-
Алданудан сакланКүзәтү манарасы 2004 | 1 май
-
-
5. Ахыр заманның бу көннәрендә Иблис алдау өчен ничек тагы да күбрәк тырышлык куя һәм кем аның һөҗүмнәренә аеруча дучар була?
5 Ахыр заманның бу көннәрендә Иблис аеруча тырышлык куя. Ул җиргә бәреп төшерелгән булган. Аңа әз вакыт калганын белгәнгә, ул «көчле ярсу белән» йөри һәм мөмкин кадәр күбрәк кешене юк итәргә омтылып, «бөтен дөньяны алдый» (Ачылыш 12:9, 12). Иблис алдауны вакыт-вакыт кына кулланмый. Киресенчә, кешелекне алдар өчен, ул өзлексез тырышлык куяa. Ул имансызларның акылларын томалар өчен һәм аларны Алладан читкә алып китәр өчен, бар булган мөмкинлекләрне, шул исәптән хәйлә белән мәкерлелек тә куллана (2 Көринтлеләргә 4:4). Алдауга оста булган Иблис аеруча Аллага «рух вә хакыйкать белән» гыйбадәт кылганнарны йотарга тели (Яхъя 4:24; 1 Петер 5:8). Иблиснең асылда: «Мин һәркайсы кешене Алладан читкә алып китә алам»,— дигән сүзләрен онытырга ярамый (Әюб 1:9—12). Әйдәгез, Иблиснең кайбер алымнарын һәм без аның мәкерле ниятләренә ничек каршы тора алабыз икәнен карап чыгыйк (Эфеслеләргә 6:11).
-
-
Алданудан сакланКүзәтү манарасы 2004 | 1 май
-
-
a Ачылыш 12:9 да (ЯД) «адаштырырга» дип тәрҗемә ителгән фигыль формасы бер белешмәлектә «гадәткә кереп киткән, дәвам итүче эшне аңлата» дип әйтелә.
-