КУШЫМТА
Гайсә үлемен искә алу кичәсе — Аллаһыга дан китерүче вакыйга
МӘСИХЧЕЛӘРГӘ Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу кичәсен үткәрергә әмер бирелгән. Бу истәлекле вакыйга шулай ук «Хуҗабызның кичке ашы» дип тә атала (1 Көринтлеләргә 11:20). Ни өчен бу Кичә үткәрелә? Аны кайчан һәм ничек үткәрергә?
Гайсә Мәсих бу бәйрәмне б. э. 33 елында, яһүдләрнең Пасах бәйрәме үткәрелгән көнне гамәлгә керткән. Пасах елга бер генә тапкыр — еврейләр календаре буенча нисан аеның 14 нче көнендә үткәрелгән. Бу көнне санап чыгарыр өчен, яһүдләр, яз килгәч, күрәсең, көн белән төн озынлыгының тигезләнүен көткәннәр. Ул көнгә иң якын яңа Ай (Ай нәзек урак булып күренә башлаган вакыт) нисан аеның беренче көне дип саналган. Пасах бәйрәмен бу айның 14 нче көнендә, кояш баегач үткәргәннәр.
Гайсә үз рәсүлләре белән Пасах бәйрәмен үткәргәч, Яһүд Искариотны чыгарып җибәрә һәм шуннан соң Хуҗабызның кичке ашын гамәлгә кертә. Хуҗабызның кичке ашы яһүдләрнең Пасах бәйрәмен алмаштырган, шуңа күрә бу бәйрәм дә елга бер генә үткәрелергә тиеш.
Инҗил китабындагы Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә болай дип әйтелә: «Гайсә икмәкне алды да, рәхмәтләрен әйтеп дога кылды. Аннан соң аны сындырып, аларга бирде. „Алыгыз, ашагыз, бу минем тәнемне аңлата“,— диде ул. Ул шулай ук касәне алды һәм Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларга бирде дә, болай диде: „Барыгыз да аннан эчегез, чөнки бу шәраб күпләрнең гөнаһлары кичерелсен өчен түгеләчәк „килешү канымны“ аңлата“» (Маттай 26:26—28).
Кайберәүләр Гайсә могҗиза эшләп, икмәкне үз тәне, ә шәрабны үз каны иткән дип ышана. Ләкин икмәкне рәсүлләренә биргәндә, Гайсәнең тәне үзгәрешсез калган. Әллә Гайсәнең рәсүлләре аның тәнен ашый алыр идеме? Әллә аның канын эчә алыр идеме? Юк. Алар алай эшләсә, бу каннибализм һәм Аллаһы Канунын бозу булыр иде (Яратылыш 9:3, 4; Левиләр 17:10). Инҗилдә әйтелгәнчә, Гайсә: «Бу касә сезнең хакка түгеләчәк каныма нигезләнгән яңа килешүне аңлата»,— дигән (Лүк 22:20). Касә «яңа килешү» булып киткәнме? Юк, чөнки килешү — ул договор.
Димәк, икмәк белән шәраб — символлар гына. Икмәк Гайсәнең камил тәнен символлаштыра. Гайсә үз шәкертләренә Пасах бәйрәмендә ашала торган икмәкнең калганын биргән. Бу икмәкне чүпрәсез, яки ачыткысыз салганнар (Чыгыш 12:8). Чүпрә Изге Язмаларда еш кына гөнаһ яки бозыклык символы итеп кулланыла. Шуңа күрә чүпрәсез салынган икмәк — Гайсә корбан итеп китергән камил тәннең символы. Аның тәне гөнаһсыз булган (Маттай 16:11, 12; 1 Көринтлеләргә 5:6, 7; 1 Петер 2:22; 1 Яхъя 2:1, 2).
Кызыл шәраб — Гайсә канының символы. Бу кан яңа килешүне гамәлгә кертә. Гайсә бу кан «гөнаһлар кичерелсен өчен» түгеләчәк дигән. Бу кешеләргә Аллаһы алдында чиста булырга һәм Йәһвә белән яңа килешүгә керергә мөмкинлек бирә (Еврейләргә 9:14; 10:16, 17). Бу килешү 144 000 тугры мәсихчегә күктә яшәргә юл ача. Алар патшалар һәм руханилар булып бөтен кешелек файдасы өчен хезмәт итәчәк (Яратылыш 22:18; Иремия 31:31—33; 1 Петер 2:9; Ачылыш 5:9, 10; 14:1—3).
Кичәдә кулланылган икмәктән һәм шәрабтан кем авыз итә ала? Яңа килешүгә кергән һәм күккә барырга өметләнгән кешеләр генә. Аллаһының изге рухы андый кешеләргә күктә патшалар булыр өчен сайланганнарына ышаныч бирә (Римлыларга 8:16). Гайсә алар белән шулай ук Патшалык турында килешү төзегән (Лүк 22:29).
Ә җирдәге Оҗмахта мәңге яшәргә өметләнгән кешеләр турында нәрсә әйтеп була? Алар, Гайсә сүзләренә буйсынып, Мәсих үлемен искә алу кичәсенә киләләр. Алар бу вакыйгага хөрмәт күрсәтәләр, әмма символлардан авыз итмиләр. Йәһвә Шаһитләре бу бәйрәмне елына бер тапкыр, кояш баегач, 14 нче нисан көнне үткәрәләр. Җир шарында күктә яшәргә өметләре булган берничә мең кеше генә калган, шулай да Кичә бар мәсихчеләр өчен дә кадерле. Бу вакыйганы үткәрергә килгән бар кеше Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә Мәсих күрсәткән иң зур ярату турында уйлана ала (Яхъя 3:16).