ешрак аралаша. Әмма рухи яктан җитлеккән мәсихче шуны аңлый: бу дөнья кешеләре белән аралашырга мәҗбүр булу — бу бер нәрсә, ә алар белән дуслык үстерү — гел икенче нәрсә (Ягъкуб 4:4). Мәктәптә дәресләрдән соң оештырылган спорт ярышларында яки бию кичәләрендә катнашыргамы? Хезмәттәшләр белән эштә оештырылган кичәгә яки мәҗлескә барыргамы? Бу сорауларга дөрес җавапны өйрәтелгән «үзләштерү сәләтебез» табарга булышачак.
Эш сайлаганда
11. Эш сайлаганда иң беренче итеп нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
11 Безнең «якыннарыбыз хакында кайгыртырга» бурычыбыз бар. Бу бурычны үтәргә Изге Язмаларның принципларын дөрес куллану булышачак (1 Тимутегә 5:8). Иң беренче итеп безгә булачак эшнең үзе белән танышырга кирәк, ягъни без анда нәрсә эшләргә тиеш. Әлбәттә, без Изге Язмаларда турыдан-туры хөкем ителә торган эшне сайламаячакбыз. Чын мәсихчеләр потка табыну, урлау, канны дөрес кулланмау һәм Изге Язмалардагы законнарга каршы килгән башка тәртип белән бәйле эшкә ризалашмый. Без шулай ук, эшкә алган кеше таләп итсә дә, ялган сөйләмәячәкбез һәм башкаларны алдамаячакбыз (Рәсүлләр 15:29; Ачылыш 21:8).
12, 13. Эш сайлаганда эшнең үзеннән башка тагын нинди якларны исәпкә алырга кирәк?
12 Ә эш үзе Изге Язмалардагы нормаларга каршы килмәсә? Рухи яктан үскән саен без башка якларны да исәпкә алырга кирәк икәнен аңлый башлыйбыз. Эш Изге Язмаларда хөкем ителгән эшләр белән турыдан-туры бәйле булмаска да мөмкин, мәсәлән, казинода телефон буенча җавап бирү. Бу эшкә ризалашыргамы? Безнең өчен шулай ук эш хакы өчен акча кайдан алына һәм эш урыны кайда урнаша икәне әһәмиятле. Мәсәлән, үз фирмасы булган мәсихче чиркәүдә буяу эшләрен башкарырга ризалашырмы? Ризалашса, ул ялган динне хуплый булып чыга (2 Көринтлеләргә 6:14—16).
13 Әйтик, безне эшкә алган кеше берәр гыйбадәтханәне төзекләндерү турында договор төзи. Ул чакта безгә нәрсә эшләргә? Берничә якны исәпкә алырга кирәк. Безнең бу эштә җаваплылыгыбыз никадәр зур һәм бу эшкә без никадәр нык җәлеп ителгән булачакбыз? Ә Изге Язмаларның таләпләренә каршы килмәгән хезмәт турында нәрсә әйтеп була? Мәсәлән, почтальон хатларны бар адреслар буенча тарата, шул исәптән бозык эшләр башкарылган урыннарга да китерә. Монда Маттай 5:45 тә язылган принципны куллану дөрес булмасмы? Шулай ук бу эштә даими катнашу ничек безнең намуска тәэсир итәчәген исәпкә алырга кирәк (Еврейләргә 13:18). Чыннан да, эш сайлаганда моны җаваплылык хисе һәм акыллылык белән башкарыр өчен, безгә үзләштерү сәләтебезне үстерергә һәм Аллаһы биргән вөҗданыбызны, яки намусыбызны тәрбияләргә кирәк.
«Аллаһыны юлдаш ит»
14. Карарлар кабул иткәндә, нәрсә эшләргә кирәк?
14 Тормышның башка өлкәләрен карап чыгыйк: мәсәлән, белем алу һәм дәвалануны сайлау. Дөрес карар кабул итәр өчен, безгә бу очракка кагылышлы Изге Язмаларның нинди принциплары бар икәнен билгеләргә, аларны игътибар белән карап чыгарга һәм аларны кулланырга кирәк. «Бөтен йөрәгең белән Раббыга сыен, үз белдегеңә таянма,— дип әйткән акыллы патша Сөләйман.— Йөрер юлларыңда һәрвакыт Аллаһыны юлдаш ит, Ул синең адымнарыңны тугры якка юнәлдерер» (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6).
15. Карарлар кабул итү ягыннан I гасыр мәсихчеләре безгә нинди сабак бирә?
15 Карарларыбыз еш кына башка кешеләргә тәэсир итә, һәм моны исәпкә алырга кирәк. Мәсәлән, I гасыр мәсихчеләренә Муса Канунының ризыкка кагылышлы кагыйдәләрен үтәргә кирәк булмаган. Канун буенча чиста түгел дип саналган, әмма башка яклардан яраклы булган ризыкны алар ашый алган. Кайвакыт хайван ите мәҗүсиләрнең храмнары белән бәйле булган. Моны истә тотып, рәсүл Паул: «Мин ашаган ризык имандашымны вәсвәсәгә төшерергә сәбәпче булса, аны вәсвәсәләндермәү өчен һичкайчан ит ашамам»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 8:11—13). Паул беренче мәсихчеләрне башкаларның вөҗданын исәпкә алырга өндәгән. Без кабул иткән карарлар да башка кеше өчен «абыну ташы» булырга тиеш түгел (1 Көринтлеләргә 10:29, 32).
Аллаһы акыллылыгын эзлә
16. Карар кабул иткәндә дога ничек булыша?
16 Карарлар кабул иткәндә аеруча дога булыша. «Әгәр кайсыгызның да булса зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын, һәм ул аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә»,— дип язган шәкерт Ягъкуб (Ягъкуб 1:5). Без, дөрес карарлар кабул итәр өчен, Аллаһының акыл бирәчәгенә бер дә шикләнмичә, аңа моның турында дога кыла алабыз. Хак Аллаһыга безне борчыган сораулар турында сөйләгәндә һәм аның җитәкчелеген эзләгәндә, изге рух безгә Изге Язмаларның тиешле шигырьләрен аңларга ярдәм итә һәм без игътибарсыз калдырган шигырьләрне искә төшерергә булыша.
17. Карарлар кабул иткәндә башкалар ничек ярдәм итә ала?
17 Карарлар кабул иткәндә безгә башкалар булыша аламы? Әйе, Йәһвә моның өчен рухи яктан җитлеккән мәсихчеләрне биргән (Эфеслеләргә 4:11, 12). Аларга киңәш сорап, аеруча мөһим сораулар турында сүз барганда, мөрәҗәгать итеп була. Рухи яктан зирәк, тәҗрибәле мәсихчеләр Изге Язмалардан безнең сорауга кагылышлы өстәмә принциплар күрсәтә ала. Алар безгә шулай ук «иң яхшыларны сайлап алырга» булыша ала (Филиппуйлыларга 1:9, 10). Әмма шуны истә тотарга кирәк: башкалар безнең өчен карар кабул итәргә тиеш түгел. Моны без үзебез эшләргә тиеш.
Нәтиҗәсе һәрвакыт яхшы булачакмы?
18. Дөрес карарларның нәтиҗәләре турында нәрсә әйтеп була?
18 Изге Язмалар принципларына нигезләнеп һәм вөҗданны исәпкә алып кабул ителгән карарлар һәрвакытта да яхшы нәтиҗә китерәчәкме? Ахыр чиктә, әйе. Әмма башта кыенлыклар да булырга мөмкин. Седрах, Мисах һәм Авденаго, алар потка табынмаса, бу аларның үлеменә китерергә мөмкин икәнен аңлаган (Данил 3:16—19). Рәсүлләр дә, яһүдләрнең Югары киңәшмә әгъзаларына без кешеләргә караганда күбрәк Аллаһыга итагатьле булырга тиеш дип әйткәч, моңа охшаш хәлгә эләккән. Аларны иреккә җибәргәннәр, әмма башта кыйнаганнар (Рәсүлләр 5:27—29, 40). Начар нәтиҗә шулай ук «вакыт һәм очрак» аркасында булырга мөмкин (Вәгазьче 9:11). Әгәр без, дөрес карар кабул иткәч, берәр нинди авырлыклар кичерәбез икән, бер дә шуңа шикләнмик: Йәһвә барысын түземлек белән кичерергә ярдәм итәчәк һәм киләчәктә безне фатихалаячак (2 Көринтлеләргә 4:7).
19. Ни өчен безгә карарлар кабул итәргә курыкмаска кирәк?
19 Шулай итеп, карарлар кабул иткәндә, без Изге Язмаларның принципларын табарга, аларны игътибар белән карап чыгарга һәм кулланырга тиеш. Йәһвә Аллаһы безгә бу яктан үзенең изге рухы һәм рухи яктан җитлеккән мәсихчеләр аша ярдәм итә. Без аңа моның өчен бик рәхмәтле! Мондый ярдәм һәм җитәкчелек булганда, без карарлар кабул итү җаваплылыгын үз өстебезгә курыкмыйча ала алабыз.
Сез нәрсә белдегез?
• Дөрес карарлар кабул итәр өчен төп таләп нинди?
• Ничек рухи яктан җитлегү аралашыр өчен кешеләрне сайларга булыша?
• Эшкә урнашканда, нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
• Карарлар кабул итәр өчен нинди ярдәмебез бар?
[9 биттәге иллюстрация]
Адәм белән Хауваның тыңламаучанлыгы безнең өчен мөһим сабак бирә
[10 биттәге иллюстрация]
Мөһим карар кабул итәр алдыннан Изге Язмалар принципларын табып карап чык