Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ачылыш китабының 13 нчы бүлегендәге 7 башлы ерткыч нәрсәнең символы?
    Рухи сорауларга җавап
      • Изге Язмаларда ерткычның саны яки исеме 666 дип әйтелә һәм «бу — кеше саны» дип өстәлә (Ачылыш 13:17, 18). Димәк, Ачылыш китабының 13 бүлегендә әйтелгән ерткыч берәр рух я җен түгел, аңа кеше табигате хас.

  • 666 саны нәрсә аңлата?
    Рухи сорауларга җавап
    • Җиде башлы һәм ун мөгезле ерткыч. Аның саны, ягъни исеме — 666.

      Изге Язмалардагы 666 саны нәрсә аңлата?

      Изге Язмалар нигезендә җавап

      Изге Язмаларның соңгы китабы буенча, 666 — җиде башлы һәм ун мөгезле диңгездән чыгучы ерткычның саны, ягъни исеме (Ачылыш 13:1, 17, 18). Бу ерткыч — бөтендөнья сәяси системаның символы. Шул сәяси система «һәр кабилә, халык, тел һәм милләт өстеннән хакимлек» итә (Ачылыш 13:7). 666 дигән исем шуны күрсәтә: Аллаһы сәяси системаны файдасыз дип саный. Ни өчен андый нәтиҗә ясап була?

      Бу сан билге генә түгел. Аллаһы биргән исемнәр тирән мәгънәгә ия. Мәсәлән, Аллаһы Ибрамны («бөек ата») Ибраһим («күпләрнең атасы») дип үзгәрткән булган һәм аны «күп халыклар атасы итәчәкмен» дигән вәгъдә биргән булган (Яратылыш 17:5, искәрмәләр). Аллаһы ерткычка 666 дигән исем биргән һәм аның исеме бу ерткычның үзенчәлекләренә басым ясый.

      6 саны — камилсезлек билгесе. Изге Язмалардагы саннар еш кына символик мәгънәгә ия. 7 саны, гадәттә, тулылык һәм камил булуның символы булып тора. Ә 6 саны — җидедән бер санга кимрәк сан — тулы булмаган берәр нәрсәне яки Аллаһы каршында камил булмаганны аңлатырга мөмкин. Бу санның берәр ничек Аллаһының дошманнары белән дә бәйле булуы бар (1 Елъязма 20:6; Даниял 3:1).

      Басым ясар өчен, 6 саны өч тапкыр кабатлана. Изге Язмаларда кайбер нәрсәләр ассызыкланыр өчен өч тапкыр кабатлана (Ачылыш 4:8; 8:13). Шуңа күрә 666 саны шуңа басым ясый: Аллаһы кешелекнең сәяси структураларын файдасыз дип саный. Алар тынычлык һәм иминлек урнаштырырга һич тә сәләтле түгел. Аллаһы Патшалыгы гына чын тынычлык һәм иминлек урнаштыра ала.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу