Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • od 17 бүл. 169-178 б.
  • Йәһвә оешмасына якын булып калыгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Йәһвә оешмасына якын булып калыгыз
  • Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • НИ ӨЧЕН СЫНАУЛАР АРТА БАРА?
  • ЧЫДАМЛЫЛЫК ҮСТЕРҮ
  • ТӨРЛЕ СЫНАУЛАРНЫ КИЧЕРЕП ЧЫГУ
  • ТУГРЫ БУЛЫП КАЛЫРГА ТӘВӘККӘЛ
  • Чыдамлык «үз эшен» башкарып чыксын
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Чыдамлылык күрсәтүдә Йәһвәдән үрнәк алыгыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Вәгазьләр өчен ныклык кирәк
    Безнең изге хезмәтебез 2008
  • Сынаулар вакытында шатлыгыбызны югалтмыйк
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
Күбрәк карарга
Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык
od 17 бүл. 169-178 б.

17 БҮЛЕК

Йәһвә оешмасына якын булып калыгыз

ШӘКЕРТ Ягъкуб: «Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр»,— дип язган (Ягък. 4:8). Әйе, без камилсез булсак та, Йәһвә бездән ерак түгел һәм безнең догаларыбызны ишетә (Рәс. 17:27). Аңа ничек якынлашып була? Моның өчен Аллаһы белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерергә кирәк. Бу үз эченә эчкерсез дога кылуны ала (Зәб. 39:12). Аллаһы Сүзен — Изге Язмаларны — регуляр рәвештә өйрәнү дә безне аңа якынлаштыра: без Йәһвә Аллаһы, аның ниятләре һәм безгә карата ихтыяры турында беләбез (2 Тим. 3:16, 17). Без аны яратырга өйрәнәбез, һәм бездә Аллаһыдан курку хисе үсә (Зәб. 25:14).

2 Әмма Йәһвәгә аның Улы Гайсә Мәсих аша гына якынлашып була (Яхъя 17:3; Рим. 5:10). Беркем дә Йәһвәнең фикер йөртү рәвешен Гайсәдән яхшырак аңлата алмас иде. Ул үз Атасын шулкадәр яхшы белә ки, хәтта болай дип әйтә алган: «Угылның кем икәнен Атадан башка һичкем белми. Атаның да кем икәнен Улыннан башка һәм Угыл аны ачарга теләгән кешедән башка һичкем белми» (Лүк 10:22). Инҗилдәге китаплардан Гайсәнең уйлары һәм хисләре турында укып, без, асылда, Йәһвәнең уйлары һәм хисләре турында белә алабыз. Бу безне Аллаһыбызга якынлаштыра.

3 Йәһвәгә якынлашыр өчен, безгә шулай ук, аның Улының башчылыгына буйсынып, Аллаһы оешмасының җирдәге өлешенә якын булып калырга кирәк, чөнки ул безгә Аллаһы ихтыярын үтәргә булыша. Маттай 24:45—47 дә пәйгамбәрлек ителгәнчә, Хуҗабыз Гайсә Мәсих, үзенең өйдәгеләренә «ризыкны үз вакытында өләшер өчен», «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» билгеләгән. Бүген ышанычлы хезмәтче безне мул рухи ризык белән тукландыра. Бу төркем аша Йәһвә безне һәр көн аның Сүзен укырга, һәрдаим мәсихче очрашуларга йөрергә һәм «Патшалык хакындагы... яхшы хәбәрне» ашкынып вәгазьләргә дәртләндерә (Мат. 24:14; 28:19, 20; Йош. 1:8; Зәб. 1:1—3). Беркайчан да ышанычлы хезмәтчегә кеше карашы белән карамыйк. Йәһвә оешмасының җирдәге өлешенә якын булып торыйк һәм аның җитәкчелегенә колак салыйк. Шулай эшләп, без Аллаһыбыз Йәһвәгә якынлашырбыз. Моның барысы безне сынаулар вакытында ныгытыр һәм яклар.

НИ ӨЧЕН СЫНАУЛАР АРТА БАРА?

4 Бәлки, син инде күптән хакыйкатьтәдер һәм сынауларны ничек кичереп чыгарга икәнлеген беләсеңдер. Йәһвә белән танышып, аның халкына күптән түгел генә кушылсаң да, син Шайтан Иблиснең Йәһвә хакимлеге яклы булган һәркемгә каршы торганын беләсең (2 Тим. 3:12). Кичергән сынауларың күп булса да, аз булса да, куркасы һәм аптырашта каласы юк. Йәһвә сиңа ярдәм итәргә, сине коткарырга һәм мәңгелек тормыш белән бүләкләргә вәгъдә бирә (Евр. 13:5, 6; Ачыл. 2:10).

5 Шулай да Шайтан төзелешенең соңгы көннәрендә һәммәбез дә сынауларга дучар булырга мөмкин. 1914 елда Аллаһы Патшалыгы урнаштырылганнан бирле Шайтанның күктә Йәһвә алдында булырга мөмкинлеге юк. Ул үзенең җеннәре белән җир чикләренә бәреп төшерелгән. Шайтан, ярсыганга күрә, җиргә күбрәк кайгы китерә һәм Йәһвәнең тугры хезмәтчеләрен тагы да ныграк эзәрлекли. Бу безнең Шайтан идарәсенең соңгы көннәрендә яшәгәнебезне раслый (Ачыл. 12:1—12).

6 Үзенең түбән хәле аркасында ярсуланган Шайтан вакыты аз калганын белә. Ул үз җеннәре белән, Патшалык турындагы хәбәрне вәгазьләү эшенә комачаулар өчен һәм Йәһвә хезмәтчеләренең бердәмлеген бозар өчен, бар тырышлыкларын куя. Шуңа күрә без, хәрби сафларга тезелешеп, рухи сугышта катнашабыз дип әйтеп була. Без «кешеләргә каршы түгел, ә хөкүмәтләргә, хакимиятләргә, бу караңгылык өстеннән хакимлек итүче дөнья идарәчеләренә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез». Йәһвә ягында торып җиңәр өчен, безгә бу сугышта бирешмәскә һәм рухи кием белән коралларыбызны яхшы хәлдә сакларга кирәк. Без «Иблиснең мәкерле эшләренә каршы торырга» тиеш (Эфес. 6:10—17). Моның өчен чыдамлылык таләп ителә.

ЧЫДАМЛЫЛЫК ҮСТЕРҮ

7 Чыдамлылык — ул авырлыкларны һәм кыенлыкларны кичерә алу сәләте. Рухи мәгънәдә чыдамлылык, авырлыкларга, каршылыкларга, эзәрлекләүләргә я Аллаһы юлыннан тайпылдыра алган бүтән нәрсәләргә карамастан, дөрес булганны эшләргә тәвәккәл булуны аңлата. Мәсихче чыдамлылык үзеннән-үзе барлыкка килми. Бу сыйфат үссен өчен, вакыт таләп ителә. Без рухи яктан үскән саен, чыдамлылыгыбыз да үсә бара. Мәсихче юлы башында туган кечкенә иман сынауларын кичергәндә, без алда көткән авыррак сынауларны кичереп чыгар өчен көчле булып китәбез (Лүк 16:10). Иманыбызны ныгытыр өчен зур сынауларны көтәсе юк. Безнең нык булып калырга тәвәккәллегебез әле сынаулар булганчы күренергә тиеш. Шуңа күрә чыдамлылыкны да, бүтән сыйфатларны да үстерергә кирәк. Моның турында рәсүл Петер болай дип язган: «Бар тырышлыкларыгызны куеп, иманыгызга яхшылыкны өстәгез, яхшылыкка — белем, белемгә — тотнаклылык, тотнаклылыкка — чыдамлылык, чыдамлылыкка — Аллаһыга бирелгәнлек, Аллаһыга бирелгәнлеккә — туганнарча ярату, туганнарча яратуга мәхәббәтне өстәгез» (2 Пет. 1:5—7; 1 Тим. 6:11).

Сынауларны кичереп чыкканда, безнең чыдамлылыгыбыз көннән-көн ныгый бара

8 Ягъкубның хатында чыдамлылыкны үстерүнең мөһимлеге турында болай диелгән: «Кардәшләрем, төрле сынаулар белән очрашканда, моны шатлык белән кабул итегез, чөнки сез шуны беләсез: сыналган иманыгыз чыдамлык тудыра. Сез камил һәм бар яктан таза булсын өчен, шулай ук сездә һичнәрсәдә дә җитешсезлек булмасын өчен, чыдамлык үз эшен башкарып чыксын» (Ягък. 1:2—4). Ягъкуб әйткәнчә, мәсихчеләр сынауларны шатлык белән кабул итәргә тиеш, чөнки алар безгә чыдамлылык үстерергә булыша. Кызык фикер, шулай бит? Ягъкуб сүзләреннән күренгәнчә, чыдамлылык «үз эшен башкара»: мәсихче шәхесебезне камилләштерә һәм Аллаһыга яраклы булырга ярдәм итә. Әйе, сынауларны кичереп чыкканда, безнең чыдамлылыгыбыз көннән-көн ныгый бара. Чыдамлылык исә бүтән кирәкле сыйфатлар тудыра.

9 Йәһвә безнең чыдамлылыгыбыз белән горурлана һәм безне моның өчен мәңгелек тормыш белән бүләкләргә тели. Моның турында Ягъкуб болай дип язган: «Сынауларда нык калган кеше бәхетле, чөнки ул, хуплау алгач, Йәһвә үзен яратучыларга вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак» (Ягък. 1:12). Әйе, мәңгелек тормышны күздән ычкындырмау безгә чыдам булып калырга булыша. Чыдам булмый торып, хакыйкатьтә калу мөмкин түгел. Дөнья басымына бирелсәк, без кире аның сазлыгына батарбыз. Чыдам булмасак, Йәһвә безне үз рухыннан аерачак һәм без үз тормышыбызда аның җимешен үстерә алмаячакбыз.

10 Шушы авыр вакытларда нык булып каласыбыз килсә, без мәсихчеләр кичергән газапларга дөрес караш үстерергә тиеш. Ягъкубның «моны шатлык белән кабул итегез» дип әйткәнен онытмыйк. Бу җиңел түгел, чөнки мәсихчеләргә кайвакыт физик газаплар я эмоциональ авырлыклар кичерергә туры килә. Әмма чыдам булуыбызга мәңгелек тормышыбыз бәйле. Рәсүлләр белән булган хәлләр безгә газап чиккәндә шатлыгыбызны югалтмас өчен нәрсә эшләп булганын аңларга булыша. Моның турында Рәсүлләр китабында болай диелгән: «Рәсүлләрне чакырып керттеләр дә, аларны камчылагач, Гайсә исеменнән өйрәтмәскә боерып, иреккә җибәрделәр. Рәсүлләр исә, Гайсә исеме өчен кимсетелүгә лаек булганнарына шатланып, Югары киңәшмәдән чыгып киттеләр» (Рәс. 5:40, 41). Рәсүлләр шуны аңлаган: аларның газаплары үзләренең Гайсә әмеренә буйсынганнарын һәм Йәһвә үзләрен хуплый икәнен раслый. Еллар узгач, үзенең беренче хатында Петер тәкъвалык хакына газап чигүнең уңай яклары турында язган (1 Пет. 4:12—16).

11 Бүтән бер очрак Паул һәм Силас белән булган. Филипиядә миссионерлар булып хезмәт иткәндә, аларны кулга алганнар һәм шәһәрдә тынычлык бозып йөрүдә, тотарга ярамаган йолаларны вәгазьләүдә гаепләгәннәр. Аннары аларны, каты гына кыйнап, төрмәгә ташлаганнар. Төрмәдә яралы хәлдә утырган Паул һәм Силас турында Изге Язмаларда болай диелә: «Төн уртасындарак Паул белән Силас дога кылдылар һәм Аллаһыга мәдхияләр җырладылар, ә тоткыннар аларны тыңладылар» (Рәс. 16:16—25). Паул һәм аның хезмәттәше Мәсих хакына чиккән газапларына дөрес караган. Ул бу газапларны Аллаһы һәм кешеләр алдында үз сафлыгын дәлилләр өчен генә түгел, ә яхшы хәбәрне тыңларга теләгән кешеләргә шаһитлек бирер өчен мөмкинлек дип санаган. Аларның чыдам булулары ярдәмендә башка кешеләр дә котыла алган. Шул ук төнне төрмә сакчысы һәм аның өйдәгеләре, хәбәргә колак салып, Гайсә шәкертләре булып киткән (Рәс. 16:26—34). Паул белән Силас Йәһвәгә, аның көч-куәтенә таянган һәм Аллаһының үзләренә булышачагына ышанган. Барысы нәкъ шулай булып чыккан да.

12 Бүген дә Йәһвә, без сынауларны кичереп чыга алсын өчен, бар кирәклесен биреп тора. Ул безнең чыдам булуыбызны тели. Моның өчен ул безгә үз Сүзе аша үзенең ниятләре турында төгәл белем бирә. Бу безнең иманыбызны ныгыта. Безнең имандашларыбыз белән аралашу һәм изге хезмәтебезне башкару мөмкинлегебез бар. Без шулай ук, дога кылып, Йәһвәнең үзе белән якын мөнәсәбәтләр саклый алабыз. Ул безнең мактау сүзләребезне тыңлый һәм саф калыр өчен ярдәм сорап ялваруларыбызга колак сала (Флп. 4:13). Өметебез турында уйлану да безгә көч өстәп тора (Мат. 24:13; Евр. 6:18; Ачыл. 21:1—4).

ТӨРЛЕ СЫНАУЛАРНЫ КИЧЕРЕП ЧЫГУ

13 Безнең сынауларыбыз Гайсә Мәсихнең шәкертләренекеннән әллә ни аерылып тормый. Бүген, Йәһвә Шаһитләре турында ялгыш фикердә булганга, кайбер кешеләр безне мыскыллый һәм физик яктан җәберли. Андый каршы килүчеләрне, рәсүлләр көннәрендә сыман, тәгълиматлары һәм эшләре Аллаһы Сүзендә фаш ителгән дини фанатиклар котырта (Рәс. 17:5—9, 13). Кайвакыт Йәһвә халкы, үзләренең рәсми хокуклары турында дәгъва белдереп, яклау таба (Рәс. 22:25; 25:11). Ләкин кайчак хөкүмәтләр дә, эшчәнлегебезне рәсми рәвештә тыеп, безнең хезмәтебезне туктатмакчы була (Зәб. 2:1—3). Андый очракларда без кыюлык белән тугры рәсүлләрнең үрнәгенә иярәбез, ә алар болай дигән: «Без кешеләргә түгел, ә иң элек хакимебез Аллаһыга буйсынырга тиеш» (Рәс. 5:29).

14 Бөтен җир буйлап милләтчелек рухы көчәя барган саен, вәгазьчеләргә тагы да ныграк басым ясала һәм Аллаһыга хезмәт итү тагы да авыррак булып китә. Аллаһының бар хезмәтчеләре Ачылыш 14:9—12 дәге «ерткычка һәм аның сурәтенә» табынудан кисәтүче сүзләргә колак салу тагы да мөһимрәк икәнен аңлый. Яхъя болай дигән: «Моның өчен изгеләргә — Аллаһының әмерләрен үтәүчеләргә һәм Гайсәгә нык иман итүчеләргә — чыдамлык кирәк». Чыннан да, бу сүзләр бик мөһим.

15 Сугышлар, революцияләр, туры эзәрлекләүләр һәм рәсми тыюлар аркасында, синең Аллаһыга ап-ачык гыйбадәт кылырга, очрашуларга йөрергә мөмкинлегең булмаска мөмкин. Бәлки, филиал белән элемтә өзелер, ә район күзәтчеләре инде килеп китә алмас. Хөкүмәтнең басмаларны тыюы бар. Андый очракларда нәрсә эшләргә?

16 Җавап бер: үз шартларыңда ни эшли алсаң, шуны эшлә. Шәхси өйрәнү үткәр. Гадәттә, очрашулар үткәрер өчен, аерым йортларда кечкенә төркемнәр белән җыелып була. Бу очрашуларда элек өйрәнелгән басмаларны һәм Изге Язмаларны өйрәнеп була. Борчылма һәм артык хафаланма. Җитәкче совет мөмкин кадәр тизрәк җаваплы кардәшләр белән элемтәгә керергә тырышыр.

17 Кардәшләрең белән элемтә өзелгән булса да, шуны бел: Йәһвә һәм аның Улы Гайсә Мәсих белән элемтәң өзелмәгән. Өметең өзелмәсен. Йәһвә әле дә догаларыңны ишетә һәм сине үз рухы белән ныгыта ала. Аның җитәкчелеген эзлә. Син — Йәһвәнең хезмәтчесе һәм Гайсә Мәсихнең шәкерте. Моны беркайчан да онытма. Шуңа күрә һәр уңайлы очракта шаһитлек бирергә тырыш. Йәһвә синең тырышлыкларыңны фатихалар, һәм тора-бара, бәлки, башкалар да хак гыйбадәткә кушылыр (Рәс. 4:13—31; 5:27—42; Флп. 1:27—30; 4:6, 7; 2 Тим. 4:16—18).

18 Әмма, рәсүлләргә һәм башка шәкертләргә сыман, сиңа үлем янаса, «үлеләрне терелтүче Аллаһыга таян» (2 Көр. 1:8—10). Терелтүгә өмет хәтта иң каты эзәрлекләүләргә чыдарга булыша (Лүк 21:19). Гайсә Мәсих безгә бу яктан үрнәк калдырган. Ул сынауларга карамастан тугры булып калуы башкаларга нык булып калырга булышачак икәнен аңлаган. Син дә башкаларны үз үрнәгең белән ныгыта аласың (Яхъя 16:33; Евр. 12:2, 3; 1 Пет. 2:21).

19 Эзәрлекләүләрдән һәм каршы килүләрдән тыш, синең башка авырлыкларга да очравың бар. Кайберәүләрне участоклардагы кешеләрнең ваемсызлыгы боектыра. Кемдер физик я эмоциональ чирләрдән интегә я камилсезлек аркасында туган башка авырлыклар белән көрәшә. Рәсүл Паул да хезмәтенә комачаулаган ниндидер авырлыкка дучар булган (2 Көр. 12:7). Беренче гасырда яшәгән Ипафрадит исемле филипияле мәсихче «бик күңелсезләнгән», чөнки дусларына аның авырганлыгы турында билгеле булып киткән (Флп. 2:25—27). Үзебезнең һәм башкаларның кимчелекләре аркасында, нык булып калу аеруча авыр булырга мөмкин. Имандашларыбыз я туганнарыбыз белән каршылыкларның тууы бар. Әмма Йәһвә Сүзендәге киңәшләр буенча яшәгән кешеләр бу авырлыкларны чыдамлылык белән кичереп чыга һәм уңышлы гына хәл итә ала (Йәз. 2:3—5; 1 Көр. 9:27; 13:8; Көл. 3:12—14; 1 Пет. 4:8).

ТУГРЫ БУЛЫП КАЛЫРГА ТӘВӘККӘЛ

20 Без Гайсә Мәсихкә иярергә тиеш, чөнки Йәһвә аны җыелышның Башы итеп билгеләгән (Көл. 2:18, 19). Безгә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» белән һәм билгеләнгән күзәтчеләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә кирәк (Евр. 13:7, 17). Теократик тәртиптән тайпылмасак һәм җитәкчелекне үз өсләренә алган кардәшләр белән хезмәттәшлек итсәк, без Йәһвә ихтыярын үтәр өчен оештырылган халык булырбыз. Дога кылу мөмкинлеге турында беркайчан да онытмыйк. Шуны истә тотыйк: төрмә стеналары да, ялгыз камера да безне яраткан күктәге Әтиебез белән аралашудан мәхрүм итмәячәк һәм имандашларыбыз белән бердәмлегебезне җимерә алмаячак.

21 Чыдам һәм тәвәккәл булып, әйдәгез, вәгазьләү йөкләмәсен үтәр өчен бар тырышлыкларыбызны куйыйк һәм терелтелгән Гайсә Мәсих үз шәкертләренә кушкан мондый эшне үтәүдә катнашыйк: «Шуңа күрә бөтен халык кешеләренә барыгыз һәм аларны шәкертләр итеп әзерләгез; Ата, Угылны һәм изге рухның көчен танучыларны суга чумдырыгыз, һәм мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Мат. 28:19, 20). Гайсә Мәсихтән үрнәк алып, чыдам булып калыйк. Патшалыкка һәм мәңгелек тормышка өметебезне күздән ычкындырмыйк (Евр. 12:2). Мәсихнең суга чумдырылган шәкертләре буларак, без «бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы» белән бәйле пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнаша алабыз. Гайсә: «Бар халыкларга шаһитлек бирелсен өчен, Патшалык хакындагы бу яхшы хәбәр бөтен җиһанда вәгазьләнер, һәм шунда ахыр килер»,— дип пәйгамбәрлек иткән (Мат. 24:3, 14). Шушы көннәрдә бу эштә чын күңелдән катнашсак, без Йәһвәнең гадел яңа дөньясында мәңге шатланып яши алачакбыз!

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу