42 нче җыр
«Хәлсезләргә ярдәм итик»
1. Хәлсезләнә кешеләр,
Йәһвә кайгырта.
Ул шәфкатьле Аллабыз,
Көчле ярата.
Кайгылыга без дә
Ярату күрсәтик,
Чөнки үзебез хәлсез,
Аларны аңлыйк.
2. Хәлсезләрне Аллаһы
Күреп көч биргән.
Аларны йолым аша
Ул сатып алган.
Күз яшьләрен сөртеп,
Әйдәгез, булышыйк,
Аларның кайгыларын
Без уртаклашыйк.
3. Аларны гаепләмик,
Гел истә тотыйк:
Безнең игелеклелек
Ныгыта ала.
Без шатлыклы булып,
Аларга көч бирик.
Таяныч бирсәк, алар
Юату таба.
(Ишаг. 35:3, 4; 2 Көр. 11:29; Гәл. 6:2 не дә кара.)