Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w02 1.2. 27-32 б.
  • Үз йөрәгегезне саклагыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Үз йөрәгегезне саклагыз
  • Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Регуляр сынау кирәк
  • Безнең сүзләр нәрсәне күрсәтә?
  • Безнең эшләр нәрсә турында әйтә?
  • Безнең күзебез гадиме?
  • Бөтен йөрәгеңнән Йәһвәгә хезмәт ит
  • Йәһвәгә яраклы йөрәккә ия булыгыз
    Күзәтү манарасы 2002 ел
  • Йәһвәгә бүленмәгән йөрәк белән хезмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2012 ел
  • «Йөрәгегез» Йәһвәне белергә телиме?
    Күзәтү манарасы 2013 ел
  • Йөрәгебезне ничек сакларга?
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Күзәтү манарасы 2002 ел
w02 1.2. 27-32 б.

Үз йөрәгегезне саклагыз

«Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла; чөнки йөрәктән яшәү чыганаклары» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 4:23).

1, 2. Безгә йөрәгебезне ни өчен сакларга кирәк?

КАРИБ утрауларының берсендә яшәүче олы яшьтәге ир-ат давылдан соң, ышык урыннан чыккан. Ул тирә-ягына борылып караганнан соң шаккаткан: давыл капкасы алдында дистәләгән еллар торган зур агачны сындырган. «Кызык,— дип уйлап куйган бу ир-ат,— ни өчен бу зур агач сынган, ә аннан кечерәк агачлар торалар?» Сынган агачның төбенә күз салгач та, ул бу сорауга җавап тапкан. Тышкы яктан нык булып күренгән агачның эче черек булган һәм булып узган давыл күзгә күренмәс черүне бары тик ачкан гына.

2 Мәсихче юлында нык торучы булып күренгән чын гыйбадәт кылучы иман сынауларына бирешкәндә ничек соң авыр була. «Кеше яшь булганга күрә, аның йөрәк уйлары — явызлык»,— дип Изге Язмаларда дөрес әйтелә (Яшәеш 8:21). Бу әгәр дә уяулыкны югалтсак, һәркайсы, хәтта иң яхшы, йөрәк тә яманлыкка бирелә ала дигәнне аңлата. Камил булмаган кешеләрнең берсенең дә йөрәгендә бозылуга карата иммунитеты юк һәм шуңа күрә безгә: «Барыннан да бигрәк йөрәгеңне сакла»,— дигән киңәшкә җитди карарга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 4:23). Безнең символик йөрәкне без ничек саклый алабыз соң?

Регуляр сынау кирәк

3, 4. а) Физик йөрәккә карата нинди сораулар биреп була? б) Символик йөрәгебезне сынарга безгә нәрсә ярдәм итә?

3 Әгәр дә сез табиб янына барсагыз, ул иң башта сезнең йөрәгегезне тикшерер. Сезнең сәламәтлегегез, шул ук санда йөрәгегезнең хәле сезнең тиешенчә туклануыгызны күрсәтәме? Сезнең кан басымыгыз нинди? Сезнең йөрәгегезнең тибеше тигезме һәм көчлеме? Физик күнегүләрне тиешле дәрәҗәдә ясыйсызмы? Сезнең йөрәгегез чиктән тыш стрессларга дучар булмыймы?

4 Әгәр дә чын йөрәкне регуляр рәвештә тикшерергә кирәк икән, безнең символик йөрәгебез турында нәрсә әйтеп була? Йәһвә аны сыный (1 Паралипоменон 29:17). Без дә йөрәгебезне сынарга тиеш. Ничек? Үз-үзебезгә мондый сораулар биреп: минем йөрәгем тиешле рухи ризык алсын өчен, мин Изге Язмаларны регуляр рәвештә өйрәнәмме һәм җыелыш очрашуларына йөримме? (Мәдхия 1:1, 2; Еврейләргә 10:24, 25). Йәһвәнең хәбәрен мин йөрәккә якын аламмы һәм ул «минем сөякләрнең эчендә янган ялкын кебек» вәгазьләргә һәм шәкертләр әзерләргә мине дәртләндерәме? (Йәрәми 20:9; Маттай 28:19, 20; Римлыларга 1:15, 16). Мөмкинлек булганда тулы вакытлы хезмәт итәр өчен барлык булган көчемне куярга мин әзерме? (Лүк 13:24). Минем символик йөрәгемә нәрсә тәэсир итә? Йөрәкләре чын гыйбадәт кылуга бирелгән кешеләр белән мин аралашу эзлимме? (Гыйбрәтле хикәя 13:20; 1 Көринтлеләргә 15:33). Әйдәгез, һәркайсы кимчелекләребезне тизрәк билгеләргә һәм шунда ук аларны төзәтергә тырышыйк.

5. Иман сынаулары нинди файда китерә алалар?

5 Без иман сынауларын еш кичерәбез һәм бу безгә йөрәгебезнең хәлен белергә мөмкинлек бирә. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җирнең каршысында торганда, Муса аларга болай дип әйткән: «Ходай синең Аллаң, сине басынкы итәр өчен, сине сынар өчен һәм нәрсә синең йөрәгеңдә, Аның кануннарын сакларсың яисә юкмы икәнен белер өчен чүл буйлап менә инде кырык ел сине алып барган» (Икенчезаконлык 8:2). Без көтмәгән хәлләр яисә вәсвәсәләр белән очрашканда реакциябезгә, теләкләребезгә яисә тойгыларыбызга еш кына шаккатмыйбызмы? Йәһвә рөхсәт иткән сынаулар безгә, һичшиксез, йомшак якларыбызны билгеләргә ярдәм итәләр һәм без төзәлергә мөмкинлек алабыз (Ягъкуб 1:2—4). Әйдәгез, дога кылып сынауларга үз реакциябез турында һәрчакта тирән уйланыйк!

Безнең сүзләр нәрсәне күрсәтә?

6. Безнең сөйләшүләрдән йөрәгебезнең хәле турында нәрсә белеп була?

6 Безнең йөрәкләрдә нәрсә бар икәнен ничек билгеләргә? Гайсә болай дип әйткән: «Яхшы кеше үз күңелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык алып чыга, ә явыз кеше күңелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык алып чыга. Чөнки кешенең күңеленнән нәрсә ташый, аның телендә дә шул була» (Лүк 6:45). Йөрәк омтылулары безнең гадәттә әйткән сүзләрдә чагыла. Без еш кына материаль әйберләр турында һәм укудагы, эштәге дөньяви уңышлар турында сөйлибезме? Яисә безнең сөйләшүебез еш кына рухи әйберләр һәм теократик максатлар турында барамы? Башкаларның хаталары турында сөйләү урынына без аларны яратучан якларга тырышабызмы? (Гыйбрәтле хикәя 10:11, 12). Рухилык һәм мораль турында бер дә сөйләшмичә кешеләр һәм аларның эшләре турында сөйләргә без яратабызмы? Бу безнең башкаларның шәхси эшләре белән чиктән тыш кызыксынуыбызны күрсәтмиме? (1 Петер 4:15).

7. Йөрәкне сакларга кирәклеге турында Йосыфның ун абыйсы турындагы хикәядән безгә нинди сабак алырга була?

7 Бер зур гаиләдә нәрсә булганын карап чыгыйк. Ягъкубның ун олы улы Йосыф исемле кече абыйлары белән «дусларча сөйләшә алмаганнар». Ни өчен? Алар аннан көнләшкәннәр, чөнки ул аларның әтиләренең яраткан улы булган. Соңрак Йосыфка Алла тарафыннан төш бирелгәч, бу Йәһвә аны хуплый икәнен исбатлаган, һәм аның абыйлары «аны тагын да ныграк яратмый» башлаганнар (Яшәеш 37:4, 5, 11). Йосыфны коллыкка сатып, алар мәрхәмәтсез эш кылганнар. Бу җинаятьне капларга тырышып, алар, аталарын Йосыфны ерткыч үтергәненә ышандырыр өчен, аны алдаганнар. Бу очракта Йосыфның ун абыйсы да йөрәкләрен сакламаганнар. Әгәр дә бездә башкаларны тәнкыйтьләү гадәтебез бар икән, бу безнең йөрәктә көнчелек яисә көнләшү урнашканын исбат итмиме? Безгә үзебезнең нәрсә сөйләгәнебезне күзәтергә һәм һәркайсы начар омтылышларның тамырын ашыгучан корытырга кирәк.

8. Әгәр дә без ялган сүз сөйләгәнбез икән, йөрәгебезне сынарга безгә нәрсә ярдәм итә?

8 Еврейләргә 6:18 дә: «Аллаһы һич тә ялганлый алмый»,— дип әйтелә, ләкин камил булмаган кешеләрнең ялган сүз сөйләргә омтылышлары бар. «Һәр кеше ялган»,— дип кайгырган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 115:2). Хәтта рәсүл Петер да өч тапкыр ялганлаган һәм Гайсәдән баш тарткан (Маттай 26:69—75). Йәһвә «ялганчы телне» нәфрәт итә, шуңа күрә безгә ялган сүз сөйләмәскә тырышырга кирәк икәне ачык (Гыйбрәтле хикәя 6:16—19). Әгәр дә без кайчандыр шулай да алдалаган булсак та, безгә ни өчен без болай эшләгәнебезгә анализ ясау бик акыллы булыр иде. Моны кешеләрдән курыкканга эшләдекме? Әллә җәза алудан куркып эшләдекме? Бу проблеманың нигезендә, бәлкем, репутациябез бозылудан курку яисә турыдан-туры эгоизмдыр? Ничек кенә булса да, булган хәл турында тирән уйлану файдалы. Үз хатагызны басынкы рәвештә таныгыз һәм Йәһвәдән бу кимчелекне җиңәр өчен аның ярдәмен эзләп, кичерү турында сорагыз. Бәлкем, бу яктан безгә «иман итүчеләр бердәмлегенең өлкәннәре» иң яхшы ярдәм бирер (Ягъкуб 5:14).

9. Безнең догаларыбыздан безнең йөрәгебез турында нәрсәне белергә мөмкин?

9 Яшь патша Сөләйман Йәһвәдән акыллылык һәм белем сорагач, Алла болай дип җавап биргән: «Бу синең йөрәгеңдә булганга күрә һәм син байлык, мал-мөлкәт һәм дан... сорамаганга күрә... акыллылык һәм белем сиңа бирелә; өстәвенә Мин сиңа байлык, мал-мөлкәт һәм дан бирәчәкмен» (2 Паралипоменон 1:11, 12, АМТ). Сөләйманның нәрсә турында сораганыннан, ә нәрсә турында сорамаганыннан Йәһвә аның йөрәгендә нәрсә икәнен белгән. Ә Алла белән безнең сөйләшүләребез йөрәгебез турында нәрсә әйтәләр? Без белем, акыллылык һәм зирәклек телибез икәнен догаларыбыз ачыклыймы? (Гыйбрәтле хикәя 2:1—6; Маттай 5:3). Патшалык ихтыяҗлары безнең йөрәк өчен якынмы? (Маттай 6:9, 10). Әгәр дә безнең догаларыбыз ятланган сүзләр белән әйтелсә һәм йөрәктән чыккан сүзләр белән әйтелмәсә, бу безгә Йәһвә эшләре турында тирән уйларга вакыт табарга кирәк икәнен күрсәтәдер, бәлкем (Мәдхия 102:2). Барлык мәсихчеләргә дә дога кылуларына игътибарлы булырга кирәк.

Безнең эшләр нәрсә турында әйтә?

10, 11. а) Уйнашлык һәм зина кылу кайда барлыкка килә? б) Йөрәгебездә зина кылмас өчен, безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

10 Сүзләргә караганда эшләр яхшырак шаһитлек бирә дип әйтелә. Безнең эшләребез, һичшиксез, без эчтән нинди икәнебез турында күп нәрсәләр әйтәләр. Мәсәлән, әхлак нормалары турында сүз барганда, йөрәкне саклау бары тик уйнаштан яисә зина кылудан качуны гына аңлатмый. Таудагы вәгазендә, Гайсә: «Хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән [«үз йөрәгендә», ЯД] инде аның белән зина кылган була»,— дип билгеләгән (Маттай 5:28). Хәтта үз йөрәгебездә дә уйнаштан ничек качып була?

11 Тугры ыру башлыгы Әюп никахтагы мәсихчеләргә үрнәк калдырган. Әлбәттә, Әюп яшь хатыннар белән аралашкан һәм, хәтта алар аның ярдәменә мохтаҗ булганда, аларга яхшылык белән булышлык күрсәткән. Ләкин бу саф кеше уйларында бу хатыннарга карата романтик кызыксынуларны якын да китермәгән. Ни өчен? Чөнки ул җенси теләк белән хатын-кызларга карамаска дип карар кабул иткән. «Кыз турында уйламас өчен, мин үз күзләрем белән васыять төзедем»,— дип әйткән Әюп (Әюп 31:1). Әйдәгез, без дә үз күзләребез белән моңа охшаш васыять төзик һәм үз йөрәгебезне саклыйк.

12. Безнең йөрәк саклавы Лүк 16:10 дагы шигырь белән ничек бәйле?

12 «Кечкенә нәрсәдә ышанычлы булган [кеше] зур нәрсәдә дә ышанычлы булыр,— дип игълан иткән Алла Улы,— ә кечкенә нәрсәдә ышанычсыз булган зур нәрсәдә дә ышанычсыз булыр» (Лүк 16:10). Әйе, безгә үз тормышыбызның көндәлек һәм гади кебек күренгән эшләрендә, хәтта өйдә берүзебез калган очракларда да, ничек үзебезне тотабыз икәнен сынарга кирәк (Мәдхия 100:2). «Әмма фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһы кешеләре изге булганга күрә, аларга болар килешми бит. Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми»,— дигән Изге Язмаларның киңәшен өйдә телевизор караганда, Интернет буенча элемтәгә чыкканда истә тотабызмы? (Эфеслеләргә 5:3, 4). Телевизор яисә видео уеннарында булган мәрхәмәтсезлеккә без ничек мөгамәлә итәбез? «Ходай тәкъваны да сынап тора, ә бозыкны һәм көчләүне сөючене Аның җаны нәфрәт итә»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 10:5).

13. Безнең йөрәкне дәртләндерүче сәбәпләр турында уйлаганда, нинди кисәтүне исәпкә алырга кирәк?

13 «Кеше йөрәге барыннан да күбрәк хәйләкәр һәм чиктән тыш бозык»,— дип кисәткән Йәрәми (Йәрәми 17:9). Йөрәкнең хәйләкәрлеге без үз хаталарыбызны аклаганда, кимчелекләребезне киметкәндә, көчсезлекләребезне аңлатырга тырышканда яисә уңышларыбызны чиктән тыш арттырганда күренергә мөмкин. Бозык йөрәк шулай ук икейөзлелеккә китерергә мөмкин: авыз берне сөйли, ә эшләгән эшләр икенчене күрсәтә (Мәдхия 11:3; Гыйбрәтле хикәя 23:7). Йөрәгебезне дәртләндерүче сәбәпләрне сынаганда намуслы булу ничек соң мөһим!

Безнең күзебез гадиме?

14, 15. а) Нәрсә ул «гади» күз? б) «Гади» күз безнең йөрәкне сакларга ничек ярдәм итә?

14 «Тәннең яктырткычы — күзләр»,— дип әйткән Гайсә. Һәм: «Күзләрең яхшы [«гади», ЯД] булса, тәнең якты булыр»,— дип өстәгән (Маттай 6:22). Гади булган күзләр бер максатка төбәлгән һәм бу максаттан читкә китми. Әлбәттә, безнең күз «Аның [Алланың] тәкъвалыгына һәм иң элек патшалык эзләвенә» юнәлдерелгән булырга тиеш (Маттай 6:33, ЯД). Әгәр дә безнең күз гади булмый башласа, безнең символик йөрәгебез белән нәрсә булачак?

15 Яшәү өчен акча эшләү мисалын карап чыгыйк. Безнең гаиләнең мохтаҗлыкларын канәгатьләндерү — бу мәсихченең бурычы (1 Тимутегә 5:8). Ләкин әгәр дә бездә ашау, кием, йорт һәм башка әйберләргә карата яңарагына, кыйбатрагына һәм модалырагына ия булу теләге бар икән, нәрсә эшләргә? Бу теләкләр Аллага гыйбадәт кылуга безне әллә ваемсыз итеп, йөрәкне һәм уйларны үзенең коллары итмиме? (Мәдхия 118:113; Римлыларга 16:18). Физик ихтыяҗлар турында кайгырту безнең тормышны бары тик гаилә, эш һәм материаль әйберләр тирәсендә әйләнерлек кенә итеп безне шул хәтле йотарга тиешмени? Алла тарафыннан рухландырылган киңәшне искә төшерик: «Сак булыгыз, артык ашап-эчү, эчеп-исерү һәм тормыш мәшәкатьләре сезнең белән идарә итмәсен, ул көн сезгә, тозак кебек, көтмәгәндә килмәсен. Чөнки ул көн җир йөзендәге кешеләрнең барысын да куып җитәр» (Лүк 21:34, 35).

16. Гайсә күз турында нинди киңәш биргән һәм ни өчен?

16 Күз — аң белән йөрәкне бәйли торган бик мөһим канал. Аның нәрсәдә дә булса туплануы безнең фикерләргә, тойгыларга һәм эшләребезгә нык тәэсир итә. Гайсә образлы тел белән күз вәсвәсәсенең көче турында болай дип әйткән: «Әгәр сине уң күзең гөнаһка төшерсә, аны умырып алып, читкә ташла! Бөтен тәнең җәһәннәмгә ташлануга караганда, бер әгъзаңны югалтуың синең өчен яхшырак булыр» (Маттай 5:29). Күзгә тиешле булмаган әйберләрдә тупланырга рөхсәт итәргә ярамый. Мәсәлән, аңа тыелган хисләрне һәм теләкләрне кузгатырга дип исәпләнгән нәрсәләрдә тупланырга рөхсәт итмәскә кирәк.

17. Көлессәйлеләргә 3:5 тә әйтелгән сүзләрне куллану йөрәгебезне сакларга ничек ярдәм итә?

17 Әлбәттә, күрү, тышкы дөнья белән безне элемтәгә кертүче бердәнбер тойгы түгел. Мәсәлән, ишетү белән сизү безнең тормышта шулай ук әһәмиятле роль уйныйлар һәм безгә бу тойгылар белән элемтәдә булган тәннең башка әгъзаларын да күзәтергә кирәк. Рәсүл Паул болай дип киңәш биргән: «Үзегездәге дөньяви теләкләрне [«җирдә булган тән әгъзаларын», ЯД]: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез» (Көлессәйлеләргә 3:5).

18. Дөрес булмаган уйлар белән безгә ничек көрәшергә кирәк?

18 Дөрес булмаган теләкләр безнең акылның иң яшерен урыннарында барлыкка килергә мөмкин. Мондый теләктә туплану аны ныгыта гына һәм йөрәккә тәэсир итә. «Шуннан соң, хайвани теләк, яралып, гөнаһны... тудыра» (Ягъкуб 1:14, 15). Нәкъ бу мастурбациягә китерә дип күп кеше таный. Үз уйларыбызны рухилык турында фикерләр белән тутыру ничек соң мөһим! (Филиппуйлыларга 4:8). Ә әгәр дә дөрес булмаган фикер уйга килә икән, шунда ук аннан азат ителергә тырышырга кирәк.

Бөтен йөрәгеңнән Йәһвәгә хезмәт ит

19, 20. Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итүдә без ничек уңышка ирешә алабыз?

19 Картайгач Давыт патша үз улына болай дип әйткән: «Сөләйман, улым минем, атаңның Алласын бел һәм Аңа бөтен йөрәгең белән һәм бөтен җаның белән хезмәт ит, чөнки Ходай бөтен йөрәкләрне сыный һәм фикернең бөтен йөрешләрен белә» (1 Паралипоменон 28:9). Сөләйман үзе Аллага «тыңлаучан йөрәк» сорап дога кылган (3 Патшалык 3:9, ЯД). Ләкин аңа мондый йөрәкне тормышының бар дәвамында сакларга кирәк булган.

20 Әгәр без дә бу яктан уңышларга ирешергә телибез икән, безгә Йәһвә хуплаган йөрәккә ия булырга һәм аны сакларга кирәк. Моңа ирешер өчен Алла Сүзеннән искәртмәләрне онытмау мөһим: аларны «йөрәк түрендә» сакларга тиешбез (Гыйбрәтле хикәя 4:20—22). Өстәвенә, бездә шулай ук йөрәгебезне сынарга һәм дога кылып безнең сүзләр һәм эшләр нәрсәне күрсәтәләр икәне турында тирән уйлау гадәте булырга тиеш. Ләкин, әгәр дә без Йәһвә ярдәмен алуга, бар булган көчсезлекләрне төзәтер өчен, тырышлык күрсәтмәсәк, бу уйлауларның ни файдасы бар ди? Безнең тойгыларыбызга нәрсә тәэсир итә? Шуны даими рәвештә күзәтү бик мөһим! Әгәр дә без моның барысын эшләсәк «һәр акылдан өстенрәк булган Аллаһы иминлеге... [безнең] йөрәкләребезне һәм фикерләребезне Мәсих Гайсәдә саклаячак» (Филиппуйлыларга 4:6, 7). Әйдәгез, барыннан да бигрәк үз йөрәкләребезне саклыйк һәм Йәһвәгә бөтен йөрәктән хезмәт итик.

Сез искә төшерә аласызмы?

• Йөрәкне саклау ни өчен мөһим?

• Әйткән сүзләребезне тикшерү, йөрәгебезне сакларга ничек ярдәм итә?

• Күзебезне «гади» итеп саклау ни өчен кирәк?

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Вәгазьләгәндә, җыелышларда һәм өйдә гадәттә без нәрсә турында сөйлибез?

[31 биттәге иллюстрацияләр]

«Гади» күзне читкә юнәлдереп булмый.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу