-
Сезне Йәһвәдән бернәрсә дә ераклаштырмасынКүзәтү манарасы 2013 | 15 гыйнвар
-
-
Сезне Йәһвәдән бернәрсә дә ераклаштырмасын
«Бүген кемгә хезмәт итәчәгегезне сайлагыз» (ЙОШУА 24:15).
1—3. а) Ни өчен Йошуа безнең өчен яхшы үрнәк булып тора? б) Карарлар кабул иткәндә нәрсәне истә тотарга кирәк?
БЕЗГӘ тормышыбызда күп кенә нәрсәләрне сайларга туры килә. һәм безгә игътибарлы булырга кирәк. Нинди тормыш юлы буенча барырга икәнен без үзебез сайлыйбыз. Әйтик, юл буйлап барганда юл кинәт кенә ике сукмак булып китә. Син кайсы сукмакны сайларсың? Максатың булса, бер сукмак сиңа шул максатыңа ирешергә булышыр, ә икенчесен сайласаң, үз максатыңнан ераклашырсың.
2 Изге Язмаларда андый хәлгә эләккән күп кенә кешеләрнең мисаллары китерелә. Мәсәлән, Кабил. Аңа сайларга кирәк булган: әллә ачуланырга, әллә ачуын тыярга (Ярат. 4:6, 7). Я, әйтик, Йошуа. Аңа я хак Аллаһыга, я ялган илаһларга табынуны сайларга кирәк булган (Йошуа 24:15). Йошуаның Йәһвәгә якын каласы килгән, шуңа күрә ул тиешле «сукмак» сайлаган. Ә Кабилнең андый теләге булмаган, һәм ул Йәһвәдән ераклаштыручы «сукмакны» сайлаган.
3 Кайчакта, карарлар кабул иткәндә, без юл чатында басып торган кешегә охшаш. Андый очракларда үз максатыңны исеңдә тот. Ә максатың — Йәһвәгә бар эшләрең белән дан китерү һәм аңардан ераклаштыра алган бар нәрсәдән качу. (Еврейләргә 3:12 не укы.) Бу һәм киләсе мәкаләдә без җиде өлкәне карап чыгарбыз һәм Йәһвәдән ераклашмас өчен нәрсә эшләргә икәнен күрербез.
ЭШ һӘМ КАРЬЕРА
4. Ни өчен гаиләбезне тәэмин итү бик мөһим?
4 Мәсихчеләр үзләрен һәм гаиләләрен тәэмин итәргә тиеш. Изге Язмаларда әгәр берәрсе үз гаиләсе турында кайгыртмый икән, ул имансыздан да яманрак була дип әйтелә (2 Тис. 3:10; 1 Тим. 5:8). Эш тормышыбызның мөһим өлеше булса да, сак булмасак, эш һәм карьера безне Йәһвәдән ераклаштырырга мөмкин. Ничек итеп?
5. Эш эзләгәндә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
5 Әйтик, син эш эзлисең ди. Син яшәгән җирдә эшне табу авыр булса, син үзеңә берәр эш тәкъдим итү белән аңа ризалашырсыңмы? Ә эш Изге Язмалардагы принципларга каршы килсә, нәрсә эшләргә? График я эшкә барыр өчен киткән вакыт мәсихче хезмәтеңә комачауламасмы я гаиләңнән читләштермәсме? Эшсез утырганчы, андый эшкә ризалашу яхшырак дип уйлап, ризалашырсыңмы? Шуны исеңдә тот: дөрес булмаган сукмактан китсәң Йәһвәдән ераклашырсың (Евр. 2:1). Эш эзләгәндә, я, бәлки, булганы турында уйланганда дөрес «сукмак» сайлар өчен нәрсә эшләргә?
6, 7. а) Эш турында әйткәндә кеше нинди максатларга омтылырга мөмкин? б) Сиңа Йәһвәгә якынлашырга нинди максат булыша ала, һәм ни өчен?
6 Өстә әйтелгәнчә, максатыңны исеңдә тот. Үзеңә мондый сорау бир: «Эш һәм карьера турында әйткәндә, максатым нинди?» Максатың Йәһвәгә хезмәт итәр өчен үзеңне һәм гаиләңне тәэмин итү булса, Йәһвә сине фатихалаячак (Мат. 6:33). Эшеңне кинәт югалтсаң я экономик кризиска эләксәң, Йәһвә сине калдырмаячак (Ишаг. 59:1). Ул үзенә «бирелеп яшәгән кешеләрне сынаулардан ничек коткарырга» икәнен белә (2 Пет. 2:9).
7 Ә максатың байлык җыю гына булса? Бәлкем, уңышка ирешерсең дә, әмма андый «уңышларың» кыйбатка төшәр. (1 Тимутигә 6:9, 10 ны укы.) Акча я карьерага чиктән тыш зур игътибар биреп яшәсәң, алар сине Йәһвәдән ераклаштырачак.
8, 9. Эш турында әйткәндә, әти-әниләргә нәрсәне исәпкә алырга кирәк? Аңлатып бир.
8 Балаларың булса, аларга нинди үрнәк бирәсең? Моның турында уйлан. Алар синең өчен иң мөһиме эш икәнен күрәме яки алар синең өчен иң мөһиме Йәһвә белән дуслык икәнен күрәме? Алар дәрәҗә, абруй һәм байлык тормышыңда беренче урында тора икәнен күрсә, шундый ук куркыныч сукмак буйлап китмәсме? Алар сине, әти яки әни буларак, әзрәк хөрмәт итә башламасмы? Бер яшь мәсихче болай дип әйтә: «Әтием һәрвакыт бик күп эшләде. Башта, күрәсең, безнең турында кайгыртканга күп эшләгәндер. Бар нәрсәбез бар иде. Ләкин соңгы елларда нәрсәдер үзгәрде. Ул эшли дә эшли һәм өйгә кирәк булмаган кыйбат әйберләр сатып алып кайта. Хәзер без рухи максатларга дәртләндерүче гаилә булып түгел, ә күп акчалы гаилә булып билгеле. Әтием күп акча эшләгәнче, рухи яктан ныгытыр өчен күбрәк көч куйса, күпкә яхшырак булыр иде».
9 Әти-әниләр, эшегезгә чиктән тыш күп игътибар биреп, Йәһвәдән ераклашмагыз. Балаларыгыз өчен яхшы үрнәк булыгыз. Алар иң зур байлык материаль байлык түгел, ә рухи байлык икәненә ышанганыгызны күрсен (Мат. 5:3).
10. Эш сайлаганда яшьләргә нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
10 Әгәр син яшь икән һәм үскәч нинди эшкә урнашырга микән дип уйланасың икән, дөрес сукмак сайларга нәрсә булышыр? Инде әйтелгәнчә, сиңа шуны билгеләргә кирәк: тормышыңда синең өчен иң мөһиме нәрсә? Берәр җирдә укып чыгарга һәм аннан соң эшкә урнашырга уйласаң, бу сиңа Патшалык эшләрендә күбрәк катнашырга булышырмы я сине Йәһвәдән ераклаштырырмы? (2 Тим. 4:10). Бәхетләре акчаның күплегенә бәйле булган бу дөнья кешеләре сыман буласың киләме? Яки синең Давыт сыман Йәһвәгә таянасың киләме? «Башта яшь идем, менә хәзер картайдым, гадел кешене ташлап киткәннәрен, аның нәселенең икмәк соранып йөргәнен күрмәдем»,— дип әйткән ул (Мәд. 36:25). Шуны исеңдә тот: бер сукмак сине Йәһвәдән ераклаштырыр, ә икенчесе сине иң яхшы тормышка алып барыр. (Гыйбрәтле сүзләр 10:22; Малахий 3:10 ны укыa.) Син кайсы сукмакны сайларсыңb?
ЯЛ ИТҮ һӘМ КҮҢЕЛ АЧУ
11. Изге Язмаларда ял итү һәм күңел ачу турында нәрсә әйтелгән, ләкин без нәрсәне исебездә тотарга тиеш?
11 Изге Язмаларда күңел ачу, ял итү дөрес түгел һәм вакытны гына урлый дип әйтелми. Паул Тимутигә: «Тән өчен күнегүләрнең файдасы аз»,— дип язган (1 Тим. 4:8). Изге Язмаларда хәтта «көлү вакыты» һәм «бию вакыты» бар дип әйтелә, һәм ул чаманы белеп ял итәргә дәртләндерә (Вәг. 3:4; 4:6). Сак булмасаң, ял итү һәм күңел ачу сине Йәһвәдән ераклаштырыр. Шуңа күрә күңел ачуның дөрес төрен сайларга һәм моңа сарыф ителгән вакытка игътибар итәргә кирәк.
Ял итүнең дөрес төрен сайлап һәм чамасын белеп ял итү көч өстәп җибәрә
12. Ялны һәм күңел ачуларны сайлаганда нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
12 Күңел ачуларның нинди төрләрен сайларга? Файдалы күңел ачулар бар, ләкин күңел ачуларның күбесе Аллаһы нәфрәт иткән нәрсәләр белән бәйле: мәсәлән, көч куллану, сихерчелек һәм җенси әхлаксызлык. Шуның өчен ял итү һәм күңел ачу төрен сайлаганда сак бул. Үзеңә мондый сораулар бир: бу күңел ачу миңа ничек тәэсир итә? Ул мине мәрхәмәтсез булырга, ярышуга я милләтчелеккә дәртләндермиме? (Гыйб. сүз. 3:31). Күңел ачуның төренә күпме акча китә? Ул башкалар өчен киртә түгелме? (Рим. 14:21). Мин кем белән күңел ачам я ял итәм? (Гыйб. сүз. 13:20). Бу мине начар эшләргә этәрмиме? (Ягък. 1:14, 15).
13, 14. Күңел ачуга бүлеп куелган вакыт турында уйланганда, сиңа нәрсәне исәпкә алырга кирәк?
13 Күңел ачуларга һәм ял итүгә киткән вакытны да исәпкә ал. Үзеңә мондый сорау бир: шулкадәр ял итеп рухи эшләргә вакытым калырмы? Ял итүгә һәм күңел ачуларга бик күп вакыт китсә, алар сиңа әллә ни күп шатлык китермәс. Ә чамасын белеп ял итсәң, күбрәк шатлык алырсың. Ни өчен? Чөнки башта иң мөһим эшләрне башкарып чыксак һәм аннан соң гына күңел ачсак, бу безне вөҗдан газабыннан саклаячак. (Филипиялеләргә 1:10, 11 не укы.)
14 Ял итеп һәм күңел ачып күп вакыт үткәрү шатлык китерә кебек тоелса да, вакытыңны алай үткәрү сине Йәһвәдән ераклаштыра ала. 20 яшьлек Ким исемле апа-кардәш моны үзе татып караган. Ул болай ди: «Мин күңел ачар өчен һәр кичәгә йөри идем. һәр ял көне — җомга, шимбә һәм якшәмбе — ниндидер зур вакыйга була иде. Хәзер исә мин мөһимрәк эшләр дә бар икәнен аңладым. Мәсәлән, мин пионер буларак вәгазьләр өчен иртәнге сәгать алтыда торам. Шуңа күрә төнге бергә я икегә хәтле инде күңел ачып йөрмим. Мин шуны аңладым: андый кичәләрнең кайберләре начар түгел, ләкин алар игътибарны читкә юнәлдерә. Башка эшләр сыман, алар үз урыннарында торырга тиеш».
15. Әти-әниләр балаларына файдалы ял төрләрен һәм күңел ачулар сайларга ничек ярдәм итә ала?
15 Ата-аналар үзләре һәм балалары турында материаль, рухи һәм эмоциональ яктан кайгыртырга тиеш. Шул исәптән алар ялны оештыру өчен дә җаваплы. Балалы әти-әниләр, күңел ачуларның барысы да начар дип уйламагыз. Шул ук вакытта бозык күңел ачуларны аера белегез (1 Көр. 5:6). Сайлаганда сак булсагыз, гаиләгез өчен чыннан да файдалы ял итүнең һәм күңел ачуның төрен табарсызc. Шулай эшләп, сез Йәһвәгә якынлаштырган сукмакны сайларсыз.
ГАИЛӘДӘГЕ МӨНӘСӘБӘТЛӘР
16, 17. Күп кенә әти-әниләр нинди авырлык белән очраша, һәм ни өчен без Йәһвә аларның хисләрен аңлый дип әйтә алабыз?
16 Гадәттә әти-әниләр һәм балалар бер-берсен бик ярата. Йәһвә үзенең хезмәтчеләрен әни үз баласын яраткан сыман ярата дип әйткән (Ишаг. 49:15). Шуңа күрә яраткан туганыбыз Йәһвәне ташлап китсә, без гадәттә бик нык кайгырабыз. Кызы җыелыштан чыгарылган бер апа-кардәш болай ди: «Миңа бик авыр булды. „Ни өчен ул Йәһвәне калдырды?“ — дип кат-кат үз-үземнән сорый идем. Мин үземне гаепләдем».
17 Йәһвә синең хисләреңне аңлый. Ул үзе дә барлыкка китерелгән беренче кешеләре аңа каршы чыккач «бөтен йөрәге белән сызланган». Туфан алдыннан яшәгән кешеләрнең күбесе Нухны тыңламагач та ул бик нык кайгырган (Ярат. 6:5, 6). Андый авырлык белән очрашмаган кеше бу югалту күпме авырту китерә икәнен аңламаска да мөмкин. Ләкин якын кешебез җыелыштан чыгарылса да, Йәһвәдән ераклашмыйк. Гаиләдәге якының Йәһвәне ташлап китсә, күңел төшенкелеген ничек җиңеп чыгарга?
18. Ни өчен әти-әниләр, балалары Йәһвәне ташлап китсә, үзләрен гаепләмәскә тиеш?
18 Гаиләдә андый хәл туса да, үзеңне гаепләмә. Йәһвә һәр кешегә сайлау иреген биргән, һәм багышланып чумдырылу үткән һәр гаилә әгъзасы «үз йөген үзе» йөртергә тиеш (Гәл. 6:5). Ахыр чиктә, Йәһвә каршында син түгел, ә гөнаһ кылучы үзенең сайлавы өчен үзе җаваплы (Йәз. 18:20). Башкаларны да гаепләмә. Йәһвә андый кешеләрне төзәтү өчен оештырган тәртипне хөрмәт ит. Җыелышны сакларга теләгән көтүчеләргә түгел, ә Иблискә каршы тор (1 Пет. 5:8, 9).
Туганыңның кире кайтуына өметләнеп яшәү дөрес түгел дип уйлама
19, 20. а) Балалары җыелыштан чыгарылган әти-әниләр күңел төшенкелегенә бирешмәс өчен нәрсә эшли ала? б) Алар нәрсәгә өметләнә ала?
19 Йәһвәгә үпкәләмә, андый сукмак аңардан ераклаштыра. Чынында, кадерле туганың син гаиләңне түгел, ә күбрәк Йәһвәне яратасың икәнен күрсен. Шуңа күрә андый авырлыкларга бирешмәс өчен рухилыгыңны ныгытып тор. Тугры мәсихчеләрдән читләшмә (Гыйб. сүз. 18:1). Йәһвәгә дога кылып күңелеңне бушат (Мәд. 61:8, 9). Җыелыштан чыгарылган туганың белән сөйләшер өчен, мәсәлән телефон я Интернет аша аралашыр өчен, сәбәпләр эзләмә (1 Көр. 5:11). Рухи эшләрдә катнашуыңны дәвам ит (1 Көр. 15:58). Өстә искә алынган апа-кардәш болай ди: «Миңа Йәһвәгә хезмәтемне калдырмыйча һәм рухи яктан нык булып калырга кирәк. Шул чакта гына кызым Йәһвәгә кире кайткач мин аңа ярдәм итә алачакмын».
20 Изге Язмаларда мәхәббәт «барысына өметләнә» диелгән (1 Көр. 13:4, 7). Туганыңның кире кайтуына өметләнеп яшәү дөрес түгел дип уйлама. Җыелыштан киткән күп кешеләр һәр ел тәүбә итеп Йәһвә оешмасына кире кайталар. Алар тәүбә иткәч, Йәһвә аларга ачу сакламый. Киресенчә, ул кичерергә әзер (Мәд. 85:5).
ДӨРЕС ЮЛНЫ САЙЛА
21, 22. Син ихтыяр ирегеңне ничек кулланырга телисең?
21 Йәһвә кешеләргә ихтыяр иреген биргән. (Канун 30:19, 20 не укы.) Ләкин бу ирек зур җаваплылык белән бәйле. һәр мәсихче үзенә мондый сораулар бирергә тиеш: «Мин нинди сукмак буенча барам? Мин эш һәм карьерага, ял итү һәм күңел ачуларга, шулай ук гаиләдә туган авырлыкларга үземне Йәһвәдән ераклаштырырга рөхсәт итмимме?».
22 Йәһвә һәрвакыт үз халкын яратып торачак. Әмма дөрес булмаган сукмакны сайласак, без Йәһвәдән ераклашырбыз (Рим. 8:38, 39). Ләкин андый хәл безнең белән булмасын! Сине Йәһвәдән бернәрсә дә ераклаштырмасын! Тәвәккәл бул. Киләсе мәкаләдә без андый тәвәккәллегебезне тагын дүрт өлкәдә ничек күрсәтә алабыз икәнен карап чыгачакбыз.
a Малахий 3:10: «Минем йортымда ризык булсын өчен, бар уңышларның уннан бер өлешен амбарга алып килегез һәм шулай итеп мине сынагызчы,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— сез бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен, әллә мин күк капкаларын ачмаммы һәм өстегезгә фатихалар яудырмаммы?»
b Эш сайлауга кагылышлы күбрәк мәгълүматны «Яшьләрнең сораулары. Гамәли киңәшләр» (рус) китабы, 2 нче том, 38 нче бүлектә табып була.
c Күбрәк киңәшләр табар өчен «Барлыкка Китерүчегә ышанырга нигез бармы?» (рус) брошюраның 17—19 нчы битләрен карагыз.
-
-
Алга таба да Йәһвәгә якынлашыгызКүзәтү манарасы 2013 | 15 гыйнвар
-
-
Алга таба да Йәһвәгә якынлашыгыз
«Аллаһыга якынлашыгыз, ул да сезгә якынлашыр» (ЯГЪК. 4:8).
1, 2. а) Шайтан нинди «алымнар» куллана? б) Аллаһыга якынлашыр өчен безгә нәрсә эшләргә?
ЙӘһВӘ АЛЛАһЫ кешеләрне үзенә якынлашу теләге белән яраткан. Әмма Шайтан кешеләрне алар Йәһвәгә мохтаҗ түгел дип ышандырмакчы була. Ул үзе моңа ышана һәм Гадән бакчасында Хауваны алдаганнан бирле шул ялганны таратып йөри (Ярат. 3:4—6). Күп кенә кеше бу ялганга ышанып яши.
2 Әмма бәхеткә каршы, Шайтан тозагыннан качып була. «Безгә аның алымнары билгеле бит» (2 Көр. 2:11). Шайтанның максаты — безне Йәһвәдән читләштерү. Моның өчен ул безне хаталы карарлар кабул итәргә этәрә. Әмма узган мәкаләдән күргәнебезчә, без эш, күңел ачу һәм гаиләгә кагылышлы дөрес карарлар кабул итә алабыз. Бу мәкаләдә без электрон җайланмалар, сәламәтлек, акча белән бәйле сораулар һәм горурлык сыйфатын карап чыгарбыз. Алар турында әйткәндә акыллы караш саклау «Аллаһыга якынлашырга» ничек булыша ала? (Ягък. 4:8).
ЭЛЕКТРОН ҖАЙЛАНМАЛАР
3. Электрон җайланмаларны куллануда нинди ике төрле юл бар? Мисал китерегез.
3 Бүген бөтен дөньяда алдынгы электрон җайланмалар киң таралган. Аларны дөрес куллансак, андый җайланмалар бик файдалы була ала. Әмма дөрес кулланмасак, алар күктәге Атабыз белән мөнәсәбәтләребезне бозарга мөмкин. Мәсәлән, компьютерлар безгә күп файда китерә. Сез укый торган басма компьютерлар ярдәмендә язылган һәм чыгарылган. Компьютер ярдәмендә төрле мәгълүмат табып, кешеләр белән аралашып һәм күңел ачып була. Шулай да компьютер аркасында бөтен дөньябызны онытуыбыз бар. Яңа чыккан технологияләрне сатучылар без андый җайланмаларга мохтаҗ дип ышандыра. Бер егет үзенә планшетлы компьютер алырга теләп, хәтта яшерен генә үзенең бер бөерен саткан. Нинди акылсыз адым!
4. Бер мәсихче компьютер белән бәйле начар гадәтен ничек ташлый алган?
4 Әмма технологияләрне дөрес кулланмыйча я аларга чиктән тыш күп вакыт сарыф итеп Йәһвәдән читләшү тагы да акылсызрак адым түгелме? 28 яшьлек Янa исемле бер абый-кардәш болай ди: «Изге Язмалардагы „вакытны мөмкин кадәр яхшырак кулланыгыз“ дигән киңәшне белсәм дә, компьютер белән бәйле мәсьәләләрдә мин үземә үзем дошман». Янның Интернетта утырып төн җиткәнен сизми калган чаклары еш булган. «Мин Интернет чатларында утыра идем һәм видеолар карый идем, әмма аларның кайберләрен файдалы дип атамас идем. Мин шул кадәр арый идем хәтта Интернеттан чыгар өчен көчем калмый иде»,— дип искә төшерә ул. Шул начар гадәттән арыныр өчен Ян үз компьютерын йокларга вакыт җиткәндә үзеннән-үзе сүнәрлек итеп көйләгән. (Эфеслеләргә 5:15, 16 ны укы.)
Ата-аналар, балаларыгызга электрон җайланмаларны акыллы кулланырга булышыгыз
5, 6. а) Ата-аналарның үз балаларына карата вазифалары нинди? б) Балаларга аралашу файда китерсен өчен ата-аналар нәрсә эшли ала?
5 Ата-аналар, сезгә балаларыгызның һәр адымын күзәтеп торасы юк, әмма аларның компьютерны ничек итеп кулланганнарын белергә кирәк. Алар эшсез йөрмәсен я сезгә комачауламасын дип кенә, аларны Интернетның әхлаксызлык, явыз уеннар, сихерчелек, зыянлы аралашу диңгезенә чумарга рөхсәт итмәгез. Югыйсә балагыз: «Әти-әнием каршы булмагач, моның бер зыяны да юк»,— дип уйлар. Әти-әниләр үз балаларын, шул исәптән яшүсмерләрне дә, Йәһвәдән читләштерә алган һәр нәрсәдән якларга тиеш. Хәтта җәнлекләр дә үз балаларын куркынычтан саклый. Уйлап карагыз: аю балаларына куркыныч янаса, әллә аналары аларны якламас идеме? Ничек кенә яклар иде! (һошея 13:8 не чагыштыр.)
6 Балаларыгызга үрнәк алырлык һәм яхшы яктан тәэсир итәрлек төрле яшьтәге мәсихчеләр белән дуслашырга булышыгыз. Шуны да онытмагыз: балаларыгызга сез кирәк, алар белән вакыт үткәрегез! Вакыт табып, алар белән бергә көлегез, уйнагыз, эшләгез һәм бергәләп «Аллаһыга якынлашыгыз»b.
СӘЛАМӘТЛЕК
7. Ни өчен безнең барыбызның да сау-сәламәт буласыбыз килә?
7 «Исән-саумы?» Бу сорауны без кешенең хәлен белер өчен бирәбез. Кызганычка каршы, безнең беренче ата-анабыз Шайтанга ияреп Йәһвәдән читләшкән, шуңа күрә, без бүген барыбыз да авырыйбыз. Без авырганда Шайтан шатлана гына, чөнки андый чакларда Йәһвәгә хезмәт итү тагы да авыррак булып китә. Ә инде үлеп китсәк, без Йәһвәгә бөтенләй хезмәт итә алмас идек (Мәд. 113:25). Шуңа күрә сәламәт булыр өчен без көчебездән килгәнне эшләргә тырышабызc. Кардәшләребезнең дә сәламәтлеге һәм кәефе турында кайгыртыйк.
8, 9. а) Сәламәтлек турында әйткәндә акыллы караш саклар өчен нәрсә эшләргә? б) Шатлыкны үстерү нинди яхшы нәтиҗәләргә китерә?
8 Әмма сәламәтлек турында әйткәндә дә акыллы караш сакларга кирәк. Кайберәүләр диеталар, дәвалану ысуллары я ниндидер дарулар турында мактап сөйли һәм моны Аллаһы Патшалыгы турындагы яхшы хәбәрне таратуга караганда да ашкыныбрак башкара. Алар чын күңелдән башкаларга ярдәм итәләр дип уйлый торгандыр. Әмма Патшалык Залындагы очрашуларда я конгрессларда дарулар, косметика я дәвалау ысуллары турында сөйләп йөрү дөрес булмас иде. Ни өчен?
9 Без җыелышларга рухи нәрсәләр турында сөйләшер өчен һәм изге рух булдыручы шатлыкны үстерер өчен йөрибез (Гәл. 5:22). Шуңа күрә хәтта кардәшләребез үзләре сораса да, очрашуларда дәвалану турында киңәшләр бирмик һәм төрле дарулар таратмыйк, югыйсә очрашуга килүебезнең рухи максатын онытуыбыз бар, һәм башкалар шатлыкларын югалтырга мөмкин (Рим. 14:17). Кеше үз сәламәтлеге турында ничек кайгыртырга икәнен үзе хәл итәргә тиеш. Моннан тыш, беркем дә бөтен чирләрне дәвалап бетерә алмый. Хәтта иң яхшы табиблар да картая, авырый һәм үлә. Сәламәтлегебез турында чиктән тыш борчылу гомеребезне озайта алмас (Лүк 12:25). Ә менә «шат-хозур күңел — тәнгә сихәт» (Гыйб. сүз. 17:22).
10. а) Йәһвә нинди сыйфатларны кадерли? б) Без кайчан чыннан да сәламәт булачакбыз?
10 Тышкы кыяфәтебез турында да кайгырту дөрес. Әмма яшьрәк булып күренер өчен чиктән тыш күп тырышлыклар кую акыллы булмас иде. Олы яшь билгеләре кешенең җитлеккән, абруйлы булуын һәм эчке матурлыгын күрсәтә. Изге Язмаларда: «Агарган чәч — кешенең тугры юлда казанып алган шөһрәтле таҗы»,— дип әйтелә (Гыйб. сүз. 16:31). Бу Йәһвәнең карашы, һәм без дә үзебезгә карата шундый ук караш сакларга тиеш. (1 Петер 3:3, 4 не укы.) Шуңа күрә матуррак булыр өчен генә кирәкмәгән һәм зыян китерә алырлык хирургик операцияләр ясарга я процедуралар үтәргә ризалашып, үзебезне куркыныч астына кую акыллы булыр идеме? Яшебез һәм сәламәтлегебез нинди генә булмасын, «Йәһвә шатлыгы» безгә чын эчке матурлыкны чагылдырырга булыша (Них. 8:10). Яңа дөньяда гына без чыннан да сәламәт һәм яшьлектәгечә матур булачакбыз (Әюб 33:25; Ишаг. 33:24). Ә әлегә безгә акыллы карарлар кабул итәргә һәм Йәһвәгә иман итеп яшәргә кирәк. Бу безгә тормышыбыздан канәгать булырга һәм сәламәтлек турында чиктән тыш күп борчылмаска булышачак (1 Тим. 4:8).
АКЧА
11. Акча ничек тозак булып китәргә мөмкин?
11 Акчаның да, намуслы итеп акча эшләп табуның да начар ягы юк (Вәг. 7:12; Лүк 19:12, 13). Әмма «акча ярату» безне Йәһвәдән читләштерәчәк (1 Тим. 6:9, 10). «Бу дөнья төзелешендәге мәшәкатьләр», ягъни тормыштагы ихтыяҗлар турында чиктән тыш күп борчылу, безне рухи яктан басып китәргә мөмкин. «Күпләрне алдаучы байлык», ягъни акча безгә чын бәхет һәм иминлек китерә дигән ялган караш та безне Йәһвәдән ераклаштыра ала (Мат. 13:22). «Берәү дә» берьюлы Аллаһының да, байлыкның да колы була алмый дип ачык итеп әйткән Гайсә (Мат. 6:24).
12. Бүген акча белән бәйле нинди тозаклар киң таралган, һәм алардан ничек сакланып була?
12 Акчага бозык караш безне бозык эшләргә китерергә мөмкин (Гыйб. сүз. 28:20). Җиңел итеп һәм тиз генә акча эшләү мөмкинлеге күпләрне лотерея билетлары сатып алырга һәм челтәрле маркетинг белән шөгыльләнергә дәртләндергән. Кайберәүләр хәтта башка кардәшләрне дә андый эшләргә катыштырган. Бүтәннәр исә әкияттәгедәй зур табыш вәгъдә иткән кешеләргә ышанып алданган булган. Комсызлыкка каршы торыгыз, ул сезне андый хәлгә китермәсен. Барысын төптән уйлап эш итегез. Берәр тәкъдим артык яхшы булып күренсә, димәк, сак булырга кирәк.
13. Йәһвәнең акчага карашы дөньяныкыннан ничек аерылып тора?
13 «Патшалыкны һәм Аллаһының тәкъвалыгын беренче урынга куеп яшәсәк», Йәһвә тормыш кирәк-яракларын кайгыртыр өчен куйган тырышлыкларыбызны фатихалаячак (Мат. 6:33; Эфес. 4:28). Ул безнең күп эшләгәнгә җыелыш очрашуында йоклап я акча турында кайгырып утыруыбызны теләми. Әмма бу дөнья кешеләре еш кына күп итеп акча эшләсәң генә, киләчәгең матур булыр һәм аннан соң ял итә алырсың дип уйлый. Алар үз балаларын да байлыкка омтылырга өнди. Гайсә андый карашның дөрес булмавын күрсәткән. (Лүк 12:15—21 не укы.) Гыйзи мисалын искә төшерик. Ул үз комсызлыгын канәгатьләндерү дә, шул ук вакыт Йәһвә каршында яраклы булу да мөмкин дип уйлаган (4 Пат. 5:20—27).
14, 15. Ни өчен икътисади системага таяну акыллы түгел? Мисал китерегез.
14 Кайбер бөркетләр үзләре өчен үтә авыр балык тоткач тырнакларыннан ычкындырмаган һәм батып үлгән. Мәсихче белән дә моңа охшаш хәл була аламы? Алекс исемле бер өлкән болай ди: «Мин үземне бик сакчыл кеше дип саныйм. Теләгәнемнән күбрәк шампунь агызып алсам, мин аның өлешен кире савытына салам». Шулай да Алекс, эштән китеп пионер хезмәтен башлыйм дип, фонд биржасында сату-алу эшләрен башлаган. Ул төрле тәкъдимнәрне һәм биржадагы яңалыкларны тикшерүгә чумган. Җыелган һәм бурычка алган акчасын ул зур табыш алыр өчен кулланган. Әмма нәтиҗәдә бар акчасын югалткан гына. «Мин акчамны кире кайтарырга булдым,— дип әйтә Алекс.— Вакыт узу белән акцияләр кабат кыйбатланыр дип уйлаган идем».
15 Айлар буе Алекс акча турында гына уйлаган. Рухи нәрсәләр турында уйлау аның өчен бик авыр булган, йокысы качкан. Алекс табыш алмаган. Бар акчасын югалтканга, аңа йортын сатарга туры килгән. «Минем аркада бөтен гаиләм күп газап кичерде»,— ди ул. Әмма ул бу очрактан бер мөһим сабак алган. Ул болай ди: «Шайтан дөньясына таянган һәр кеше ахыр чиктә зур өметсезлеккә дучар була» (Гыйб. сүз. 11:28). Әйе, акчага, мал-мөлкәткә өмет баглау яки акча эшли беләм дип уйлау «бу дөнья төзелешенең илаһы» Шайтанга өмет баглауга тиң (2 Көр. 4:4; 1 Тим. 6:17). Ахыр чиктә, Алекс үз тормышын «яхшы хәбәр хакына» гадиләштергән. Бу аның үзен һәм гаиләсен бәхетлерәк һәм Йәһвәгә тагы да якынрак иткән. (Марк 10:29, 30 ны укы.)
ГОРУРЛЫК
16. Горурлыкның нинди ике төре бар?
16 Яхшы нәрсәләр белән горурлану дөрес. Мәсәлән, без һәрвакыт Йәһвә Шаһитләре булуыбыз белән горурланырга тиеш (Ирем. 9:24). Үз-үзебезне хөрмәт итү безгә дөрес карарлар кабул итәргә һәм әхлакый принципларыбызны түбәнәйтмәскә булыша. Әмма үзебезне әллә кемгә кую һәм үз фикеребезне башкаларныкыннан мөһимрәк дип санау безне Йәһвәдән читләштерергә мөмкин (Мәд. 137:6; Рим. 12:3).
Җыелыштагы вазифалар турында борчылыр урынына шатланып хезмәт итегез!
17, 18. а) Изге Язмалардагы басынкы һәм горур кешеләрнең мисалларын әйтеп китегез. б) Бер кардәш Йәһвәдән читләшмәс өчен горурлыкка ничек каршы тора алган?
17 Изге Язмаларда горур кеше мисалы да, басынкы кеше мисалы да бар. Мәсәлән, Давыт патша Йәһвә җитәкчелеген эзләгән, басынкы булган, һәм Йәһвә аны фатихалаган (Мәд. 130:1—3). Әмма Набуходоносор белән Балтасар исемле горур патшаларны Йәһвә басынкыландырган (Дан. 4:30—37; 5:22—30). Бүген дә кайчак басынкылыгыбыз сыналырга мөмкин. Райан, 32 яшьлек хезмәттәш ярдәмче, башка җыелышка күчкән булган. «Тиздән мине өлкән итеп билгеләрләр дип көткән идем мин,— дип сөйли ул,— әмма бер ел узгач та бернәрсә үзгәрмәде». Райан өлкәннәр аңа тиешле хөрмәт күрсәтми дип уйлаганмы, һәм аның ачуы чыкканмы? Ул горурлыкка үзен Йәһвәдән һәм аның халкыннан читләштерергә юл куйганмы һәм җыелышларга йөрми башлаганмы? Ә сез нәрсә эшләр идегез?
18 «Мин басмаларыбыздан гамәлгә озак ашмаган өмет турында тапкан бөтен мәгълүматны укып чыктым»,— дип исенә төшерә Райан (Гыйб. сүз. 13:12). Ул: «Мин үземә сабырлык һәм басынкылык җитми дигән нәтиҗәгә килдем һәм Йәһвәнең өйрәтүен кабул итәргә кирәк икәнен аңладым»,— ди. Райан инде үзе турында түгел, ә җыелышта һәм вәгазьдә башкаларга хезмәт итү турында уйлый башлаган. Тиздән ул берничә бик әйбәт Изге Язмалар өйрәнүен тапкан. «Ел ярым үткәч мине өлкән итеп билгеләделәр. Бу минем өчен көтелмәгән хәл иде,— дип әйтә ул.— Үз хезмәтемне шатлык белән башкарганга, мин борчылуларымны онытып та җибәргән идем». (Мәдхия 36:3, 4 не укы.)
ЙӘһВӘ БЕЛӘН ДУСЛЫГЫГЫЗНЫ КАДЕРЛӘГЕЗ!
19, 20. а) Бу һәм элекке мәкаләдә каралган якларның җидесе дә безне Йәһвәдән читләштермәсен өчен нәрсә эшләргә? б) Йәһвә белән дуслыгын кадерләгән нинди кешеләрдән үрнәк алып була?
19 Бу һәм элекке мәкаләдә каралган якларның җидесе дә тормышыбызда билгеле бер урын алып тора. Без Йәһвәнең хезмәтчеләре булуыбыз белән горурланабыз. Бәхетле гаилә һәм яхшы сәламәтлек — Йәһвәнең кадерле бүләкләре. Эш һәм акча безгә тормыш кирәк-яракларын кайгыртырга булыша. Ял безгә көч өсти. Электрон җайланмалар файда китерә ала. Әмма болар белән кирәкмәгән вакытта шөгыльләнсәк, аларга чиктән тыш күп вакыт сарыф итсәк я алар аркасында Аллаһы нормаларын бозсак, бу безне Йәһвәдән читләштерергә мөмкин.
Бернәрсә дә сезне Йәһвәдән читләштермәсен!
20 Әлбәттә, Шайтанга бу бик тә ошар иде. Әмма сез һәм гаиләгез андый бәладән кача аласыз (Гыйб. сүз. 22:3). Йәһвәгә якынлашыгыз һәм аның белән дуслыгыгызны кадерләгез. Бу яктан безгә Изге Язмалардагы күп кенә мисаллар булышыр. Ханук һәм Нух «Аллаһы юлында йөргән» (Ярат. 5:22; 6:9). Муса «күзгә күренми торган Аллаһыны күреп торгандай нык калган» (Евр. 11:27). Гайсә һәрвакыт күктәге Атасы хуплаганны эшләгән, һәм шуңа күрә Аллаһы аңа гел булышып торган (Яхъя 8:29). Бу кешеләрдән үрнәк алыгыз. «һәрвакыт шат булыгыз. Өзлексез дога кылыгыз. һәр нәрсә өчен рәхмәтле булыгыз» (1 Тис. 5:16—18). һәм бернәрсә дә сезне Йәһвәдән читләштермәсен!
a Исемнәр үзгәртелгән.
b «Күзәтү манарасы», 2008 ел, 1 июль, 9—12 нче битләрдәге «Бу бозык дөньяда балалар үстерү» дигән мәкаләне кара.
c 2011 елда чыккан «Сәламәт булыр өчен биш киңәш» дигән брошюраны (рус) кара.
-