Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w21 декабрь 15 б.
  • Хәтерлисеңме?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Хәтерлисеңме?
  • Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
  • Охшаш мәкаләләр
  • Йәһвәгә һәрчак таяныгыз
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Аллаһының тугры мәхәббәте безне Шайтанның ялганыннан яклый
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Зирәклеккә ия булыр өчен өч ысул
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
  • Имандашларыгыздан беркайчан читләшмәгез
    «Мәсихче тормышыбыз һәм хезмәтебез». Эш дәфтәре (2023)
Күбрәк карарга
Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2021 ел
w21 декабрь 15 б.

Хәтерлисеңме?

Син быелгы «Күзәтү манарасы» чыгарылышларын игътибар белән укыдыңмы? Биредәге сорауларга җавап бирә аласыңмы?

Ягъкуб 5:11 дән Йәһвәнең «шәфкатьле булуы» ничек күренә?

Ягъкуб 5:11 буенча, Йәһвә безгә наз белән ярдәм итә. Безгә аңардан үрнәк алырга кирәк (w21.01 21 б.).

Ни өчен Йәһвә башчылык принцибын урнаштырган?

Чөнки ул безне ярата. Башчылык принцибы ярдәмендә Аллаһы гаиләсендә тынычлык һәм тәртип хөкем сөрә. Башчылык принцибын тоткан гаиләдә һәр гаилә әгъзасы кем соңгы карар кабул иткәнен һәм кем үз өстенә җаваплылык алганын белә (w21.02 3 б.).

Ни өчен мәсихчеләргә мессенджерларны саклык белән кулланырга кирәк?

Безгә, мессенджерлар аша аралашканда, сак булырга кирәк. Әмма, зур чатларда аралашканда, моны эшләү авыр (1 Тим. 5:13). Без шулай ук мессенджерлар аша тикшерелмәгән мәгълүмат җибәрмәбез һәм мессенджерларны кардәшләрдән табыш алыр өчен кулланмабыз (w21.03 31 б.).

Ни өчен Йәһвә Гайсәнең җәзалап үтерелүенә юл куйган?

Сәбәпләрнең берсе — җәфалану баганасында үлеп, Гайсә яһүдләрне ләгънәттән азат иткән (Гәл. 3:10, 13). Икенче сәбәп — Йәһвә Гайсәне Баш рухани роленә әзерләгән. Өченче сәбәп — үлеменә кадәр тугры калып, Гайсә кеше хәтта иң авыр сынауларда тугры булып кала алуын күрсәткән (Әюп 1:9—11) (w21.04 16, 17 б.).

Хезмәттә аз кешене очратсагыз, нәрсә эшләп була?

Төрле вакытта вәгазьләргә тырышыгыз. Кешеләр өйдә була алган вакытларда һәм төрле урыннарда вәгазьләгез, аларга хат языгыз (w21.05 15, 16 б.).

Рәсүл Паул мин «канунны үтәү аша канун өчен үлдем» дип әйткәндә, нәрсәне күздә тоткан? (Гәл. 2:19)

Канун исраиллеләргә гөнаһлы булуларын күрсәткән. Бу канун шулай ук исраиллеләрне Мәсихнең килүенә әзерләгән (Гәл. 3:19, 24). Моның ярдәмендә рәсүл Паул Гайсәне Мәсих итеп кабул иткән. Нәтиҗәдә, ул «канун өчен үлгән», ягъни аңа инде буйсынмаган (w21.06 31 б.).

Ни өчен Йәһвә чыдамлылык күрсәтүдә иң яхшы үрнәк?

Йәһвә, чыдамлылык күрсәтеп, нәрсәгә түзә? Аның исемен каралыйлар, аның хакимлегенә каршы чыкканнар, балалары фетнә күтәргән, Шайтан ялган тарата, Аллаһының кадерле хезмәтчеләре газап чигә, ул үлгән якын дусларын юксына, дөньяда явызлык хөкем сөрә, кешеләр җирне һәлак итә (w21.07 9—12 б.).

Ни өчен Йосыфның сабырлыгы үрнәк алырлык?

Йосыфның абыйлары аның белән начар мөгамәлә иткәннәр. Соңрак Мисырда Йосыфны нахакка гаепләгәннәр һәм ул күп еллар төрмәдә утырган (w21.08 12 б.).

Һәггәй 2:6—9, 20—22 дә нинди символик селкетү турында сүз бара?

Йәһвә халыкларны Патшалык турындагы хәбәр белән «селкетә». Күпчелек кеше яхшы хәбәрне кабул итми, әмма кемдер кабул итә. Ә тиздән Йәһвә Армагеддонда бөтен халыкларны селкетәчәк (w21.09 15—19 б.).

Ни өчен безгә хезмәттә бирешмәскә кирәк?

Йәһвә тырышлыкларыбызны күреп шатлана. Хезмәттә бирешмәсәк, мәңгелек тормышка ия булырбыз (w21.10 25, 26 б.).

Левилеләр китабының 19 нчы бүлеге безгә «Бар эшләрегездә изге булыгыз» дигән киңәшне кулланырга ничек булыша? (1 Пет. 1:15)

Күрәсең, рәсүл Петер бу сүзләрне Левилеләр 19:2 дән алган. Шуңа күрә Левилеләр китабының 19 нчы бүлегендәге күрсәтмәләрне куллансак, бу безгә изге булырга булышыр (w21.12 3, 4 б.).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу