ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫҢ КАРАШЫ
Вәсвәсә
Таркалган никах, начар сәламәтлек, вөҗдан газабы — болар вәсвәсәгә бирелүнең кайбер нәтиҗәләре генә. Бу тозакка ничек эләкмәскә?
Вәсвәсә нәрсә ул?
Сезне берәр нәрсә, аеруча берәр начар нәрсә, кызыктырганда, сез вәсвәсәгә дучар буласыз. Әйтик, сез кибеттә үзегезгә ошаган берәр әйбер күрәсез, ди. Аны, беркем күрмәгәндә, җиңел генә урлап булыр иде дигән уй башыгызда туа. Әмма вөҗданыгыз «юк», ди! Шуңа күрә сез ул фикерне кире кагасыз. Шул вакытта вәсвәсә бетә, һәм сез җиңүче буласыз.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НӘРСӘ ӘЙТЕЛӘ?
Вәсвәсәгә дучар булуыгыз сез начар кеше дигәнне аңлатмый. Изге Язмаларда без барыбыз вәсвәсәгә дучар булабыз дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 10:13). Иң мөһиме, вәсвәсәләнгәндә, үзебезне ничек тотуыбыз. Кайберәүләр дөрес булмаган теләк турында өзлексез уйлап йөри һәм иртәме, соңмы аңа бирелә. Башкалар исә аны, начар булганга, шундук кире кага.
«Әмма һәркемне үз теләге кызыктырып юлдан яздыра, һәм шулай итеп кеше сынала» (Ягъкуб 1:14).
Ни өчен вәсвәсәләнгәндә тиз эш итү акыллы?
Изге Язмаларда гөнаһка китерүче адымнар ачыклана. Ягъкуб 1:15 тә әйтелә: «Шуннан соң [дөрес булмаган] теләк, үсә барып [сүзгә-сүз «яралып», искәрмә], гөнаһ тудыра, ә кылган гөнаһ үлемгә китерә». Гади генә әйткәндә, берәр начар теләк турында гел уйлап йөрсәк, без шундый дәрәҗәгә җитәрбез, авырлы хатынның бала табуы котылгысыз булган кебек, начар теләкнең тормышка ашачагы да котылгысыз булып китәр. Әмма без дөрес булмаган теләкләрнең коллары булмаска да мөмкин. Без аларга үзебез хуҗа була алабыз.
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НИНДИ ЯРДӘМ БАР?
Акылыбыз дөрес булмаган теләкләрне ашата алган кебек, ачтан үтерә дә ала. Ничек итеп? Зиһенебез моны игътибарыбызны башка нәрсәгә — берәр эшкә, берәр дус белән сөйләшүгә я яхшы берәр фикергә туплап эшли (Филипиялеләргә 4:8). Шулай ук вәсвәсәгә бирелүнең нәтиҗәләре, мәсәлән, эмоциональ, физик һәм рухи зыян турында уйлану файдалы булыр (Канун 32:29). Дога да зур ярдәм булып тора. Гайсә пәйгамбәр: «Вәсвәсәгә бирелмәс өчен... өзлексез дога кылыгыз»,— дигән (Маттай 26:41).
«Алданмагыз: Аллаһыдан көлеп булмый. Кеше ни чәчсә, шуны урыр» (Гәләтиялеләргә 6:7).
Вәсвәсәгә каршы тору өчен, үзеңне ничек ныгытырга?
ЧЫНБАРЛЫК
Вәсвәсә — чынлыкта коткы я алдавыч җим ул; аңа шулай итеп карарга кирәк тә (Ягъкуб 1:14). Ул акылсыз, беркатлы я дуамал кешене бәлагә дучар итә ала. Бу аеруча җенси әхлаксызлык белән бәйле вәсвәсәләргә кагыла. Алар һәлакәтле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин (Гыйбрәтле сүзләр 7:22, 23).
ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДА НИНДИ ЯРДӘМ БАР?
«Әгәр уң күзең сине гөнаһка тартса,— дип әйткән Гайсә Мәсих,— аны умырып ал да читкә ташла» (Маттай 5:29). Әлбәттә, Гайсә моны туры мәгънәдә әйтмәгән. Аның шуны әйтәсе килгән: Аллаһыга яраклы буласыбыз һәм мәңгелек тормыш аласыбыз килсә, без, образлы әйткәндә, гөнаһ тудыра торган тән әгъзаларыбызны үтерергә тиеш (Көләсәйлеләргә 3:5). Бу безгә, вәсвәсәне кире кагар өчен, тәвәккәл адым ясарга кирәклеген аңлата. «Күзләремне бозык нәрсәдән читкә бор»,— дип дога кылган Аллаһының бер тугры хезмәтчесе (Зәбур 119:37).
Әйе, үз-үзеңне тота белү авыр булырга мөмкин. «Тән хәлсез» ич (Маттай 26:41). Шуңа күрә без хаталар ясаячакбыз. Әмма без чын-чынлап үкенсәк һәм гөнаһ кылу гадәтебезгә кереп китмәсен өчен тырышлыклар куйсак, Барлыкка Китерүчебез Йәһвә Аллаһы безгә карата «шәфкатьле һәм кызганучан» булачак (Зәбур 103:8). Ничек юата бу сүзләр!
«Гөнаһларга төпченеп карасаң, и Йәһ, алдыңда, и Йәһвә, кем тора алсын?» (Зәбур 130:3)