Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 189 мәкалә
  • Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Авырлыклар
  • Яраткан кешенең үлеме
  • Чиктән тыш зур гаеп хисе
  • Кайгы-хәсрәт
  • Авырып китү
  • Басым һәм борчылулар
  • Сугышлар
  • Киләчәк турында борчылу
  • Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
    Күзәтү манарасы Йәһвә Патшалыгын игълан итә (таратыр өчен брошюра) — 2017 ел
  • Ир-атларның борчылулары. Изге Язмалар ярдәм итә аламы?
    Төрле темалар
  • Гаеп хисе. Изге Язмалар миңа ярдәм итә аламы?
    Рухи сорауларга җавап
  • Бар мәшәкатьләрегезне Йәһвәгә йөкләгез
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 189 мәкалә
Бер хатын Изге Язмаларны укып, канәгатьлек кичерә.

Изге Язмаларда юаныч китерүче сүзләр бармы?

Изге Язмалар нигезендә җавап

Әйе, бар (Римлыларга 15:4). Без Изге Язмалардан кайбер өзекләрне карап чыгарбыз. Андагы сүзләр кыен хәлгә эләккән һәм авыр хисләр кичергән күп кенә кешегә юаныч китергән.

Бу мәкаләдә

  • Авырлыклар

  • Яраткан кешенең үлеме

  • Чиктән тыш зур гаеп хисе

  • Кайгы-хәсрәт

  • Авырып китү

  • Басым һәм борчылулар

  • Сугышлар

  • Киләчәк турында борчылу

Авырлыклар

Зәбур 23:4. «Дөм караңгылык каплаган үзәнлектән барсам да, мин һичнинди явызлыктан курыкмыйм, чөнки син минем белән».

Мәгънәсе. Аллаһыга, җитәкчелек сорап, дога кылганда, аның Сүзенә — Изге Язмаларга — таянып эш иткәндә, авырлыкны кыюлык белән кичереп чыга аласыз.

Филипиялеләргә 4:13. «Мин үземә кодрәт бирүче ярдәмендә барысын булдыра алам».

Мәгънәсе. Аллаһы сезгә һәркайсы проблеманы җиңеп чыгар өчен кодрәт бирә ала.

Изге Язмалар озакка сузылган проблеманы да хәл итәргә булыша ала. Моның турында күбрәк белер өчен, «Трудность: невозможность изменить обстоятельства» дигән мәкаләне карагыз.

Яраткан кешенең үлеме

Вәгазьче 9:10. «Кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк».

Мәгънәсе. Үлгән кеше газап чикми һәм безгә зыян китерә алмый. Алар бернәрсә хис итми, уйламый.

Рәсүлләр 24:15. «Кешеләр... үледән тереләчәк».

Мәгънәсе. Аллаһы яраткан кешебезне үледән терелтәчәк.

Изге Язмалар якыныбызның үлеме китергән авырлыкны җиңеп чыгарга булыша ала. Моның турында күбрәк белер өчен, «Кайгыны җиңеләйтер өчен адымнар» дигән мәкаләне карагыз.

Чиктән тыш зур гаеп хисе

Зәбур 86:5. «И Йәһвәa, син игелекле һәм кичерергә әзер, үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең».

Мәгънәсе. Үзләренең элек кылган хаталарыннан тәүбә иткән һәм аларны кабатламаска тәвәккәл булган кешеләрне Аллаһы кичерә.

Зәбур 103:12. «Көнчыгыш көнбатыштан ни хәтле ерак булса, ул җинаятьләребезне бездән шул хәтле ерак итә».

Мәгънәсе. Аллаһы кичергәндә, гөнаһларыбызны шулкадәр ерак алып куя ки, моны хәтта күз алдына да китерү авыр. Безне гаепләр өчен я җәза бирер өчен, ул аларны исебезгә төшереп тормый.

Изге Язмалар чиктән тыш зур гаеп хисе белән көрәшергә булыша. Моның турында күбрәк белер өчен, «Гаеп хисе. Изге Язмалар миңа ярдәм итә аламы?» дигән мәкаләне карагыз.

Кайгы-хәсрәт

Зәбур 31:7. «Син кайгы-хәсрәтемне күрдең, син ачы газабымны беләсең».

Мәгънәсе. Аллаһы барысын күреп тора. Башкалар иң тирән хисләребезне күрмәсә дә, ул күрә.

Зәбур 34:18. «Йәһвә боек күңеллеләргә якын, рухы сынык булганнарны ул коткара».

Мәгънәсе. Без кайгы-хәсрәт кичергәндә, Аллаһы безгә ярдәм итәргә вәгъдә итә. Ул кайгы-хәсрәтне кичереп чыгар өчен көч бирәчәк.

Без кайгы-хәсрәт кичергәндә, Изге Язмалар булыша ала. Моның турында күбрәк белер өчен, «Күңелсезлектән арынып, шатлыклы бул» дигән видеороликны карагыз.

Авырып китү

Зәбур 41:3. «Урын өстендә яткан чагында Йәһвә аңа таяныч булыр».

Мәгънәсе. Аллаһы, җитди авыру белән көрәшергә булышыр өчен, безгә җан тынычлыгы бирә, көч өсти һәм чыдам итә. Ул шулай ук акыллы карарлар кабул итәргә булыша.

Ишагыя 33:24. «Анда яшәүчеләрнең берсе дә: „Мин авырыйм“,— дип әйтмәс».

Мәгънәсе. Аллаһы тиздән һәр кеше сәламәт булачак дип әйтә.

Изге Язмалар безгә авырулар белән көрәшергә булыша ала. Моның турында күбрәк белер өчен, «Сәламәтлек кинәт какшаса, ничек яшәргә?» дигән мәкаләне карагыз.

Басым һәм борчылулар

Зәбур 94:19. «Борчулар мине биләп алганда, син миңа юаныч һәм тынычлык бирдең».

Мәгънәсе. Берәр басым кичергәндә, Аллаһыдан ярдәм сорасак, ул безгә тыныч калырга булышыр.

1 Петер 5:7. «Бар мәшәкатьләрегезне аңа йөкләгез, чөнки ул сезнең хакта кайгырта».

Мәгънәсе. Аллаһы кичергән газапларыбызга ваемсыз калмый. Ул күңелебезне бушатырга чакыра.

Басым кичергәндә һәм борчылулар биләп алганда, Изге Язмалар безгә булыша ала. Моның турында күбрәк белер өчен, «Стрессны ничек кичереп чыгарга?» дигән мәкаләне карагыз.

Сугышлар

Зәбур 46:9. «Ул бөтен җирдә сугышларны туктата».

Мәгънәсе. Аллаһы Патшалыгы тиздән бар сугышларны бетерәчәк.

Зәбур 37:11, 29. «Ә юашлар җирне мирас итеп алачак һәм чиксез тынычлыктан зур рәхәтлек табачак... Тәкъвалар җирне мирас итеп алачак Һәм анда мәңге яшәячәк».

Мәгънәсе. Яхшы кешеләр җирдә мәңге тынычлыкта яшәячәк.

Аллаһы Патшалыгы инде якын икәнен белер өчен, «Аллаһы Патшалыгы җир белән кайчан идарә итәчәк?» дигән мәкаләне карагыз.

Киләчәк турында борчылу

Ирмия 29:11. «„Сезгә нәрсә эшләргә җыенганымны мин яхшы беләм,— ди Йәһвә.— Киләчәгегез һәм өметегез булсын өчен, мин сезгә бәла-каза түгел, ә тынычлык бирермен“».

Мәгънәсе. Аллаһы үз халкына киләчәккә өмет белән карарга булыша.

Ачылыш 21:4. «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте».

Мәгънәсе. Аллаһы безнең көннәрдәге бар явызлыкны юк итәргә вәгъдә итә.

Изге Язмаларда киләчәк турында әйтелә. Моның турында күбрәк белер өчен, «Яхшы киләчәккә чын өмет» дигән мәкаләне карагыз.

a Йәһвә — Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу