Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • ijwbq 142 мәкалә
  • «Альфа һәм Омега» кем я нәрсә ул?

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • «Альфа һәм Омега» кем я нәрсә ул?
  • Рухи сорауларга җавап
  • Өстәмә исемнәр
  • Охшаш мәкаләләр
  • Изге Язмалар нигезендә җавап
  • Ни өчен Аллаһы үзен «Альфа һәм Омега» дип атый?
  • «Беренче һәм соңгы» кем ул?
  • Ачылыш 22:13 тә язылган сүзләр Гайсә Мәсихнең «Альфа һәм Омега» булуын раслыймы?
  • Альфа һәм Омега
    Сүзлек
  • Йәһвә безне җир оҗмах булачак дип ышандыра
    Күзәтү манарасы Аллаһы Патшалыгын игълан итә (өйрәнү басмасы) 2023 ел
  • Аллаһының күпме исеме бар?
    Рухи сорауларга җавап
  • Ачылыш китабы. Анда нәрсә турында әйтелә?
    Рухи сорауларга җавап
Күбрәк карарга
Рухи сорауларга җавап
ijwbq 142 мәкалә
Альфа һәм омега — грек теле әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефләре

«Альфа һәм Омега» кем я нәрсә ул?

Изге Язмалар нигезендә җавап

«Альфа һәм Омега» Йәһвәгә — Чиксез кодрәтле Аллаһыга карата кулланыла. Бу титул Изге Язмаларда өч тапкыр очрый (Ачылыш 1:8; 21:6; 22:13).a

Ни өчен Аллаһы үзен «Альфа һәм Омега» дип атый?

Альфа һәм омега — грек теле әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефләре. Изге Язмаларның бер өлеше грек телендә язылган булган һәм аны Яңа Васыять дип атыйлар. Ачылыш китабы — Яңа Васыятьнең бер китабы. Грек теле әлифбасының беренче һәм соңгы хәрефләре Йәһвәгә бик яхшы туры килә: ул гына баш һәм ахыр була ала (Ачылыш 21:6). Ул электән үк Чиксез кодрәтле Аллаһы. Бу беркайчан да үзгәрмәячәк. Ул «мәңгедән-мәңгегә» булган бердәнбер Шәхес (Зәбур 90:2).

«Беренче һәм соңгы» кем ул?

Изге Язмалардагы «беренче һәм соңгы» дигән сүзләр Йәһвә Аллаһының үзенә һәм аның Улы Гайсә Мәсихкә карата ике төрле мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән:

  • Ишагыя 44:6 да Йәһвә үзе турында: «Мин беренче һәм соңгы. Миннән башка Аллаһы юк»,— дип әйтә. Шулай итеп, Йәһвәнең үзенең хак Аллаһы һәм мәңгедән-мәңгегә булуы турында әйтәсе килә, аңардан башка бүтән Аллаһы юк (Канун 4:35, 39). Бу очракта «беренче һәм соңгы» һәм «Альфа һәм Омега» арасында бернинди дә аерма юк.

  • «Беренче [прото́с, альфа түгел] һәм соңгы [эсха́тос, омега түгел]» дигән сүзләр шулай ук Ачылыш 1:17, 18; 2:8 дә очрый. Бу шигырьләрнең контекстыннан күренгәнчә, сүз башта үлгән, ә аннары үледән терелтелгән зат турында бара. Бу зат Аллаһы була алмый, чөнки Аллаһы мәңге яши (Хабакук 1:12). Ә менә Гайсә үлгән һәм аннары үледән терелтелгән булган (Рәсүлләр 3:13—15). Ул үлемсез рух булып терелтелгән беренче кеше булган, хәзер ул күктә «мәңге яши» (Ачылыш 1:18; Көләсәйлеләргә 1:18). Гайсә Мәсих соңгы көндә үлеләрне терелтеп торгызачак (Яхъя 6:40, 44). Шуңа күрә ул Йәһвә үзе терелткән соңгысы булган (Рәсүлләр 10:40). Бу мәгънәдә Гайсәне «беренче һәм соңгы».

Ачылыш 22:13 тә язылган сүзләр Гайсә Мәсихнең «Альфа һәм Омега» булуын раслыймы?

Юк. Ачылыш 22:13 тәге сүзләрне кем әйткәне билгеле түгел, чөнки бу бүлектә язылганнарны төрле затлар сөйли. Ачылыш китабының шушы өлеше турында әйткәндә, профессор Уильям Барклай болай дип язган: «Вакыйгалар бер-бер артлы язылмаган... Теге я бу сүзләрне кем әйткәнен кайчак аңлап бетермисең» («Яхъя ачылышы» (ингл.), 2 нче том, икенче басма, 223 нче бит). Шулай итеп, Ачылыш 22:13 тә кулланылган «Альфа һәм Омега» дигән титул Йәһвә Аллаһыга гына карарга мөмкин, чөнки Ачылышның башка ике шигырендә «Альфа һәм Омега» дип әйтелгәндә Йәһвә күздә тотыла.

a Дүртенче тапкыр ул «Яков патшаның тәрҗемәсендә» (ингл.) — Ачылыш 1:11 дә очрый. Ләкин заманча тәрҗемәләрнең күбесендә бу титул Ачылыш 1:11 дә очрамый, чөнки иң борынгы грек кулъязмаларында ул булмаган. Күрәсең, ул Изге Язмаларның соңгы күчермәләренә кереп калган.

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу