Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • be 66 б.-70 б., 4 абз.
  • Җавап бирә белү

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Җавап бирә белү
  • Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Кешенең ни өчен сорау биргәнен аңларга тырыш
  • Кешенең Изге Язмаларга карата карашы
  • «Һәрвакыт ягымлы»
  • Шәхси карарлар һәм вөҗдан буенча эш итү
  • Җыелыш очрашуларында комментарий бирү
  • Яхшы комментарий нинди ул?
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2016)
  • Син ничек җавап бирерсең?
    Безнең изге хезмәтебез 2009
  • Җыелыш очрашуларында бер-берегезне дәртләндерегез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Йәһвәне җыелышта данлагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2019 ел
Күбрәк карарга
Теократик хезмәт мәктәбендә укыйбыз
be 66 б.-70 б., 4 абз.

Җавап бирә белү

КАЙБЕР сорауларны айсберг белән чагыштырып була. Айсбергның зур өлеше күренми. Кеше биргән сорау белән дә нәкъ шулай: сорау үзе аңлашылса да, кешенең бу сорау биреп чынында нәрсә әйтәсе килгәне аңлашылмаска мөмкин.

Кешенең үз соравына җавапны бик беләсе килсә дә, аңа җавап бирергә ашыкма. Аңа нәрсә әйтергә, ә нәрсә әйтмәскә? Нәрсәдән башларга? Үзеңә андый сораулар бирсәң, яхшы булыр иде (Яхъя 16:12). Гайсәнең үз рәсүлләренә әйткән сүзләреннән шунысы ачык: кайвакыт кешеләр белергә хаклары булмаган һәм үзләренә файда китерми торган берәр мәгълүмат белергә телиләр (Рәс. 1:6, 7).

Изге Язмаларда мондый киңәш язылган: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын, шунда сез һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белерсез» (Көл. 4:6). Шуңа күрә җавап бирер алдыннан нәрсә әйтергә җыенасың икәне турында гына түгел, ә шулай ук ничек әйтергә җыенасың икәне турында да уйларга кирәк.

Кешенең ни өчен сорау биргәнен аңларга тырыш

Бервакыт саддукейлар Гайсәгә бер хатын-кызның терелүе турында сорау биргәннәр. Бу хатын-кыз берничә тапкыр кияүгә чыккан булган. Саддукейларның, Гайсәне, аңа бу сорауны биреп, кыен хәлгә калдырасы килгән. Ләкин Гайсә аларның үлеләрнең терелүенә ышанмаганнарын белгән. Шуңа күрә аларга җавап биреп, карашлары ялгыш икәнен күрсәткән һәм ни өчен алар бу сорауны биргәннәрен ачыклаган. Гайсә ышанычлы дәлилләр һәм Изге Язмалардан барысына да таныш булган бер мисал китергән. Бу мисал Аллаһы чыннан да үлеләрне терелтергә җыена икәнен күрсәткән. Ә саддукейларның ул мисалны беркайчан да алай кулланганнары булмаган. Барысы да аның җавабына таң калган. Алар аңа хәтта башка төрле сораулар бирергә курыкканнар (Лүк 20:27—40).

Ничек җавап бирергә? Моны белер өчен Гайсәдән үрнәк ал: сорау бирүченең карашларын белергә һәм аны нәрсә кызыксындыра икәнен аңларга тырыш. Әйтик, хезмәттәшең я сыйныфташың синнән: «Ни өчен син Яңа елны бәйрәм итмисең?» — дип сорый, ди. Аның чыннан да сәбәпне беләсе киләме яки ул сиңа күңел ачарга ярыймы-юкмы икәнен генә белергә телиме? Моны белер өчен, аңардан: «Ә ни өчен син андый сорау бирәсең?» — дип сора һәм җавабына карап җавап бир. Син аңа, бәлки, шуны аңларга булышырсың: Изге Язмалар буенча яшәү безне бәйрәмнәр китергән артык мәшәкатьләрдән һәм өметләрнең акланмавыннан яклый.

Я, әйтик, сине укучылар яки студентлар алдында Йәһвә Шаһитләре турында сөйләргә чакырганнар, ди. Чыгышыңнан соң алар, бәлкем, сораулар бирерләр. Сораулары эчкерсез һәм туры булса, аларга аңлаешлы һәм туры җавап бир. Әмма сораулары киң таралган тискәре карашларга нигезләнсә, аларга җавап бирер алдыннан андый карашларның ни өчен таралганын һәм Йәһвә Шаһитләренең ни өчен Изге Язмалардагы нормалар буенча яшәргә тырышканнарын кыскача аңлат. Шуны исәпкә ал: андый сораулар үзеңә каршы һөҗүм кебек тоелса да, тыңлаучыларның, күрәсең, чыннан да җавап ишетәсе килә. Җавабың тыңлаучыларыңа карашларын киңәйтергә, ышанычлы мәгълүмат алырга һәм ышануларыбызның Изге Язмаларга нигезләнгәнен күрергә ярдәм итәр.

Ә начальнигың сине эштән конгресска җибәрергә теләмәсә, аңа нәрсә әйтерсең? Аны аңларга тырыш. Бәлкем, син башка көннәрдә эшләп кала аласыңдыр. Я аңа конгрессларыбызда безне намуслы һәм ышанычлы эшчеләр булырга өйрәтәләр дип әйт. Аны аңларга тырышсаң, ул да, бәлки, тормышыңда нәрсә мөһим икәнен аңларга тырышыр. Ләкин ул синең намуссыз эш итүеңне теләсә, нәрсә эшләргә? Әлбәттә, аңа турыдан-туры алай эшләмәячәксең дип әйтеп, шуннан соң үз фикереңне Изге Язмалардан берәр шигырь китереп исбатлап була. Ләкин начальнигыңа аның таләбе буенча бүген алдаган һәм берәр нәрсә урлаган кеше иртәгә аны үзен алдарга һәм аның үзеннән берәр нәрсә урларга мөмкин икәнен аңлатсаң, күпкә яхшырак булыр.

Әйтик, син мәктәптә укыйсың, һәм сине Изге Язмаларга каршы килгән эшләрдә катнашырга мәҗбүр итәләр. Бәлки, укытучы синең кайбер карашларың белән риза түгелдер. Шулай да ул класста тәртип саклау өчен җаваплы икәнен онытма. Шуңа күрә 1) аның хисләрен исәпкә алып аңа хөрмәт күрсәт, 2) үз карашыңны әдәпле итеп аңлат һәм 3) Йәһвәне сөендереп эш итәргә тәвәккәл бул. Уңышлы буласың килсә, сиңа, бәлки, ышануларың турында күбрәк сөйләргә һәм турыдан-туры җавап бирү белән чикләнмәскә туры килер (Гыйб. сүз. 15:28). Нәрсә әйтергә икәнен белмәсәң, әти-әниеңнән сора.

Кайвакыт безне хакимият кешеләре берәр нәрсәдә гаепли, шуңа күрә безгә аларның гаепләүләренең ялган булуын исбатларга туры килә. Полиция хезмәткәре, чиновник я хаким сиңа берәр законны үтәү, мәсихче нейтралитет саклау я патриотлык церемонияләрдә катнашу турында сорау бирсә, ничек җавап кайтарырга? «Юашлык һәм тирән хөрмәт белән»,— дип әйтелә Изге Язмаларда (1 Пет. 3:15). Үзеңә ни өчен аларны андый сораулар кызыксындыра дигән сорау бир һәм, моны исәпкә алып, аларга хөрмәт белән җавап кайтар. Шуннан соң нәрсә эшләргә? Мәсәлән, рәсүл Паул Рим гражданлыгы биргән хокукларын искә алган, шуңа күрә син дә хокукларың турында әйтә аласың (Рәс. 22:25—29). Беренче гасырдагы мәсихчеләрнең һәм безнең көннәрдә бөтен дөнья буенча яшәгән Йәһвә Шаһитләренең үз позицияләрен ничек яклаганнары турында сөйләсәң, хакимлеккә ия кешеләр, бәлки, андый сорауларга киңрәк карар. Икенче яктан аларга Аллаһы хакимлеген таныган кеше хөкүмәт законнарын да үтәп яши дип әйтеп була (Рим. 13:1—14). Үзеңне шул киңәшләрне кулланып якласаң һәм соңыннан гына Изге Язмалардан берәр шигырь күрсәтсәң, хакимлеккә ия кеше, бәлки, үзен игелеклерәк тотар.

Кешенең Изге Язмаларга карата карашы

Җавап бирер алдыннан кешенең Изге Язмаларга карата карашын исәпкә ал. Гайсә дә шулай эшләгән. Ул, саддукейларга терелтү турындагы сорауларына җавап биргәндә, аларның Муса язган китапларны гына таныганнарын исәпкә алган һәм шуңа күрә Тәүраттагы сүзләрне китергән: «Үлгәннәр терелә икәнен Муса да күрсәткән» (Лүк 20:37). Бәлки, син дә Изге Язмалардан кеше таныган я аңа таныш булган берәр шигырь китерерсең.

Ләкин кеше Изге Язмаларны Аллаһы Сүзе итеп танымаса, нәрсә эшләргә? Рәсүл Паулның Ареопагта әйтелгән һәм Рәсүлләр 17:22—31 дә язылган нотыгына игътибар итик. Паул, Изге Язмаларның үзеннән өзекләр китермәсә дә, Изге Язмаларда язылган хакыйкатьләрне өйрәткән. Син дә, кирәк булганда, шулай эшли аласың. Син, бәлки, кеше белән берничә тапкыр сөйләшкәч кенә, Изге Язмалардан өзекләр китерергә булырсың. Ләкин шул чакта да Изге Язмалар бу Аллаһы Сүзе дип әйтер урынына, кешегә, берничә факт китереп, ни өчен Изге Язмалар игътибарыбызга лаек икәнен күрсәтсәң һәм аннан соң гына аннан өзекләр китерсәң, яхшырак булыр. Синең максатың — кешегә Аллаһы ниятләре турында шаһитлек бирү һәм аңа үзенә Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә икәнен күрергә мөмкинлек бирү. Әйе, Изге Язмалардагы сүзләр безнең сүзләргә караганда кешегә ныграк тәэсир итә (Евр. 4:12).

«Һәрвакыт ягымлы»

Йәһвә үзе дә игелекле, безнең дә игелекле булуыбызны тели. Изге Язмаларда аның хезмәтчеләренә: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы, тоз белән тәмләтелгән булсын»,— дип әйтелә! (Көл. 4:6; Чыг. 34:6). Димәк, безгә һәрвакыт ягымлы сөйләшергә кирәк һәм хәтта алай эшләр өчен сәбәпләр булмаса да, бу сүзләрне тотып яшик. Сөйләшүебез күркәм булсын, тупас һәм әдәпсез булмасын.

Безнең көннәрдә күп кенә кеше даими стресс кичерә һәм көн саен диярлек тупас сүзләр ишетеп тора. Без аларга килгәндә, алар безнең белән дә тупас сөйләшергә мөмкин. Шул чакта нәрсә эшләргә? Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Йомшак җавап ярсуны басар». Йомшак җавап хәтта безнең белән ризалашырга теләмәгән кешеләрнең дә күңелләрен йомшарта ала (Гыйб. сүз. 15:1; 25:15). Ягымлы тавышыбызны һәм аларга яхшы мөнәсәбәтебезне күреп, андый кешеләр, көн саен тупас сүзләр ишетеп торса да, йомшарып китәр һәм яхшы хәбәрне тыңлый башлар.

Без хакыйкатьне кадерләмәгән кешеләр белән бәхәсләшергә теләмибез. Киресенчә, без яхшы хәбәрне тыңларга теләгән кешеләр белән Изге Язмалар нигезендә әңгәмә корырга телибез. Нинди генә кешене очратсак та, аңа Аллаһының кадерле вәгъдәләренең үтәлүенә ышанычыбызны күрсәтик һәм йомшак җавап бирик (1 Тис. 1:5).

Шәхси карарлар һәм вөҗдан буенча эш итү

Берәр өйрәнүче я кардәш: «Миңа бу очракта нәрсә эшләргә?» — дип сораса, аңа нинди җавап бирергә? Бу сорауга җавапны белсәң дә, шуны онытма: һәр кеше үзе үз карарлары өчен җавап бирәчәк (Гәл. 6:5). Рәсүл Паул халыкларның «иманлы һәм аңа [Аллаһыга] тыңлаучан» булуларын теләгән (Рим. 16:26). Бу безнең өчен яхшы үрнәк. Кеше үзе белән Изге Язмалар өйрәнүен үткәргән кешегә я башка берәр кешегә ярарга тырыша икән, ул кешеләрнең хуплавын алырга тели һәм иман буенча яшәми дип әйтеп була (Гәл. 1:10). Шуңа күрә аның соравына туры җавап бирү аңа файда китермәс.

Ничек җавап бирергә соң? Бу яктан Изге Язмалардагы мисаллар ярдәм итә. Аларны ничек кулланырга? Мәсәлән, кешегә аның шартларына туры килгән Изге Язмалардагы берәр принцип я мисал күрсәтеп була. Кайбер очракларда кешене, ул үзе андый принциплар һәм мисаллар тапсын өчен, тикшерү үткәрергә өйрәтеп була. Син андый принципларны һәм мисалларны хәтта аның очрагына кагылмыйча да карап чыга аласың. Аннан соң кешедән, акыллы карар кабул итәр өчен, аның очрагында нинди принцип я мисал кулланып була икәнен сора. Аннары бу принципка я мисалга нигезләнеп, Йәһвәгә нинди карар яраклы булыр микән дип уйланырга дәртләндер. Шулай итеп син сорау бирүче кешеләргә «үз сизгерлекләрен, куллану аша, яхшылык белән яманлыкны аерырга» өйрәнергә булышырсың (Евр. 5:14).

Җыелыш очрашуларында комментарий бирү

Җыелыш очрашуларыбызда без кардәшләр алдында иманыбызны игълан итә алабыз. Мәсәлән, сорауларга җавап биреп. Комментарийларыбыз нинди булырга тиеш? Алар Йәһвәгә дан китерергә тиеш. Давыт та Йәһвәне «җыеннарда» данлаган (Мәд. 25:12). Моннан тыш, комментарийларыбыз, рәсүл Паул язганча, имандашларыбызны ныгытырга һәм аларны «мәхәббәт һәм игелекле эшләргә» дәртләндерергә тиеш (Евр. 10:23—25). Бу максатка ирешер өчен, очрашуларга әзерләнеп кил.

Җавап биргәндә, кыска һәм аңлаешлы комментарийлар бирергә тырыш. Тулаем абзацның эчтәлеген сөйләп торма; бер фикергә генә игътибар ит. Җавапларың кыска булса, башкалар да үз комментарийларын әйтә алыр. Аеруча мәкаләдә китерелгән шигырьләргә игътибар ит. Шигырьләргә игътибар иткәндә, тема белән бәйле булган фикерләргә басым яса. Абзацның үзеннән укыр урынына җавабыңны үз сүзләрең белән бирергә өйрән. Комментариең килеп чыкмаса, борчылма. Андый хәл кайвакыт булгалый.

Җавап биргәндә, җавапның үзен генә белү аз. Монда зирәклек тә кирәк. Әмма җавапны чын күңелдән һәм башкаларның йөрәкләренә үтеп керерлек итеп бирә алсак, бу безгә зур шатлык китерәчәк! (Гыйб. сүз. 15:23).

ҖАВАП БИРЕР АЛДЫННАН УЙЛАН:

  • Ни өчен бу сорау бирелгән?

  • Кеше сине дөрес аңласын өчен, нәрсә эшләргә?

  • Кешене кызыксындырган сорауны исәпкә алып, үз карашларыңны ничек аңлатып бирергә?

  • Сүзләребездә ышаныч һәм игелек чагылсын өчен, нәрсә эшләргә?

  • Туры җавап бирергәме яки, кеше үзе карар кабул итсен өчен, Изге Язмалардан берәр принцип я мисал китерергәме?

КОММЕНТАРИЙЛАР НИЧЕК БИРЕРГӘ?

  • Сине беренче итеп сорасалар, туры җавап бир

  • Беренче комментарийга берәр нәрсә өстәргә теләсәң, 1) китерелгән шигырьләрнең тема белән ничек бәйле икәнен күрсәт, 2) каралган сорау тормышыбызга ничек тәэсир итә икәнен аңлат, 3) мәгълүматны ничек кулланып була икәнен күрсәт яки 4) төп фикер белән бәйле булган берәр очракны кыскача сөйләп бир

  • Башкаларның комментарийларын кабатламас өчен, аларны игътибар белән тыңла

  • Комментарийны үз сүзләрең белән бирергә тырыш

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу