-
Йәһвә нинди ул?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
3. Йәһвә безне яратканын ничек күрсәтә?
Йәһвәнең иң күренекле сыйфаты — ярату. Чыннан да, «Аллаһы — мәхәббәт ул» (1 Яхъя 4:8). Йәһвә үз яратуын Изге Язмалар аша гына түгел, ә шулай ук үзе булдырган нәрсәләр аша да күрсәтә. (Рәсүлләр 14:17 укы.) Мәсәлән, безнең нинди итеп яратылганыбызны алыйк. Ул безгә төрле төсләрне күрү, матур музыканы ишетү һәм тәмле ризыктан ләззәтләнә алу сәләте биргән. Аллаһы безнең шатланып яшәвебезне тели.
-
-
Ялган диннәр Аллаһыны ничек хурлый?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
2. Ялган диннәр Аллаһыны үз эшләре белән ничек хурлый?
Ялган диннәр кешеләр белән үзләрен начар тота. Изге Язмаларда ялган диннең «гөнаһлары күккә кадәр җитте» дип әйтелә (Ачылыш 18:5). Гасырлар дәвамында диннәр сәясәттә катнашкан һәм сугышларны хуплаган. Алар шулай ук күпсанлы кешеләрне я үтерткән, я аларның үтерелүен хуплаган. Кайбер дини җитәкчеләр зиннәтле тормыш алып барырга ярата һәм андый тормыш алып барыр өчен үз мәхәллә кешеләреннән акча таләп итә. Бу эшләр аларның Аллаһыны белмәгәнен һәм шуңа күрә аның вәкиле булырга хаклары юк икәнен күрсәтә. (1 Яхъя 4:8 укы.)
-