-
Нейтраль булу нәрсәне аңлата?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
2. Без нейтраль булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?
Гайсә кебек, без дә сәясәттә катнашмыйбыз. Кешеләр, Гайсә кылган могҗизаларның берсен күреп, аны җирдә үз патшалары итеп куярга теләгәч, ул китеп барган (Яхъя 6:15). Ни өчен? Чөнки соңрак ул әйткән: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел» (Яхъя 18:36). Без — Гайсәнең шәкертләре, шуңа күрә без нейтралитет саклыйбыз. Мәсәлән, без сугышка бармыйбыз. (Микай 4:3 укы.) Без байрак кебек милли символларны хөрмәт итәбез, ләкин аларга табынмыйбыз (1 Яхъя 5:21). Без сәяси партияләр һәм кандидатлар яклы да, аларга каршы да түгел. Бу һәм башка юллар белән без Аллаһы хөкүмәтенә — аның Патшалыгына — тулысынча тугры булганыбызны күрсәтәбез.
-
-
Нейтраль булу нәрсәне аңлата?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
4. Уйларда һәм эшләрдә нейтраль булыгыз
1 Яхъя 5:21 не укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Ни өчен Аенге сәяси партиягә кермәскә һәм милли церемонияләрдә катнашмаска, мәсәлән, байракка честь бирмәскә булган?
Сезнеңчә, ул дөрес карар кабул иткәнме?
Тагын нинди очракларда безнең нейтралитетыбыз сыналырга мөмкин? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Халыкара спорт уеннары турында әйткәндә, без ничек нейтраль булып кала алабыз?
Сәясәтчеләрнең карарлары шәхсән безгә тәэсир итсә, без ничек нейтраль булып кала алабыз?
Яңалыклардан я үзебез аралашкан кешеләрдән ишеткәннәребез нейтраль булуыбызга ничек тәэсир итә ала?
Нинди өлкәләрдә мәсихче уйларында һәм эшләрендә нейтралитет сакларга тиеш?
-