МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
«Җир... елганы йотты»
Тарихның төрле чорларында хөкүмәтләр Йәһвә халкына булышкан (Ез 6:1—12; Әс 8:10—13). Хәтта бүген дә без моны күрәбез. Йәһвә — «безне коткаручы Аллаһы» — кайвакыт хакимнәрне үз халкына ярдәм итәргә дәртләндерә ала (Зб 68:20; Гс 21:1). «Җир» — бу дөнья хөкүмәтләрендәге акыл белән эш итүче кайбер кешеләр — «аждаһа» Шайтан Иблис чыгарган эзәрлекләүләр «елгасын» йота (Ач 12:16).
Ә сез иманыгыз өчен төрмәдә утырсагыз? Һичкайчан шикләнмәгез: Йәһвә сезне кайгырта (Яр 39:21—23; Зб 105:17—20). Белегез: тугрылыгыгыз бөтен дөнья буенча яшәүче кардәшләрне дәртләндерә һәм иманыгыз бүләкләнәчәк (Фп 1:12—14; Ач 2:10).
«КОРЕЯДАГЫ КАРДӘШЛӘРЕБЕЗ ИРЕКТӘ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
Ни өчен еллар буе Көньяк Кореяда меңләгән абый-кардәшләрне төрмәгә утыртканнар?
Судның нинди карары нигезендә кайбер кардәшләрне вакытыннан элек азат иткәннәр?
Без бөтен дөнья буйлап иманнары өчен төрмәдә утырган кардәшләргә ничек булыша алабыз?
Әле булган азатлыгыбыздан без ничек файдалана алабыз?
Судлардагы бар җиңүләребез өчен кем мактауга лаек?
Мин үз азатлыгымнан ничек файдаланам?