«Сез нинди кеше булырга тиеш?»
«Һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә... тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 ПЕТ. 3:11, 12).
1. Ни өчен Петернең икенче хаты аның көннәрендәге мәсихчеләр өчен бик вакытлы булган?
РӘСҮЛ Петер үзенең Аллаһы тарафыннан рухландырылган икенче хатын язганда мәсихчеләр җыелышы инде күп эзәрлекләүләр кичергән булган, ләкин бу җыелышның ашкынуын киметмәгән һәм үсүен туктатмаган. Шуңа күрә Иблис моңарчы күп мәртәбәләр уңышлы булган башка ысулны кулланган. Петер ачыклаганча, Шайтан Аллаһының халкын «кем белән зина кылырга икән дип» йөргән һәм «күңелләре комсызлыкта шомарган» ялган өйрәтүчеләр аркылы бозарга тырышкан (2 Пет. 2:1—3, 14; Яһүд 4). Шулай итеп, Петернең икенче хаты — бу Аллаһыга тугры булырга эчкерсез өндәү.
2. 2 Петер 3 нче бүлектә нәрсә турында әйтелә, һәм без үзебезгә нинди сораулар бирергә тиеш?
2 Петер болай дип язган: «Үзем әле исән һәм, шушы тәнемдә вакытта, болар хакында хәтерегезгә төшерүне үземнең бурычым итеп исәплим. Мин беләм: тиздән бу тәнемнән китәчәкмен... Шуңа күрә, арагыздан киткәч, боларны һәрвакыт истә тотыгыз дип, хәлемнән килгән бар нәрсәне эшлим» (2 Пет. 1:13—15). Әйе, Петер тиздән үләчәген белгән, ләкин үзенең бик вакытлы искә төшерүләренең алда да файда китерүен теләгән. Чыннан да, алар Изге Язмаларның өлеше булып киткән, һәм без дә аларны укый алабыз. Петернең икенче хатының өченче бүлеге безнең өчен аеруча мөһим, чөнки анда хәзерге дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» һәм образлы күкләрнең вә җирнең юк ителүе турында әйтелә (2 Пет. 3:3, 7, 10). Петер безгә нинди киңәшләр бирә? Аның киңәшләрен куллану безгә Йәһвәнең хуплавын алырга ничек ярдәм итәчәк?
3, 4. a) Петернең сүзләре буенча, мәсихчеләр нинди булырга тиеш, һәм ул нәрсә дип кисәткән? б) Без нинди өч якка игътибар итәрбез?
3 Шайтан дөньясының таркалачагы турында искә алганнан соң, Петер болай дип әйткән: «Ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә... тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 Пет. 3:11, 12). Петер шуны белгән: Йәһвәнең ихтыярын үтәгән һәм аңа яраклы сыйфатлар күрсәткән кешеләр генә якынлашып килүче «үч алу көнендә» исән калачак (Ишаг. 61:2). Шуңа күрә рәсүл болай дип өстәгән: «Сез исә, сөеклеләрем, бу хакта инде белгәнлектән, [ялган өйрәтүче] әхлаксыз кешеләр ялгышлыклары сезне тайпылдырмасын һәм сез, ышанычлы нигездән егылып төшмәс өчен, сак булыгыз» (2 Пет. 3:17).
4 Петер соңгы көннәрдә мәсихчеләр үз сафлыкларын саклар өчен, аеруча сак булырга тиеш икәнен белгән. Соңрак рәсүл Яхъя моның сәбәбен ачык итеп аңлатып биргән. Ул Шайтанның күктән бәреп төшерелүен һәм аның «Аллаһы әмерләрен үтәүче, Гайсә хакында шаһитлек бирүчеләргә» каршы «көчле ярсыганын» алдан күргән (Ачыл. 12:9, 12, 17). Аллаһының тугры майланган хезмәтчеләре үзләренең «башка сарыклардан» булган тугры юлдашлары белән җиңүчеләр булачак (Яхъя 10:16). Ә шәхсән безнең турында нәрсә әйтеп була? Без сафлыгыбызны сакларбызмы? Без 1) Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстерергә, 2) үзебезне әхлакый һәм рухи яктан тапсыз һәм кимчелексез сакларга һәм 3) сынауларга дөрес карашта булырга тырышсак, үз сафлыгыбызны саклаячакбыз. Әйдәгез бу өч якка игътибар итик.
Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстерегез
5, 6. Без нинди сыйфатлар үстерергә тиеш, һәм нигә моның өчен тырышлыклар куярга кирәк?
5 Үзенең икенче хатында Петер инде болай дип язган булган: «Иманыгызга игелек өстәү өчен, хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез. Игелеккә белемне өстәгез; белемгә тотнаклыкны; тотнаклыкка сабырлыкны; сабырлыкка Аллаһыга бирелүне; Аллаһыга бирелүгә имандаш туганнарыгызны яратуны; имандаш туганнарыгызны яратуга мәхәббәт өстәгез. Әгәр сездә бу хасиятләр булса, һәм алар арта барса, сезнең Раббыбыз Гайсә Мәсихне белүегез файдасыз һәм уңышсыз калмас» (2 Пет. 1:5—8).
6 Дөрестән дә, яраклы сыйфатлар булдырырга ярдәм иткән эшләрдә катнашыр өчен, без «хәлебездән килгән бар нәрсәне эшләргә» тиеш. Мәсәлән, бар мәсихче очрашуларга йөрер өчен, Изге Язмаларны һәр көн укыр өчен һәм яхшы шәхси өйрәнү графигы булсын өчен, тырышлыклар куярга кирәк. Гаилә белән гыйбадәт кылу киче дә һәр атна, күңелле һәм файдалы үтсен өчен, тырышлыклар белән яхшы планлаштыру кирәк булыр. Моның барысы гадәтебезгә кереп киткәч һәм аеруча моның файдасын күргәч, аларны тоту җиңелрәк була.
7, 8. a) Кайберәүләр Гаилә белән гыйбәдәт кылу киче турында нәрсә дигән? б) Сез бу кичтән нинди файда аласыз?
7 Гаилә белән гыйбадәт кылу киче турында бер апа-кардәш болай дип яза: «Ул безгә күп нәрсәләрне белергә мөмкинлек бирә». Икенчесе болай ди: «Дөресен әйткәндә, китап өйрәнүләрнең башка үткәрелмәячәген белгәч, мин бик күңелсезләндем, чөнки бу минем иң яраткан очрашуым иде. Ләкин хәзер, Гаилә белән гыйбадәт кылу киче булганда, мин әйтә алам, Йәһвә безнең нәрсәгә һәм кайчан моңа ихтыяҗ булганыбызны белә». Ә бер гаилә башлыгы болай ди: «Гаилә белән гыйбадәт кылу бик зур ярдәм бирә. Безнең, ир белән хатын буларак, ихтыяҗларыбызга туры китерелгән очрашу бик файдалы! Без икебез дә изге рухның җимешен үстерүдә яхшырганыбызны сизәбез һәм хезмәтебездә күбрәк шатлык табабыз». Икенче гаилә башлыгы болай ди: «Балаларыбыз үзләре тикшерүләр үткәрә һәм күпкә өйрәнә, бу аларга шатлык китерә. Гаилә өйрәнүе Йәһвәнең борчылуларыбызны белгәненә һәм догаларыбызны ишеткәненә ышанычыбызны ныгыта». Бу искиткеч төзелешкә синең карашың шундый укмы?
8 Гаилә белән гыйбадәт кылу кичегезне үткәрергә әһәмиятсез нәрсәләр комачауламасын. Бер ирле-хатынлы болай дигән: «Соңгы дүрт атна дәвамында һәр пәнҗешәмбе кич гаиләбездә өйрәнүебезне туктата язган берәр нәрсә булып торды, ләкин без аны барыбер үткәрдек». Сүз дә юк, кайвакыт сезгә гаилә өйрәнүе үткәреләчәк вакытны үзгәртергә туры килер. Шулай да, гаилә белән гыйбадәт кылу кичен һәр атна үткәрергә тәвәккәл булыгыз!
9. Йәһвә Иремиягә ничек ярдәм иткән, һәм без аның үрнәгеннән нәрсәгә өйрәнә алабыз?
9 Иремия пәйгамбәр безнең өчен яхшы үрнәк булып тора. Ул Йәһвә биргән рухи ярдәмгә мохтаҗ булган һәм аны бик кадерләгән. Бу аны ваемсыз халыкка сабырлык белән вәгазьләргә сәләтле иткән. «Йәһвә сүзе... сөякләремдәге янган ялкын кебек иде»,— дип әйткән ул (Ирем. 20:8, 9). Йәһвәнең ярдәме аңа шулай ук Иерусалимның җимерелүе белән тәмамланган авыр вакытларны кичереп чыгарга булышкан. Бүген безнең тулы Изге Язмалар бар. Аны тырышып өйрәнсәк һәм Аллаһының уйларын үзләштерсәк, без, Иремия кебек, хезмәтебездә шатлыклы булачакбыз, сынауларда тугры һәм әхлакый вә рухи яктан саф булып калачакбыз (Ягък. 5:10).
Үзегезне «тапсыз, кимчелексез» саклагыз
10, 11. Ни өчен без «тапсыз, кимчелексез» булыр өчен, хәлебездән килгәнне эшләргә тиеш, һәм бу бездән нәрсә таләп итә?
10 Мәсихчеләр буларак, без ахыр заманда яшәгәнебезне беләбез. Шуңа күрә без бу дөньяның Йәһвә нәфрәт иткән нәрсәләргә — комсызлык, әхлаксызлык, көч куллануга — бата барганына бер дә гаҗәпләнмибез. Шайтанның эш итү рәвешен болай аңлатып була: «Аллаһы халкын куркытып булмый икән, аларны, бәлкем, бозып булыр» (Ачыл. 2:13, 14). Шуңа күрә Петернең ярату белән әйткән мондый сүзләрен күңелгә салыйк: «Аллаһы каршында иминлектә яшәп, һичбер тапсыз, кимчелексез табылуыгыз өчен хәлдән килгән бөтен нәрсәне эшләгез» (2 Пет. 3:14).
11 «Хәлдән килгән бөтен нәрсәне эшләгез» дигән сүзләр Петернең алдарак әйткән «хәлегездән килгән бар нәрсәне эшләгез» дигән киңәшенә охшаш. Билгеле, Петерне андый сүзләр язарга рухландырган Йәһвә безгә үзебезне «тапсыз, кимчелексез», Шайтан дөньясының пычрагыннан нәҗесләнмәгән килеш саклар өчен, тырышлыклар куярга кирәк икәнен белә. Шул исәптән без үз йөрәгебезне дә начар теләкләрдән сакларга тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 4:23; Ягъкуб 1:14, 15 не укы.) Бу шулай ук безнең мәсихче тормыш юлыбызны шик астына куйган һәм безне яманлаган кешеләргә каршы тору дигәнне дә аңлата (1 Пет. 4:4).
12. Лүк 11:13 тә безнең өчен нинди ышандыру бар?
12 Камилсезлегебез аркасында безгә дөрес булганны эшләү авыр (Рим. 7:21—25). Без Йәһвәдән ярдәм сорасак кына, бу яктан уңышлы булуыбызга өметләнә алабыз, чөнки ул үзеннән сораучыларга изге рухны мул итеп бирә (Лүк 11:13). Бу рух исә бездә Аллаһыга яраклы сыйфатлар үстерә. Ә алар тормышыбызда булган вәсвәсәләргә дә бирелмәскә һәм Йәһвә көне якынлашкан саен күбәйгән авырлыкларны да җиңеп чыгарга ярдәм итә.
Сынаулар сине ныгытсын
13. Сынаулар булганда, безгә аларны кичерергә нәрсә ярдәм итәчәк?
13 Бу иске дөнья төзелешендә яшәгәндә һәрвакыт төрле сынаулар булып торачак. Ләкин күңел төшенкелегенә бирелер урынына аларны Аллаһыга булган яратуыңны раслау һәм аңа вә аның Сүзенә ышанычыңны ныгыту мөмкинлеге итеп сана. Шәкерт Ягъкуб болай дип язган: «Имандашларым, иманыгыз сыналуының сабырлык тудыруын белгәнгә күрә, төрле сынауларга эләгүне үзегезгә зур шатлык дип санагыз» (Ягък. 1:2—4). Шуны да онытма: «Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга... икәнен белә» (2 Пет. 2:9).
14. Йосыфның мисалы сине ничек ныгыта?
14 Ягъкубның улы Йосыфның мисалын карап чыгыйк. Аны абыйлары коллыкка сатып җибәргән (Ярат. 37:23—28; 42:21). Бу мәрхәмәтсезлек аркасында Йосыфның иманы какшаганмы? Ул Аллаһыга моңа юл куйганы өчен үпкәләгәнме? Изге Язмалар буенча, юк! Өстәвенә, моның белән Йосыфның сынаулары бетмәгән. Соңрак аны, Потифар хатынын көчләргә теләгән дип ялган гаепләп, төрмәгә утыртканнар. Әмма Йосыф ул чакта да Аллаһыга тугрылыгын саклаган (Ярат. 39:9—21). Моннан тыш, сынаулар аны ныгыткан, һәм моның өчен ул мул фатихалар алган.
15. Нагомиянең мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?
15 Сүз дә юк, сынаулар безне күңелсезләндерә я хәтта кайгыга батыра ала. Бәлкем, Йосыф та кайвакыт үзен шулай хис иткәндер. Аллаһының башка тугры хезмәтчеләре һичшиксез андый хисләр кичергән. Ирен һәм ике улын югалткан Нагомия мисалына игътибар итик. «Миңа Нагомия дип түгел, Мара [мәгънәсе «ачы»] дип дәшсәгез дөресрәк булыр, чөнки Кодрәт иясе мине зур хәсрәткә салды»,— дип әйткән ул (Рут 1:20, 21, искәрмә). Нагомиянең алай дип әйтүе табигый һәм аңлаешлы булган. Әмма ул, Йосыф кебек үк, үз иманын һәм сафлыгын югалтмаган. Йәһвә исә бу кадерле хатынны фатихалаган (Рут 4:13—17, 22). Өстәвенә, ул җирдә булачак Оҗмахта Шайтан һәм аның явыз дөньясы китергән бар зыянны юк итәчәк. «Элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк» (Ишаг. 65:17).
16. Безнең догага мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш һәм ни өчен?
16 Сынауларыбыз нинди генә булмасын, Йәһвәнең яратканын белү безгә аларны кичереп чыгарга ярдәм итәчәк. (Римлыларга 8:35—39 ны укы.) Шайтан безне алда да төшенкелеккә дучар итәргә тырышачак, ләкин без «дога кыла алу өчен аек һәм тотнаклы булсак», ул уңышлы булмаячак (1 Пет. 4:7). Гайсә болай дигән: «Шулай итеп, һәрвакыт уяу булыгыз һәм, булырга тиешле барлык нәрсәләрдән качып котылырга һәм Адәм Улы каршына килеп басарга көчегез булсын өчен, дога кылыгыз» (Лүк 21:36). Биредә «дога кылыгыз» дип тәрҗемә ителгән тәгъбир Инҗилнең төп нөсхәсе язылган грек телендә «ялварып сорагыз» дигән мәгънә йөртә. Безне ялварып сорарга өндәп, Гайсә үзе һәм Атасы каршында нык басып торырга вакыт икәненә басым ясаган. Без, хупланган хәлдә басып торсак кына, Йәһвә көнендә исән калачакбыз.
Рухи эшләрдә һәрвакыт катнаш
17. Син яшәгән җирдә вәгазьләү авыр икән, пәйгамбәрләрнең яхшы мисаллары сиңа ничек ярдәм итә ала?
17 Рухи эшләрдә катнашу безгә көч өстәп тора. Бу Петернең мондый сүзләрен искә төшерә: «Ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә... тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк» (2 Пет. 3:11, 12). Моның өчен, иң мөһиме, яхшы хәбәрне игълан итәргә кирәк (Мат. 24:14). Дөрес, кайбер җирләрдә кешеләр, бәлкем, ваемсыз булганга я каршы торганга, яки көндәлек мәшәкатьләргә чумганга, сиңа вәгазьләргә авырдыр. Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләренә дә шундый ук мөнәсәбәт белән очрашырга туры килгән. Шулай да алар беркайчан да бирешмәгән, ә Аллаһы хәбәрен кешеләргә «кат-кат» сөйләгән. (2 Елъязма 36:15 не укыa; Ирем. 7:24—26.) Аларга нык калырга нәрсә ярдәм иткән? Алар үзләренең йөкләмәсенә бу дөнья карашыннан түгел, ә Йәһвәнекеннән караган. Аллаһы исемен йөртүне дә алар бик зур хөрмәт дип санаган (Ирем. 15:16).
18. Патшалык турында вәгазьләү Аллаһы исеменең киләчәктәге данлануы белән ничек бәйле?
18 Безнең дә Йәһвәнең исемен һәм ниятләрен игълан итү хөрмәтебез бар. Безнең вәгазьләү эшебезнең нәтиҗәсе турында уйлап кына кара: Аллаһы үз дошманнарын бөек көнендә хөкем иткәндә, алар: «Без синең турыда һәм ниятләрең хакында белмәдек»,— дип әйтә алмас. Чыннан да, борынгы замандагы Фиргавен кебек, алар Йәһвәнең үзләренә каршы чыкканын аңлаячаклар (Чыг. 8:1, 20; 14:25). Шул ук вакыт Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләрен, алар аның вәкилләре булганнарын ачык итеп күрсәтеп, хөрмәтләячәк. (Йәзәкил 33:33 не укыb.)
19. Йәһвәнең сабырлыгын яхшылык эшләү мөмкинлеге итеп кулланырга теләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?
19 Үзенең икенче хатының азагында диярлек Петер имандашларына: «Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз»,— дигән (2 Пет. 3:15). Әйе, Йәһвәнең сабырлыгын моннан ары да яхшылык эшләү мөмкинлеге итеп кулланыйк. Ничек итеп? Аңа яраклы сыйфатлар үстереп, үзебезне «тапсыз, кимчелексез» килеш саклап, сынауларга дөрес карашта торып һәм Патшалык эшләре белән мәшгуль булып. Шулай эшләсәк, яңа күк һәм яңа җир булганда без мәңгелек фатихалар алачакбыз (2 Пет. 3:13).
[Искәрмәләр]
a 2 Елъязма 36:15: «Аларның ата-бабаларының Аллаһысы, Йәһвә, аларны кисәтер өчен, алар янына кат-кат хәбәрчеләрен җибәрде, чөнки ул үз халкын һәм үз торагын кызганды».
b Йәзәкил 33:33: «Ләкин бу үтәлгәндә, ә бу һичшиксез үтәләчәк, аларга үзләре арасында пәйгамбәрнең булганын танырга туры киләчәк».
Хәтерлисезме?
• Аллаһыга яраклы сыйфатларны без ничек үстерә алабыз?
• Үзебезне «тапсыз, кимчелексез» ничек сакларга?
• Йосыф белән Нагомиядән нәрсәгә өйрәнеп була?
• Ни өчен вәгазьләү эшендә катнашу бу зур хөрмәт?
[9 биттәге иллюстрация]
Ирләр, сезгә һәм гаиләгезгә яхшы сыйфатларны ничек үстерергә?
[10 биттәге иллюстрацияләр]
Сынаулар турында әйткәндә, Йосыф мисалы безне нәрсәгә өйрәтә?