42 ӨЙРӘНҮ МӘКАЛӘСЕ
Сез «буйсынырга әзерме»?
«Югарыдан килүче зирәклек... буйсынырга әзер» (ЯГЪК. 3:17).
101 ҖЫР Бердәмлектә хезмәт итәбез
БУ МӘКАЛӘДӘa
1. Ни өчен буйсыну авыр була ала?
СЕЗГӘ тыңлаучан булу авырмы? Әйе икән, сез ялгыз түгел. Мәсәлән, Давыт патша Йәһвәгә болай дип дога кылган: «Сиңа күндәм булу теләге уят миндә» (Зәб. 51:12). Давыт Йәһвәне яраткан. Шулай да аңа кайвакыт тыңлаучан булу җиңел бирелмәгән. Ни өчен соң кешеләргә тыңлаучан булу авыр? Беренчедән, без тыңламаучанлыкны мирас итеп алганбыз. Икенчедән, Шайтан безне, үзе кебек, тыңламаучан булырга котырта (2 Көр. 11:3). Өченчедән, без фетнәчел кешеләр арасында яшибез (Эфес. 2:2). Без гөнаһлы йөрәгебезгә генә түгел, ә шулай ук Шайтан Иблискә һәм аның дөньясына каршы торырга тиеш. Димәк, безгә, Йәһвәгә һәм ул хакимлек биргән кешеләргә тыңлаучан булыр өчен, бар тырышлыкларыбызны куярга кирәк.
2. «Буйсынырга әзер» булу нәрсәне аңлата? (Ягъкуб 3:17)
2 Ягъкуб 3:17 укы. Ягъкуб зирәк кешеләр «буйсынырга әзер» дип язган. Бу сүзләрне ничек аңларга? Без Йәһвә хакимлек биргән кешеләргә теләп буйсынабыз. Әлбәттә, алар безне Йәһвәнең әмерләрен бозарга этәрсә, без аларга буйсынмабыз (Рәс. 4:18—20).
3. Ни өчен өстебездән хакимлеккә ия кешеләргә буйсынуыбыз Йәһвә өчен мөһим?
3 Әлбәттә, Йәһвәгә, кешеләргә караганда, буйсыну күпкә җиңелрәк. Ул бит һәрвакыт камил җитәкчелек бирә (Зәб. 19:7). Ә менә хакимлеккә ия кешеләр турында алай дип әйтеп булмый. Моңа карамастан, Йәһвә ата-аналарга, хакимият кешеләренә һәм өлкәннәргә күпмедер дәрәҗәдә хакимлек биргән (Гыйб. сүз. 6:20; 1 Тис. 5:12; 1 Пет. 2:13, 14). Аларга буйсынганда, без, асылда, Йәһвәгә буйсынган булабыз. Ә әгәр дә без бу кешеләрнең җитәкчелегенә буйсынырга теләмәсәк я алар белән риза булмасак, безгә буйсынырга нәрсә ярдәм итәчәк?
АТА-АНАГЫЗНЫ ТЫҢЛАГЫЗ
4. Ни өчен күп кенә балалар ата-аналарын тыңламый?
4 Кызганычка каршы, бүген күп кенә яшьләр «ата-анасын тыңламый» (2 Тим. 3:1, 2). Ни сәбәпле? Кайбер ата-аналар үзләре эшләмәгәнне балаларына эшләргә куша, ә балалары моны гаделсез дип саный. Башкалары ата-аналарының киңәшләре искергән, гамәли түгел һәм артык катгый дип саный. Яшьләр, сез дә охшаш хисләр кичерәсезме? Күпләргә Йәһвәнең «балалар, ата-анагызны Раббы кушканча тыңлап яшәгез,чөнки бу Аллаһы карашы буенча дөрес» дигән сүзләренә күндәм булу җиңел түгел (Эфес. 6:1). Алай булса, сиңа нәрсә булышыр?
5. Ни өчен Гайсәнең үз ата-анасына тыңлаучан булуы игътибарга лаек? (Лүк 2:46—52)
5 Гайсәнең мисалы турында уйланыйк (1 Пет. 2:21—24). Ул камил булса да, аны камилсез әти-әнисе тәрбияләгән. Кайвакыт хаталар кылсалар да һәм аны аңламасалар да, Гайсә үз әти-әнисен хөрмәт иткән (Чыг. 20:12). Гайсә белән 12 яшендә булган бер очракны исебезгә төшерик. (Лүк 2:46—52 укы.) Әти-әнисе Гайсәне Иерусалимда онытып калдырган. Бар балалары да үзләре беләнме икәнен тикшерү аларның җаваплылыгы булган. Әмма Гайсәне тапкач, Мәрьям аны шелтәләгән. Гайсә бу гаделсез дип әйтер урынына әти-әнисенә кыска һәм хөрмәт тулы җавап кайтарган. Йосыф белән Мәрьям «аның әйткән сүзләрен аңламаганнар», шулай да Гайсә «аларга буйсынып яшәгән».
6, 7. Яшьләргә ата-аналарына тыңлаучан булырга нәрсә булышыр?
6 Яшь кардәшебез, ата-анаң кайвакыт хаталар кылганда һәм сине дөрес аңламаганда, сиңа аларга тыңлаучан булу авырдыр. Сиңа нәрсә булышыр? Беренчедән, Йәһвәнең хисләре турында уйлан. Изге Язмаларда ата-анаңны тыңласаң, «бу Хуҗабызны сөендерә» дип әйтелгән (Көл. 3:20). Йәһвә ата-анаңның кайвакыт сине тулысынча аңламаганын һәм аларның кагыйдәләре сиңа гаделсез булып тоелганын белә. Әмма моңа карамастан, әти-әниеңә тыңлаучан булсаң, Йәһвәнең йөрәген сөендерерсең.
7 Икенчедән, әти-әтиеңнең нәрсә хис иткәне турында уйлан. Әти-әниеңә тыңлаучан булсаң, алар шатлыклы булыр һәм син аларның ышанычларын яуларсың (Гыйб. сүз. 23:22—25). Өстәвенә, бу сезнең үзара мөнәсәбәтләрегезне ныгытыр. Бельгиядән булган Александр исемле абый-кардәш болай ди: «Әти-әниемнең әйткәннәренә ешрак колак сала башлагач, мөнәсәбәтләребез яхшырды һәм без бәхетлерәк булып киттек»b. Өченчедән, тыңлаучан булу сиңа киләчәктә ничек ярдәм итәчәге турында уйлан. Бразилиядән булган Па́уло исемле абый-кардәш болай ди: «Әти-әниемә тыңлаучан булу соңрак миңа Йәһвәгә һәм хакимлеккә ия башка кешеләргә тыңлаучан булырга булышты». Изге Язмаларда, әти-әниләрне тыңлар өчен, җитди сәбәп китерелә: «Шунда тормышың яхшы булыр, җир йөзендә озын гомерле булырсың» (Эфес. 6:2, 3).
8. Ни өчен күп кенә яшьләр ата-аналарын тыңларга булган?
8 Күп кенә яшьләр игътибар иткәнчә, тыңлаучан булу файда китерә. Бразилиядән булган Луиза башта әти-әнисенең үзенә ни өчен телефон сатып алмаганын аңламаган. Ул: «Ни өчен яшьтәшләремдә бар, ә миндә юк»,— дип фикер йөрткән. Соңрак ул әти-әнисенең чынлыкта үзен яклаганына төшенгән. Ул болай ди: «Әти-әниемә тыңлаучан булу богаулар түгел, ә тормышымны яклаучы иминлек каешы ул». Кушма Штатлардан булган Эли́забет исемле яшь апа-кардәшебезгә кайвакыт әти-әнисенә тыңлаучан булу җиңел бирелми. Ул болай дип әйтә: «Әти-әниемнең ни өчен кайбер кагыйдәләрне урнаштырганын аңламаганда, мин элек бирелгән кагыйдәләре үземне ничек яклаганын исемә төшерәм». Әрмәнстаннан булган Мо́ника исемле апа-кардәш әйткәнчә, әти-әниләрнең киңәшләре буенча эш итү үзеңчә эш итүдән күпкә яхшырак нәтиҗәләргә китерә.
«ӨСТЕН ТОРУЧЫ ХАКИМЛЕККӘ» БУЙСЫНЫГЫЗ
9. Күпләр законнарга буйсыну турында нәрсә уйлый?
9 Күп кенә кешеләр хакимиятләр булырга тиеш һәм күпчелек очракларда алар чыгарган законнарга буйсынырга кирәк дип саный (Рим. 13:1). Әмма шул ук кешеләр, закон гаделсез я аны үтәү катлаулы булып тоелса, аны үтәргә ашыкмый. Мәсәлән, салым түләү мәсьәләсен алыйк. Европадагы бер илдә сораштыру үткәрелгән. Анда катнашкан кешеләрнең дүрттән бере, әгәр салым гаделсез булып тоелса, аны түләмәсәң дә була дигән. Шуңа күрә бу илдә көтелгән салымнарның якынча өчтән ике өлеше генә түләнгәненә гаҗәпләнәсе юк.
Тыңлаучанлык турында әйткәндә, Йосыф белән Мәрьямнән нәрсәгә өйрәнеп була? (10—12 нче абзацны кара.)c
10. Ни өчен без хәтта үзебезгә ошамаган законнарга буйсынабыз?
10 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, кеше хөкүмәтләре газаплар китерә, алар Шайтан йогынтысы астында һәм тиздән юк ителәчәк (Зәб. 110:5, 6; Вәг. 8:9; Лүк 4:5, 6). Анда шулай ук «хакимлеккә каршы килүче Аллаһының билгеләнгән тәртибенә каршы килә» дип тә әйтелгән. Йәһвә тәртип булсын өчен, хөкүмәтләргә күпмедер вакыт дәвамында идарә итәргә рөхсәт итә һәм без аларга буйсынырбыз дип көтә. Шуңа күрә без «һәркемгә тиешлесен бирәбез», шул исәптән салым түлибез, хөрмәт күрсәтәбез һәм буйсынабыз (Рим. 13:1—7). Кайбер законнар безгә гаделсез, аларны үтәү авыр я кыйммәткә төшә дип тоелырга мөмкин. Әмма шул законнар Аллаһының канунына каршы килмәсә, без аларны үтибез, чөнки бездән моны Йәһвә көтә (Рәс. 5:29).
11, 12. Йосыф белән Мәрьям үтәве авыр булган законга буйсыныр өчен нәрсә эшләгән һәм моның нәтиҗәсе нинди булган? (Лүк 2:1—6) (Шулай ук иллюстрацияләрне кара.)
11 Хәтта уңайсыз хәл-шартларда да хөкүмәтнең законнарына буйсыну турында әйткәндә, Йосыф белән Мәрьям яхшы үрнәк калдырган. (Лүк 2:1—6 укы.) Мәрьямнең авырлы булуының тугызынчы аенда аларның тыңлаучанлыгы сыналган. Рим императоры Август халык санын алырга булган. Моның өчен, Йосыф белән Мәрьямгә Бәйтлеһемгә кадәр калкулыклы юллар аша 150 километр үтәргә кирәк булган. Бу сәяхәт җиңел булмаган, аеруча Мәрьям өчен. Ә бала табу вакыты юлга туры килсә, нәрсә эшләргә? Һичшиксез, бу җиңел карар булмаган. Мәрьямнең карынында бит Мәсих буласы бала булган. Алар бу хәл-шартларны законга буйсынмас өчен сәбәп дип санаганмы?
12 Бар борчылуларына карамастан, Йосыф белән Мәрьям кайсар чыгарган законны үтәгән. Йәһвә аларның тыңлаучан булуларын фатихалаган. Мәрьям исән-имин Бәйтлеһемгә барып җиткән, сау-сәламәт бала тапкан һәм хәтта Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекнең үтәлешендә катнашкан (Мик. 5:2).
13. Тыңлаучанлыгыбыз кардәшләргә нинди файда китерә ала?
13 Өстен торучы хакимлеккә буйсынуыбыз үзебезгә дә, башкаларга да файда китерә. Кайсы яктан? Беренчедән, законны үтәгәнгә, без җәзага тартылмыйбыз (Рим. 13:4). Икенчедән, хакимият кешеләре Йәһвә Шаһитләренең яхшы кешеләр булганын күрә. Мәсәлән, күп еллар элек Нигериядә җыелыш очрашуы вакытында Патшалык Залына солдатлар бәреп кергән. Алар анда башкаларны салым түләмәскә котырткан кешеләрне эзләп килгән. Әмма офицер, анда кемнәрнең утырганын белгәч, үз солдатларына: «Киттек моннан, Йәһвә Шаһитләре салым түләмәскә котыртмый»,— дип әйткән. Законнарга буйсынганда, без Йәһвә Шаһитләренең абруен күтәрәбез, ә бу, үз чиратында, киләчәктә кардәшләребезне якларга мөмкин (Мат. 5:16).
14. Бер апа-кардәшкә «өстен торучы хакимлеккә» буйсынырга нәрсә булышкан?
14 Шулай да хөкүмәтләргә буйсыну һәрчакта да җиңел булмаска мөмкин. Кушма Штатларда яшәүче Джоанна болай ди: «Миңа хөкүмәтләргә буйсыну бик авыр, чөнки гаиләдәгеләремнең кайберләре хөкүмәтләрнең гаделсезлеге аркасында зыян күрде». Әмма Джоанна, фикер йөртүен үзгәртер өчен, тырышлыклар куйган. Беренчедән, ул социаль челтәрләрдә хөкүмәткә карата тискәре караш үстергән мәгълүматны укымый башлаган (Гыйб. сүз. 20:3). Икенчедән, ул догада Йәһвәгә үзгәрешләрне хөкүмәттән түгел, ә аңардан көтәргә булышсын дип сораган (Зәб. 9:9, 10). Өченчедән, ул нейтралитет турында мәкаләләр укыган (Яхъя 17:16). Джоанна әйткәнчә, ул хәзер хөкүмәтләрне хөрмәт итә һәм аларга буйсына, шуңа күрә әйтеп бетергесез тынычлык сизә.
ЙӘҺВӘ ОЕШМАСЫНЫҢ ҖИТӘКЧЕЛЕГЕНӘ БУЙСЫНЫГЫЗ
15. Ни өчен кайвакыт Йәһвә оешмасының җитәкчелегенә буйсыну авыр?
15 Йәһвә безгә «җитәкчелекне үз өсләренә алган кешеләргә тыңлаучан... булыгыз» дип куша (Евр. 13:17). Җыелыш башы Гайсә камил булса, ул җитәкчелекне ышанып тапшырган кешеләр камилсез. Шуңа күрә безгә аларга буйсыну авыр була ала, аеруча алар безгә без теләмәгәнне эшләргә кушса. Бер тапкыр Петер үзенә бирелгән җитәкчелеккә буйсынырга теләмәгән. Бер фәрештә аңа Муса кануны буенча чиста булмаган хайваннарны ашарга кушкач, Петер өч тапкыр баш тарткан! (Рәс. 10:9—16) Ни өчен? Чөнки бу аңа акылсыз булып күренгән. Ул бит элек моны беркайчан да эшләмәгән. Петергә камил фәрештәгә буйсыну авыр булса, безгә камилсез кешеләрнең җитәкчелегенә буйсыну бигрәк тә авыр булырга мөмкин.
16. Ни өчен Паул мәгънәсез булып күренә алган күрсәтмәгә буйсынган? (Рәсүлләр 21:23, 24, 26)
16 Паул хәтта мәгънәсез булып күренгән җитәкчелеккә «буйсынырга әзер» булган. Яһүди мәсихчеләр Паул турында гайбәт ишеткән. Имеш, ул «Муса кануныннан баш тартырга өйрәтә» һәм Канунны хөрмәт итми (Рәс. 21:21). Иерусалимдагы өлкәннәр Паулга, дүрт кешене алып, гыйбадәтханәдә үзен пакьләндерергә кушкан. Шулай итеп, ул Канунны үтәгәнен күрсәткән булыр иде. Әмма Паул мәсихчеләр Канунны үтәргә тиеш түгел икәнен белгән һәм ул бернинди дә начарлык эшләмәгән. Шулай да ул кичектермичә эш иткән: «Икенче көнне Паул теге кешеләрне үзе белән алып, алар белән бергә пакьләнү йоласын үтәгән». (Рәсүлләр 21:23, 24, 26 укы.) Паул, буйсынып, җыелыштагы бердәмлеккә үз өлешен керткән (Рим. 14:19, 21).
17. Сез Стефани мисалыннан нәрсәгә өйрәнәсез?
17 Сте́фани исемле апа-кардәшкә үз илендәге җаваплы кардәшләр кабул иткән карарга буйсыну авыр булган. Алар ире белән чит тел төркемендә шатланып хезмәт иткән. Аннары филиал шул төркемне бетерергә булган, ә аларны туган тел җыелышына билгеләгәннәр. Ул болай ди: «Мин бик күңелсезләндем. Миңа туган телемдәге территориядә ихтыяҗ юк кебек тоела иде». Шулай да ул бу җитәкчелеккә буйсынырга булган. Ул болай дип сөйли: «Вакыт узу белән мин бу карарның акыллы булуын аңладым. Яңа җыелышыбызда кайберәүләр гаиләләрендә үзләре генә хакыйкатьтә, шуңа күрә алар өчен без гаилә булып киттек һәм аларны дәртләндереп торабыз. Мин күптән түгел генә җыелышка кире кайткан бер апа-кардәш белән өйрәнү үткәрәм. Өстәвенә, минем хәзер шәхси өйрәнү өчен вакытым күбрәк». Ул болай дип өсти: «Җитәкчелеккә буйсыныр өчен, кулымнан килгәнне эшләгәнгә, минем вөҗданым саф».
18. Тыңлаучанлыкның уңай яклары нинди?
18 Без тыңлаучанлыкка өйрәнә алабыз. Гайсә камил шартларда түгел, ә «кичергән газаплары аша тыңлаучан булырга өйрәнгән» (Евр. 5:8). Гайсә кебек, без дә еш кына тыңлаучанлыкка авыр шартларда өйрәнәбез. Хәтерегездәме, COVID-19 пандемиясе башлангач, безгә Патшалык Залларында очрашуларны үткәрмәскә һәм өйдән өйгә йөреп хезмәт итмәскә куштылар. Сезгә бу күрсәтмәгә буйсыну җиңел идеме? Шулай да сез буйсындыгыз һәм бу сезне яклады, җыелышны берләштерде һәм Йәһвәне шатландырды. Моның ярдәмендә безнең барыбызга бөек афәттә биреләчәк күрсәтмәләргә буйсыну җиңелрәк булачак. Бу бит безнең исән калуыбыз белән бәйле! (Әюп 36:11)
19. Ни өчен сез тыңлаучан булырга телисез?
19 Без тыңлаучанлыкның күп фатихалар китергәнен белдек. Әмма безне Йәһвәгә буйсынырга, башлыча, аны ярату һәм аны шатландырырга теләк дәртләндерә (1 Яхъя 5:3). Без беркайчан да Йәһвәгә игелеген тулысынча кайтара алмаячакбыз (Зәб. 116:12). Әмма аңа һәм ул өстебездән хакимлек биргән кешеләргә буйсыну хәлебездән килә. Тыңлаучан булсак, зирәк булганыбызны күрсәтербез һәм, шулай итеп, Йәһвәнең йөрәген сөендерербез (Гыйб. сүз. 27:11).
89 ҖЫР Тыңла, төшен һәм куллан
a Камилсез булганга, безгә тыңлаучан булу авыр. Хәтта кешенең безгә җитәкчелек бирергә хокукы булса да, безгә тыңлаучан булу җиңел булмаска мөмкин. Бу мәкаләдә ата-аналарга, «өстен торучы хакимлеккә» һәм җыелышта үз өсләренә җитәкчелек алган кардәшләргә буйсынуның файдасы турында әйтелә.
b jw.org сайтында «Әти-әнием урнаштырган кагыйдәләр турында ничек сөйләшергә?» дигән мәкаләне карагыз.
c ИЛЛЮСТРАЦИЯЛӘРГӘ АҢЛАТМА: Йосыф белән Мәрьям, кайсарның халык санын алу турындагы боерыгына буйсынып, Бәйтлеһемгә киткән. Мәсихчеләр, «өстен торучы хакимлеккә» буйсынып, юл кагыйдәләрен үти, салымнар түли һәм сәламәтлек саклау белән бәйле күрсәтмәләрне тота.