Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w07 1.3. 8-12 б.
  • Ирләр, Мәсихнең баш булуын таныгыз

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Ирләр, Мәсихнең баш булуын таныгыз
  • Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Яхшы ир булыр өчен ярдәм
  • Гаиләдә туган авырлыкларны ничек хәл итәргә?
  • Аеруча ирләр өчен үрнәк
  • Гайсәнең яратуы хисләр генә түгел
  • Ирләргә сабыр булырга кирәк
  • Ирле-хатынлылар өчен акыллы җитәкчелек
    Күзәтү манарасы 2005 ел
  • Гаиләң бәхетле булсын
    Изге Язмаларның хак тәгълиматлары
  • Аллаһы кушылдырганны аермагыз
    Күзәтү манарасы 2007 ел
  • Хатыннар, ирләрегезне тирән хөрмәт итегез
    Күзәтү манарасы 2007 ел
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы 2007 ел
w07 1.3. 8-12 б.

Ирләр, Мәсихнең баш булуын таныгыз

«Һәр ирнең Башы — Мәсих» (1 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 11:3).

1, 2. а) Нинди ир яхшы? б) Ни өчен никахка нигезне Аллаһы салган икәнен танырга кирәк?

ЯХШЫ ир нинди булырга тиеш? Акыллы һәм көчлеме? Күп акча алып кайтучымы? Яки ул хатынына һәм балаларына карата яратучан һәм игелекле булырга тиешме? Кызганычка каршы, ирләрнең күпләре игелекле һәм яратучан түгел, чөнки аларга бу дөнья рухы һәм карашлары тәэсир итә. Ни өчен? Чөнки алар никахка нигез Салучыны танымыйлар һәм «кабырга сөягеннән... хатын-кыз яраткан һәм аны адәм хозурына китергән» Шәхеснең җитәкчелеген кулланмыйлар (Яратылыш 2:21—24).

2 Изге Язмаларда никахка нигезне Аллаһы салган дип әйтелә. Гайсә Мәсих бу сүзләрнең дөреслеген күрсәтеп, фарисейләргә болай дип әйткән: «„Аларны ир һәм хатын итеп бар итте“,— дигәнне сез укымадыгызмыни?.. Һәм Аллаһы әйткән: „Шуңа күрә, ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм икесе дә бер тән булыр“. Шулай итеп, алар инде ике кеше түгел, ә бер бөтен. Аллаһы кушылдырганны кеше аермасын» (Маттай 19:4—6). Димәк, никах бәхетле булсын өчен, никахка нигезне Аллаһы салган икәнен танырга кирәк, һәм никахның бәхетле булуы Аллаһы Сүзендә, Изге Язмаларда, язылганны куллануга бәйле икәнен танырга кирәк.

Яхшы ир булыр өчен ярдәм

3, 4. а) Ни өчен Гайсә никах турында күп белә? б) Гайсәнең символик хатыны кем, һәм ирләр үз хатыннары белән үзләрен ничек тотарга тиеш?

3 Яхшы ир булыр өчен, Гайсә әйткәнне өйрәнергә һәм аңардан үрнәк алырга кирәк. Гайсә никах турында бик күп белә, чөнки ул беренче кешеләр барлыкка китерелгәндә дә һәм никахка нигез салынганда да булган. Йәһвә аңа: «Кешене Үз сурәтебездә, Үзебезгә охшатып яратачакбыз»,— дип әйткән (Яратылыш 1:26). Әйе, Аллаһы бу сүзләрне бар нәрсәдән алдарак барлыкка китергән һәм «һөнәрче сыйфатында... [үзе] янында булган» Затка әйткән (Гыйбрәтле сүзләр 8:22—30). Бу Зат «яратылганнарның барысыннан да» алдарак, «Беренче» булып яратылган. Ул — «Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы», ягъни башлангычы, һәм ул әле Галәм барлыкка китерелгәнче булган (Көлессәйлеләргә 1:15; Ачылыш 3:14).

4 Гайсә «Аллаһы Бәрәне» дип аталган, һәм ул ир итеп күрсәтелә. «Кил, мин сиңа кәләшне, Бәрәннең хатынын күрсәтәм»,— дип әйткән бер фәрештә Яхъяга (Яхъя 1:29; Ачылыш 21:9). Кем Гайсәнең кәләше, яки хатыны? «Бәрәннең хатыны» — бу Мәсихнең тугры майланган шәкертләре, алар аның белән бергә күктән идарә итәчәк (Ачылыш 14:1, 3). Шуңа күрә ирләр үз хатыннары белән үзләрен Гайсә җирдә булганда үз шәкертләре белән үзен тоткан кебек тотарга тиеш.

5. Гайсә кемгә үрнәк бирә?

5 Гайсә Изге Язмаларда үзенең барлык шәкертләре өчен үрнәк итеп бирелә: «Сез Мәсих эзләре буенча барсын өчен, Ул сезгә үрнәк калдырып, сезнең өчен газап чикте» (1 Петер 2:21). Әмма ул аеруча ирләр өчен үрнәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Моны белүегезне телим: һәр ирнең Башы — Мәсих, хатынның башы — ир, ә Мәсихнең Башы — Аллаһы» (1 Көринтлеләргә 11:3). Мәсих ирнең башы булганга, ирләргә аңардан үрнәк алырга кирәк. Димәк, гаилә бәхетле булсын өчен, анда башчылык принцибы кулланылырга тиеш. Гайсә үзенең символик хатыны — майланган шәкертләре белән ярату күрсәтеп мөгамәлә иткән, ирләргә дә гаилә бәхетле булсын өчен шулай эшләргә кирәк.

Гаиләдә туган авырлыкларны ничек хәл итәргә?

6. Ничек ирләр хатыннары белән мөгамәлә итәргә тиеш?

6 Бүгенге шомлы дөньяда аеруча ирләргә Гайсә үрнәген тотарга кирәк: сабыр, яратучан булырга һәм гаделлек принципларын тотуда ныклык күрсәтергә кирәк (2 Тимутегә 3:1—5). Гайсә үрнәген тоту нәрсә аңлата? Изге Язмаларда без мондый сүзләр укыйбыз: «Ирләр, сезнең дә хатыннарыгыз белән тормыш итү турында белемегез булырга тиеш» (1 Петер 3:7). Әйе, ирләргә никахтагы авырлыкларны, Гайсә авырлыкларны хәл иткән кебек, белем белән хәл итәргә кирәк. Гайсә иң авыр сынаулар аша үткән, әмма ул бу сынауларда Шайтан, аның җеннәре һәм бу явыз дөнья гаепле икәнен белгән (Яхъя 14:30; Эфеслеләргә 6:12). Гайсә авырлыкларның булуына гаҗәпләнмәгән, шуңа күрә ир белән хатын да «бу тормышта мәшәкатьләре күп» булганда, аптырап калмаска тиеш. Ир белән хатынның андый авырлыклары булачак дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Көринтлеләргә 7:28).

7, 8. а) Хатыннар белән белем буенча тормыш итү нәрсә аңлата? б) Ни өчен хатыннар хөрмәткә лаек?

7 Изге Язмаларда әйтелгәнчә, ирләрнең хатыннары белән тормыш итүдә «белемнәре булырга тиеш», һәм ирләр хатыннарын, алар «көчсезрәк» булганга, «хөрмәт итәргә тиеш» (1 Петер 3:7). Изге Язмаларда ирләр үз хатыннары өстеннән тупас хакимлек итәчәк дип алдан ук әйтелгән булган (Яратылыш 3:16). Әмма Аллаһы хуплавын алган ир хатынын хөрмәт итәчәк. Ир үз хатынын кадерләргә тиеш. Ул үз көчен аңа зыян китерер өчен беркайчан да кулланмаячак. Ул аның хисләрен исәпкә алачак, аны һәрвакыт хөрмәт итәчәк.

8 Ни өчен ирләр үз хатыннарын хөрмәт итәргә тиеш? Изге Язмаларда мондый җавап бирелә: «Алар да сезнең кебек үк Аллаһыдан тормыш бүләген кабул итеп алалар бит. Шул рәвешчә догаларыгызга тоткарлык булмас» (1 Петер 3:7). Йәһвә ир-атларның гыйбадәтен хатын-кызларның гыйбадәтеннән өстенрәк куймый, ирләр моны белергә тиеш. Аллаһы хуплавына лаек булган хатыннар ирләр алган бүләкне — мәңгелек тормышны алалар. Күпләр хәтта күктә тормыш алалар, ә анда «ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк» (Гәләтиялеләргә 3:28). Ирләргә шуны истә тотарга кирәк: Аллаһы өчен тугры кеше кадерле. Ул кешенең ир-ат, хатын-кыз, ир яки хатын яки хәтта бала булуына карамый (1 Көринтлеләргә 4:2).

9. а) Ни өчен, Петер сүзләре буенча, ирләр үз хатыннарын хөрмәт итәргә тиеш? б) Гайсә хатын-кызларга ничек хөрмәт күрсәткән?

9 Ирләргә үз хатыннарын хөрмәт итәргә кирәк. Моңа Петер мондый сүзләр белән басым ясый: «Догаларыгызга тоткарлык булмас». Бик җитди кисәтү! Аллаһы үзен мәсихче ир-атның догаларыннан капларга мөмкин. Андый хәлгә Аллаһының борынгы замандагы кайбер ваемсыз хезмәтчеләре эләккән (Иремиянең елавы 3:43, 44). Шуңа күрә өйләнгән яки өйләнергә җыенган мәсихче ирләр Гайсәнең хатыннарга хөрмәт күрсәткән мисалларын зур игътибар белән карап чыгарга тиеш. Гайсә хатын-кызлар белән бергә хезмәт иткән, аларны ихтирам иткән һәм алар белән үзен игелекле тоткан. Бер тапкыр ул бер шатлыклы хәбәрне хәтта беренче итеп хатын-кызларга ачкан һәм бу хәбәрне ир-атларга әйтергә кушкан! (Маттай 28:1, 8—10; Лүк 8:1—3).

Аеруча ирләр өчен үрнәк

10, 11. а) Ни өчен аеруча ирләргә Гайсә үрнәген карап чыгарга кирәк? б) Ирләр үз хатыннарына ярату ничек күрсәтергә тиеш?

10 Инде әйтелгәнчә, Изге Язмаларда Мәсихнең үз «кәләшенә» — майланган мәсихчеләр җыелышына — мөнәсәбәте ирнең үз хатынына мөнәсәбәте белән чагыштырыла. «Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (Эфеслеләргә 5:23). Гайсә үз шәкертләре белән ничек җитәкчелек иткән? Нинди Баш булган? Ирләр моны карап чыгарга тиеш. Моны эшләп кенә ирләр Гайсә үрнәген тота ала һәм ярату күрсәтеп үз хатыннарына киңәшләр бирә ала.

11 «Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз»,— дип әйтелә мәсихчеләргә Изге Язмаларда (Эфеслеләргә 5:25). Эфеслеләргә язылган хатның 4 нче бүлегендә җыелыш Мәсихнең «тәне» дип атала. Бу символик тәннең әгъзалары күп, бу ир-атлар һәм хатын-кызлар. Алар барысы да бу тәннең яхшы эшчәнлегенә булыша. Гайсә — «тәннең Башы, ә тән — Аңа иман итүчеләр җәмгыяте» (Эфеслеләргә 4:12; Көлессәйлеләргә 1:18; 1 Көринтлеләргә 12:12, 13, 27).

12. Гайсә үзенең символик тәненә ярату ничек күрсәткән?

12 Гайсә үз символик тәнен, яки җыелышны, ярата. Һәм моны ул җыелышның булачак әгъзалары турында кайгыртып күрсәткән. Бер тапкыр ул арган шәкертләренә: «Берәр аулак җиргә барып, ялгыз гына бераз ял итеп алыгыз»,— дигән (Марк 6:31). Гайсә үлеменә берничә сәгать калганда булган вакыйгаларны сурәтләгәндә, аның бер рәсүле болай дип язган: «Гайсә... үзенекеләрен [үзенең образлы тәненең әгъзаларын] ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр... шулай яратты» (Яхъя 13:1). Менә ничек ирләр үз хатыннарын яратырга тиеш!

13. Ирләр үз хатыннарын ничек яратырга тиеш?

13 Гайсә калдырган үрнәк турында фикер йөртүен дәвам итеп, рәсүл Паул болай дип язган: «Ирләр үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы — үзен ярата. Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәт итми бит. Киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Раббы да бердәмлек турында шулай кайгыртучанлык күрсәтә». Шуннан соң Паул болай дип өстәгән: «Һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын» (Эфеслеләргә 5:28, 29, 33).

14. Ир кеше үзенең камил булмаган тәненә нәрсә эшләмәс, һәм шуңа күрә ул үз хатыны белән үзен ничек тотарга тиеш?

14 Паул сүзләре турында уйлап карагыз. Акыллы кеше үз тәненә юри зыян китерерме? Абынгач, моның өчен аягына сугармы? Әлбәттә, юк! Ир кеше үз дуслары алдында үзен кимсетерме яки үз хаталары турында сөйләп торырмы? Юк! Алайса, ни өчен соң ул, хатыны хата эшләсә, аңа кычкыра яки аны кыйный? Ирләр үзләре турында да һәм хатыннары турында да уйлап яшәргә тиеш (1 Көринтлеләргә 10:24; 13:5).

15. а) Шәкертләре кешеләргә хас көчсезлек күрсәткәч, Гайсә нәрсә эшләгән? б) Гайсә мисалыннан нинди сабаклар алабыз?

15 Үлеме алдыннан соңгы төнне Гайсә үз шәкертләре турында кайгырткан. Алар ул төнне кешеләргә хас көчсезлеккә бирешкән. Гетсимәни бакчасында Гайсә аларга дога кылыгыз дип кат-кат әйтсә дә, алар өч тапкыр йоклап киткәннәр. Көтмәгәндә коралланган кешеләр килеп аларны чолгап алган. Гайсә алардан: «Кемне эзлисез?» — дип сораган. Алар Аңа: «Насаралы Гайсәне»,— дип җавап биргәч, Гайсә: «Ул — Мин»,— дигән. Үз үлеменә «вакыт җиткәнен» белеп, Гайсә: «Сез Мине эзлисез икән, минем белән булган кешеләрне чыгарып җибәрегез»,— дип әйткән. Ул үз шәкертләренең — үзенең символик кәләше өлешенең — иминлеге турында һәрвакыт кайгырткан. Ул алар өчен котылу юлын эзләгән. Гайсәнең үз шәкертләре белән мөгамәлә итүен карап чыгып, ирләр үз хатыннары белән үзләрен тоту турында күп принциплар таба ала (Яхъя 18:1—9; Марк 14:34—37, 41).

Гайсәнең яратуы хисләр генә түгел

16. Гайсәнең Мартага мөнәсәбәте нинди булган, һәм ул ничек итеп аны төзәткән?

16 Изге Язмаларда «Гайсә Мартаны, аның сеңлесен һәм Лазарны ярата иде» дип әйтелә. Ул аларда күп тапкыр кунак булган (Яхъя 11:5). Әмма Мартага киңәш кирәк булганда, Гайсә аңа киңәш биргән: Марта ризык әзерләү турында чиктән тыш борчылган һәм шулай итеп Гайсәдән рухи үгет-нәсыйхатьне әзрәк алган. «Марта! Марта! Син күп нәрсә хакында кайгыртасың һәм ыгы-зыгы килеп йөрисең, ә бары бер нәрсә генә кирәк»,— дип әйткән ул (Лүк 10:41, 42). Гайсә Марта белән үзен йомшак тоткан, шуңа күрә Мартага аның киңәшен кабул итү авыр булмаган. Нәкъ шулай ук ирләр дә үз хатыннарын яратырга, аларга игелекле булырга һәм сүзләрне уйлап әйтергә тиеш. Шулай да төзәтергә кирәк булганда, Гайсә кебек, моны игътибарсыз калдырмаска кирәк.

17, 18. а) Ничек Петер Гайсәгә каршы әйтә башлаган, һәм ни өчен аңа төзәтү кирәк булган? б) Ир нәрсә эшләргә тиеш?

17 Тагын бер очракны карап чыгыйк. Бер тапкыр Гайсә үз шәкертләренә «Үзенең Иерусалимга барырга һәм анда аксакаллар, баш руханилар һәм канунчылар тарафыннан күп газапларга дучар ителергә, анда үтерелергә, әмма өченче көнне терелтеп торгызылырга тиешлеге хакында» әйткән. Петер исә, Гайсәне читкәрәк алып китеп, болай дип әйтә башлаган: «Сине Аллаһы сакласын, Раббым! Синең белән мондый хәл була күрмәсен». Билгеле, Петер бу сүзләрне хисләргә бирелеп әйткән. Аны төзәтергә кирәк булган. Шуңа күрә Гайсә аңа: «Кит янымнан, шайтан! Син Мине вәсвәсәлисең, синдә Аллаһы уйлары түгел, ә кешенеке»,— дигән (Маттай 16:21—23).

18 Гайсә үз рәсүлләренә Аллаһы ихтыяры турында әйткән: ул күп газап кичереп үләргә тиеш булган (Мәдхия 15:10; Ишагыйя 53:12). Шуңа күрә Петер Гайсәгә каршы чыгып дөрес эшләмәгән. Әйе, Петерне төзәтергә кирәк булган. Безгә дә вакыт-вакыт төзәтү кирәк. Гаилә башы буларак, ирнең гаиләдәгеләрне, шул исәптән хатынын да, төзәтергә хакимлеге дә һәм җаваплылыгы да бар. Кайвакыт киңәш каты булырга мөмкин, әмма аны ярату һәм игелек күрсәтеп бирергә кирәк. Гайсә Петернең карашын төзәткән кебек, ирләргә дә үз хатыннарын вакыт-вакыт төзәтергә кирәк булыр. Мәсәлән, хатынының кигән киеме, бизәнү әйберләре һәм косметикасы Изге Язмаларда әйтелгән тыйнак үрнәккә туры килми башласа, иргә моны үз хатынына ипләп кенә аңлатырга кирәк булыр (1 Петер 3:3—5).

Ирләргә сабыр булырга кирәк

19, 20. а) Гайсәнең рәсүлләре арасында нинди авырлыклар туган, һәм Гайсә нәрсә эшләгән? б) Гайсә тырышлыклары никадәр уңышлы булган?

19 Әгәр берәр кимчелекне төзәтергә кирәк булса, ирләр аларның төзәтергә эчкерсез тырышлыклары шунда ук уңышлар китерәчәк дип көтмәсен. Гайсәгә, үз рәсүлләренең карашын төзәтер өчен, озак вакыт көч куярга туры килгән. Мәсәлән, рәсүлләр бер-берсе белән ярышкан, һәм бу аеруча Гайсә хезмәтенең азагында ачык күренгән. Алар араларында кайсысы иң бөек дип бәхәсләшкән (Марк 9:33—37; 10:35—45). Алар Гайсә белән бергә соңгы Коткарылу бәйрәмен үткәрергә җыелганнар, һәм бу бәйрәмнең алдыннан андый бәхәсләрнең берсе килеп чыккан. Рәсүлләрнең берсе дә өйдәге хезмәтче башкарырга тиеш булган эшне башкармаган: башкаларның тузанлы аякларын юмаган. Моны Гайсә эшләгән. Шуннан соң ул: «Мин... сезгә үрнәк күрсәттем»,— дигән (Яхъя 13:2—15).

20 Ир, Гайсә кебек, басынкы булса, хатын үз иренә булышачак дип өметләнеп була. Әмма иргә сабыр булырга кирәк. Коткарылу бәйрәме үткәрелгән төнне рәсүлләр арасында, безнең кайсыбыз иң бөеге булып исәпләнергә тиеш, дигән бәхәс кабат чыккан (Лүк 22:24). Кешенең карашы һәм тәртибе үзгәрсен өчен вакыт кирәк. Әмма, рәсүлләр очрагындагы кебек, кеше яхшы якка үзгәргәндә тырышлыклар бүләкләнә!

21. Бүгенге авыр заманада ирләр нәрсәне истә тотарга һәм нәрсә эшләргә тиеш?

21 Аеруча безнең көннәрдә гаиләләр зур авырлыклар белән очраша. Күп кешеләр үз тормыш иптәшләренә тугры түгел. Шуңа күрә ирләргә никахка нигезнең ничек салынганы турында уйланырга кирәк. Истә тот: никахка нигезне безнең яратучан Йәһвә Аллаһыбыз салган. Ул үз Улын, Гайсәне, безнең Йолып алучы, безнең Коткаручыбыз итеп тә һәм ирләр өчен үрнәк итеп тә биргән (Маттай 20:28; Яхъя 3:29; 1 Петер 2:21).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ни өчен никахка нигез Салучыны тану мөһим?

• Ирләр үз хатыннарын ничек яратырга тиеш?

• Гайсә үз шәкертләре белән үзен ничек тоткан, һәм ничек ирләр аңардан үрнәк алып баш булырга тиеш?

[9 биттәге иллюстрация]

Шәкертләре аргач, Гайсә аларның турында кайгырткан

[10 биттәге иллюстрация]

Ирләр үз хатыннарына киңәшне сүзләрне сайлап һәм игелек күрсәтеп бирергә тиеш

[12 биттәге иллюстрация]

Ни өчен ирләр Гайсәдән үрнәк алырга тиеш?

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу