-
Сез Йәһвәнең дусты була аласызМәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
5. Йәһвә үз дусларыннан нәрсә көтә?
Без гадәттә дусларыбыз билгеле бер таләпләргә туры килер дип өметләнәбез.
Сезгә дусларыгызның үзегезгә нинди мөгамәләсе ошый?
1 Яхъя 5:3 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Йәһвә үз дусларының нәрсә эшләүләрен тели?
Йәһвәгә буйсыныр өчен безгә, бәлки, үз тәртибебезне һәм сыйфатларыбызны үзгәртергә туры килер. Ишагыя 48:17, 18 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен Йәһвә үз дусларыннан үзгәрешләр ясауларын көтә?
Яхшы дус куркыныч турында алдан кисәтер. Шулай ук Йәһвә дә үз дусларын алдан кисәтә
-
-
Суга чумдырылу күп фатихалар китерә!Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
Сез, Йәһвә турында белем алып һәм аңа нык иман үстереп, суга чумдырылуга әзерләнә аласыз. (Еврейләргә 11:6 укы.) Белемнәрегез һәм иманыгыз үскән саен, Йәһвәгә карата яратуыгыз да үсә барачак. Һичшиксез сезнең аның турында вәгазьләргә һәм аның нормалары буенча яшәргә теләгегез туачак (2 Тимутигә 4:2; 1 Яхъя 5:3). Кеше Йәһвәгә лаеклы булып яши икән, ул үз тормышын Аллаһыга багышларга һәм суга чумдырылырга карар итәргә мөмкин (Көләсәйлеләргә 1:9, 10)a.
-
-
Суга чумдырылу күп фатихалар китерә!Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
a Әгәр кеше башка диндә суга чумдырылган икән, ул яңадан суга чумдырылырга тиеш. Чөнки шул дин Изге Язмалардагы хакыйкатькә өйрәтмәгән. (Рәсүлләр 19:1—5 һәм 13 нче дәресне кара.)
-
-
Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыгызны күрсәтегезМәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
Әйтик, берәрсе сезнең тормышыгызны коткарган, ди. Сез бу кешенең үзегез өчен нәрсә эшләгәнен онытыр идегезме? Әлбәттә юк! Сез аңа рәхмәтле булганыгызны күрсәтер өчен мөмкинлек табар идегез.
Йәһвә игелекле булганга, безнең мәңге яшәргә мөмкинлегебез бар. 1 Яхъя 4:8—10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Ни өчен Гайсәнең корбаны кыйммәтле бүләк?
Йәһвәнең һәм Гайсәнең бу бүләге сездә нинди хисләр тудыра?
Йәһвәгә һәм Гайсәгә рәхмәтле булганыбызны без ничек белдерә алабыз? 2 Көринтлеләргә 5:15 һәм 1 Яхъя 4:11; 5:3 не укыгыз. Һәр шигырьне укыганнан соң җавап бирегез:
Бу шигырь буенча, рәхмәтле булганыбызны күрсәтер өчен, без нәрсә эшли алабыз?
-
-
Йәһвәне яратканыбызны без ничек күрсәтә алабыз?Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
ДӘРЕС 34
Йәһвәне яратканыбызны без ничек күрсәтә алабыз?
Сез Изге Язмаларны өйрәнә башлаганнан бирле үзегезне Аллаһыга якынрак хис итәсезме? Аның белән дуслыгыгызны ныгытырга теләр идегезме? Теләсәгез, шуны истә тотыгыз: Йәһвә үзенә карата яратуыгызның үскәнен күргән саен сезне ныграк һәм күбрәк яратачак. Аны яратканыгызны сез ничек күрсәтә аласыз?
1. Йәһвәне яратканыбызны без ничек күрсәтәбез?
Без Йәһвәне яратканыбызны аңа буйсынып күрсәтәбез. (1 Яхъя 5:3 укы.) Ул беркемне дә үзенә буйсынырга мәҗбүр итми. Без аңа буйсынырбызмы я юкмы? Йәһвә һәрберебезгә сайларга мөмкинлек бирә, чөнки Йәһвә безнең үзенә «чын күңелдән тыңлаучан булуыбызны» тели (Римлыларга 6:17). Ягъни ул яратудан чыгып буйсынуыбызны тели, мәҗбүри буйсыну аңа кирәкми. Без Йәһвәне яратканыбызны ул хуплаганны эшләп һәм ул хупламаганны кире кагып күрсәтәбез. Китапның 3 һәм 4 нче кисәкләре сезгә бу яктан ярдәм итәр.
2. Ни өчен Йәһвәгә буйсыну кайчак авыр булырга мөмкин?
«Тәкъва кешенең михнәтләре күп» (Зәбур 34:19). Һәрберебез үз кимчелекләре белән көрәшә. Безне экономик проблемалар, гаделсезлек һәм башка авырлыклар да читләтеп үтми. Авырлыклар кичергәндә Йәһвә кушканны үтәү җиңел булмаска мөмкин, чөнки үзебезчә эшләү җиңелрәк булып күренә. Әмма Йәһвә кушканны тугры үтәсәгез, сезнең өчен Йәһвәне ярату иң мөһиме икәнен күрсәтерсез һәм Йәһвәгә тугры булганыгызны расларсыз. Җавап итеп ул да сезгә тугры булачак. Ул сезне беркайчан да ташламаячак. (Зәбур 4:3 укы.)
ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ
Йәһвә өчен тыңлаучан булуыгыз ни өчен мөһим икәнен тикшерегез һәм аңа тугры булырга сезгә нәрсә ярдәм итә ала икәнен белегез.
3. Сезгә кагылган бәхәсле сорау
Әюп китабы буенча, Шайтан Әюпкә генә түгел, ә Йәһвәгә хезмәт итәргә теләүче бар кешеләргә гаеп ташлаган. Әюп 1:1, 6—2:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Шайтан әйткәнчә, ни өчен Әюп Йәһвәгә буйсынган? (Әюп 1:9—11 кара.)
Шайтан бөтен кешеләр, шул исәптән сезнең, турында нәрсә әйтә? (Әюп 2:4 кара.)
Әюп 27:5ә не укыгыз һәм җавап бирегез:
Әюп Йәһвәне чын күңелдән яратканын ничек күрсәткән?
Әюп Йәһвәгә тугры калып аны яратканын күрсәткән
Без Йәһвәгә тугры калып аны яратканыбызны күрсәтәбез
4. Йәһвә йөрәген сөендерегез
Гыйбрәтле сүзләр 27:11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Сез зирәклек белән эш иткәндә һәм Йәһвәгә буйсынганда, ул нәрсә хис итә һәм ни өчен?
5. Сез Йәһвәгә тугры була аласыз
Йәһвәгә карата ярату безне башкаларга аның турында сөйләргә дәртләндерә. Аңа тугрылыгыбыз моны, хәтта авыр булса да, эшләргә этәрә. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.
Сезгә Йәһвә турында башкаларга сөйләү авырмы?
Грейсонга үз куркуын җиңәргә нәрсә ярдәм иткән?
Йәһвә яратканны яратканда һәм ул нәфрәт иткәнне нәфрәт иткәндә аңа тугры булу җиңелрәк. Зәбур 97:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Өйрәнгәннәрегезгә нигезләнеп, Йәһвә яраткан һәм ул нәфрәт иткән кайбер нәрсәләрне әйтеп бирегез.
Яхшылыкны яратырга, ә яманлыкны нәфрәт итәргә ничек өйрәнеп була?
6. Йәһвәгә буйсыну безгә файда китерә
Йәһвәгә буйсыну һәрчак иң яхшы сайлау. Ишагыя 48:17, 18 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Бу шигырьләр буенча, Йәһвә безнең өчен нәрсә иң яхшысы икәнен һәрвакыт белә. Сезнеңчә, моңа ышанып буламы? Ни өчен?
Изге Язмаларны өйрәнү һәм хак Аллаһы Йәһвә турында белем алу сезгә инде нинди файда китерде?
КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Аллаһы минем эшләремә бер дә игътибар итми»,— дип әйтә.
Безнең эшләребез Йәһвәнең хисләренә тәэсир иткәнен күрсәтер өчен, сез нинди шигырь кулланыр идегез?
ЙОМГАКЛАУ
Йәһвәне яратканыгызны сез аңа буйсынып һәм, авырлыкларга карамастан, аңа тугры калып күрсәтә аласыз.
Кабатлау
Әюп мисалыннан сез нәрсәгә өйрәндегез?
Йәһвәне яратканыгызны сез ничек күрсәтә аласыз?
Йәһвәгә тугры калырга сезгә нәрсә ярдәм итәчәк?
ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ
Йәһвәгә һәм җыелышка ничек тугры булырга икәнен карап чыгыгыз.
Шайтанның кешеләргә ташлаган гаепләүләре турында күбрәк белегез.
«Әюп үз сафлыгын саклый» («Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?», 6 бүлек)
Хәтта балалар да Йәһвәне яратканнарын күрсәтә ала.
Яшьтәшләренең басымына дучар булган яшьләр Аллаһыга тугрылыкларын ничек саклый ала?
-