ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА
1 Петер 5:6, 7: «[Аллаһының] кодрәтле кулы астына буйсыныгыз, бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез»
«Шуңа күрә, Аллаһы сезне үз вакытында күтәрсен өчен, аның кодрәтле кулы астына буйсыныгыз, бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:6, 7, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Шулай итеп, Аллаһының кодрәтенә буйсыныгыз, һәм Ул үз вакытында сезне югары күтәрер. Барлык мәшәкатьләрегезне Аллаһыга йөкләгез, чөнки Ул сезнең хакта кайгырта» (1 Петер 5:6, 7, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).
1 Петер 5:6, 7 нең мәгънәсе
Рәсүл Петер бу сүзләре белән мәсихчеләрне бер дә шикләнмичә Аллаһыга үз авырлыклары һәм борчулары турында дога кылып була икәненә ышандыра. Аллаһы басынкы кешеләрне кадерли һәм аларны мул итеп бүләкләячәк.
«[Аллаһының] кодрәтле кулы астына буйсыныгыз». Изге Язмаларда Аллаһының кулы искә алынганда, бу еш кына аның коткарырга һәм якларга көчен аңлата (Чыгыш 3:19; Канун 26:8; Езра 8:22). Аллаһының «кодрәтле кулы астына» буйсыну аңа таяну дигәнне аңлата. Мәсихчеләр мөмкинлекләре чикле икәнен таный һәм сынауларны үз көчләре белән генә җиңә алмаганнарын аңлый (Гыйбрәтле сүзләр 3:5, 6; Филипиялеләргә 4:13). Алар Аллаһының үз вакытында һәм иң яхшы юл белән үзләре хакына эш итәргә көче барлыгына бер дә шикләнми (Ишагыя 41:10).
«Аллаһы сезне үз вакытында күтәрсен өчен». Сынауларын сабырлык белән кичереп чыккан кешеләр Аллаһы үзләрен ахыр чиктә күтәрәчәк, ягъни бүләкләячәк, икәненә ышана ала. Ул үз хезмәтчеләренең чиксез сыналуын я каршы тора алмаслык сынауларга дучар булуын рөхсәт итмәячәк (1 Көринтлеләргә 10:13). Киресенчә, алар, игелек эшләп, бирешмәсә, Аллаһы аларны һичшиксез «үз вакытында» бүләкләячәк (Гәләтиялеләргә 6:9).
«Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез [сүзгә-сүз «ташлагыз»], чөнки ул сезнең хакта кайгырта». Мәсихчеләр, Аллаһыга басынкылык белән дога кылып, аңа бар мәшәкатьләрен йөкли, ягъни ташлый. Бер белешмәлектә мондый аңлатма бар: «„Ташлау“ дигән фигыль кешенең, үзеннән нәрсәнедер алып ташлар өчен, куйган тырышлыкларын аңлата. Бу фигыль белә торып эшләнгән гамәлне сурәтли» («New Testament Commentary»). Мәсихче үз мәшәкатьләрен Аллаһыга йөкләгәч, ул инде азрак борчыла һәм Изге Язмаларда әйтелгән «Аллаһы тынычлыгы» кичерә (Филипиялеләргә 4:6, 7). Ул Аллаһының үзенә булышасы килгәненә ышана ала. Чөнки ул белә: Аллаһы аны ярата һәм үзенең чиксез көчен аңа ярдәм итәр өчен кулланырга әзер (Зәбур 37:5; 55:22).
1 Петер 5:6, 7 нең контексты
5 нче бүлек рәсүл Петернең мәсихчеләргә язган беренче хатының соңгы өлеше булып тора (1 Петер 1:1). Ул вакытта, безнең көннәрдәге кебек, Мәсихнең шәкертләре иманнарын сынаган төрле сынаулар кичергән, һәм бу аларны борчыган (1 Петер 1:6, 7). Аларның авырлыклары турында белгәнгә, Петер якынча б. э. 62—64 елларында җылы һәм рухландыргыч хат язган (1 Петер 5:12).
Петер үз хатын иманнары аркасында сынаулар кичергән мәсихчеләрнең рухын күтәрә алган сүзләр белән тәмамлый. Алар, басынкы булып Аллаһыга таянса, Аллаһы аларга нык калырга булышачак икәненә ышана алачак (1 Петер 5:5—10). Петернең сүзләре шулай ук бүген эзәрлекләнгән мәсихчеләргә дә көч өсти ала.
Петернең беренче хаты турындагы кыска видеороликны карагыз.