БРОШЮРА ТЕМАСЫ: ДӨНЬЯНЫ ҮЗГӘРТКӘН СУГЫШ
Сугышта һәм газапларда гаепле җинаятьче
Беренче бөтендөнья сугышы 1918 елның 11 ноябрь аенда тәмамланган. Кибетләр ябылган, ә кешеләр урамга чыгып бии башлаган. Ләкин аларның биюләре озакка сузылмаган. Беренче бөтендөнья сугышыннан соң шунда ук кешелек башына башка бер бәла килеп төшкән, һәм ул пулемётлардан күпкә дәһшәтлерәк булган.
Испанка гриппы дип аталган үләт 1918 елның июнь аенда Франциядәге сугыш кырында булган солдатларга йоккан, һәм тиздән күп кешенең гомерен өзгән. Мәсәлән, берничә ай дәвамында Франциядә сугышкан америкалы солдатлар күбесенчә дошман кулыннан түгел, ә бу үләт аркасында үлгән. Сугыш беткәч, үз илләренә кайткан солдатлар үзләре белән гриппны да «алып кайткан», һәм шулай итеп шул чир бөтен дөнья буенча тиз таралган.
Сугыштан соңгы елларда шулай ук ачлык һәм хәерчелек киң таралган. 1918 елда сугыш тәмамлангач, Европадагы илләр ачлыктан газап чиккән. Германия акчалары 1923 елга бөтенләй бәясен югалткан. Алты ел соңрак бөтендөнья икътисади системасында кризис башланган. Ахыр чиктә, 1939 елда дөнья Икенче бөтендөнья сугышына «кереп баткан». Билгеле бер мәгънәдә ул Беренче бөтендөнья сугышының дәвамы булган. Бу бер-бер артлы барган фаҗигаләрдә кем гаепле булган?
СОҢГЫ КӨННӘР БИЛГЕСЕ
Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләр кайбер тарихи вакыйгаларның чын сәбәбен күрергә булыша, аеруча бу Беренче бөтендөнья сугышына кагыла. Гайсә Мәсих «халык халыкка... каршы күтәрелер» һәм үләтләр белән ачлык җирдә таралачак дип алдан әйткән булган (Маттай 24:3, 7; Лүк 21:10, 11). Ул үз шәкертләренә андый һәлакәтләр соңгы көннәрнең билгесе булып торачак дип әйткән. Инҗилдә — Ачылыш китабында — моңа кагылышлы күбрәк җентеклелекләр китерелә. Ул җирдәге фаҗигаләрнең күктә булган сугыш белән бәйле булуын ачыклый. («Җирдә һәм күктә булган сугышлар» дигән рамканы карагыз.)
Шул китапта дүрт җайдак турында әйтелә. Кайвакыт бу җайдаклар Апокалипсис җайдаклары дип атала. Җайдакларның өчесе Гайсә әйткән фаҗигаләрне — сугыш, ачлык һәм үләтләрне сурәтли. («Дүрт җайдак чыннан да чабып барамы?» дигән рамканы карагыз.) Шунысы ачык: Беренче бөтендөнья сугышы бетмәс газапларның башлангычы булган. Һәм Изге Язмаларда нәкъ Шайтан аны кабызып җибәргән дип әйтелә (1 Яхъя 5:19). Шайтанның тәэсире кайчан да булса бетәрме?
Ачылыш китабы безне юата, чөнки анда Шайтанның «вакыты аз калган» дип әйтелә (Ачылыш 12:12). Менә ни өчен Шайтан котырына һәм җиргә санап бетергесез кайгы китерә. Бүгенге фаҗигаләр шулай ук Шайтан вакытының үтеп баруын раслый.
ШАЙТАН ИБЛИСНЕҢ ЭШЛӘРЕН ҖИМЕРҮ
Беренче бөтендөнья сугышы чынында тарихның борылышы булган. Ул тоталь сугыш, революцияләр һәм сәяси җитәкчеләренә ышанмау гасырының башлангычы булган. Ул шулай ук Шайтанның күктән ыргытылган булуын ап-ачык күрсәтә (Ачылыш 12:9). Ә бу күзгә күренмәгән җитәкче, идарә итәр өчен вакыты аз калганын белә торган явыз диктатор кебек, үзен тота. Ул үзенең «тәхетеннән» бәреп төшерелгәч, Беренче бөтендөнья сугышы китергән бар газаплар юкка чыгачак.
Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдән күргәнебезчә, Күктәге Патшабыз Гайсә Мәсих «Иблиснең эшләрен җимерәчәк». Моңа ышаныр өчен нигез бар (1 Яхъя 3:8). Миллионлаган кеше Аллаһы Патшалыгы килсен дип дога кыла. Ә сез алай эшлисезме? Бу Патшалык ярдәмендә тугры кешеләр Шайтан ихтыярының түгел, ә Аллаһы ихтыярының тормышка ашуын күрәчәк (Маттай 6:9, 10). Аллаһы Патшалыгы идарә иткәндә бернинди дә сугыш булмаячак! (Мәдхия 45:10). Аллаһы Патшалыгы турында күбрәк белегез, һәм сез дә тынычлык хөкем сөргән җирне күрерсез! (Ишагыйя 9:6, 7).
a «Аллаһыдан иңдерелгән яхшы хәбәр!» дигән брошюраның 7 нче дәресен карагыз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган.