-
Фәрештәләр турында хакыйкатьМәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
2. Шайтан һәм аның җеннәре кемнәр алар?
Кайбер фәрештәләр Йәһвәгә тугры булып калмаган. Фетнә күтәргән беренче фәрештә «бөтен дөньяны юлдан яздыручы Иблис һәм Шайтан дип атала» (Ачылыш 12:9). Шайтан башкалар өстеннән идарә итәргә теләгән, шуңа күрә ул беренче кешеләрне Аллаһыны тыңламаска котырткан. Соңрак хәтта башка фәрештәләр дә аның фетнәсенә кушылган. Бу фетнәчел фәрештәләр җеннәр дип атала. Йәһвә аларны күктән җиргә бәреп төшергән, һәм алар юк ителәчәк. (Ачылыш 12:9, 12 укы.)
3. Шайтан һәм җеннәр безне ничек юлдан яздырырга тырыша?
Шайтан һәм җеннәр күп кешеләрне спиритизм аша алдый. Спиритизм — җеннәр белән бәйләнешкә керергә тырышу. Кайбер кешеләр астрологлар, күрәзәчеләр, рухлар чакыручылар һәм өшкерүчеләргә бара. Башкалар исә гороскоплар карый, төш юрый һәм спиритизм белән бәйле дәвалау ысулларын куллана. Кешеләр үлгәннәр белән сөйләшеп була дип тә алдана. Ләкин Йәһвә безне кисәтә: «Рухлар чакыручыларга мөрәҗәгать итмә һәм күрәзәчеләр белән киңәшләшмә» (Левилеләр 19:31). Шулай итеп ул безне Шайтаннан һәм җеннәрдән яклый. Алар Аллаһының дошманнары һәм безгә зыян китерергә тели.
-
-
Фәрештәләр турында хакыйкатьМәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
6. Шайтан һәм җеннәргә каршы көрәштә җиңегез
Җеннәр белән Шайтан идарә итә. Ә тугры фәрештәләрне баш фәрештә Микаил җитәкли. Бу — Гайсәнең икенче исеме. Микаил никадәр куәтле? Ачылыш 12:7—9 ны укыгыз һәм җавап бирегез:
Кем куәтлерәк — Микаил һәм аның фәрештәләреме я Шайтан һәм аның җеннәреме?
Сез ничек уйлыйсыз, Гайсәнең шәкертләренә Шайтаннан һәм аның җеннәреннән куркырга кирәкме?
Сез Шайтан һәм аның җеннәренә каршы көрәштә җиңә аласыз. Ягъкуб 4:7 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Сез үзегезне Шайтан һәм җеннәрдән ничек яклый аласыз?
-
-
Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
2. 1914 елдан алып дөнья һәм кешеләр ничек үзгәргән?
Гайсәнең шәкертләре аңардан болай дип сораган: «Синең килү чорыңны һәм бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуын нинди билге аша күрәчәкбез?» (Маттай 24:3) Җавап итеп, Гайсә үзе күктә Аллаһы Патшалыгының Патшасы булып идарә итә башлагач, булачак күп нәрсәләр турында әйткән. Мәсәлән, сугышлар, ачлык һәм җир тетрәүләр. (Маттай 24:7 укы.) Изге Язмаларда шулай ук «соңгы көннәрдә» кешеләрнең сыйфатлары аркасында тормыш «аеруча авыр» булып китәчәк дип алдан әйтелгән (2 Тимутигә 3:1—5). Дөньядагы андый шартлар һәм кешеләрнең шундый сыйфатлары аеруча 1914 елдан алып күзәтелә.
3. Ни өчен дөнья хәле шулкадәр начарланган?
Гайсә, Патша булып киткәч күп тә үтмәстән, күктә Шайтан һәм җеннәргә каршы сугыш башлаган. Шайтан бу сугышта җиңелгән һәм «җиргә ыргытылган... аның белән бергә аның фәрештәләре дә ыргытылган» (Ачылыш 12:9, 10, 12). Шайтан бик ярсулы, чөнки үзенең юк ителәчәген белә. Шуңа күрә ул бөтен җир буйлап кешеләргә кайгы һәм газап китерә. Менә ни өчен дөнья хәле шулкадәр начар. Аллаһы Патшалыгы бар бу проблемаларны хәл итәчәк.
-
-
Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә!Мәңге шатланып яшәгез! Изге Язмаларны интерактив өйрәнү
-
-
5. 1914 елдан бирле дөнья хәле кискен үзгәргән
Гайсә үзе идарә итә башлагач, дөнья шартлары нинди булачак икәнен алдан әйткән. Лүк 21:9—11 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Сез бу вакыйгаларның кайсыларын күрдегез һәм кайсылары турында ишеттегез?
Рәсүл Паул кеше идарәсенең соңгы көннәрендә яшәгән кешеләрнең сыйфатларын сурәтләп биргән. 2 Тимутигә 3:1—5 не укыгыз һәм җавап бирегез:
Бу сыйфатларның кайсыларын сез бүген кешеләрдә күрәсез?
-