Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • lff 45 дәрес
  • Нейтраль булу нәрсәне аңлата?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Нейтраль булу нәрсәне аңлата?
  • Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
  • ЙОМГАКЛАУ
  • ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
  • Бүленгән дөньяда нейтралитет саклагыз
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү өчен брошюра) 2016 ел
  • Ни өчен Йәһвә Шаһитләре сәясәттә катнашмый?
    Йәһвә Шаһитләре турында популяр сораулар
  • «Алар... дөньядан түгел»
    Бердәнбер чын Аллага гыйбадәт кылыгыз
  • Соңгы көннәрдә мәсихчеләр битарафлыгы
    Күзәтү манарасы 2003 ел
Күбрәк карарга
Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
lff 45 дәрес
Дәрес 45. Бер яшь апа-кардәш тугрылык анты яңгыраганда хөрмәт күрсәтеп басып тора, әмма, башка студентлардан аермалы буларак, аны кабатламый һәм күкрәгенә кулын куймый.

ДӘРЕС 45

Нейтраль булу нәрсәне аңлата?

Бастырылган версия
Бастырылган версия
Бастырылган версия

Гайсә өйрәткәнчә, аның шәкертләре дөньяныкы булырга тиеш түгел (Яхъя 15:19). Бу нейтраль булуны үз эченә ала. Нейтраль булу сәясәттә һәм сугышларда бер якны да якламау дигәнне аңлата. Чынлыкта, нейтралитет саклау кайчак авыр була. Моның аркасында безне мыскылларга мөмкиннәр. Без ничек нейтраль һәм Йәһвә Аллаһыга тугры булып кала алабыз?

1. Мәсихчеләр кеше хөкүмәтләренә ничек карый?

Мәсихчеләр хөкүмәтләрне хөрмәт итә. Без Гайсә әйткәнчә эш итәбез һәм «кайсарныкын — кайсарга... бирәбез». Ягъни без үзебез яшәгән илнең законнарына буйсынабыз, мәсәлән, салымнар түлибез (Марк 12:17). Изге Язмалар буенча, кеше хөкүмәтләре Йәһвә рөхсәт иткәнгә генә идарә итә (Римлыларга 13:1). Шуңа күрә без кеше хөкүмәтләренең хакимлеге чикле икәнен аңлыйбыз. Без Аллаһыбыз һәм аның күктәге Патшалыгы гына кешелек проблемаларын хәл итәчәк икәненә ышанабыз.

2. Без нейтраль булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

Гайсә кебек, без дә сәясәттә катнашмыйбыз. Кешеләр, Гайсә кылган могҗизаларның берсен күреп, аны җирдә үз патшалары итеп куярга теләгәч, ул китеп барган (Яхъя 6:15). Ни өчен? Чөнки соңрак ул әйткән: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел» (Яхъя 18:36). Без — Гайсәнең шәкертләре, шуңа күрә без нейтралитет саклыйбыз. Мәсәлән, без сугышка бармыйбыз. (Микай 4:3 укы.) Без байрак кебек милли символларны хөрмәт итәбез, ләкин аларга табынмыйбыз (1 Яхъя 5:21). Без сәяси партияләр һәм кандидатлар яклы да, аларга каршы да түгел. Бу һәм башка юллар белән без Аллаһы хөкүмәтенә — аның Патшалыгына — тулысынча тугры булганыбызны күрсәтәбез.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Нейтраль калу авыр була алган очракларны карап чыгыгыз, һәм Йәһвәне сөендерәчәк карарларны ничек кабул итәргә икәнен белегез.

Бер ир-ат нейтралитет саклый. Ул халык алдында чыгыш ясаган бер-берсе белән ярышкан сәяси кандидатларга игътибар итми.

3. Мәсихчеләр нейтралитет саклый

Гайсә һәм аның шәкертләре безгә үрнәк калдырган. Римлыларга 13:1, 5—7 һәм 1 Петер 2:13, 14 не укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Мәсихчеләр нейтралитет саклый (1 нче өлеш)» (4:28)

  • Ни өчен без дөньяви хакимиятләрне хөрмәт итәргә тиеш?

  • Аларга буйсынганыбызны без ничек күрсәтәбез?

Сугыш вакытында кайбер илләр үзләрен нейтраль дип атыйдыр, әмма алар сугышкан ике якка да булышлык күрсәтә. Нейтраль булу чынлыкта нәрсәне аңлата? Яхъя 17:16 ны укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Мәсихчеләр нейтралитет саклый (2 нче өлеш)» (3:11)

  • Нейтраль булу нәрсәне аңлата?

Хакимиятләрнең таләпләре Аллаһы канунына каршы килсә, нәрсә эшләргә? Рәсүлләр 5:28, 29 ны укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Мәсихчеләр нейтралитет саклый (3 нче өлеш)» (1:18)

  • Кеше законы Аллаһы канунына каршы килсә, без кемгә буйсынырга тиеш?

  • Нинди очракларда мәсихчеләр хакимияткә буйсынмаячак?

4. Уйларда һәм эшләрдә нейтраль булыгыз

1 Яхъя 5:21 не укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «Ни өчен мәсихчеләргә кыюлык кирәк? Нейтралитет саклар өчен» (2:49)

  • Ни өчен Аенге сәяси партиягә кермәскә һәм милли церемонияләрдә катнашмаска, мәсәлән, байракка честь бирмәскә булган?

  • Сезнеңчә, ул дөрес карар кабул иткәнме?

Тагын нинди очракларда безнең нейтралитетыбыз сыналырга мөмкин? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

ВИДЕОРОЛИК: «„Күзәтү манарасы“ басмасыннан сабаклар. Бүленгән дөньяда нейтралитет саклыйбыз» (5:16)

  • Халыкара спорт уеннары турында әйткәндә, без ничек нейтраль булып кала алабыз?

  • Сәясәтчеләрнең карарлары шәхсән безгә тәэсир итсә, без ничек нейтраль булып кала алабыз?

  • Яңалыклардан я үзебез аралашкан кешеләрдән ишеткәннәребез нейтраль булуыбызга ничек тәэсир итә ала?

Коллаж: 1. Ачулы кешеләр төркеме плакатлар тотып, каршылык акциясендә катнаша. 2. Бер ир-ат спорт ярышында, байракны өскә күтәреп, шатланып кычкыра. 3. Укучы тугрылык антын әйтә. 4. Автомат тоткан солдат. 5. Ике сәяси кандидат нотыкларын сөйли. 6. Бер хатын-кыз тавыш биргән бюллетенен тартмага сала.

Нинди өлкәләрдә мәсихче уйларында һәм эшләрендә нейтралитет сакларга тиеш?

БЕРӘРСЕ: «Ни өчен сез байракка честь бирмисез һәм гимн җырламыйсыз?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Мәсихчеләр уйларында, сүзләрендә һәм эшләрендә сәяси яктан нейтраль булып калыр өчен зур тырышлыклар куя.

Кабатлау

  • Без кеше хөкүмәтләрен хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтәбез?

  • Ни өчен без сәяси яктан нейтраль булып калабыз?

  • Нинди очракларда нейтралитетыбыз сыналырга мөмкин?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Нейтраль булып калыр өчен, безгә нинди корбаннарга барырга туры килердер?

«Йәһвәгә өметебез һәрвакыт акланып тора» (3:14)

Гаиләләр нейтралитетны сыный торган очракларга ничек әзерләнә ала?

«Җәмәгать чараларында нейтралитет саклау» (4:25)

Ни өчен үз илеңне яклау бу иң зур хөрмәт түгел?

«Аллаһыга барысы да мөмкин» (5:19)

Эш сайлаганда, «без дөньядан түгел» дигән принципны ничек исәпкә алырга?

«Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш» («Күзәтү манарасы» 2006 ел, 1 апрель)

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу