Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • w15 1.6. 14-15 б.
  • Мәсих дошманы кем ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Мәсих дошманы кем ул?
  • Күзәтү манарасы 2015 ел
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • МӘСИХ ДОШМАНЫНЫҢ ЧЫН ЙӨЗЕ БЕЛЕНӘ
  • «ЯЛГАН ПӘЙГАМБӘРЛӘР» ҺӘМ «КАНУНСЫЗЛЫК КЕШЕСЕ»
  • МӘСИХ ДОШМАНЫННАН САКЛАНЫГЫЗ
  • Кем ул антихрист?
    Рухи сорауларга җавап
  • Мәсих дошманы
    Сүзлек
  • 1 Яхъя эчтәлек
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • 1 Яхъя эчтәлек
    Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)
Күзәтү манарасы 2015 ел
w15 1.6. 14-15 б.

Мәсих дошманы кем ул?

Күптән түгел генә «Антихрист» дигән бер куркыныч кино чыккан.

Бер популяр рок-группа үз альбомнарының берсен «Антихрист-суперзвезда» дип исемләгән.

XIX гасырның фәлсәфәчесе Фридрих Ницше хезмәтләренең берсен «Антихрист» дип исемләгән.

Урта гасырларда патшалар белән императорлар үз дошманнарын «антихрист» дип атаганнар.

Немец реформаторы Мартин Лютер Рим папаларын «антихристлар» дип атаган.

«АНТИХРИСТ», ягъни «Мәсих дошманы», дигән сүз белән теләсә кемне һәм теләсә нәрсәне патшалардан алып киноларга хәтле атыйлар. Шуңа күрә менә мондый сорау туа: кем соң ул Мәсих дошманы? Һәм ул безгә зыян китерә аламы? Җавапны табар өчен Изге Язмаларга мөрәҗәгать итик: анда бу сүз биш тапкыр очрый.

МӘСИХ ДОШМАНЫНЫҢ ЧЫН ЙӨЗЕ БЕЛЕНӘ

Изге Язмаларны язучыларның берсе генә «антихрист» дигән сүзне куллана, бу — рәсүл Яхъя. Ул Мәсих дошманын ничек тасвирлый? Аның беренче хатында язылган сүзләргә игътибар итик: «Балаларым, бу соңгы сәгать. Сез Мәсих дошманының килүе турында ишеткән идегез. Хәтта хәзер дә күп кенә Мәсих дошманнары бар. Шуңа күрә без бу соңгы сәгать икәнен беләбез. Алар безнең арабызда иделәр, ләкин бездән киттеләр, чөнки безнең кебек түгел иделәр. [...] Гайсәнең Мәсих икәнен кире кагучы — ялганчы булмыйча, кем булсын? Күктәге Атабызны һәм аның Улын кире кагучы — Мәсих дошманы» (1 Яхъя 2:18, 19, 22).

Мәсих дошманы дип әйткәндә, рәсүл Яхъя Гайсә Мәсихнең үзе һәм аның тәгълиматлары турында белә торып ялганны таратып йөрүчеләрне күздә тоткан

Бу сүзләр безгә нәрсәне ачыклый? Яхъяның «күп кенә Мәсих дошманнары» дигән сүзләреннән Мәсих дошманы бер кешене түгел, ә кешеләр төркемен аңлата дигән нәтиҗә ясап була. Бу төркемгә ялганны таратучы, Гайсәне Мәсих итеп санамаучы һәм Аллаһының үз Улы Гайсә Мәсих белән мөнәсәбәтләрен бозып күрсәтүче кешеләр яки оешмалар керә. Алар Мәсих яки аның вәкилләре булып кылана. «Бездән киттеләр» дигән сүзтезмәдән аларның Изге Язмалардагы тәгълиматлардан читкә тайпылганнары күренә. Яхъя үз хатын язганда, бу кешеләр төркеме инде пәйда булган. Бу вакыт «соңгы сәгатькә» — бәлки, рәсүлләр заманнарының соңгы вакытына туры килгән.

Яхъя пәйгамбәр Мәсих дошманы турында тагын нәрсә язган? Ялган пәйгамбәрләр турында ул болай дип кисәткән: «Аллаһы иңдергән хәбәрне болай танып була: Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен раслаган һәр хәбәр Аллаһыдан иңдерелгән була. Гайсәнең кеше булып килгәнен танымаган һәр хәбәр исә Аллаһыдан түгел, ә Мәсих дошманыннан килә. Сез ишеткәнчә, бу хәбәр килергә тиеш иде, һәм хәзер ул инде дөньяда» (1 Яхъя 4:2, 3). Шуннан соң үзенең икенче хатында Яхъя бу фикерне кабатлаган: «Дөньяда күп алдакчылар пәйда булды, алар Гайсә Мәсихнең кеше булып килгәнен танымыйлар. Шулай эшләүче — алдакчы һәм Мәсих дошманы» (2 Яхъя 7). Шунысы ачык: Мәсих дошманы дип әйткәндә, Яхъя Гайсә Мәсихнең үзе һәм аның тәгълиматлары турында ялганны белә торып таратып йөрүчеләрне күздә тоткан.

«ЯЛГАН ПӘЙГАМБӘРЛӘР» ҺӘМ «КАНУНСЫЗЛЫК КЕШЕСЕ»

Сарык тиресе ябынып килгән бүре

Гайсә «сарык тиресе ябынып килгән... ерткыч бүреләр» белән чагыштырырлык ялган пәйгамбәрләр турында кисәткән

Яхъя дини алдакчылар турында язганга кадәр күп вакыт элек Гайсә Мәсих үз шәкертләрен: «Ялган пәйгамбәрләрдән сакланыгыз. Алар яныгызга сарык тиресе ябынып килә, ә үзләре ерткыч бүреләр»,— дип кисәткән (Маттай 7:15). Рәсүл Паул да Тисалуникәдәге мәсихчеләрне: «Сезне беркем дә юлдан яздырмасын, чөнки мөртәтлек тумыйча һәм канунсызлык кешесе — һәлакәт угылы — ачылмыйча, ул көн [Йәһвә көне] килеп җитмәячәк»,— дип әйткән (2 Тисалуникәлеләргә 2:3).

Шулай итеп, ялган пәйгамбәрләр белән мөртәтләр инде беренче гасырда мәсихче җыелышның иманын һәм бердәмлеген какшатырга тырышкан. Гайсә Мәсихнең үзе һәм аның тәгълиматлары турында ялганны таратып йөргән шул кешеләр Яхъяның хатында әйтелгән «Мәсих дошманы» булган. Рәсүл Паул аларны «канунсызлык кешесе» дип атап Йәһвәнең аларга карата карашын белдергән.

МӘСИХ ДОШМАНЫННАН САКЛАНЫГЫЗ

Ә бүгенге көннәр турында нәрсә әйтеп була? Мәсих дошманын тәшкил иткән кешеләр белән оешмалар әле дә Мәсихкә һәм аның тәгълиматларына каршы чыгалар. Алар аңлы рәвештә ялганны таратып һәм кешеләрне юлдан яздырып алардан Атабыз Йәһвә Аллаһының һәм аның Угылы Гайсә Мәсихнең чын йөзен яшерә. Безгә андый ялганнан сакланырга кирәк. Әйдәгез, ике мисал карап чыгыйк.

Гасырлар дәвамында чиркәүләр Троица тәгълиматына, ягъни Ата белән Угылның бер үк илаһның өлеше булуына өйрәткән. Шулай итеп, Мәсих дошманы башкалардан Йәһвә Аллаһы белән Гайсә Мәсихнең чын йөзен яшергән. Шунлыктан эчкерсез кешеләр Гайсә Мәсихтән үрнәк ала һәм Аллаһыга якынлаша алмаган, ягъни Изге Язмаларда язылганнарны үти белмәгән (1 Көринтлеләргә 11:1; Ягъкуб 4:8).

Аллаһының Йәһвә дигән исеме алып куелган Изге Язмаларның тәрҗемәләрен кулланып, чиркәүләр кешеләрне бутаганнан-бутаган. Алар андый Изге Язмаларны төп нөсхәсендә Йәһвә дигән исемнең якынча 7 000 тапкыр очраганына карамастан кулланган. Нәтиҗәдә, чын Аллаһының йөзе сергә әйләнгән.

Ләкин күп эчкерсез кешеләр Аллаһының Йәһвә дигән исемен белеп аңа якынлаша алган. Ричард исемле бер ир кешенең очрагында да нәкъ шулай булган. Ул үзенең ике Йәһвә Шаһите белән сөйләшеп торганын искә төшерә: «Алар миңа чын Аллаһының Йәһвә дигән исемен Изге Язмаларны ачып күрсәттеләр. Аллаһы исеменең барлыгы мине таң калдырды, минем аның турында бернәрсә дә ишеткәнем юк иде». Ричард үз тормышын Изге Язмалардагы нормаларга туры китергән һәм Аллаһының күңелен табып яши башлаган. «Аллаһының исемен белгәч, мин аңа якынлаша алдым»,— ди ул.

Гасырлар буе Мәсих дошманы миллионлаган кешеләрне рухи караңгылыкта яшәргә мәҗбүр иткән. Әмма Аллаһы Сүзе Изге Язмаларны өйрәнеп, без Мәсих дошманының кем булуын белербез һәм аңа үзебезне алдарга юл куймабыз (Яхъя 17:17).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу