ИЗГЕ ЯЗМАЛАРДАГЫ ШИГЫРЬЛӘРГӘ АҢЛАТМА
Ачылыш 21:4: «Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк»
«Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк, һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак. Чөнки элеккегеләр үтеп китте» (Ачылыш 21:4, «Яңа дөнья тәрҗемәсе»).
«Ул аларның һәрбер күз яшен сөртер. Үлем һәм кайгы, елау, авырту да башка булмаячак, чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:4, Изге Китапны тәрҗемә итү институты тәрҗемәсе).
Ачылыш 21:4 нең мәгънәсе
Кешелек бүген авырту, газаплар кичереп яши. Аллаһы моның барысын юк итәргә вәгъдә бирә һәм бу проблемаларга китергән сәбәпләрне юк итәчәк дип әйтә.
«Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк». Шушы сүзләр Йәһвәнеңa Ишагыя пәйгамбәре аша язган сүзләренә басым ясый. Ишагыя болай дип язган: «Аллаһы Тәгалә Йәһвә бөтен кешеләрнең күз яшьләрен сөртер» (Ишагыя 25:8; Ачылыш 7:17). Бу сүзләр шуны күрсәтә: яраткан кешесен югалтканга, я берәр газап чиккәнгә күз яшьләре түккән кешеләр турында Аллаһы наз белән кайгырта.
«Үлем... инде булмаячак». Бу сүзләрне болай дип тә тәрҗемә итеп була: «Инде бернинди үлем булмаячак». Аллаһы үлемне һәм үлем китергән газапларны юкка чыгарырга вәгъдә итә. Өстәвенә Аллаһы үлгәннәрне терелтәчәк дип әйтә (1 Көринтлеләргә 15:21, 22). Әйе, «үлем юкка чыгарылачак» (1 Көринтлеләргә 15:26).
«Кайгы, ачы тавыш, авырту инде булмаячак». Аллаһының бу вәгъдәсе кешеләр бүтән бернинди авырту, шул исәптән безне берәр куркыныч яра алудан яклап тора торган физик авырту, сизмәячәк дигәнне аңлатмый. Бу вәгъдә шуны күрсәтә: гөнаһb һәм камилсезлек аркасында туа торган психик, эмоциональ һәм физик авырту инде булмаячак (Римлыларга 8:21, 22).
«Элеккегеләр үтеп китте». Бу шигырьнең соңгы сүзләре кешелек киләчәктә кичерәчәк үзгәрешләргә мөһер суга дип әйтеп була. Бер белешмәлектә болай дип әйтелә: «Кешелек тормышының аерылгысыз өлеше булып киткән үлем, кайгы, ачы тавыш һәм авырту — элекке тормыш рәвешен яңа тормыш рәвеше алмаштырачак». Шунда кешеләр камил шартларда мәңгелек тормышка шатланып яши алачак. Аллаһы алар өчен нәкъ шундый тормыш ниятләгән булган (Яратылыш 1:27, 28).
Ачылыш 21:4 нең контексты
21 бүлекнең башында рәсүл Яхъя күренештә күргәннәрен сурәтләп бирә: «Шунда мин яңа күк һәм яңа җир күрдем» (Ачылыш 21:1). Яхъя шактый зур үзгәрешләрне күрсәтер өчен символик тел куллана. Шул үзгәрешләр турында Изге Язмаларның башка урыннарында да алдан әйтелгән булган (Ишагыя 65:17; 66:22; 2 Петер 3:13). Аллаһының күктәге хөкүмәте — «яңа күкләр», кешелекнең бар хөкүмәтләрен алмаштырачак һәм «яңа җир» — җирдә яшәүче кешелекнең яңа җәмгыяте өстеннән идарә итәчәк (Ишагыя 65:21—23).
Ни өчен бу күренеш җирдәге тормышка кагыла дип әйтеп була? Беренчедән, Аллаһының вәгъдәсе мондый сүзләр белән башлана: «Аллаһының чатыры кешеләр белән бергә» (Ачылыш 21:3). Шулай итеп бу вәгъдә күктәге фәрештәләргә түгел, ә җирдәге кешеләргә бирелгән. Икенчедән, күренештә «үлем... булмаячак» дөнья турында әйтелә (Ачылыш 21:4). Күктә үлем беркайчан да булмаган, үлемне җирдә яшәгән кешеләр генә кичерә (Римлыларга 5:14). Шуңа күрә бу шигырьдә сүз җирдәге киләчәк тормыш турында әйтелә дигән нәтиҗәгә килү дөрес булыр иде.
Ачылыш китабы турындагы кыска видеороликны карагыз.
a Йәһвә – Аллаһының шәхси исеме (Зәбур 83:18). «Кем ул Йәһвә?» дигән мәкаләне карагыз
b Изге Язмалар буенча, гөнаһ — Аллаһы нормаларын боза торган эшләр, хисләр һәм уйлар (1 Яхъя 3:4). «Гөнаһ нәрсә ул?» дигән мәкаләне карагыз (Ачылыш 21:4).