Йәһвә Сүзе тере
Ягъкуб һәм Петер язган хатлардан игътибарга лаек фикерләр
БЕЗНЕҢ эраның 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң якынча 30 ел үткәч, Гайсәнең шәкерте һәм энесе Ягъкуб рухи Исраилнең «унике кабиләсенә» хат яза (Ягък. 1:1). Аның максаты: аларны иманда нык булырга һәм сынаулар белән очрашканда чыдам булырга өндәү. Ягъкуб шулай ук җыелышларда туган җитди проблемаларны юк итәр өчен, киңәшләр бирә.
Рим императоры Нерон мәсихчеләрне б. э. 64 елындагы эзәрлекләүләргә дучар итәр алдыннан, рәсүл Петер мәсихчеләргә үзенең беренче хатын яза һәм аларны иманда нык торырга дәртләндерә. Тиздән ул икенче хатын яза һәм үз имандашларын Аллаһы Сүзенә игътибарлы булырга өнди һәм Йәһвә көненең килүе турында кисәтә. Ягъкуб белән Петернең хатларындагы фикерләргә игътибарлы булып, без, һичшиксез, күп файда ала алабыз (Евр. 4:12).
АЛЛАҺЫ ЗИРӘКЛЕКНЕ «ИМАН БЕЛӘН» СОРАУЧЫЛАРГА БИРӘ
«Сынауларга түзгән кеше бәхетле: алар аша узып, ул Аллаһы... вәгъдә иткән тормыш таҗын алачак»,— дип яза Ягъкуб. Йәһвә сынаулар кичерер өчен кирәкле зирәклекне аны «иман белән» сораучыларга бирә (Ягък. 1:5—8, 12).
Иман һәм зирәклек шулай ук җыелышта «укытучы булып» киткән мәсихчеләргә дә бик кирәк. Ягъкуб телне «бөтен тәнебезне нәҗесли» алган «гәүдәнең кечкенә генә әгъзасы» дип атаганнан соң, кешенең Аллаһы белән мөнәсәбәтләрен боза алган дөньяви омтылышлар турында кисәтә. Ул шулай ук кеше рухи яктан авырса, аңа савыгыр өчен, нинди адымнар ясарга кирәк икәнен әйтә (Ягък. 3:1, 5, 6; 5:14, 15).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
2:13 — Нинди мәгънәдә «рәхимлелек... хөкемнән өстен тора»? Аллаһыга хисап биргәндә, ул безнең башкаларга күрсәткән рәхимлелекне исәпкә алачак һәм безне үз Улының йолым корбаны нигезендә кичерәчәк (Рим. 14:12). Шуңа күрә рәхимлелек безнең төп сыйфатларыбызның берсе булсын өчен, тырышлыклар куярга кирәк түгелме?
4:5 — Ягъкуб монда өземтә итеп Изге Язмалардан нинди шигырьне китерә? Ягъкуб ниндидер аерым шигырьне өземтә итеп китерми. Әмма Аллаһының рухландырылган бу сүзләре, бәлкем, Яратылыш 6:5; 8:21; Гыйбрәтле сүзләр 21:10 һәм Гәләтиялеләргә 5:17 нче шигырьләрдәге фикерләргә нигезләнгән.
Безнең өчен сабаклар:
1:14, 15. Кеше дөрес булмаган теләкләргә бирелеп гөнаһ кыла. Шуңа күрә без андый теләкләрне үстерергә тиеш түгел. Киресенчә, безгә һәрвакыт рухилыгыбызны үстерә торган нәрсәләр турында «фикер йөртергә» һәм алар белән акылыбызны һәм йөрәгебезне тутырырга кирәк (Флп. 4:8).
2:8, 9. «Һәркемгә дә тигез карамау» «Аллаһы Патшалыгы канунына», яратуга капма-каршы. Шуңа күрә чын мәсихчеләр һәркемгә дә тигез карарга тиеш.
2:14—26. Без Муса канунының «эшләре» яки, мәсихчеләр буларак, кылган эшләребез аша түгел, ә «иман аша котылабыз». Безнең иманыбыз бар дип әйтү генә аз (Эфес. 2:8, 9; Яхъя 3:16). Иман безне Аллаһы ихтыяры буенча эш итәргә дәртләндерергә тиеш.
3:13—17. «Дөньяның, рухи түгел... җеннәрдән килә» торган зирәклеккә караганда «югарыдан килүче зирәклек», һичшиксез, күпкә өстенрәк. Без аны «хәзинә эзләгән кебек тырышып эзләргә» тиеш (Гыйб. сүз. 2:1—5).
3:18. Патшалык турындагы яхшы хәбәр орлыгы «тынычлыкта чәчелергә һәм... тынычлык булдыручыларга уңыш китерергә» тиеш. Без горур, ызгышучан һәм фетнәче булырга тиеш түгел. Безгә тынычлык булдыручылар булырга кирәк.
«ИМАНДА НЫК ТОРЫГЫЗ»
Петер үз имандашларына аларның күктә мирас алачак «тере өметләре» турында әйтә. Ул аларга сез «сайланган нәсел, патша-руханилар, изге халык» ди. Буйсыну турында төгәл киңәшләр биргәннән соң, ул барысын «бер фикердә, миһербанлы, туган җанлы, шәфкатьле, тыйнак булырга» чакыра (1 Пет. 1:3, 4; 2:9; 3:8).
Яһүдләрнең дөнья төзелеше үз ахырына якынлашканга күрә, Петер кардәшләргә «дога кыла алу өчен аек һәм тотнаклы булырга» киңәш бирә. «Аек һәм уяу булыгыз... иманда нык торыгыз һәм иблискә каршы торыгыз»,— дип әйтә ул аларга (1 Пет. 4:7; 5:8, 9).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
3:20—22 — Суга чумдырылу безне ничек коткара? Котылырга теләгән һәрбер кешегә суга чумдырылу йоласын үтәргә кирәк. Әмма суга чумдырылу йоласын үтәп кенә котылып булмый. «Гайсә Мәсихнең үледән терелеп торуы аша» гына котылып була. Гайсә корбан үлеме белән үлгәнгә, терелтелгәнгә, «Аллаһы янында иң мөһим урында торганга» һәм аның үлеләр һәм тереләр өстеннән хакимлеге булганга гына котылу мөмкин. Суга чумдырылу йоласын үтәргә теләгән кеше моңа иман итәргә тиеш. Андый иманга нигезләнгән суга чумдырылу, «сигез җан... су ярдәмендә котылган» кебек, котылу бирә.
4:6 — «Яхшы хәбәр... үле булганнарга да игълан ителде». Бу «үле булганнар» кем иде? Бу — «яман эшләре һәм гөнаһлары аркасында үле», ягъни, яхшы хәбәрне ишеткәнче, рухи яктан үле, булган кешеләр (Эфес. 2:1). Әмма яхшы хәбәргә ышанып, алар рухи яктан терелгәннәр.
Безнең өчен сабаклар:
1:7. Безнең иманыбыз чыннан да кыйммәтле булсын өчен, ул сыналырга тиеш. Андый нык иман булса, без «коткарылачакбыз» (Евр. 10:39). Безгә иман сынауларыннан курыкмаска кирәк.
1:10—12. Аллаһының борынгы пәйгамбәрләре майланган мәсихчеләр җыелышы турында тирән рухи хакыйкатьләр язган. Фәрештәләр бу хакыйкатьләрне аңларга теләгән. Әмма Йәһвә мәсихче җыелыш аша эш итә башлагач кына, бу хакыйкатьләр аңлашыла башлаган (Эфес. 3:10). Без дә, фәрештәләрдән үрнәк алып, «Аллаһының тирәнлекләрен» тикшерергә тиеш түгелме? (1 Көр. 2:10).
2:21. Гайсә Мәсихтән үрнәк алып, без Йәһвә хакимлеген яклар өчен, газап чигәргә һәм хәтта үз гомеребезне бирергә әзер булырга тиеш.
5:6, 7. Без үз мәшәкатьләребезне Йәһвәгә йөкләсәк, ул безгә хак гыйбадәт кылуны беренче урынга куярга һәм иртәгә булачак көн турында чиктән тыш кайгырмаска ярдәм итәчәк (Мат. 6:33, 34).
«РАББЫ КӨНЕ... КИЛӘЧӘК»
«Пәйгамбәрлек сүзе беркайчан да кеше ихтыярыннан бирелмәде,— дип яза Петер,— бәлки кешеләр Аллаһыдан килгән хәбәрне Изге Рухтан рухландырылып сөйләделәр». Пәйгамбәрлек сүзенә игътибарлы булып, без үзебезне «ялган өйрәтүчеләр» һәм башка бозык кешеләр тәэсиреннән саклаячакбыз (2 Пет. 1:21; 2:1—3).
«Соңгы көннәрдә... мыскыллаучы кешеләр чыгачак»,— дип кисәтә Петер. Әмма Раббы көне «карак көтмәгәндә кергән кебек... киләчәк». Петер үз хатын «Аллаһының көнен көткән һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышкан» кешеләргә акыллы киңәшләр биреп тәмамлый (2 Пет. 3:3, 10—12).
Изге Язмалар буенча бирелгән сорауларга җаваплар:
1:19 — «Таң йолдызы» кем ул, кайчан ул балкый, һәм аның балкыганын без нәрсә ярдәмендә аңлый алачакбыз? «Таң йолдызы» — бу патша хакимлеген алган Гайсә Мәсих (Ачыл. 22:16). 1914 елда Гайсә барлыкка китерелгән бар нәрсә өстеннән Мәсих-Патша булып «балкыган», һәм шулай итеп яңа көн башланган. Гайсә үзгәрүенең күренеше Мәсихнең булачак данын һәм Патшалыкның хакимлеген күрсәткән, һәм шулай ук Аллаһының пәйгамбәрлек сүзенең хаклыгына басым ясаган. Әгәр без бу сүзгә игътибарлы булсак, ул безнең йөрәкләребезне яктырта, һәм шулай итеп без «таң йолдызы» балкыган икәнен аңлыйбыз.
2:4 — Нәрсә ул «җәһәннәм», һәм кайчан фетнәче фәрештәләр анда ташланган булган? Грек телендә татарча «җәһәннәм» дип тәрҗемә ителгән сүз — бу «тартар». Тартар — бу тоткында булган хәлгә охшаш хәл, һәм анда кешеләр түгел, ә рухи затлар гына тотыла. Бу хәл рухи яктан тулысынча караңгылыкта булуны аңлата. Алар Аллаһының искиткеч ниятләрен аңлый алмый, һәм аларның киләчәккә өметләре юк. Аллаһы ул буйсынмаучан фәрештәләрне тартарга Нух көннәрендә ташлаган, һәм алар бу кимсетелгән хәлдә юк ителгәнче калачак.
3:17 — Петер: «Бу хакта инде белгәнлектән»,— дип әйтеп, нәрсәне күздә тоткан? Петер киләчәк вакыйгалар турындагы белемне күздә тота. Бу белем аңа һәм Изге Язмаларны язуда катнашкан башка кешеләргә югарыдан бирелгән булган. Бу белем тулы булмаган, шуңа күрә беренче мәсихчеләр киләчәк вакыйгаларның бар җентеклекләрен белә алмаган. Киләчәктә нәрсә булачагын алар гомумән генә белгән.
Безнең өчен сабаклар:
1:2, 5—7. Иман, сабырлык һәм Аллаһыга бирелү сыйфатларын үстерергә тырышлыкларыбыз безгә «Аллаһыны вә Раббыбыз Гайсәне танып белергә» дә һәм бу белемне кулланып, «файдасыз һәм уңышсыз калмаска» ярдәм итә (2 Пет. 1:8).
1:12—15. «Хакыйкатькә нык тотынып торыр» өчен, безгә һәрвакыт искә төшерүләр кирәк. Аларны без, мәсәлән, җыелыш очрашуларында, шәхси өйрәнү һәм Изге Язмаларны уку аша алабыз.
2:2. Безгә сак булырга кирәк, безнең тәртибебез Йәһвәгә һәм аның оешмасына хурлык китермәсен (Рим. 2:24).
2:4—9. Аллаһының үткәндә башкарган эшләрен истә тотып, без шуңа ышана алабыз: «Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хөкем көненә ничек сакларга икәнен белә».
2:10—13. «Шөһрәтле затларның», ягъни мәсихче өлкәннәрнең, кимчелекләре булса да һәм алар кайвакыт хаталар эшләсәләр дә, без алар турында начар сөйләргә тиеш түгел (Евр. 13:7, 17).
3:2—4, 12. «Элгәре вакытларда изге пәйгамбәрләр тарафыннан әйтелгән сүзләрне һәм Раббыбыз вә Коткаручыбыз... биргән әмергә» игътибарлы булсак, безгә Йәһвә көненең якын икәнен истә тотарга җиңелрәк булачак.
3:11—14. «Аллаһының көнен көткәндә һәм ул көннең тизрәк килүе өчен тырышканда» без 1) физик, әхлак һәм рухи яктан, шулай ук уй-фикерләребездә чиста булып, «тормышыбызны изге» килеш сакларга тиеш; 2) мөмкин кадәр күбрәк «Аллаһыга багланган булуыбызны» күрсәтүче эшләр, ягъни Патшалык турындагы вәгазьләү һәм шәкертләр әзерләү белән бәйле эшләр, башкарырга тиеш; 3) бу дөньяга хас сыйфатларны күрсәтмәскә, ягъни тәртибебездә саф, «тапсыз» булырга тиеш; 4) бар нәрсәне саф эчке теләкләрдән башкарып, «кимчелексез» булырга тиеш; 5) Аллаһы белән, мәсихче кардәшләр һәм бар кешеләр белән «иминлектә» яшәргә тиеш.