Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • nwt 1804-1846 б.
  • Изге Язмалар сүзлеге

Сайлавыгыз буенча бернинди дә видеоролик юк.

Кызганычка каршы, видеороликны йөкләп булмады.

  • Изге Язмалар сүзлеге
  • Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
  • Өстәмә исемнәр
  • А
  • Ә
  • Б
  • Г
  • Д
  • Е
  • Ж
  • Җ
  • З
  • И
  • Й
  • К
  • Л
  • М
  • Н
  • О
  • Ө
  • П
  • Р
  • С
  • Т
  • У
  • Ү
  • Ф
  • Х
  • Һ
  • Ч
  • Ш
  • Ы
  • Э
  • Ю
  • Я
Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
Изге Язмалар сүзлеге

Изге Язмалар терминнары сүзлеге

А Ә Б Г Д Е Ж Җ З И Й К Л М Н О Ө П Р С Т У Ү Ф Х Һ Ч Ш Ы Э Ю Я

А

  • Аб.

    Еврейләр Бабыл тоткынлыгыннан кайтканнан соң кулланган изге календарь елының 5 нче ае һәм дөньяви календарь елының 11 нче ае исеме. Бу ай июль уртасыннан алып август уртасына кадәр сузылган. Изге Язмаларда «аб» дигән сүз телгә алынмый, бу ай нибары «бишенче ай» дип кенә атала (Сн 33:38; Ез 7:9). Ә15 кушымт. к.

  • Абиб.

    Еврейләрнең изге календарь елының 1 нче аеның һәм дөньяви календарь елының 7 нче аеның беренче исеме. Мәгъ. «яшел башаклар». Бу ай март уртасыннан алып апрель уртасына кадәр сузылган. Еврейләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң бу ай «нисан» дип атала башлаган (Кн 16:1). Ә15 кушымт. к.

  • Агач богау.

    Ирексезләү я җәзалау өчен билгеләнгән җайланма. Андый богауларның кайберләре кулга гына кидерелгән, бүтәннәре, күрәсең, аякларны, кулларны һәм муенны чикләп, кешенең бөтен тәнен бөгелгән хәлдә тоткан (Ир 20:2; Рс 16:24).

  • Адар.

    Бабыл тоткынлыгыннан кайтканнан соң кулланылган изге календарь елының 12 нче ае һәм дөньяви календарь елының 6 нчы ае исеме. Бу ай февраль уртасыннан алып март уртасына кадәр сузылган (Әс 3:7). Ә15 кушымт. к.

  • Адәм Улы.

    Инҗилдә як. 80 тапкыр очраган төшенчә. Ул Гайсә Мәсихкә карый һәм аның кеше тәнендәге рухи зат булганын түгел, ә кеше булып туганын аңлата. Бу сүзтезмә шулай ук Гайсәнең Даниял 7:13, 14 тә язылган пәйгамбәрлекне үтәячәк икәнлеген күрсәтә. Еврей Язмаларында бу сүзтезмә («адәм улы») Йәзәкил белән Даниялга карата кулланыла һәм шулай итеп үлемле хәбәрчеләр белән шул хәбәрләрнең чыганагы булган Аллаһы арасындагы аерманы ассызыклый (Йз 3:17; Дн 8:17; Мт 19:28; 20:28).

  • Азазел.

    Бу еврей сүзе, күрәсең, «юкка чыга торган кәҗә» дигәнне аңлата. Йолу көнендә азазел өчен билгеләнгән кәҗә чүлгә җибәрелергә тиеш булган. Бу халыкның соңгы ел эчендә кылган гөнаһларын алып китүне символлаштырган (Лв 16:8, 10).

  • Азатлык елы.

    Шулай ук «юбилей елы» дип тә тәрҗемә ителергә мөмкин. Йове́л дигән еврей сүзе «тәкә мөгезе» дигәнне аңлата. Тәкә мөгезен кычкыртып, азатлык игълан иткәннәр. Исраиллеләр Вәгъдә ителгән җиргә кергәннән соң һәр 50 нче ел Азатлык елы дип аталган. Ул елны җир сөрелмәскә, ә кол еврейләр азат ителергә тиеш булган. Мирас җирләре, сатылган булса, кире кайтарылган. Азатлык елы тулысынча бәйрәм елы булган дип әйтеп була. Шул вакытта халык үзенең башлангыч хәләтенә — Аллаһы үз халкы өчен иң башта урнаштырган шартларга кайтарылган (Лв 25:10).

  • Азгынлык.

    Грекча асе́лгейа. Бу сүз Аллаһының кануннарын җитди бозган һәм оятсыз, дорфа рухны чагылдырган эшләргә карый. Андый рух чагылдырган кеше хакимлек, законнар һәм принципларны хөрмәт итми генә түгел, алар белән бөтенләй исәпләшми. Бу начар тәртип кенә түгел (Гл 5:19; 2Пт 2:7).

  • Аксакал.

    к. Өлкән

  • Аламут.

    «Яшь хатын-кызлар» дигән мәгънә йөрткән музыкаль термин. Бәлки, яшь хатын-кызларның сопрано тавышын белдерә. Күрәсең, бу сүз музыкаль әсәрнең я аккомпанементның югары регистрда башкарылырга тиешлеген күрсәткән (1Ел 15:20; Зб 46:башл.).

  • Алебастр.

    Алебастрон (Мисыр) тирәсендә чыгарылган таштан ясалган кечкенә савыт исеме. Андый савытларда хуш исле май саклаганнар. Алар гадәттә тар авызлы булган һәм кыйммәтле хуш исле май агып чыкмасын өчен тыгызлап ябылган. Таш үзе дә алебастр дип аталган (Мк 14:3).

  • Аллаһы Патшалыгы.

    Нигездә, Аллаһының үзенең хөкүмәте аша күрсәткән хакимлеге. Бу патшалыкның патшасы — Аллаһының Улы Гайсә Мәсих (Мт 12:28; Лк 4:43; 1Кр 15:50).

  • Аллаһы Улы.

    Башлыча Гайсә Мәсихкә карата кулланылган сүзтезмә. Ул күчмә мәгънә йөртә, чөнки тормыш бирүче Аллаһыга тере затларны барлыкка китерер өчен хатын-кыз кирәк түгел. Гайсә турында сүз барганда бу сүзтезмә аны Аллаһы үзе барлыкка китергән, ул аның сыйфатларына һәм аның белән якын мөнәсәбәтләргә ия булганын ассызыклый (Ях 3:17, 18). Шул сәбәптән фәрештәләр һәм беренче кеше Адәм дә Аллаһы улы дип аталган (Әп 1:6; Лк 3:38). Аллаһы үз улы Гайсә Мәсих белән варисташлар булырга сайлаган кешеләр «Аллаһы балалары», ягъни Аллаһы уллары дип атала (Рм 8:14—17). Исраил хакимнәре, Аллаһы идарәсенең вәкилләре булганга, «Аллаһы Тәгаләнең уллары» дип аталган (Зб 82:6). Бөтен Исраил халкы да Аллаһы күзлегеннән аның «улы» булган, чөнки ул аның «барлык халыклар арасыннан үз халкы — махсус милке» итеп сайланган булган (Чг 4:22, 23; Кн 7:6).

  • Аллаһыга багышлануның изге билгесе.

    Ялтырап торган саф алтын тасма, аңа еврейчә «Йәһвә изге ул» дигән сүзләр уеп язылган булган. Шушы тасма баш рухани чалмасының ал ягына беркетеп куелган булган (Чг 39:30). Ә5 кушымт. к.

  • Аллаһыга бирелгәнлек (бирелгән булу).

    Йәһвә Аллаһының югары хакимлегенә тугрылык күрсәтеп, аны тирән хөрмәт итү, аңа гыйбадәт кылу һәм хезмәт итү (1Тм 4:8; 2Тм 3:12).

  • Альфа һәм Омега.

    Грек алфавитының беренче һәм соңгы хәрефләре. Алар Ачылыш китабында өч тапкыр Аллаһының титулы буларак кулланыла. Шул контекстларда бу титул мәгънәсе буенча «беренче һәм соңгы» һәм «баш һәм ахыр» дигән сүзтезмәләргә тиң (Ач 1:8; 21:6; 22:13).

  • Амин.

    «Шулай булсын» я «һичшиксез» дигәнне аңлата. Ул «тугры, ышанычлы булу» дигән мәгънә йөрткән ама́н дигән еврей сүзеннән килеп чыккан. «Амин» сүзе ант, дога я әйткән сүзләр белән килешкәндә әйтелгән. Ачылыш китабында ул Гайсәнең титулы буларак кулланыла (Кн 27:26; 1Ел 16:36; Ач 3:14).

  • Ант.

    Нәрсәнең дә булса чынлыгына ышандырып әйтелгән сүз яки берәр нәрсә эшләргә я эшләмәскә дигән тантаналы вәгъдә. Гадәттә аны өстен булган шәхескә, бигрәк тә Аллаһыга биргәннәр. Йәһвә үзе дә ант биреп, Ибраһим белән төзегән килешүен раслаган (Яр 14:22; Ев 6:16, 17). Кешеләр еш кына Йәһвә белән ант иткән, һәм кайбер очракларда андый ант сүзгә-сүз «Йәһвәнең тере булуы хак булган кебек» дигәнне аңлата. Аллаһының булуы бәхәссез факт булганга күрә, андый ант әйтелгән сүзләрнең дөреслегенә ышандырган. Бу сүзләр шулай ук Аллаһы барысын күреп тора һәм кешене дөресен сөйләмәгәне өчен җәзалый ала икәнен күрсәтергә мөмкин (1Пат 17:12; Сн 14:28 белән чагыштыр).

  • Арадашчы.

    Дәгъвалы мәсьәләләрдә каршы якларны килештерүче. Изге Язмаларда Муса — Канун килешүенең, ә Гайсә яңа килешүнең арадашчысы дип атала (Гл 3:19; 1Тм 2:5).

  • Арам; арамлылар.

    Шем улы Арам токымнары. Алар башлыча Ливан тауларыннан алып Месопотамиягә кадәрге һәм төньякта Тавр тауларыннан алып көньякта Дәмәшекъкә кадәрге һәм аннан ары җирләрдә яшәгән. Еврейчә «Арам» дип аталган бу җир соңрак — Сурия, ә яшәүчеләре суриялеләр дип атала башлаган (Яр 25:20; Кн 26:5; Һш 12:12).

  • Арамей теле.

    Еврей теленә якын һәм шундый ук алфавиты булган семит телләренең берсе. Башта ул телдә арамлылар гына сөйләшкән, соңрак исә Ассирия һәм Бабыл империяләрендә халыкара сәүдә теле һәм аралашу теле булып киткән. Ул шулай ук Фарсы империясенең рәсми дәүләт теле итеп саналган (Ез 4:7). Езра, Ирмия һәм Даниял китапларының кайбер өлешләре арамей телендә язылган (Ез 4:8—6:18; 7:12—26; Ир 10:11; Дн 2:4ә—7:28).

  • Арба.

    Күпчелек очракларда сугышта кулланылган, атка җигелә торган ике тәгәрмәчле транспорт чарасына карый (Чг 14:23; Хк 4:13; Рс 8:28).

  • Ареопаг.

    Афинада Акропольдән төньяк-көнбатышка таба урнашкан биек калкулык. Шул калкулыкта суд утырышлары үткәргән мәхкәмә дә шулай ук аталган. Кайбер фәлсәфәчеләр — эпикурчылар һәм стоиклар — Паулны, үз ышануларын аңлатсын дип, Ареопагка алып килгән булган (Рс 17:19).

  • Армагеддон.

    Еврейчә Һар Мегиддо́н сүзтезмәсе «Мегиддо тавы» дигәнне аңлата. Бу сүз «Чиксез Кодрәт Иясе Аллаһының бөек көнендә булачак сугыш» белән бәйле. Ул вакытта «бөтен җир патшалары» Йәһвәгә каршы сугыш белән чыгар өчен җыелачак (Ач 16:14, 16; 19:11—21). к. Бөек афәт

  • Артыш.

    Ливаннан Сөләйман патшага китерелгән агач биек артыш агачы (Juniperus excelsa) булырга мөмкин. Бу мәңге яшел таза, җәелеп үскән агач 20 м биеклеккә җитә. Нык агач булып саналганга, ул югары бәяләнә, һәм Сөләйман гыйбадәтханәсе төзелгәндә ул киң кулланылган (1Пат 5:8—10; 6:15). Әмма Изге Язмаларның кайбер шигырьләрендә артыш сүзе очраганда, куаксыман агач (Juniperus phoenicia) күздә тотылырга мөмкин.

  • Аселгейа.

    к. Азгынлык

  • Асия.

    Мәсихче Грек Язмаларында искә алынган Рим провинциясенең исеме. Башкаласы Эфес булган бу провинция бүгенге Төркиянең көнбатыш җирләрендә һәм Самос, Патмос кебек утрауларда урнашкан булган (Рс 20:16; Ач 1:4). Ә13 кушымт. к.

  • Атналар бәйрәме.

    к. Илленче көн бәйрәме

  • Ахая.

    Мәсихче Грек Язмаларында искә алынган, Грециянең көньягында урнашкан Рим провинциясе. Башкаласы Көринт булган бу провинциягә Пелопоннес ярымутравы һәм континенталь Грециянең үзәк өлеше кергән (Рс 18:12). Ә13 кушымт. к.

  • Ачыткы.

    Камырга я берәр нинди сыеклыкка кушып әчү процессын китереп чыгара торган матдә, аеруча моңарчы ясалган ачы камырның берникадәр өлеше. Изге Язмаларда бу сүз гөнаһның һәм бозыклыкның символы буларак кулланыла, ул шулай ук күзгә күренмәгән киң үсешне күрсәтә (Чг 12:20; Мт 13:33; Гл 5:9).

  • Ашлык сугу.

    Ашлыкның бөртекләрен сабак белән кибәктән аеру процессы. Ашлыкны таяк белән сукканнар яки, ул күп булганда, махсус җайланмалар, мәсәлән, хайваннарга җигелгән ашлык сугу чаналары я арбалары кулланганнар. Андый җайланмаларны ындырга сибелгән ашлык өстеннән йөрткәннәр (Иш 41:15; 1Кр 9:9). к. Ындыр; ындыр табагы

Ә

  • Әзерләнү көне.

    Шимбә алды көне. Ул көнне яһүдләр кирәкле әзерлекләр башкарганнар. Бу көн бүген җомга дип аталган көнне кояш бату белән тәмамланган, һәм аннары Шимбә башланган. Яһүдләрнең көннәре кич белән башланып кич белән тәмамланган (Мк 15:42; Лк 23:54).

  • Әлүл.

    Еврейләр Бабыл тоткынлыгыннан кайтканнан соң кулланган изге календарь елының 6 нчы ае һәм дөньяви календарь елының 12 нче ае исеме. Бу ай август уртасыннан алып сентябрь уртасына кадәр сузылган (Нк 6:15). Ә15 кушымт. к.

  • Әрем.

    Гаять көчле исле һәм ачы тәмле ярым куакчыл үсемлекләр ыругы. Әхлаксызлыкның, әсирлекнең, гаделсезлекнең һәм мөртәтлекнең ачы нәтиҗәләрен күрсәтү өчен, Изге Язмаларда ул күчмә мәгънәдә кулланыла. Ачылыш 8:11 дә «әрем» сүзе кулланылганда ачы һәм агулы матдә күздә тотыла (Кн 29:18; Гс 5:4; Ир 9:15; Ам 5:7).

  • Әсирлек.

    Еш кына илбасарлар тарафыннан туган илдән я туган йорттан куылу яки әсирлеккә алып кителү. Еврей сүзенең мәгънәсе — «китү». Исраиллеләр ике зур сөргенгә яки әсирлеккә дучар булган. Ун кабиләдән торган төньяк патшалык ассириялеләр тарафыннан һәм соңрак ике кабиләдән торган көньяк патшалык бабыллылар тарафыннан үз иленнән сөрелгән яки әсирлеккә алынган. Сөргендә яки әсирлектә булганнарның калдыгы Фарсы идарәчесе Кир боерыгы буенча үз җирләренә кайткан булган (2Пат 17:6; 24:16; Ез 6:21).

  • Әүлия.

    Аллаһы тарафыннан аның ихтыярына төшенү һәм гади кешеләр күрмәгәнне күрә һәм аңлый белү сәләте бирелгән кеше. «Әүлия» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе туры һәм күчмә мәгънәдә «күрү» дигән мәгънә йөрткән еврей фигыленнән килеп чыккан. Кешеләр әүлия янына берәр проблема буенча акыллы киңәш сорар өчен килә торган булган (1Иш 9:9).

Б

  • Баба кошы.

    Оча торган иң зур кошларның берсе. Канат җәеме 2,5 м я күбрәк. Аның ыргаклы озын саргылт томшыгы, ә томшыгы астында эластик капчыгы бар. Аның ярдәмендә ул үзенә балык тота.

  • Багал.

    Кәнганлыларның илаһы. Ул күкләр хуҗасы, яңгырлар бирүче һәм уңдырышлылык илаһы дип саналган. Җирле кечерәк илаһлар да «Багал» дип аталган. Еврей сүзе «хуҗа; әфәнде» дигәнне аңлата (1Пат 18:21; Рм 11:4).

  • Багана.

    Вертикаль торышта кузгалмаслык итеп беркетелгән бүрәнә яки терәү. Кайбер баганалар тарихи вакыйгаларга истәлек итеп куелган. Сөләйман төзегән гыйбадәтханә һәм патша сарае баганалы булган. Мәҗүсиләр изге таш баганаларны ялган табынуда кулланган һәм исраиллеләр дә кайвакыт аларның үрнәгенә ияргән (Хк 16:29; 1Пат 7:21; 14:23). Кайбер халыкларда баганаларны шулай ук җәзалау өчен һәм/я кешенең үле гәүдәсен башкаларга кисәтү буларак яки ил-күз алдында мәсхәрә иттерү максаты белән асып кую өчен кулланганнар. Аяусыз булулары белән билгеле булган ассириялеләр әсирләрне корсаклары белән очлы баганаларга утырта торган булган. Яһүдләрнең кануны буенча көфер сүз әйтү я потка табыну кебек гөнаһларда гаепле булган кешеләрне башта таш атып я бүтәнчә үтергәннәр, ә аннары үле гәүдәләрен, башкаларга кисәтү буларак, баганага я агачка асканнар (Кн 21:22, 23; 2Иш 21:6, 9). Римлылар кайвакыт җәзаланган кешене баганага бәйләп кенә куйганнар. Шунда шул кеше берничә көн авыртудан, сусаудан, ачлыктан һәм кызу кояш астында газапланып, ахыр чиктә үлгән. Бүтән очракларда, мәсәлән, Гайсәнең очрагында, алар аның кул-аякларын баганага кадаклаган (Лк 24:20; Ях 19:14—16; 20:25; Рс 2:23, 36). к. Җәфалану баганасы

  • Багышланган икмәкләр.

    Чатыр яки гыйбадәтханәнең Изге урынындагы өстәлгә ике өем итеп (һәрберсенә алтышар) куелган 12 икмәк. Бу икмәкләрне һәр Шимбә көнне яңаларына алмаштырып торганнар. Алып куелган икмәкләрне гадәттә руханилар гына ашаган (2Ел 2:4; Мт 12:4; Чг 25:30; Лв 24:5—9; Ев 9:2). Ә5 кушымт. к.

  • Багышлау бәйрәме.

    Антиох Эпифан нәҗесләгән гыйбадәтханәнең изгеләндерелүе истәлегенә ел саен үткәрелгән бәйрәм. Ул 25 нче кислевта башланып сигез көн дәвам иткән (Ях 10:22).

  • Бат.

    Сыеклык үлчәү берәмлеге. Археологик казылмалар вакытында табылган, «бат» дигән язуы булган чүлмәк кисәкләре нигезендә аның сыйдырышлыгы як. 22 л булган дип әйтеп була. Изге Язмаларда искә алынган сыеклык һәм сибелмә әйберләрнең үлчәү берәмлекләренең күпчелеге «бат» күләменә карап үлчәнә (1Пат 7:38; Йз 45:14). Ә14 кушымт. к.

  • Баш җитәкче.

    Гайсә Мәсихнең титулы. Бу аның тугры кешеләрне үлемгә китерә торган гөнаһтан азат итеп, мәңгелек тормышка алып баруда уйнаган мөһим роленә карый (Рс 3:15; 5:31; Ев 2:10; 12:2).

  • Баш рухани.

    Муса кануны буенча, Аллаһы алдында халыкның вәкиле булган һәм бүтән руханиларның эшләрен күзәткән рухани. Аңа гына изге чатырның, ә соңрак гыйбадәтханәнең Иң изге урынына керергә яраган. Моны ул Йолу көнендә генә эшли алган. Гайсә Мәсих тә «баш рухани» дип атала (Лв 16:2, 17; 21:10; Мт 26:3; Ев 4:14).

  • Баш угыл (бала); беренче угыл.

    Башлыча атаның иң олы улына карата кулланыла (ананың беренче улына түгел). Изге Язмалар язылган чорда баш угыл гаиләдә билгеле бер дәрәҗәгә ия булган һәм ата үлгәч, гаилә башлыгы булып киткән. Бу сүзләр шулай ук ата җенестәге беренче булып туган хайваннарга карата да кулланыла (Чг 11:5; 13:12; Яр 25:33; Кл 1:15).

  • Баш фәрештә.

    Бу сүзтезмә үзе үк бер генә баш фәрештә бар икәнен күрсәтә. Аның Изге Язмаларда берлек санда гына кулланылуы да моны раслый. Изге Язмаларда бу баш фәрештәнең исеме Микаил дип әйтелә (Дн 12:1; Яһ 9; Ач 12:7).

  • Башлангыч сүз.

    Зәбур китабының мәдхияләре башында язылган сүзләр. Алар мәдхиянең язучысын, максатын, кулланылышын күрсәтә, шартларны күзалларга ярдәм итә, музыка белән бәйле күрсәтмәләр бирә (3; 4; 5; 6; 7; 30; 38; 60; 92; 102 нче мәдхияләрнең башлангыч сүзләрен к.)

  • Беренче җимешләр.

    Уңышның иң беренче җимешләре; берәр нәрсәнең беренче нәтиҗәләре я уңышлары. Йәһвә Исраил халкына беренче җимешләрен үзенә китерергә кушкан. Моңа кеше, хайван я җир җимешләре кергән. Халык буларак, исраиллеләр Аллаһыга беренче җимешләрен Төче икмәк бәйрәмендә һәм Илленче көн бәйрәмендә китергәннәр. «Беренче җимеш» дигән төшенчә шулай ук күчмә мәгънәдә Мәсихкә һәм аның майланган шәкертләренә карата кулланыла (1Кр 15:23; Сн 15:21; Гс 3:9; Ач 14:4).

  • Биеклек.

    Гадәттә калкулыкта, тауда я кеше ясаган калку мәйданчыкта урнашкан гыйбадәт урыны. Биеклекләр, кайчак Аллаһыга гыйбадәт кылуда кулланылган булса да, күбесенчә мәҗүсиләрнең ялган илаһларга табынулары белән бәйле булган (Сн 33:52; 1Пат 3:2; Ир 19:5).

  • Билге.

    Берәр нәрсәгә ишарә итә торган, хәзерге вакытны я киләчәкне күрсәтә торган предмет, эш-хәл, гадәти булмаган күренеш һ. б. ш. (Яр 9:12, 13; 2Пат 20:9; Мт 24:3; Ач 1:1, иск.).

  • Билзибул.

    Шайтанга — җеннәр мирзасы, идарәчесенә карата кулланыла. Күрәсең, бу исем Багалзибулның — филистиләрнең Әкрундагы илаһы Багалның бүтән язылышы (2Пат 1:3; Мт 12:24).

  • Борай.

    Бодайның түбән сортлы бер төре (Triticum spelta). Аның орлык бөртекләреннән кабыгы начар аерыла (Чг 9:32).

  • Бөек афәт.

    «Афәт» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе туган шартлар аркасында кичерелгән газап, кайгы-хәсрәт дигән фикерне бирә. Гайсә Иерусалим өстенә һәм аеруча соңрак «бөек дан белән» килгән вакытында бөтен кешелек өстенә моңарчы беркайчан булмаган «бөек афәт» киләчәге турында сөйләгән булган (Мт 24:21, 29—31). Паул бу афәтне Йәһвәнең «Аллаһыны белмәүчеләргә» һәм Гайсә Мәсих турындагы «яхшы хәбәргә буйсынмаучыларга» каршы башкарылган тәкъва эше итеп сурәтләгән. Ачылыш китабының 19 нчы бүлегендә Гайсә «ерткычка, җир патшаларына һәм аларның гаскәрләренә» каршы күк гаскәрләрен алып баручы буларак сурәтләнә (2Тс 1:6—8; Ач 19:11—21). Бу афәтне «бихисап күп кеше» кичерәчәк дип әйтелә (Ач 7:9, 14). к. Армагеддон

  • Бу дөнья төзелешенең үз ахырына якынлашуы.

    Бу дөнья төзелешенең, ягъни Шайтан идарә иткән дөньядагы хәлләрнең тәмамлануына алып баручы вакыт дәвере. Ул Мәсихнең килү чоры белән бер үк вакытта үтә. Гайсәнең җитәкчелеге астында фәрештәләр «явызларны тәкъвалардан аерып», явызларны юк итәчәк (Мт 13:40—42, 49). Гайсәнең шәкертләре шул ахырның кайчан булачагы турында сораган булган (Мт 24:3). Күккә кайтыр алдыннан Гайсә аларга шул вакытка кадәр алар белән булачагын вәгъдә иткән (Мт 28:20).

  • Бул.

    Еврейләрнең изге календарь елының 8 нче ае һәм дөньяви календарь елының 2 нче ае исеме. «Уңыш» дигән мәгънә йөрткән сүзнең тамырыннан килеп чыккан. Бу ай октябрь уртасыннан алып ноябрь уртасына кадәр сузылган. Еврейләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң, бу ай «хешван» дип атала башлаган (1Пат 6:38). Ә15 кушымт. к.

  • Быргы.

    Металлдан ясалган тынлы музыка яки сигнал коралы. Саннар 10:2 дә язылганча, Йәһвә халыкны җыю, чатырларны сүтү я сугыш турында игълан итү өчен ике көмеш быргы ясау турында күрсәтмәләр биргән. Хайван мөгезеннән ясалган кәкре мөгез быргылардан аермалы буларак, андый быргылар, күрәсең, туры итеп эшләнгән. Гыйбадәтханәдә кулланылган музыка кораллары арасында шулай ук билгесез төзелешле быргылар да булган. Символик быргылар еш кына Йәһвә хөкемнәре игълан ителгәндә я Аллаһыдан булган бүтән әһәмиятле вакыйгалар барышында кычкыртылган (2Ел 29:26; Ез 3:10; 1Кр 15:52; Ач 8:7—11:15).

Г

  • Гадес.

    Еврейчә шео́л сүзенең грек эквиваленты. Бу сүз кешеләрнең гомуми кабере икәнен күрсәтү өчен зур хәрефтән язылып, «Кабер» дип тәрҗемә ителә. к. Кабер

  • Гаеп йолу корбаны.

    Кешенең үзе кылган гөнаһлары өчен китерелгән корбан. Мондый корбан җинаять кылып тәүбә иткән кешенең килешүдә исәпкә алынган, үз гөнаһы аркасында югалткан хокукларын торгызу өчен һәм аны җәзадан коткару өчен китерелгән. Шул ягы белән ул башка гөнаһ йолу корбаннарыннан чак кына аерылып торган (Лв 7:37; 19:22; Иш 53:10).

  • Гаилә поты.

    Евр. терафим. Кайчак фал ачу өчен кулланылган илаһ я пот (Йз 21:21). Кайберләре кеше зурлыгында һәм кеше кыяфәтендә, ә кайберләре күпкә кечерәк булган (Яр 31:34; 1Иш 19:13, 16). Месопотамиядәге археологик табылдыклар күрсәткәнчә, андый гаилә потларына кем ия булган булса, шул кешенең гаилә мирасына хокукы булган. (Күрәсең, шуңа күрә Рәхилә үз әтисенең гаилә потларын алган да.) Исраилдә бу потларны шул рәвешчә кулланмасалар да, хакимнәр һәм патшалар заманында кешеләр аларны табынуда кулланган. Аллаһыга тугры булган Йошия патша юк иткән әйберләр арасында гаилә потлары да булган (Хк 17:5; 2Пат 23:24; Һш 3:4).

  • Ганимәт.

    Җиңелгән дошманнан кулга төшкән шәхси әйберләр, өйдәге байлык, мал-туар һәм бүтән төрле кыйммәтле әйберләр (2Пат 21:14; 2Ел 20:25; Дн 11:24).

  • Гаскәрләр Иясе Йәһвә.

    Евр. Йехова́ цевао́т (сүзгә-сүз «Гаскәрләр Йәһвәсе»). «Гаскәрләр Иясе Йәһвә» дигән сүзтезмә үз җитәкчелегендә күпсанлы рухи затлардан торган көчләр белән идарә иткән Галәм Хакименең хакимлеген, куәтен күрсәтә (Зб 103:20, 21; Иш 1:24; Ир 32:17, 18; Рм 9:29).

  • Гәһәннә.

    Евр. ге хинно́м («җәһәннәм» сүзе шуннан килеп чыккан). Борынгы Иерусалимның көньягында һәм көньяк-көнбатышында урнашкан Һинном үзәненең грек исеме (Ир 7:31). Пәйгамбәрлек буенча, бу үзән мәетләр ташланачак урынга әйләнергә тиеш булган (Ир 7:32; 19:6). Хайваннарны я кешеләрне Гәһәннәгә тере килеш яндыру я җәфалау өчен ташлаганнарына бернинди дә дәлил юк. Шуңа күрә бу урын кеше җаннары утта мәңге җәфаланган күренмәс урынны символлаштыра алмый. Гайсә һәм аның шәкертләре Гәһәннә сүзен мәңгелек «икенче үлем» җәзасының, ягъни мәңгелек юк ителүнең символы итеп кулланган (Ач 20:14; Мт 5:22; 10:28).

  • Гера.

    Авырлык үлчәү берәмлеге; бер гера — 0,57 г. Ул 1⁄20 шәкылгә тиң (Лв 27:25). Ә14 кушымт. к.

  • Гермес.

    Грек илаһы, Зевс улы. Ул илаһларның хәбәрчесе һәм оста теллелек илаһы дип саналганга күрә, Листра кешеләре Паулны ялгыш Гермес белән бутаган (Рс 14:12).

  • Гилад.

    Төгәл әйткәндә, Үрдүн елгасының көнчыгышында урнашкан уңдырышлы җир. Ул Йаббок үзәненнән төньякка һәм көньякка таба сузылган. Кайчакта исраиллеләрнең Рубин, Гәд кабиләләре һәм Манашшеның ярты кабиләсе яшәгән Үрдүн елгасының көнчыгышындагы бөтен җирләренә карата кулланыла (Сн 32:1; Йш 12:2; 2Пат 10:33). Ә4 кушымт. к.

  • Гиттит.

    Мәгънәсе билгеле булмаган музыкаль термин, гат дигән еврей сүзеннән килеп чыккан булса кирәк. Кайберәүләр уйлавынча, бу сүз шәраб ясау белән бәйле җырларга караган мелодия булырга мөмкин, чөнки гат сүзе йөзем изгечкә карый (Зб 81:башл.).

  • Гошер.

    Керемнең я уңышның бигрәк тә дини максатлар өчен бирелә я җыем буларак түләнә торган уннан бер өлеше (10 проценты). Ул шулай ук «уннан бер өлеш» дип кенә дә атала (Мл 3:10; Кн 26:12; Мт 23:23). Муса кануны буенча ел саен җир уңышының, шулай ук эре һәм вак терлек үрчеменең уннан бер өлеше левилеләр файдасына бирелгән. Левилеләр шул өлешнең уннан бер өлешен Һарун токымыннан булган руханилар файдасына биргән. Изге Язмаларда шулай ук бүтән очракларда бирелгән гошерләр турында әйтелә. Гошер бирү мәсихчеләрдән таләп ителми.

  • Гөнаһ йолу корбаны.

    Кеше аңсыз рәвештә, камилсезлек аркасында кылган хата я гөнаһ өчен китерелгән корбан. Корбанга төрле хайваннарны китергәннәр: үгезләрдән алып күгәрченнәргә кадәр. Бу гөнаһы йолынган кешенең дәрәҗәсеннән һәм шартларыннан торган (Лв 4:27, 29; Ев 10:8).

  • Грек.

    Греция халкы сөйләшкән тел, шулай ук Грециядә туган я чыгышы буенча шуннан булган кеше. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз шулай ук киңрәк мәгънәдә яһүд булмаган халыклар турында я грек теленең һәм мәдәниятенең тәэсиренә бирелгән кешеләр турында әйтелгәндә кулланыла (Йл 3:6; Ях 12:20).

  • Гыйбадәтханә.

    Исраиллеләрнең Иерусалимдагы гыйбадәт кылу үзәге булып торган һәм күчерелмәле изге чатырны алмаштырган корылма. Беренче гыйбадәтханәне Сөләйман төзегән һәм аны бабыллылар җимергән. Икенчесен Бабыл әсирлегеннән соң Зәрубабыл төзегән, ә соңрак ул Бөек Һируд тарафыннан яңартып төзелгән. Изге Язмаларда гыйбадәтханә еш кына «Йәһвә йорты» дип атала (Ез 1:3; 6:14, 15; 1Ел 29:1; 2Ел 2:4; Мт 24:1). Ә8 һәм Ә11 кушымт. к.

Д

  • Давыт Улы.

    Гайсәне еш кына шулай атаганнар. Бу исем аның Патшалык килешүенең варисы булуын күрсәткән. Бу килешүне Давыт токымыннан чыккан берәү гамәлгә ашырырга тиеш булган (Мт 12:23; 21:9).

  • Давыт Шәһәре.

    Давыт Йәвүс шәһәрен яулап алып, анда үзенә сарай төзегәч, Давыт Шәһәре дип атала башлаган шәһәр. Ул шулай ук Сион дип тә аталган. Ул Иерусалимның көньяк-көнчыгышында урнашкан һәм шәһәрнең иң борынгы өлеше булып тора (2Иш 5:7; 1Ел 11:4, 5).

  • Дагон.

    Филистилеләрнең илаһы. Бу сүзнең килеп чыгышы билгеле түгел, әмма кайбер галимнәр әйтүенчә, ул даг (мәгъ. «балык») дигән еврей сүзе белән бәйле (Хк 16:23; 1Иш 5:4).

  • Дан.

    Бу сүз берәүгә яки берәр нәрсәгә йогынты ясау көче өстәгән, аны мөһим иткән нәрсә, мәсәлән, байлык, дәрәҗә я абруйны аңлатырга мөмкин. Өстәвенә, ул дәрәҗә, шөһрәт, бөеклек дигән мәгънә йөртә һәм хуҗасына я барлыкка китерүчесенә дан китергән нәрсәгә карый ала (Мт 4:8; Мк 13:26; Ях 1:14; 1Кр 10:31).

  • Дарик.

    Фарсыларның алтын тәңкәсе; авырлыгы 8,4 г (1Ел 29:7). Ә14 кушымт. к.

  • Декаполис.

    Иң башта үз эченә 10 шәһәрне алган грек шәһәрләре төркеме (гр. де́ка — «ун» һәм по́лис — «шәһәр»). Шушы шәһәрләрнең күбесе Гәлиләя диңгезе белән Үрдүн елгасының көнчыгыш ягында урнашканга, шул өлкә дә Декаполис дип аталган. Алар борынгы грек мәдәнияте һәм сәүдәсенең үзәкләре булган. Гайсә шул җирләр буйлап йөргән, әмма беркайда да ул шул шәһәрләрнең берсенә булса да кергән дип язылмаган (Мт 4:25; Мк 5:20). А7 кушымт. һәм Ә10 кушымт. к.

  • Динар.

    Авырлыгы як. 3,85 г булган һәм бер ягына кайсарның сурәте төшерелгән римлыларның көмеш тәңкәсе. Бер динар — эшченең көндәлек эш хакы һәм яһүдләрнең римлыларга салым буларак түләгән акчасы булган (Мт 22:17; Лк 20:24). Ә14 кушымт. к.

  • Дирижер.

    Зәбур китабыннан күренгәнчә, «дирижер» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе, күрәсең, җырларга аранжировка ясау, хорга җитәкчелек итү, левиле җырчылар белән репетицияләр үткәрү, аларны өйрәтү өчен җаваплы булган һәм хәтта рәсми очрашуларда дирижерлык иткән кешене аңлата. Бүтән тәрҗемәләрдә бу сүз «баш музыкант», «хор җитәкчесе» я «музыка җитәкчесе» дип тәрҗемә ителә (Зб 4:башл.; 5:башл.).

  • Дөнья төзелеш(ләр)е.

    Айо́н дигән грек сүзенең тәрҗемәсе. Ул агымдагы хәл-вакыйгаларга я билгеле бер вакыт аралыгы, чор я гасырның үзенчәлекләренә карый. Изге Язмаларда «бу дөнья төзелеше» дигән сүзләр дөньяда гомумән өстенлек иткән хәл-шартларга һәм дөньяви яшәү рәвешенә карый (2Тм 4:10). Канун килешүе аша Аллаһы билгеле бер дөнья төзелешенә нигез салган, һәм кайберәүләр аны Исраил я Яһүд чоры дип атый. Гайсә Мәсихнең йолым корбаны нигезендә Аллаһы бүтән дөнья төзелешен — башлыча майланган мәсихчеләр җыелышы белән бәйле булган төзелешне урнаштырган. Шулай итеп бу яңа чорның барлыкка килүен күрсәткән (бу яңа чорның прообразы исә Канун килешүе булган). Күплек санда торганда бу төшенчә (булган я киләчәктә булачак) төрле дөнья төзелешләренә, ягъни өстенлек иткән хәл-шартларга карый. Кайбер контекстларда бу төшенчә җыйма мәгънәдә Аллаһы барлыкка китергән нәрсәләргә, шул исәптән кояш, ай, йолдызлар һәм җирнең үзенә карарга мөмкин (Мт 24:3; Мк 4:19; Рм 12:2; 1Кр 10:11; Ев 1:2; 11:3).

  • Драхма.

    Мәсихче Грек Язмаларында искә алынган авырлыгы 3,4 г булган грек көмеш тәңкәсе. Еврей Язмаларында искә алынган алтын драхма авырлыгы буенча фарсыларның даригына тиң булган (Нк 7:70; Мт 17:24). Ә14 кушымт. к.

Е

  • Еврей.

    Башта Ибрамга (Ибраһимга) карата кулланылган сүз; бу исем аны тирә-яктагы аморлылардан аерып торган. Соңрак бу сүз Ибраһимның оныгы Ягъкуб аша килеп чыккан токымнарына һәм алар сөйләшкән телгә карата кулланыла башлаган. Гайсә Мәсих һәм аның шәкертләре еврей телендә сөйләшкән. Гайсә көннәрендә еврей теленә байтак арамей сүзләре кергән (Яр 14:13; Чг 5:3; Рс 26:14).

  • Евфрат.

    Көньяк-көнбатыш Азиянең иң озын һәм иң әһәмиятле елгасы. Ул Месопотамиядәге ике зур елганың берсе дип санала. Евфрат елгасы беренче тапкыр Яратылыш 2:14 тә Гадән бакчасындагы дүрт елганың берсе буларак искә алына. Ул еш кына «бөек елга» дип атала (Яр 31:21). Ул Исраилгә бирелгән җирнең төньяк чиге булган (Яр 15:18; Ач 16:12). Ә2 кушымт. к.

  • Елга үзәне.

    Гадәттә коры булган, яңгырлы сезоннарда су белән тулган үзән, елга юлы (урыны). Бу сүз шулай ук елганың үзенә дә карарга мөмкин. Кайбер елгалар чишмә сулары белән туенганга, хәтта җәй көне дә корымаган. Кайбер контекстларда елга үзәне «үзән» дип кенә атала (Яр 26:19; Сн 34:5; Кн 8:7; 1Пат 18:5; Әп 6:15).

  • Ефа.

    Сибелмә әйберләрне үлчәү берәмлеге һәм бөртекле ашлык үлчәү өчен кулланылган савыт. Аның сыйдырышлыгы сыеклык үлчәү өчен кулланылган батның күләменә тиң булган — 22 л (Чг 16:36; Йз 45:10). Ә14 кушымт. к.

  • Ефод.

    Руханиларның алъяпкычка охшаш киеме. Баш рухани күкрәгендә 12 асылташлы түшлек беркетелгән махсус ефод кия торган булган (Чг 28:4, 6). Ә5 кушымт. к.

Ж

  • Жирәбә.

    Карарлар кабул иткәндә кулланылган вак ташлар я кечкенә агач яки таш кисәкләре. Аларны кием итәгенә я берәр савытка салып селкеткәннәр. Нәрсә төшкән я чыгарылган булса, шул сайланган булган. Жирәбә салу еш кына дога белән бәйле булган һәм дога шикелле кабул ителгән. Төп нөсхәдәге «жирәбә» дип тәрҗемә ителгән сүзләр шулай ук «өлеш», «мирас» дигәнне аңлатырга мөмкин (Йш 14:2; Зб 16:5; Гс 16:33; Мт 27:35).

Җ

  • Җан.

    Не́феш дигән еврей сүзенең һәм психе́ дигән грек сүзенең тәрҗемәсе. Бу сүзләрнең Изге Язмалардагы кулланышыннан күренгәнчә, алар 1) кешеләргә, 2) хайваннарга һәм 3) кешенең я хайванның тормышына карый (Яр 1:20; 2:7, иск.; Сн 31:28; 1Пт 3:20). Күп кенә дини чыганакларда «җан» сүзе нинди генә мәгънәдә кулланылмасын, Изге Язмаларда җирдәге тереклек турында сүз барганда не́феш һәм психе́ сүзләре физик, күзгә күренгән, реаль һәм үлемле җаннарга карый. Шушы тәрҗемәдә бу сүзләр төп текстта, контекстка карап, «тормыш», «гомер», «тере җан», «кеше», «[кешенең] бөтен барлыгы» дип тәрҗемә ителгән я нибары алмашлык белән генә белдерелгән (мәсәлән, «минем җаным» урынына «мин» диелгән). Күп кенә очракларда «җан» сүзе искәрмәләрдә тора. «Җан» сүзе төп текстта я искәрмәдә торганда, аны өстә китерелгән аңлату буенча аңларга кирәк. Берәүнең берәр нинди эшне бөтен җаны белән башкаруы турында сүз барганда, бу аның шул эшне бөтен барлыгы белән, чын йөрәктән я үзенең гомерен аямыйча башкарганын аңлата (Кн 6:5; Мт 22:37). Кайбер контекстларда төп нөсхәдәге сүзләр берәр җан иясенең теләген я нәфесен белдерә. Алар шулай ук үлгән кешегә яисә мәеткә я үләксәгә карарга мөмкин (Сн 6:6; Гс 23:2; Иш 56:11; Һг 2:13).

  • Җария.

    Еш кына кол хатын булган икенче дәрәҗәдәге хатын (Чг 21:8; 2Иш 5:13; 1Пат 11:3).

  • Җәмгыять.

    Билгеле бер максат белән җыелган халык төркеме. Еврей Язмаларында бу сүз еш кына дини бәйрәмнәргә я зур милли вакыйгаларга җыелган Исраил халкының җыеннарына карата кулланыла (Кн 16:8; 1Пат 8:5).

  • Җәфалану баганасы.

    Грекча стауро́с. Тек куелган бүрәнә яки колга. Андый баганада Гайсәне җәзалап үтергәннәр. Бу грек сүзе Мәсихкә кадәр күп гасырлар дәвамында мәҗүсиләр дини символ итеп кулланган хачны аңлата икәненә һичнинди дәлил юк. «Җәфалану баганасы» дигән сүзтезмә грек сүзенең тулы мәгънәсен белдерә, чөнки стауро́с сүзе Гайсәнең шәкертләре газап, җәфа чигәчәген һәм мәсхәрәгә дучар булачагын күрсәтер өчен дә кулланылган (Мт 16:24; Ев 12:2). к. Багана

  • Җеннәр.

    Кешеләрдән акыл, көч ягыннан күпкә өстен булган, күзгә күренми торган явыз рухи затлар. Алар явыз итеп барлыкка китерелмәгән, чөнки алар Яратылыш 6:2 дә «Аллаһы уллары» дип, ә Яһүд 6 да «фәрештәләр» дип аталган. Нух көннәрендә Аллаһыны тыңламыйча, Шайтанның Йәһвәгә каршы күтәргән фетнәсенә кушылып, алар үзләрен Аллаһыга дошман иткән (Кн 32:17; Лк 8:30; Рс 16:16; Яг 2:19).

  • Җинаять.

    Канунга я законга каршы эшләнгән эш, гамәл. Изге Язмаларда ул «гөнаһ» сүзенең синонимы буларак кулланыла (Зб 51:3; Рм 5:14).

  • Җыелыш.

    Билгеле бер максат я эшчәнлек өчен җыелган кешеләр төркеме. Еврей Язмаларында бу сүз башлыча Исраил халкына карата кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында ул аерым мәсихче җыелышларга, әмма күбесенчә гомумән бөтен мәсихче җыелышка карый (1Пат 8:22; Рс 9:31; Рм 16:5).

З

  • Зевс.

    Күп илаһларга табынган грекларның баш алласы. Листрада Барнабны ялгыш Зевс дип атаганнар. Листра янында табылган борынгы язмаларда «Зевс руханилары» һәм «кояш алласы Зевс» дигән сүзләр язылган. Паул Мальтада утырган корабның борынында «Зевс уллары» (Кастор һәм Поллукс исемле игезәк уллары) бизәге булган (Рс 14:12; 28:11).

  • Зив.

    Еврейләрнең изге календарь елының 2 нче аеның һәм дөньяви календарь елының 8 нче аеның беренче исеме. Бу ай апрель уртасыннан алып май уртасына кадәр сузылган. Яһүдләрнең Талмуд китабында һәм Бабыл әсирлегеннән соң язылган бүтән язмаларда ул «ийяр» дип атала (1Пат 6:37). Ә15 кушымт. к.

  • Зина кылу.

    Никахта торган ирнең я хатынның ирекле рәвештә бүтән хатын я ир белән җенси мөнәсәбәткә керү (Чг 20:14; Мт 5:27; 19:9).

И

  • Иблис.

    Грек Язмаларында Шайтанны сурәтләүче исем, «яла ягучы» дигәнне аңлата. Шайтанга бу исем иң баш яла ягучы булганы, Йәһвәне нахакка гаепләгәне, Аның әйткәннәренә һәм изге исеменә кара якканы өчен бирелгән (Мт 4:1; Ях 8:44; Ач 12:9).

  • Изге.

    Йәһвәгә хас сыйфат; әхлакый яктан тулысынча саф, мөкатдәс булу (Чг 28:36; 1Иш 2:2; Гс 9:10; Иш 6:3). Кешеләр (Чг 19:6; 2Пат 4:9), хайваннар (Сн 18:17), әйберләр, нәрсәләр (Чг 28:38; 30:25; Лв 27:14), урын-җир (Чг 3:5; Иш 27:13), вакыт аралыклары (Чг 16:23; Лв 25:12) һәм эш-шөгыль (Чг 36:4) турында сүз барганда еврей сүзе аерылган булу, үзенә күрә бер булу, изге Аллаһы өчен багышланган, Йәһвәгә хезмәт итү өчен аерып куелган хәлдә булу дигән фикерне белдерә. Мәсихче Грек Язмаларында «изге» һәм «изгелек» дип тәрҗемә ителгән сүзләр дә Аллаһы өчен аерылып куелган дигән мәгънә йөртә. Бу сүзләр шулай ук кешенең тел тидергесез тәртибенә карата кулланыла (Мк 6:20; 2Кр 7:1; 1Пт 1:15, 16).

  • Изге агач багана.

    Ашера́ дигән еврей сүзе 1) кәнганлыларның уңдырышлылык алиһәсе Ашераны сурәтләгән изге багананы я 2) Ашера алиһәсенең сурәтен аңлата. Андый баганалар, күрәсең, тек торган һәм ким дигәндә өлешчә агачтан ясалган булган. Кайчак бу уелмаган багана, я хәтта агач кына була алган (Кн 16:21; Хк 6:26; 1Пат 15:13).

  • Изге рух.

    Аллаһының үз ихтыярын үтәр өчен кулланган, күзгә күренми торган эш итүче көче. Чиксез дәрәҗәдә саф һәм тәкъва Аллаһы Йәһвә аның чыганагы булганга һәм аны кулланып изге эшләр башкарганга, ул изге дип атала (Лк 1:35; Рс 1:8).

  • Изге сер.

    Аллаһы ниятенең билгеле бер үзлеге. Бу сер Аллаһы аны үз вакытында ачканчы яшерен кала, һәм Аллаһы аны үзе сайлаган кешеләргә генә ача (Мк 4:11; Кл 1:26).

  • Изге таш багана.

    Гадәттә таштан ясалган, тек куелган багана. Андый баганалар, күрәсең, Багалның я бүтән ялган илаһларның җенси әгъзалары рәвешендә булган (Чг 23:24).

  • Изге урын.

    Гомумән алганда гыйбадәт кылу өчен аерып куелган урын. Күпчелек очракларда изге чатырга я Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә карата кулланыла. Ул шулай ук Аллаһының күктәге яшәү урынын да аңлата (Чг 25:8, 9; иск.; 2Пат 10:25; 1Ел 28:10; Ач 11:19). Баш хәрефтән язылганда (Изге урын) бу сүзтезмә изге чатырның һәм гыйбадәтханәнең беренче һәм иң зур бүлмәсенә карый. Ул иң түр бүлмәдән — Иң изге урыннан аерылып торган. Изге чатырның Изге урынында алтын шәмдәл, алтын фимиам мәзбәхе, багышланган икмәкләр өчен өстәл, алтын савыт-саба һәм алтын әйберләр, ә гыйбадәтханәдә алтын мәзбәх, ун алтын шәмдәл һәм багышланган икмәкләр өчен ун өстәл булган (Чг 26:33; Ев 9:2). Ә5 һәм Ә8 кушымт. к.

  • Изге хезмәт.

    Аллаһыга гыйбадәт кылу белән бәйле булганга күрә изге дип саналган хезмәт я эш (Рм 12:1; Ач 7:15).

  • Изге чатыр.

    Мисырдан чыкканнан соң исраиллеләр кулланган күчерелмәле гыйбадәт чатыры. Аның эчендә Йәһвәнең анда булуын символлаштырган килешү сандыгы торган. Чатыр Аллаһыга гыйбадәт кылу һәм корбаннар китерү урыны булган. Ул шулай ук «очрашу чатыры» дип тә аталган. Ул агач каркастан торган, өстенә керубим сурәтләре чигелгән җитен япмалар ябылган. Чатыр ике бүлмәгә бүленгән. Беренчесе — Изге урын, икенчесе Иң изге урын дип аталган (Йш 18:1; Чг 25:9). Ә5 кушымт. к.

  • Изгеләндерү.

    Йәһвә Аллаһыга хезмәттә кулланылган нәрсәнең я кешенең изге булып китүенә, аның аерып куелган булуына китерүче эш-хәрәкәт я процесс (Мт 6:9; Ях 17:17; 1Кр 1:2).

  • Изгелек.

    к. Изге

  • Изгеч.

    Гадәттә известьташта уеп ясалган ике резервуар (уем). Ул резервуарларның берсе икенчесеннән югарырак булган һәм алар кечкенә канау белән тоташкан булган. Югары резервуарда йөзем изелгәндә согы түбәндәге резервуарга аккан. Изгечләр шулай ук зәйтүн мае ясау өчен дә кулланылган. «Изгеч» сүзе күчмә мәгънәдә Аллаһының хөкеменә карата кулланыла (Иш 5:2; Ач 19:15).

  • Икмәк бүләге.

    Икмәк бүләге татулык корбаны, яндыру корбаны һәм гөнаһ йолу корбаны белән бергә, ә кайвакыт аерым китерелгән. Аны Аллаһының мул фатихалары өчен китергәннәр. Икмәк бүләге итеп он, кыздырылган ашлык, боҗрасыман икмәк я көлчәләрне китергәннәр (Лв 2:1—15).

  • Илленче көн бәйрәме.

    Бөтен яһүд ир-атлары Иерусалимга килеп, үткәрергә тиешле өч иң мөһим бәйрәмнәрнең икенчесе. Еврей Язмаларында ул шулай ук Беренче уңыш бәйрәме һәм Атналар бәйрәме дип тә атала. Аны 16 нчы нисаннан санап 50 нче көнне үткәргәннәр (Чг 23:16; 34:22; Рс 2:1).

  • Иллирик.

    Грециядән төньяк-көнбатышта урнашкан Рим провинциясе. Хезмәт иткәндә Паул шул җирләргә кадәр җиткән, әмма аның Иллирикта вәгазьләгәнме, юкмы икәне билгеле түгел (Рм 15:19). Ә13 кушымт. к.

  • Император гвардиясе.

    Императорның Рим солдатларыннан торган тән сакчылары төркеме. Императорларга булышлык күрсәтүдә я аларны тәхеттән бәреп төшерүдә катнашкан куәтле сәяси көч (Фп 1:13).

  • Иң изге урын.

    Изге чатырның һәм гыйбадәтханәнең килешү сандыгы урнашкан иң түр бүлмәсе. Ул шулай ук Изге урыннарның изгесе дип тә атала. Муса кануны буенча Иң изге урынга баш руханига гына керергә яраган, һәм ул анда ел саен үткәрелгән Йолу көнендә генә керә алган (Чг 26:33; Лв 16:2, 17; 1Пат 6:16; Ев 9:3).

  • Исраил.

    Аллаһы Ягъкубка биргән исем. Бу исем Ягъкубның төрле вакытта яшәгән бөтен токымнарына карый. Ягъкубның 12 улының токымнары еш кына Исраил уллары, Исраил йорты, Исраил халкы (кешеләре) я исраиллеләр дип атала. Төньяк патшалыктан аерылган һәм ун кабиләдән торган патшалык та Исраил дип аталган. Соңрак майланган мәсихчеләр «Аллаһы Исраиле» дип атала башлаган (Гл 6:16; Яр 32:28; 2Иш 7:23; Рм 9:6).

  • Иссоп.

    Чистарыну йоласы вакытында кан я су бөркү өчен кулланылган нечкә ботаклы һәм яфраклы үсемлек. Бу, күрәсең, мәтрүшкәнең бер төре (Origanum maru; Origanum syriacum) булган. Яхъя 19:29 да искә алынган иссоп ботакка беркетелгән мәтрүшкә я җөгәрә (джугара) — соргоның бер төре (Sorghum vulgare) булырга мөмкин, чөнки бу үсемлекнең сабагын ачыган шәрабка манчылган губканы беркетеп Гайсәнең авызына китерер өчен, ул җитәрлек озынлыкта булырга тиеш булган (Чг 12:22; Зб 51:7).

  • Ифраим.

    Йосыфның икенче улы. Соңрак Исраилнең бер кабиләсе дә шулай атала башлаган. Исраил бүленгәч, Ифраим, иң күренекле кабилә буларак, ун кабиләдән торган бөтен патшалыкны гәүдәләндерә башлаган (Яр 41:52; Ир 7:15).

  • Ишегалды.

    Изге чатыр тирәли пәрдәләр белән һәм соңрак гыйбадәтханәнең төп бинасы тирәли стена белән уратып алынган ачык җир, буш урын. Изге чатырның ишегалдында һәм гыйбадәтханәнең эчке ишегалдында корбан яндыру мәзбәхе торган (Ә5, Ә8, Ә11 кушымт. к.). Изге Язмаларда шулай ук төрле йортлар һәм патша сарайлары ишегаллары турында әйтелә (Чг 8:13; 27:9; 1Пат 7:12; Әс 4:11; Мт 26:3).

  • Иштар.

    Кәнганлыларның сугыш, уңдырышлылык һәм мәхәббәт алиһәсе. Багал илаһның хатыны (1Иш 7:3).

Й

  • Йәһ.

    Аллаһы Тәгалә Йәһвәнең исеменең шигъри кыска формасы (Чг 15:1, 2). Бу кыскартма еврей хәрефләре белән язылган יהוה (ЙҺВҺ) тетраграмматонының (Аллаһы исеменең) беренче ике хәрефеннән — йод (י) һәм хе (ה) хәрефеннән гыйбарәт. Еврей Язмаларында «Йәһ» дигән исем 50 тапкыр очрый: 26 тапкыр берүзе һәм 24 тапкыр «Йәһне мактагыз» дигән сүзтезмәдә.

  • Йәһвә.

    Тетраграмматонның (Аллаһының дүрт еврей хәрефеннән торган шәхси исеменең) татарча язылышы. Шушы тәрҗемәдә 7 000 нән артык тапкыр очрый. А4 һәм А5 кушымт. к.

  • Йолдызчы.

    Кояш, ай һәм йолдызларның хәрәкәт итүенә карап күрәзәлек итүче кеше (Дн 2:27; Мт 2:1).

  • Йолу.

    Еврей Язмаларында бу төшенчә кешеләр Аллаһы белән якынлаша һәм аңа гыйбадәт кыла алсын өчен китерелгән корбаннар белән бәйле булган. Муса кануны буенча, корбаннар, аеруча ел саен үткәрелгән Йолу көнендә, аерым кешеләр һәм бөтен халык, гөнаһлы булуларына карамастан, Аллаһы белән татулашсын өчен китерелгән. Бу корбаннар Гайсәнең бөтен кешеләрне бер тапкыр һәм мәңгегә, тулысынча йолып алган һәм аларга Йәһвә белән татулашырга мөмкинлек биргән корбанының прообразы булган (Лв 5:10; 23:28; Кл 1:20; Ев 9:12).

  • Йолу көне.

    Исраиллеләрнең 10 нчы этанимда үткәрелгән иң мөһим изге көне. Ул шулай ук Йом-Киппур дип тә атала (евр. йом хаккиппури́м, мәгъ. «каплаулар көне»). Елның шушы көнендә генә баш рухани Иң изге урынга керә алган. Анда ул үз гөнаһлары, бүтән левилеләрнең гөнаһлары һәм бөтен халыкның гөнаһлары өчен корбаннарның канын китергән. Ул көн изге җыелыш һәм ураза тоту вакыты булган һәм шулай ук Шимбә көне — көндәлек эшләрдән тыелу вакыты дип саналган (Лв 23:27, 28).

  • Йолым.

    Әсирлектән, җәзадан, газаптан, гөнаһтан һәм хәтта билгеле бер бурычтан азат итү өчен түләнгән бәя. Ул акчалата гына түгел, ә башка нәрсә белән дә түләнә алган (Иш 43:3). Йолым төрле очракларда таләп ителгән. Мәсәлән, Исраилдә кешеләрнең һәм хайваннарның ата җенестәге беренче булып туган балалары Йәһвәнеке булган, һәм аларны Йәһвәгә хезмәт итүдән йолып алыр өчен, йолым бәясе түләнергә тиеш булган (Сн 3:45, 46; 18:15, 16). Әгәр сөзгәк үгезнең хуҗасы аңа күз-колак булмыйча, үгезе берәрсен сөзеп үтергән булса, хуҗасын үлем җәзасыннан коткару өчен, аңардан йолым түләткәннәр (Чг 21:29, 30). Әмма күрәләтә кеше үтергән кеше өчен йолым алынмаган (Сн 35:31). Изге Язмаларда искә алынган йолымнарның иң мөһиме — Мәсихнең кешеләрне гөнаһ белән үлемнән коткару өчен түләгән йолымы (Зб 49:7, 8; Мт 20:28; Эф 1:7).

  • Йолып татулаштыру капкачы.

    Килешү сандыгының капкачы. Йолу көнендә баш рухани аның алдында гөнаһ йолу корбаннарының канын сипкән. Еврей сүзтезмәсе «[гөнаһны] каплау» я, бәлки, «[гөнаһны] сөртү» дигән мәгънә йөрткән фигыльнең тамырыннан килеп чыккан. Бу капкач саф алтыннан ясалган, ә өстенә ике очына ике керубим чүкеп ясалган. Кайвакыт ул «капкач» дип кенә аталган (Чг 25:17—22; Ев 9:5). Ә5 кушымт. к.

К

  • Каб.

    Сибелмә әйберләрне үлчәү берәмлеге. Батның як. сыйдырышлыгы нигезендә аның күләме 1,22 л булган дип әйтеп була (2Пат 6:25). Ә14 кушымт. к.

  • Кабер.

    Кечкенә хәрефтән язылганда, шәхси кабергә карый; зур хәрефтән язылганда, кешеләрнең гомуми кабере күздә тотыла (евр. шео́л, гр. га́дес). Изге Язмалардан күренгәнчә, бу сүз символик урынны, шулай ук һәртөрле эш-шөгыльдән һәм уй-нияттән туктаган халәтне сурәтли (Яр 47:30; Вг 9:10; Рс 2:31).

  • Кайсар.

    Соңрак Рим императорларының титулы булып киткән рим исеме. Кайсарлар Август, Тиберий һәм Клавдий Изге Язмаларда исемнәре буенча искә алына. Нерон исеме буенча искә алынмаса да, кайсар титулы аңа карата да кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында «кайсар» шулай ук хөкүмәткә я дәүләткә карата да кулланыла (Мк 12:17; Рс 25:12).

  • Калдай; калдайлылар.

    Тигр белән Евфрат елгалары дельтасында җирләшкән ил һәм халык. Вакыт узу белән бу сүзләр бөтен Бабыл иленә һәм аның халкына карата кулланыла башлаган. «Калдайлылар» сүзе шулай ук фән, тарих, телләр һәм астрономияне өйрәнгән, әмма шул ук вакытта сихерчелек һәм астрология белән шөгыльләнгән белемле кешеләр төркеменә карый (Ез 5:12; Дн 4:7; Рс 7:4).

  • Камыт.

    Төрле йөкләрне асып йөртү өчен кеше җилкәсенә салына торган яки берәр нинди авыл хуҗалыгы коралын я арбаны җигү өчен ике хайванның (гадәттә эре терлекнең) җилкәсенә салынган агач борыс, җайланма. Коллар авыр йөк ташыганда еш кына камыт кигәнгә күрә, камыт күчмә мәгънәдә коллык, буйсыну, шулай ук җәберләнү һәм газаплану символы итеп кулланылган. Камытны җимерү я салып ташлау берәүнең ирексезлектән, җәберләнүдән һәм эксплуатацияләнүдән азат ителүен аңлата (Лв 26:13; Мт 11:29, 30).

  • Камыш.

    Дымсу җирләрдә үсә торган күп кенә үсемлекләрнең атамасы. Күп кенә очракларда гигант камыш (Arundo donax) турында сүз бара (Әп 8:11; Иш 42:3; Мт 11:7; Ач 11:1). Камыш таяклары еш кына үлчәү таяклары буларак кулланылган. к. Үлчәү таягы

  • Канун.

    Баш хәрефтән язылганда бу сүз еш кына Муса канунына, ягъни Изге Язмаларның беренче биш китабына (Тәүратка) карый. Кечкенә хәрефтән язылганда бу сүз Муса канунының аерым бер законын я законның принцибын аңлатырга мөмкин (Сн 15:16; Кн 4:8; Мт 7:12; Гл 3:24). Бу шулай ук китап исеме дә.

  • Канунчы.

    Еврей Язмаларын күчереп язучы. Гайсәгә кадәр һәм аның көннәрендә Канунны яхшы белгән кешеләр төркеме канунчылар дип аталган. Алар Гайсәгә каршылык күрсәткән (Ез 7:6, иск.; Мк 12:38, 39; 14:1).

  • Кара тилгән, кызыл тилгән.

    Шул исәптән үләксәләр белән дә туена торган ерткыч кош. Алар бөркетләргә охшаш, әмма гадәттә кечкенәрәк.

  • Каргау.

    к. Каһәрләү

  • Карыш.

    Озынлык үлчәү берәмлеге; киерелгән кулның баш бармак очы белән чәнти бармак очы арасы. Терсәк озынлыгына (44,5 см) нигезләнеп бер карыш 22,2 см га тиң дип әйтеп була (Чг 28:16; 1Иш 17:4). Ә14 кушымт. к.

  • Кассия.

    Дарчин агачы белән бер үк семьялыктан булган кытай дарчины (Cinnamomum cassia) агачыннан алынган матдә. Ул хуш исле матдә буларак һәм майлау өчен изге май әзерләүдә кулланылган (Чг 30:24; Зб 45:8; Йз 27:19).

  • Каһәрләү.

    Берәр кемгә я берәр нәрсәгә янау я яманлык теләү. Моны сүгү я ярсу белән бутарга кирәк түгел. Бу сүзләр еш кына рәсми игълан я берәр нинди бәла турында пәйгамбәрлек буларак кулланыла. Аллаһы я аның берәр вәкиле тарафыннан әйтелгән ләгънәт сүзләре пәйгамбәрлек әһәмияткә һәм көчкә ия (Яр 12:3; Сн 22:12; Гл 3:10).

  • Кәнган.

    Нухның оныгы, Хамның дүртенче улы. Кәнганнан килеп чыккан 11 кабилә әкрен-әкрен Урта диңгезнең көнчыгыш яры буенда, Мисыр белән Сурия арасындагы җирдә җирләшкән. Бу җир «Кәнган җире» дип аталган (Лв 18:3; Яр 9:18; Рс 13:19). Ә4 кушымт. к.

  • Кемош.

    Моаблыларның баш илаһы (1Пат 11:33).

  • Керетлеләр һәм фәләслеләр.

    Изге Язмаларда гадәттә бергә искә алынган ике милләт. Аларның кайберләре Исраил хәрби көчләренең билгеле бер өлешен тәшкил иткән. Алар даими армия санына кермәгән, ә Давыт патшага хезмәт итүче аерым отряд булган. Килеп чыгуы билгеле түгел, әмма кайберәүләр алар филистилеләргә мөнәсәбәтле булырга мөмкин дип фараз кыла (2Иш 15:18; 20:23).

  • Керубимнәр.

    Махсус вазифалар үтәүче югары дәрәҗәдәге фәрештәләр. Серафимнардан аерылып торалар (Яр 3:24; Чг 25:20; Иш 37:16; Ев 9:5).

  • Кибәк.

    Башаклы игеннәрне сукканда, җилгәргәндә барлыкка килә торган калдыклар. Кибәк образлы сөйләмдә әһәмиятсез һәм кирәкмәгән нәрсәнең символы буларак кулланыла (Зб 1:4; Мт 3:12).

  • Килешү.

    Изге Язмаларда килешү турында сүз барганда, Аллаһы белән кешеләрнең я ике кешенең үзара берәр нәрсә эшләү я эшләмәү турында рәсми рәвештә сүз куешуы күздә тотыла. Кайчак килешүнең шартларын бер генә як үтәргә тиеш булган (нигездә вәгъдә булган берьяклы килешү). Бүтән очракларда ике як та шартларны үтәргә тиеш булган (ике яклы килешү). Аллаһы белән кешеләр арасындагы килешүләрдән тыш, Изге Язмаларда шулай ук кешеләр, кабиләләр, халыклар я кеше төркемнәре арасында төзелгән килешүләр искә алына. Зур нәтиҗәләргә китерүче килешүләр санына Аллаһының Ибраһим, Давыт, Исраил халкы (Канун килешүе) һәм Аллаһы Исраиле (яңа килешү) белән төзегән килешүләре керә (Яр 9:11; 15:18; 21:27; Чг 24:7; 2Ел 21:7).

  • Килешү сандыгы.

    Шулай ук Шаһитлек сандыгы дип тә атала. Сәрви агачыннан ясалып, алтын белән капланган ящик. Башта аны изге чатырның Иң изге урынында, ә аннары Сөләйман төзегән гыйбадәтханәнең Иң изге урынында саклаганнар. Ул алтын капкач белән капланган булган, ә өстендә бер-берсенә кара-каршы керубимнәр торган. Эчендә сакланган иң мөһим нәрсәләрнең берсе Ун әмер язылган Шаһитлек, ягъни ике таш такта булган (Чг 25:22; Кн 31:26; 1Пат 6:19; Ев 9:4). Ә5 һәм Ә8 кушымт. к.

  • Килү чоры.

    Мәсихче Грек Язмаларының кайбер контекстларында шушы сүзтезмә Гайсә Мәсихнең бу дөнья төзелешенең соңгы көннәрендә күзгә күренмичә тәхеткә Патша булып утырганнан бирле булган вакытны аңлата. Мәсихнең Килү чоры тиз генә килеп китүне түгел, ә билгеле бер вакытка сузылган вакыт аралыгын аңлата (Мт 24:3).

  • Кислев.

    Еврейләр Бабылдан кайтканнан соң еврейләрнең изге календарь елының 9 нчы ае һәм дөньяви календарь елының 3 нче ае исеме. Бу ай ноябрь уртасыннан алып декабрь уртасына кадәр сузылган (Нк 1:1; Зк 7:1). Ә15 кушымт. к.

  • Козгын.

    Озынлыгы 60 см га кадәр җиткән, канат җәеме 100 см дан артык булган кара каурыйлы кош. Туклана торган азыгы төрле — чикләвек, җиләк һәм ашлык бөртекләреннән алып кимерүчеләр, сөйрәлүче хайваннар, балык һәм кош балаларына кадәр (Лк 12:24).

  • Колач.

    Изге Язмаларда су тирәнлеген үлчәү берәмлеге; бер колач 1,8 м га тиң (Рс 27:28). Ә14 кушымт. к.

  • Кор.

    Сыеклык үлчәү һәм сибелмә әйберләрне үлчәү берәмлеге. Батның як. сыйдырышлыгы нигезендә аның күләме 220 л булган дип әйтеп була (1Пат 5:11). Ә14 кушымт. к.

  • Корбан.

    Аллаһыга рәхмәт йөзеннән, үз гаебен танып һәм аның белән яхшы мөнәсәбәтләрне кайтару өчен китерелгән бүләк. Һабилдән башлап Муса канунына кадәр кешеләр корбаннарны, шул исәптән хайваннарны, ирекле рәвештә китергән. Аннары Муса кануны килешүе буенча корбаннар китерү таләп дип санала башлаган. Гайсә үз тормышын камил корбан буларак биргәч, хайваннарны корбанга китерү бүтән инде кирәк булмаган. Әмма мәсихчеләр Аллаһыга рухи корбаннар китерә (Яр 4:4; Ев 13:15, 16; 1Ях 4:10).

  • Көтүче.

    Сарык я кәҗә көтүен карап, саклап, ашатып йөртүче кеше. Күчмә мәгънәдә бу сүз Йәһвәгә карата кулланыла, чөнки ул үз сарыклары, ягъни халкы турында назлап кайгырта. Гайсә дә бер мисалда үзен «яхшы көтүче» дип атаган. «Көтүчеләр» дигән сүз кайвакыт шулай ук Исраилнең Аллаһыга тугры һәм тугрылыксыз булган идарәчеләренә һәм җитәкчеләренә карый (Зб 23:1, 2; Ир 2:8; 3:15; Ях 10:11).

  • Кулны кую.

    Берәрсенең өстенә кулларны кую аны махсус эшкә, хезмәткә билгеләү, сәламәтләндерү, аңа хәер-фатиха я изге рух бүләге бирүне аңлаткан. Кайвакыт хайваннарны корбанга китерер алдыннан алар өстенә кулларны куйганнар (Чг 29:15; Сн 27:18; Рс 19:6; 1Тм 5:22).

  • Куыш кору бәйрәме.

    Шулай ук Чатыр кору бәйрәме я Уңыш җыю бәйрәме дип тә атала. Ул этаним аеның 15—21 нче көннәрендә уздырылган. Ул вакытта исраиллеләр авыл хуҗалыгы елының ахырында булган уңыш җыюны бәйрәм итеп, шатланган һәм Йәһвәгә игеннәрен фатихалаганы өчен рәхмәтләр белдергән. Бәйрәм вакытында кешеләр куышларда, ягъни түбәсыман чатырларда яшәгән. Бу аларга Мисырдан чыкканнарын исләренә төшергән. Куыш кору бәйрәме ир кешеләр Иерусалимга барып үткәрергә тиеш булган өч бәйрәмнең берсе булган (Лв 23:34; Ез 3:4).

  • Күгәрек.

    Гөмбә китереп чыгара торган күп кенә үсемлек авыруларының берсе. Изге Язмаларда искә алынган күгәрек — кара күгәрек гөмбәсе (Puccinia graminis) дип фараз ителә (1Пат 8:37).

  • Күзәтче.

    Җыелыш әгъзаларын күзәтеп, алар турында кайгырту өчен җаваплы булган ир-ат. Грек телендәге эпи́скопос сүзенең төп мәгъ. — яклау максаты белән күзәтү. «Күзәтче» һәм «өлкән» (пресби́терос) дигән сүзләр бер үк дәрәҗәгә карый. «Өлкән» сүзе шул урынга билгеләнгән кешенең рухи яктан җитлегеп, билгеле бер сыйфатларга ия булуын күрсәтә, ә «күзәтче» сүзе аның нинди вазифалар үтәгәнен ассызыклый (Рс 20:28; 1Тм 3:2—7; 1Пт 5:2).

  • Күк патшабикәсе.

    Ирмия көннәрендә мөртәт исраиллеләр табынган алиһәнең титулы. Кайберәүләр аны Бабыл алиһәсе Иштар (Астарта) дип саный. Элегрәк шумерларда да «Күк патшабикәсе» дигән мәгънә йөрткән Инанна исемле алиһә булган. Ул күкләр белән дә бәйле булган, уңдырышлылык алиһәсе дип тә саналган. Мисырда табылган бер язуда Астарта шулай ук «Күк бикәсе» дип тә аталган (Ир 44:19).

  • Күрәзәче.

    Үзен киләчәктәге вакыйгаларны алдан әйтеп бирергә сәләтле дип санаган кеше. Андыйларга, Изге Язмалар буенча, сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр, багучылар, астрологлар (йолдызчылар) һ. б. ш. керә (Лв 19:31; Кн 18:11; Рс 16:16).

  • Күренеш.

    Кешенең аңында көндез я төнлә еш кына гадәти булмаган нәрсә тәэсире сәбәпле, ә кайчак төштә я ярым аңсыз хәлдә хасил булган образ яисә хәл-күренеш (Рс 10:3; 11:5; 16:9).

  • Күтәрелү җыры.

    120—134 нче мәдхияләрнең башлангыч сүзләре. Бу сүзләрнең мәгънәсе турында төрле фаразлар булса да, күпләрнең фикеренчә, шушы 15 мәдхияне исраиллеләр гыйбадәт кылыр өчен биек Яһүд тауларында урнашкан Иерусалимга күтәрелгәндә шатлык белән башкарган. Алар анда елына өч тапкыр үткәрелгән өч бөек бәйрәмгә йөргән.

  • Кыз.

    Изге Язмалар язылган чорда «кыз» дигән сүз туры мәгънәдә генә түгел, ә киң мәгънәдә дә кулланылган. Мәсәлән, ул үги кызга (Әс 2:7), киленгә (Рт 1:11) я оныкага карата кулланыла алган. Бу сүз шулай ук гомумән хатын-кызларга (Яр 6:2), билгеле бер илнең, халыкның я шәһәрнең хатын-кызларына (Яр 24:37) һәм ялган илаһларга табынган хатын-кызларга (Мл 2:11) карата кулланылган.

  • Кызгылт-шәмәхә.

    Изге Язмаларда еш очраган төс. Андый төснең төрле төсмерләре булган — куе кызылдан алып сирень төсенә кадәр. Бу кулланылган буяу матдәләреннән я буяу ысулларыннан торган (Чг 25:4; Сн 4:13; Йз 27:7, 16; Дн 5:7, 29; Мк 15:17, 20; Лк 16:19; Ач 17:4). Кызгылт-шәмәхә буяу кыйммәтле булганлыктан, андый төс байлык, дан-шөһрәт һәм патша зиннәтлелеге белән бәйле булган я шуларның билгесе булып торган.

  • Кыскычлар.

    Изге чатырда һәм гыйбадәтханәдә яктырткычлардагы утны сүндерү өчен хезмәт иткән алтыннан ясалган корал (Чг 37:23).

Л

  • Ладан.

    Босвелия (Boswellia) ыругыннан булган кайбер агачлардан һәм куаклардан алына торган коры сүл (чәер). Яндырылганда, хуш ис чыгара. Изге чатырдагы һәм гыйбадәтханәдәге изге фимиамны әзерләүдә кулланылган. Ул шулай ук икмәк бүләкләре белән бергә китерелгән һәм Изге урындагы багышланган икмәкләрнең һәр өеме өстенә салынган (Чг 30:34—36; Лв 2:1; 24:7; Мт 2:11).

  • Лаләләр.

    Мәгънәсе билгеле булмаган еврей сүзе; 4 мәдхиянең башлангыч сүзләрендә очрый (Зб 45, 60, 69, 80). Бу билгеле бер кыллы уен коралына, музыка стиленә я көйгә карарга мөмкин.

  • Ләгънәтләү.

    к. Каһәрләү

  • Леви; левиле.

    Ягъкубның хатыны Лиядән туган өченче улы, шулай ук аның исеме белән аталган кабилә исеме. Аның өч улыннан өч төп левилеләр төркеме килеп чыккан; алар левиле руханилар буларак билгеле булган. «Левилеләр» сүзе кайвакыт бөтен кабиләгә карый, әмма, гадәттә, Һаруннан килеп чыккан руханилар токымы моңа керми. Леви кабиләсенә Вәгъдә ителгән җирдә жирәбә буенча биләмәләр бирелмәгән, әмма аңа бүтән кабиләләрнең җирләрендә урнашкан 48 шәһәр бирелгән (Кн 10:8; 1Ел 6:1; Ев 7:11).

  • Левиафан.

    Гадәттә су турында сүз барганда искә алынган хайван, күрәсең, су җанвары. Әюп 3:8 һәм 41:1 дә бу сүз, күрәсең, крокодилны я бүтән берәр нинди көчле зур су җанварын аңлата. Зәбур 104:26 дагы левиафан китның берәр төре булырга мөмкин. Бүтән урыннарда ул күчмә мәгънәдә кулланыла, һәм аның нинди хайван икәнлеген билгеләп булмый (Зб 74:14; Иш 27:1).

  • Лепта.

    Мәсихче Грек Язмалары язылган чорда яһүдләрнең иң вак бакыр я бронза тәңкәсе (Мк 12:42; Лк 21:2; иск.). Ә14 кушымт. к.

  • Ливан таулары.

    Ливан җирендәге таулар системасын тәшкил иткән ике тау тезмәсенең берсе. Ливан таулары — көнбатышта, ә Антиливан таулары көнчыгышта урнашкан. Ике тау тезмәсен зур һәм уңдырышлы үзән аерып тора. Ливан таулары Урта диңгез буеннан диярлек башлана. Аларның тау түбәләренең уртача биеклеге 1 800—2 100 м. Борынгы вакытларда Ливанда тирә-якта яшәүче халыклар югары бәяләгән мәһабәт эрбет агачлары үскән (Кн 1:7; Зб 29:6; 92:12). Ә7 кушымт. к.

  • Лог.

    Изге Язмаларда искә алынган сыеклык үлчәү берәмлекләренең иң кечкенәсе. Яһүдләрнең Талмуд китабында бер лог 1⁄12 хинга тиң дип әйтелә. Моңа нигезләнеп бер лог 0,31 л га тиң дип әйтеп була (Лв 14:10). Ә14 кушымт. к.

М

  • Майлау.

    Еврей сүзе башлыча «сыеклык сөртү» дигәнне аңлата. Кешегә я берәр нәрсәгә май сөртү аны махсус хезмәткә багышлауның билгесе булган. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз шулай ук күктә яшәр өчен сайланган кешеләргә изге рухның иңүе турында әйткәндә кулланыла (Чг 28:41; 1Иш 16:13; 2Кр 1:21).

  • Македония.

    Александр Македонский вакытында күренекле булып киткән һәм римлылар тарафыннан яулап алынганчыга кадәр бәйсез булган, Грециянең төньягында урнашкан өлкә. Рәсүл Паул беренче тапкыр Европага сәяхәт иткәндә Македония Рим провинциясе булган. Паул анда өч тапкыр булган (Рс 16:9). Ә13 кушымт. к.

  • Манна.

    Исраиллеләрнең 40 ел буе чүл буйлап йөргәндә ашаган төп ризыгы. Аны Йәһвә биргән. Шимбә көненнән тыш ул һәр көн җир өстендә чык катламы астында могъҗизалы рәвештә пәйда булган. Исраиллеләр аны беренче тапкыр күргәч, «нәрсә бу?» (евр. ман ху?) дигәннәр (Чг 16:13—15, 35). Бүтән урыннарда ул «күктән икмәк» (Зб 78:24), «күктән иңгән икмәк» (Зб 105:40) һәм «куәтле затларның икмәге» (Зб 78:25) дип атала. Гайсә манна сүзен шулай ук күчмә мәгънәдә дә кулланган (Ях 6:49, 50).

  • Маскил.

    Мәгънәсе билгеле булмаган еврей сүзе; 13 мәдхиянең башлангыч сүзендә очрый. Мәгънәсе, бәлки, «уйландыручы шигырь». Моңа охшаш бүтән сүз «акыллылык белән хезмәт итү» дип тәрҗемә ителгән һәм кайберәүләрнең фикеренчә, маскил сүзе белән мәгънәви яктан бәйле булырга мөмкин (2Ел 30:22; Зб 32:башл.).

  • Матәм.

    Кеше үлү яки берәр фаҗига булу сәбәпле кичерелә торган кайгы. Изге Язмалар язылган чорда билгеле бер вакыт дәвамында матәм тоту кешеләр өчен гадәти хәл булган. Үкереп елаудан тыш матәм тотучылар махсус кием кигән, башларына көл сипкән, киемнәрен ерткан һәм күкрәкләренә суккан. Кешене күмгәндә кайчак профессиональ матәм тотучыларны чакырганнар (Яр 23:2; Әс 4:3; Ач 21:4).

  • Матәм киеме.

    Тупас тукымадан тукылган кием; андый тукымадан, мәсәлән, ашлык саклау өчен капчык я кап теккәннәр. Ул гадәттә карасу төстәге кәҗә йоныннан тукылган һәм матәм вакытында киелә торган традицион кием булган. Әмма аны кеше үлгәндә генә түгел, ә шулай ук бүтән сәбәпләр аркасында кайгырганда, тәүбә иткәндә һәм үкенгәндә кигәннәр (Яр 37:34; Лк 10:13).

  • Махалат.

    Зәбур китабының 53 һәм 88 нче мәдхияләренең башлангыч сүзләрендә очраган бу төшенчә, күрәсең, музыкаль термин булып тора. Ул «хәлсезләнү; авырып китү» дип тәрҗемә ителгән еврей фигыленең тамыры белән бәйле булырга һәм шулай итеп моңсу, сагышлы тонны аңлатырга мөмкин. Шулай булса, бу шул ике авыр, хәсрәт тулы җырның эчтәлегенә туры килә.

  • Махау; махаулы.

    Җитди тире авыруы. Изге Язмаларда искә алынган махау бүгенге махау авыруыннан күбрәкне үз эченә ала, чөнки ул кешегә дә йогарга, киемнәргә һәм йортларга да күчәргә мөмкин. Махау белән авырган кеше махаулы дип атала (Лв 14:54; Лк 5:12).

  • Мәдхия.

    Аллаһыны мактау җыры. Мәдхияләр көйгә салынган һәм гыйбадәттә, шул исәптән Иерусалимда Йәһвә Аллаһының гыйбадәтханәсендә башкарылган (Лк 20:42; Рс 13:33; Яг 5:13).

  • Мәзбәх.

    Балчыктан, таштан я металл белән капланган агачтан ясалган махсус корылма я җайланма. Анда гыйбадәт вакытында корбаннар китергәннәр я фимиам яндырганнар. Изге чатырның һәм гыйбадәтханәнең беренче бүлмәсендә фимиам яндыру өчен кечкенә «алтын мәзбәх» булган. Ул агачтан ясалып, алтын белән капланган булган. Корбаннар яндыру өчен зур «бакыр мәзбәх» ишегалдында урнашкан (Чг 27:1; 39:38, 39; Яр 8:20; 1Пат 6:20; 2Ел 4:1; Лк 1:11). Ә5 һәм Ә8 кушымт. к.

  • Мәзбәх мөгезләре.

    Мәзбәхнең дүрт почмагыннан күтәрелеп торган мөгезсыман чыгынтылар (Лв 8:15; 1Пат 2:28). Ә5 һәм Ә8 кушымт. к.

  • Мәлкам.

    Күрәсең, шул ук Молых, амунлыларның баш илаһы (Сф 1:5). к. Молых

  • Мәрҗән.

    Бик кечкенә диңгез хайваннарының скелетында барлыкка килгән таш сыман каты матдә. Океанда төрле-төрле төстәге мәрҗәннәрне, шул исәптән кызылларын, акларын һәм караларын очратып була. Аеруча Кызыл диңгез мәрҗәннәргә бай булган. Изге Язмалар язылган чорда кызыл мәрҗән бик кыйммәтле булган; аннан сәйләннәр һәм бүтән төрле бизәкләр ясаганнар (Гс 8:11).

  • Мәсих.

    Еврейчә маши́ах һәм грекча христо́с дигән сүзләр «майланган зат» дигәнне аңлата. Май белән майлау билгеле бер хезмәткә билгеләү дип саналган. Бу сүз шулай ук Гайсәнең титулы буларак кулланыла (2Иш 22:51; 1Ел 16:22; Дн 9:25; Мт 1:16; Ях 1:41; Ев 11:26).

  • Мәсих дошманы.

    Грек сүзе Мәсихкә каршы торучыны аңлата. Ул шулай ук ялган Мәсихкә — үзен Мәсих урынына куючыга карата да кулланылырга мөмкин. Үзләрен Мәсихнең вәкиле я Мәсих дип атап ялганлаучы я Мәсихкә һәм аның шәкертләренә каршылык күрсәтүче бөтен кешеләрне, оешмаларны я төркемнәрне Мәсих дошманнары дип атап була (1Ях 2:22).

  • Мәсихче.

    Аллаһы тарафыннан Гайсә Мәсихнең шәкертләренә бирелгән исем (Рс 11:26; 26:28).

  • Меродах.

    Бабыл шәһәренең баш илаһы. Бабыл патшасы һәм законнар чыгаручысы Хаммурапи Бабылны империянең башкаласы иткәч, Меродахның (Мардукның) дәрәҗәсе арткан, һәм ул күп кенә элеккеге илаһларны алмаштырып, Бабыл пантеонының баш илаһы булып киткән. Соңрак Меродах (Мардук) дигән исем «Белу» («Хуҗа») титулы белән алмаштырылган һәм Меродах Бел дип атала башлаган (Ир 50:2).

  • Мидия; мидиялеләр.

    Йафет улы Мадайдан килеп чыккан халык. Алар Иран платосының таулы урыннарында төпләнгән, һәм соңыннан бу җир Мидия иле дип атала башлаган. Ассирияне җиңәр өчен мидиялеләр Бабыл белән берләшкән. Ул вакытта Фарсы Мидиянең бер провинциясе булган, әмма Кир баш күтәргәч, Мидия һәм Фарсы берләшеп, Мидо-Фарсы империясе барлыкка килгән һәм б. э. к. 539 елда Яңа Бабыл империясен җимергән. Мидиялеләр б. э. 33 елының Илленче көн бәйрәменә Иерусалимга килгәннәр арасында булган (Дн 5:28, 31; Рс 2:9). Ә9 кушымт. к.

  • Миктам.

    Зәбур китабының 6 мәдхиянең башлангыч сүзләрендә очраган еврей сүзе (Зб 16, 56—60). Мәгънәсе билгеле булмаган техник төшенчә. Күрәсең, «язу» дигән сүз белән бәйле.

  • Милкум.

    Амунлылар гыйбадәт кылган илаһ. Күрәсең, шул ук Молых (1Пат 11:5, 7). Үзенең идарә итүенең ахырына табарак Сөләйман шушы ялган илаһка биеклекләр төзегән. к. Молых

  • Мило.

    Еврей телендә «мило» дигән сүз «тутыру» дигән мәгънә йөртүче сүздән килеп чыккан. Септуагинтада ул «ныгытма» дип тәрҗемә ителгән. Бу, күрәсең, Давыт Шәһәрендәге географик урын я корылма булган. Ләкин бу сүзнең төгәл мәгънәсе билгеле түгел (2Иш 5:9; 1Пат 11:27).

  • Мина.

    Йәзәкил китабында шулай ук мейна дип атала. Акча һәм авырлык үлчәү берәмлеге. Археологик табылдыклар буенча бер мина 50 шәкылгә тиң, ә бер шәкылнең авырлыгы 11,4 г булган. Димәк, Еврей Язмаларында искә алынган минаның авырлыгы 570 г булган. Терсәк очрагындагы кебек, минаның икенче төре — патша минасы да кулланыла алган. Мәсихче Грек Язмаларында бер мина 100 драхмага тиң булган. Аның авырлыгы 340 г булган. 60 мина бер талантны тәшкил иткән (Ез 2:69; Лк 19:13). Ә14 кушымт. к.

  • Мирра.

    Кайбер чәнечкеле куакларның я кечкенә агачларның коммифора (Commiphora) төреннән алына торган хуш исле сумала. Мирра изге май составына кергән матдәләрнең берсе булган. Ул киемгә, урын өстенә хуш ис бирү өчен кулланылган. Аны шулай ук массаж майларына һәм лосьоннарга кушканнар. Мирраны мәетне җирләүгә әзерләгәндә дә кулланганнар (Чг 30:23; Гс 7:17; Ях 19:39).

  • Мич.

    Балчык һәм керамик әйберләр, известь яндыру өчен хезмәт иткән корылма. Ул шулай ук мәгъдән (руда) я металл эретү эшендә кулланылган. Изге Язмалар язылган чорда мичләр кирпеч я таштан салынган булган (Яр 15:17; Дн 3:17; Ач 9:2).

  • Могҗизалар; кодрәтле эшләр.

    Кешеләргә билгеле булган бар көчләрдән өстен һәм табигать законнарына бәйле булмаган эш-хәрәкәт я хәл-күренеш. «Билге», «галәмәт» һ. б. ш. сүзләр Изге Язмаларда кайчак синонимнар буларак кулланыла (Чг 4:21; Рс 4:22; Ев 2:4).

  • Молох.

    к. Молых

  • Молых.

    Амунлыларның илаһы. Күрәсең, шул ук Мәлкам, Милкум һәм Молох. Бу аерым бер илаһның исеме түгел, ә титулы булырга мөмкин. Муса кануны буенча үз балаларын Молыхка корбан иткән һәркем үтерелергә тиеш булган (Лв 20:2; Ир 32:35; Рс 7:43).

  • Мөгез.

    Эчү өчен, май салу өчен, язу карасы, косметика саклау өчен савыт буларак хезмәт иткән хайван мөгезе. Музыка коралы я сигнал коралы буларак кулланылган (ул шулай ук мөгез быргы дип тә атала) (1Иш 16:1, 13; 1Пат 1:39; Йз 9:2, иск.). «Мөгез» сүзе еш кына күчмә мәгънәдә көч-куәт, яулау һәм җиңү символы итеп кулланыла (Кн 33:17; Мик 4:13; Зк 1:19).

  • Мөртәтлек.

    Грек телендә бу сүз (апостаси́а) сүзгә-сүз «читкә тайпылу» дигән мәгънә йөрткән фигыльдән барлыкка килгән. Исем мәгънәсендә ул «ташлап китү, калдыру я фетнә күтәрү» дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында «мөртәтлек» сүзе башлыча хак гыйбадәтне калдырган кешеләргә карата кулланыла (Гс 11:9; Рс 21:21; 2Тс 2:3).

  • Мөһер.

    Милек хокукын, берәр нәрсәнең төп нөсхәсе булуын я килешүне раслаучы тамга (гадәттә кызыл балчык я балавыз тамга) кую өчен кулланылган әсбап. Борынгы мөһерләр каты материалдан ясалган (таш, фил сөяге, агач) һәм аларга кире тәртиптә уеп хәрефләр я билгеләр төшерелгән. «Мөһер» сүзе күчмә мәгънәдә берәр нәрсәнең ышанычлы я чын булуын, яшерен я сер булуын яки берәрсенең ихтыярында булуны күрсәткәндә кулланылган (Чг 28:11; Нк 9:38; Ач 5:1; 9:4).

  • Мөһерле балдак.

    Мөһернең бармакка киеп я бауга тагып һәм, күрәсең, муенга асып йөртелә торган бер төре. Ул идарәченең я түрәнең хакимлек символы булган (Яр 41:42). к. Мөһер

  • Муса кануны.

    Б. э. к. 1513 елны Синай чүлендә Йәһвәнең Муса аша Исраилгә бирелгән Кануны. Изге Язмаларның беренче биш китабы еш кына Канун дип атала (Йш 23:6; Лк 24:44).

  • Мут-лаббен.

    Зәбур китабының 9 нчы мәдхиясендә башлангыч сүзендә очраган төшенчә. Гомум кабул ителгәнчә, «угылның үлеме турында» дигәнне аңлата. Кайберәүләрнең фикеренчә, бу шул мәдхияне җырлаганда кулланылган таныш көйнең исеме я, бәлки, беренче сүзләре булган.

Н

  • Нард.

    Нард үсемлегеннән (Nardostachys jatamansi) алына торган аксыл кызыл төстәге хуш исле май. Нард кыйммәтле булганга, аны еш кына арзанрак майлар белән катыштырганнар, хәтта ясалма нардлар да булган. Шуңа күрә Маркның да, Яхъяның да Гайсәгә «саф нард» мае сөрткәннәр дип язганнары игътибарга лаек (Мк 14:3; Ях 12:3).

  • Насаралы.

    Гайсә Насара шәһәреннән булганга, аны шулай атаганнар. Бу сүз, күрәсең, Ишагыя 11:1 дәге «үсенте» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе белән бәйле. Соңрак бу сүз Гайсәнең шәкертләренә карата да кулланылган (Мт 2:23; Рс 24:5).

  • Нәҗес.

    Бу физик яктан пычрак булуны я әхлакый принципларны бозуны аңлатырга мөмкин. Әмма Изге Язмаларда бу сүз еш кына Муса кануны буенча тыелган, чиста я саф булмаган нәрсәгә карый (Лв 5:2; 13:45; Мт 10:1; Рс 10:14; Эф 5:5). к. Саф

  • Нәзер.

    Берәр нәрсәне эшләргә, башкарырга, бирергә, билгеле бер хезмәткә керешергә я (тыелмаган булса да) нәрсәдән дә булса тыелырга дип Аллаһыга бирелгән тантаналы вәгъдә. Ант кебек, ул шундый ук көчкә ия булган (Яр 28:20, 21; Кн 23:21; Мт 5:33).

  • Нәзер бүләге.

    Билгеле бер нәзер әйткәннән соң бирелгән бүләк (Лв 23:38; 1Иш 1:21).

  • Нәзир.

    «Сайланган», «багышланган», «аерып куелган» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзеннән килеп чыккан. Нәзирләрнең ике төркеме булган: үз ихтыяры буенча нәзир булып китүчеләр һәм Аллаһы тарафыннан билгеләнгәннәр. Ир-ат я хатын-кыз Йәһвәгә махсус нәзер әйтеп, билгеле вакыт дәвамында нәзир булып яши алган. Үз ихтыяры буенча нәзер әйткәннәр өч төп нәрсәдән: исерткеч эчемлекләр эчүдән һәм йөземнән ясалган ашамлыктан ашаудан, чәч кыркудан һәм мәеткә кагылудан тыелырга тиеш булган. Аллаһы билгеләгән нәзирләр гомер буе нәзир булып калган һәм Йәһвә алар өчен аерым таләпләр билгеләгән (Сн 6:2—7; Хк 13:5).

  • Нәтиннәр.

    Гыйбадәтханәдә хезмәт иткән, исраилле булмаган хезмәтчеләр. Еврей телендә сүзгә-сүз «бирелгәннәр» дигәнне аңлата. Бу аларның гыйбадәтханәдәге хезмәт өчен бирелгән булуларын күрсәтә. Күп кенә нәтиннәр, күрәсең, Йошуа җәмгыять өчен һәм Йәһвәнең мәзбәхе өчен утын әзерләргә һәм су ташырга кушкан гибонлыларның токымнары булган (Йш 9:23, 27; 1Ел 9:2; Ез 8:17).

  • Нефилим.

    Туфанга кадәр кеше кыяфәтенә кергән фәрештәләр белән җирдәге кызларның гибрид булып туган явыз уллары (Яр 6:4).

  • Нехилат.

    Мәгънәсе билгеле булмаган төшенчә; 5 нче мәдхиянең башлангыч сүзендә очрый. Кайберәүләр аны, еврей телендәге хали́л (флейта; сыбызгы) сүзенә бәйләп, тынлы уен коралына карый дип уйлый. Әмма бу көй дә булырга мөмкин.

  • Нисан.

    «Абиб» аена еврейләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң бирелгән яңа исем. Еврейләрнең изге календарь елының 1 нче ае һәм дөньяви календарь елының 7 нче ае. Бу ай март уртасыннан алып апрель уртасына кадәр сузылган (Нк 2:1). Ә15 кушымт. к.

О

  • Оҗмах.

    Матур зур бакча. Беренче андый бакча Гадән булган. Йәһвә аны беренче ике кеше өчен барлыкка китергән. Үләр алдыннан Гайсә үзе янында булган җинаятьчеләрнең берсенә бервакыт җир оҗмахка әйләнәчәк дигән. 2 Көринтлеләргә 12:4 тә, күрәсең, киләчәк оҗмах, ә Ачылыш 2:7 дә күктәге оҗмах турында әйтелә (Лк 23:43).

  • Омер.

    Ефаның уннан бер өлешенә, ягъни 2,2 л га тиң сибелмә әйберләрне үлчәү берәмлеге (Чг 16:16, 18). Ә14 кушымт. к.

  • Оникс.

    Ярымкыйммәтле каты таш, ахакның бер төре; буй-буй сызыклы халцедонның бер төре. Ониксның ак катламнары кара, коңгырт, кызыл, соры һәм яшел төстәге катламнар белән чиратлашып бара. Бу таш баш руханиның махсус киемендә булган (Чг 28:9, 12; 1Ел 29:2; Әп 28:16).

  • Очлы таяк.

    Малны куалау өчен кулланылган тимер очлы озын таяк. Мондый таяк зирәк кешенең тыңлаучыны акыллы киңәшкә колак салырга этәргән сүзләре белән чагыштырыла. «Таякка тибенү» дигән сүзләр тормыштан алынган. Таяк белән куаланган үгез үҗәтләнеп, киреләнгән чакта таякка төртелгән һәм нәтиҗәдә үзенә зыян китергән (Рс 26:14; Хк 3:31).

  • Очрашу чатыры.

    Мусаның чатыры һәм башта чүлдә куелган изге чатыр. «Очрашу чатыры» дип аталуның сәбәбе, күрәсең, шунда: исраиллеләр, Йәһвәдән берәр нәрсә турында сорарга булганда, Йәһвә янына барган һәм шунда аның белән очрашкан дип әйтеп була (Чг 33:7; 39:32).

Ө

  • Өлкән; аксакал.

    Олы яшькә җиткән ир-ат, әмма Изге Язмаларда бу сүз башлыча җәмгыятьтә я халыкта хакимлеккә һәм нинди дә булса җаваплы вазифаларга ия булган кеше турында әйтелгәндә кулланыла. «Өлкән» дип тәрҗемә ителгән пресби́терос дигән грек сүзе җыелышта үз өстенә җитәкчелек алган кешегә карый. Ачылыш китабында бу сүз күктәге рухи затларга карата кулланыла (Чг 4:29; Гс 31:23; 1Тм 5:17; Ач 4:4).

  • Өлкән рухани.

    Мәсихче Грек Язмаларында «өлкән рухани» дигән сүзтезмә, күрәсең, руханилык эшендәге күренекле ир-атларны, шул исәптән элекке баш руханиларны һәм 24 рухани төркеменең башлыкларын белдерә (Мт 2:4; Мк 8:31).

П

  • Папирус.

    Суда үсә торган камышсыман үсемлек. Аңардан кәрзиннәр, савытлар һәм көймәләр ясаганнар. Аны шулай ук кәгазьгә охшаш язу материалларын ясауда кулланганнар. Күп кенә кулъязмалар папирустан ясалган булган (Чг 2:3).

  • Пасах.

    Исраиллеләрнең Мисырдан азат ителгәннәрен искә алу өчен абиб (соңрак нисан дип аталган) аеның 14 нче көнендә гамәлгә кертелгән еллык бәйрәм. Ул көнне сарык я кәҗә бәтиен чалганнар һәм кыздырып, төче икмәк һәм ачы үләннәр белән ашаганнар (Чг 12:27; Ях 6:4; 1Кр 5:7).

  • Пәйгамбәр.

    Аллаһының ихтыярын башкаларга билгеле иткән кеше. Пәйгамбәрләр, Аллаһының вәкилләре буларак, киләчәк турында да сөйләгән, Йәһвәнең үгет-нәсыйхәтләрен, әмерләрен һәм хөкемнәрен дә җиткергән (Ам 3:7; 2Пт 1:21).

  • Пәйгамбәрлек.

    Аллаһыдан иңгән хәбәр; аның ихтыярын белдергән хәбәр яисә шул хәбәрне игълан итү. Аллаһы тарафыннан бирелгән әхлакый үгет-нәсыйхәтне, әмерләрне я хөкемнәрне һәм киләчәк турында әйтелгәннәрне пәйгамбәрлек дип әйтеп була (Йз 37:9, 10; Дн 9:24; Мт 13:14; 2Пт 1:20, 21).

  • Пим.

    Филистилеләр төрле металл кораллар кайрау өчен билгеләгән бәя, шулай ук авырлык үлчәү берәмлеге. Израильдәге археологик казылмалар вакытында табылган кайбер таш герләрдә борынгы еврей телендәге «пим» сүзенең тартык хәрефләре язылган. Аларның уртача авырлыгы 7,8 г, ягъни бер шәкылнең як. өчтән ике өлешенә тиң (1Иш 13:20, 21). Ә14 кушымт. к.

  • Порнейа.

    к. Фәхешлек

  • Пот.

    Кешеләр чынында булган я үзләре уйлап чыгарган нәрсәләргә гыйбадәт кылуда куллана алган берәр нинди сурәт я сын. Потка табыну потны хөрмәтләү, ярату, аңа гыйбадәт кылу, буйсыну дигәнне аңлата (Зб 115:4; Рс 17:16; 1Кр 10:14).

  • Почмак ташы.

    Корылманың почмагына, ике стена берләшкән урынга куелган һәм шул стеналарны тоташтыруда кулланылган мөһим таш. Төп почмак ташы нигезнең почмак ташы булган. Гадәттә, җәмәгать биналарын һәм шәһәр стеналарын төзүдә аеруча каты таш кулланылган. Бу сүзтезмә күчмә мәгънәдә, мәсәлән, җирнең нигезе салынуы турында әйтелгәндә кулланыла. Гайсә рухи йорт белән чагыштырылган мәсихче җыелыш нигезенең «почмак ташы» дип атала (Эф 2:20; Әп 38:6).

  • Пращ.

    Озынча күн тасма я, мәсәлән, хайваннарның сеңерләреннән, камыштан я йоннан үрелгән бау. Аның уртадагы киңәеп торган өлешенә ядрә (снаряд), гадәттә таш салганнар. Пращның бер очын кулга я беләзеккә чорнап бәйләп, икенчесен учта кысып тотканнар, ә аннары әйләндергәннәр дә кинәт ычкындырып атканнар. Пращчылар борынгы халыкларның гаскәр сафларында хезмәт иткән (Хк 20:16; 1Иш 17:50).

  • Прозелит.

    Бүтән дингә күчкән кеше. Изге Язмаларда бу сүз яһүд диненә күчкән кешегә карата кулланыла. Прозелит булып киткән ир кеше сөннәтләнергә тиеш булган (Мт 23:15; Рс 13:43).

  • Проконсул.

    Рим сенаты карамагындагы провинциянең (өлкәнең) баш идарәчесе. Аның хөкем итү вәкаләте һәм хәрби куәте булган. Үз эшләре өчен Сенат алдында җаваплы булса да, ул провинциядә иң зур хакимлеккә ия булган (Рс 13:7; 18:12).

  • Пурим.

    Ел саен адар аеның 14 нче һәм 15 нче көнендә үткәрелгән бәйрәм. Аны Әсфирә патшабикә вакытында яһүдләрнең үтереп бетерүдән коткарылуының истәлеге хакына уздырганнар. Пурим сүзе (еврей сүзе түгел) «жирәбә» дигәнне аңлата. Еврейләрне кырып бетерү көнен билгеләү өчен, Һәмән пур (жирәбә) салган, шуңа күрә бу көн Пурим бәйрәме, ягъни Жирәбә бәйрәме дип атала башлаган (Әс 3:7; 9:26).

Р

  • Рәсүл.

    Төп мәгъ. — «җибәрелгән». Бу сүз Гайсәгә карата һәм башкаларга хезмәт итү өчен җибәрелгәннәргә карата кулланыла. Күбесенчә ул Гайсә үз вәкилләре итеп сайлаган 12 шәкертенә карый (Мк 3:14; Рс 14:14).

  • Рәхәб.

    Әюп, Зәбур һәм Ишагыя китапларында символик мәгънәле төшенчә (Йошуа китабындагы Рәхәб исемле хатын түгел). Әюп китабында контекст Рәхәбнең диңгездәге бер зур җанвар икәнлеген аңларга булыша. Бүтән контекстларда диңгездәге бу зур җанвар Мисырга карата символик мәгънәдә кулланыла (Әп 9:13; Зб 87:4; Иш 30:7; 51:9, 10).

  • Рәхмәт бүләкләре.

    Аллаһыга бүләкләре һәм тугры мәхәббәте өчен рәхмәт йөзеннән китерелгән татулык корбаны. Аны китергәндә итен, шулай ук төче һәм ачы камырдан пешерелгән икмәкне ашаганнар. Итне шул ук көнне ашарга кирәк булган (2Ел 29:31).

  • Рәһен.

    Бурыч алучы бурыч бирүчегә ссуданың ышанычлылыгын тәэмин итү максаты белән бирә торган шәхси мөлкәт. Ул шулай ук залог дип тә атала. Муса канунында ярлы һәм мескен кешеләрнең мәнфәгатьләрен яклаучы, рәһен белән бәйле шартлар язылган (Чг 22:26; Йз 18:7).

  • Рух.

    Еш кына «рух» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе ру́ах һәм грек сүзе пне́ума төрле мәгънәләргә ия. Һәрбер мәгънәсе күзгә күренмәгән һәм эш итү көче ап-ачык күренеп торган нәрсәгә карый. Бу еврей һәм грек сүзләре 1) җилгә, 2) җирдәге тереклекнең яшәү көченә, 3) шәхесне берәр нәрсә әйтергә я эшләргә этәрүче, символик йөрәктән чыгучы көчкә, 4) күзгә күренмәгән чыганактан килгән сүзләргә, 5) рухи затларга һәм 6) Аллаһының эш итүче көченә, ягъни изге рухка карый (Чг 35:21; Зб 104:29; Мт 12:43; Лк 11:13).

  • Рухани.

    Рәсми рәвештә халык алдында Аллаһының вәкиле булып, халык хакына хезмәт иткән һәм аларны Аллаһы кануннарына өйрәткән ир-ат. Ул шулай ук Аллаһы алдында халыкның вәкиле булып, корбаннар китергән һәм халык өчен ялварып, аларны яклаган. Муса кануны гамәлгә кергәнче, гаиләләрдә гаилә башлары рухани булып хезмәт иткән. Муса кануны буенча Леви кабиләсендә Һарун токымыннан булган ир-атлар руханилар булып хезмәт иткән. Калган левиле ир-атлар аларның ярдәмчеләре булган. Яңа килешү гамәлгә кергәч, рухи Исраил — руханилардан торган халык, ә Гайсә Мәсих Баш Рухани булып киткән (Чг 28:41; Ев 9:24; Ач 5:10).

С

  • Саддукейлар.

    Бай аксөякләрдән һәм руханилардан торган, гыйбадәтханәдә зур хакимлеккә ия булган яһүд диненең күренекле бер сектасы. Алар фарисейларның күп кенә гореф-гадәтләрен һәм ышануларын кире каккан һәм терелүгә, шулай ук фәрештәләрнең барлыгына ышанмаган. Алар Гайсәгә каршылык күрсәткән (Мт 16:1; Рс 23:8).

  • Сакчы.

    Кешеләрне я милекне гадәттә төнлә берәр зыяннан саклау өчен билгеләнгән һәм берәр куркыныч янаганда каравыл сала алган кеше. Сакчылар, шәһәргә якынлашучыларны күзәтү өчен, еш кына шәһәр стеналарында һәм манараларында торган. Сакчы шулай ук каравылчы дип тә атала. Һәлакәтнең килүе турында кисәтүче пәйгамбәрләр күчмә мәгънәдә Исраил халкы сакчылары дип аталган (2Пат 9:20; Йз 3:17).

  • Самария.

    Якынча 200 ел дәвамында ун кабиләдән торган төньяк Исраил патшалыгының башкаласы булган шәһәр, шулай ук шул патшалык территориясенең исеме. Шәһәр Самария дип аталган тауда төзелгән булган. Гайсә көннәрендә Самария төньяктагы Гәлиләя белән көньяктагы Яһүдия арасында урнашкан бер өлкә булган. Гадәттә, Гайсә бу өлкәдә вәгазьләмәгән, әмма кайвакыт аның аша үткәндә андагы кешеләр белән сөйләшкән. Петер үзенең символик Патшалык ачкычларының икенчесен самариялеләргә изге рух иңгәч кулланган (1Пат 16:24; Ях 4:7; Рс 8:14). Ә10 кушымт. к.

  • Самариялеләр.

    Башта бу сүз ун кабиләдән торган төньяк патшалыкта яшәгән исраиллеләргә карата кулланылган. Әмма соңрак б. э. к. 740 елда Ассирия Самарияне яулап алгач, ассириялеләр шунда китергән чит ил кешеләре дә самариялеләр дип атала башлаган. Гайсә көннәрендә бу сүз гадәттә милли я сәяси мәгънәдә түгел, ә борынгы Шехем белән Самария тирәсендә яшәгән дини секта тарафдарларына карата дини мәгънәдә кулланылган. Бу секта тарафдарларының ышанулары яһүд динен тоткан кешеләрнекеннән бик нык аерылып торган (Ях 8:48).

  • Саранча.

    Өер-өер итеп күчеп йөри торган чикерткә сыман бөҗәкләр. Муса кануны буенча аларны ашау тыелмаган. Юлларында очраган һәрнәрсәне ашап, зур һәлакәт китергән саранча өерләре бәла дип саналган (Чг 10:14; Мт 3:4).

  • Сата.

    Сибелмә әйберләрне үлчәү берәмлеге. Батның як. сыйдырышлыгы нигезендә аның күләме 7,33 л булган дип әйтеп була (2Пат 7:1). Ә14 кушымт. к.

  • Сатрап.

    Бабыл һәм Фарсы империяләрендәге наместник, ягъни өлкә идарәчесе. Сатраплар патша тарафыннан билгеләнгән баш җитәкчеләр булган (Ез 8:36; Дн 6:1).

  • Саф.

    Изге Язмаларда бу сүзләр физик чисталыкка гына түгел, ә әхлакый яки рухи яктан саф, тапсыз хәлдә булуга я нәҗесли, боза алган нәрсәләрдән арынуга кагыла. Муса канунында бу церемониаль яктан чиста булуны аңлата (Лв 10:10; Зб 51:7; Мт 8:2; 1Кр 6:11).

  • Секта.

    Берәр тәгълиматка я җитәкчегә ияреп үз ышанулары буенча яшәүче кешеләр төркеме. Бу сүз яһүд диненең ике төп агымына — фарисейлар белән саддукейларга карата кулланылган. Мәсихчеләр динен тотмаган кешеләр мәсихчеләрне дә, күрәсең, яһүд динен калдырганнары өчен, «секта» я «насаралылар сектасы» дип атаган. Соңрак мәсихчеләр динендә дә секталар барлыкка килгән. Мәсәлән, Ачылыш китабында «Никәләс тарафдарлары» (сектасы) искә алына (Рс 5:17; 15:5; 24:5; 28:22; Ач 2:6; 2Пт 2:1).

  • Села.

    Зәбур һәм Хабакук китапларында очрый торган, музыкада һәм декламациядә кулланылган техник төшенчә. Ул җыр я көй вакытында, я икесендә дә ясалган паузага карарга мөмкин. Андый пауза, күрәсең, кеше үз эченнән уйлана алсын өчен я әле генә белдерелгән хис-тойгыларның ассызыклануы өчен ясалган. Грек Септуагинтасында бу сүз диа́псалма дип тәрҗемә ителгән, һәм ул «музыкаль интерлюдияне» аңлата (Зб 3:4; Хб 3:3).

  • Селкетү бүләге.

    Селкетү хәрәкәтләре ясап китерелгән бүләк. Селкетү бүләге китерелгәндә рухани, күрәсең, үз кулларын корбанны тотып торган кешенең куллары астына куеп, аларны тегендә-монда селкеткән я рухани бүләкне үзе селкеткән. Шулай эшләү корбан Йәһвәгә бүләк итеп бирелә икәнлеген күрсәткән (Лв 7:30).

  • Серафимнар.

    Күкләрдә Йәһвәнең тәхете тирәли торган рухи затлар. Серафи́м дигән еврей сүзе сүзгә-сүз «янып торучылар» дигәнне аңлата (Иш 6:2, 6).

  • Сиван.

    Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң еврейләрнең изге календарь елының 3 нче аена һәм дөньяви календарь елының 9 нчы аена бирелгән исем. Бу ай май уртасыннан алып июнь уртасына кадәр сузылган (Әс 8:9). Ә15 кушымт. к.

  • Сикомор.

    Җимешләре инҗир агачына, яфраклары тут агачына охшаш агач. Инҗирдән аермалы буларак, ул мәңге яшел агач. Аның җиешләре тәлгәш-тәлгәш үсә һәм инҗирнеке белән чагыштырганда ваграк һәм ул кадәр тәмле түгел.

  • Синагога.

    Бу сүзнең мәгъ. — «бергә җыелу; җыелыш». Әмма күпчелек шигырьләрдә бу сүз яһүдләр Язмаларны уку, үгет-нәсыйхәт алу, вәгазьләү һәм дога кылу өчен җыелган урынны я бинаны аңлата. Гайсә көннәрендә Исраилнең һәр шәһәрендә диярлек берәр синагога булган, ә зуррак шәһәрләрдә хәтта берничә (Лк 4:16; Рс 13:14, 15).

  • Сион; Сион тавы.

    Иерусалимның көньяк-көнчыгыш калкулыгында урнашкан, йәвүслеләрнең Йәвүс дип аталган ныгытылган шәһәре. Давыт аны яулап алгач, ул анда үзенә патша йорты төзегән, һәм аны «Давыт Шәһәре» дип атаганнар (2Иш 5:7, 9). Давыт анда килешү сандыгын китергәч, Сион тавы Йәһвә өчен аеруча изге булып киткән. Соңрак бу исем Мориа тавында урнашкан гыйбадәтханәгә, ә кайвакыт бөтен Иерусалим шәһәренә караган. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз еш кына символик мәгънәдә кулланыла (Зб 2:6; 1Пт 2:6; Ач 14:1).

  • Сирт.

    Ливия (Төньяк Африка) яры буендагы ике зур, әмма сай булган култык. Су күтәрелү һәм чигенү вакытында су астындагы комнар даими рәвештә бер урыннан икенче урынга күчкәнгә, борынгы диңгез сәяхәтчеләре аларны читләтеп үткән (Рс 27:17). Ә13 кушымт. к.

  • Систр.

    Тоткалы, кечкенә металл овал кысалы борынгы бәрмә уен коралы. Аны селкеткәндә, ул яңгыравыклы тавыш чыгара.

  • Скипетр.

    Идарәченең патша хакимлеге билгесе булган жезлы я махсус таягы (Яр 49:10; Ев 1:8).

  • Соңгы көннәр.

    Бу һәм моңа охшаш, мәсәлән, «ахыргы вакыт» кебек сүзтезмәләр Изге Язмалардагы пәйгамбәрлекләрдә тарихи вакыйгаларның иң югары ноктасына җитәчәк вакыты турында әйтелгәндә кулланыла (Йз 38:16; Дн 10:14; Рс 2:17). Пәйгамбәрлеккә карап бу я берничә, я күп еллык вакыт аралыгы булырга мөмкин. Изге Язмаларда искә алынган «соңгы көннәрнең» иң күренеклесе — Гайсәнең килү чорындагы бу дөнья төзелешенең «соңгы көннәре» (2Тм 3:1; Яг 5:3; 2Пт 3:3).

  • Сөләйман колоннадасы.

    Гайсә көннәрендәге гыйбадәтханәнең тышкы ишегалдының көнчыгыш ягында урнашкан түбәле галерея. Күпләр аны Сөләйман гыйбадәтханәсеннән калган корылма дип санаган. Гайсәнең анда кыш көнне булганы һәм беренче мәсихчеләрнең гыйбадәт кылу өчен шунда очрашканы билгеле (Ях 10:22, 23; Рс 5:12). Ә11 кушымт. к.

  • Сөннәтләү.

    Ирлек әгъзасының очын каплап торган тирене кисеп алу. Бу йоланы үтәү Ибраһим һәм аның токымнары өчен мәҗбүри булган, әмма мәсихчеләр өчен таләп түгел. Бу сүз шулай ук кайбер контекстларда күчмә мәгънәдә кулланыла (Яр 17:10; 1Кр 7:19; Фп 3:3).

  • Сөрген.

    к. Әсирлек

  • Спиритизм.

    Хорафатлар буенча, үлгән кешеләрнең рухлары яшәүләрен дәвам итә икәненә һәм алар белән, гадәттә йогынтыларына аеруча сизгер булган бүтән кеше (медиум) аша бәйләнешкә керү мөмкинлегенә ышану. «Спиритизм белән шөгыльләнү» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе фармаки́а сүзгә-сүз «наркотиклар куллану» дигәнне аңлата. Борынгы заманнарда спиритизм белән шөгыльләнүчеләр җеннәрдән көч бирүләрен сораганда наркотиклар кулланганга күрә, бу сүз спиритизм белән бәйле булып киткән (Гл 5:20; Ач 21:8).

  • Стоиклар.

    Грек фәлсәфәчеләре мәктәбе. Алар аң-зиһенне кулланып һәм табигать гармониясе буенча яшәп кенә бәхеткә ирешеп була дип ышанганнар. Аларның фикеренчә, чын мәгънәдә зирәк кеше газапларга да, күңел ачуларга да ваемсыз (Рс 17:18).

  • Суга чумдырылу.

    Грек сүзе «суга батырып, чумдырып алуны» аңлата. Гайсә әйткәнчә, аның шәкертләре суга чумдырылу үтәргә тиеш. Изге Язмаларда шулай ук Яхъяның суга чумдырылу үткәргәне, изге рухка чумдырылу һәм утка чумдырылу турында әйтелә (Мт 3:11, 16; 28:19; Ях 3:23; 1Пт 3:21).

  • Сурия; суриялеләр.

    к. Арам; арамлылыр

  • Сыену шәһәрләре.

    Левилеләрнең шәһәрләре. Анда берәрсен ялгыш үтергән кеше, кан өчен үч алучыдан качып, сыену таба алган. Йәһвәнең җитәкчелеге буенча, алты шундый шәһәрне Муса, ә соңрак Йошуа Вәгъдә ителгән җир буйлап билгеләгән булган. Сыену шәһәренә килеп җиткәч, качкын үз эше турында шәһәр капкалары янында өлкәннәргә сөйләп биргән, һәм аны ачык йөз белән кабул иткәннәр. Белә торып кеше үтерүчеләр андый чарадан файдалана алмасыннар өчен, сыену эзләгән кеше җинаять кылынган шәһәрнең суды алдына килеп басарга һәм үзенең гаепсез булуын исбатларга тиеш булган. Кеше гаепсез дип табылганда, аны кире сыену шәһәренә алып барганнар, һәм ул анда үз үлеме я баш руханиның үлеменә кадәр калырга тиеш булган (Сн 35:6, 11—15, 22—29; Йш 20:2—8).

Т

  • Талант.

    Еврейләрнең иң зур авырлык үлчәү һәм акча берәмлеге. Аның авырлыгы 34,2 кг. Грек талантының авырлыгы кимрәк — як. 20,4 кг (1Ел 22:14; Мт 18:24). Ә14 кушымт. к.

  • Таң йолдызы.

    Кояш чыгар алдыннан офыкта, көнчыгышта күренеп ала торган соңгы йолдыз. Шулай итеп ул яңа көннең тууын алдан хәбәр итә (Ач 22:16; 2Пт 1:19).

  • Тартар.

    Мәсихче Грек Язмаларында искә алынган, тоткынлыктагы хәлгә охшаш, кимсетелгән халәт. Нух көннәрендә тыңламаучан булып киткән фәрештәләр нәкъ шундый халәттә кала бирә. 2 Петер 2:4 тә кулланылган тартаро́о («Тартарга ташлау») фигыле «гөнаһ кылган фәрештәләр» мәҗүсиләрнең мифологик Тартарга (ягъни кече илаһлар өчен билгеләнгән җир астындагы зинданга һәм караңгы урынга) ташланган дигәнне аңлатмый. Бу сүз, беренчедән, Аллаһының шул фәрештәләрне күктәге дәрәҗәле урыннарыннан төшергәнен һәм, икенчедән, аларның акылларын дөм караңгылык басканга, алар Аның якты ниятләрен аңлый алмаганын күрсәтә. Изге Язмалардан күренгәнчә, караңгылык шулай ук алар һәм җитәкчеләре Шайтан Иблис мәңгегә юк ителәчәк икәнен аңлата. Шулай итеп, Тартар фетнәчел фәрештәләрнең түбән һәм кимсетелгән халәтләрен сурәтли. Тартар һәм Ачылыш 20:1—3 тә әйтелгән «упкын» бу төрле нәрсәләр.

  • Таршиш кораблары.

    Борынгы Таршишка (хәзерге Испаниягә) сәяхәт иткән корабларның атамасы. Тора-бара бу төшенчә, күрәсең, озын юл йөрүгә исәпләнгән зур корабларга карата кулланыла башлаган. Сөләйман һәм Йәһшәфәт андый корабларны сәүдә эшендә кулланган (1Пат 9:26; 10:22; 22:48).

  • Татулаштыру.

    к. Йолу

  • Татулык корбаны.

    Йәһвәгә татулашу үтенече буларак китерелгән корбан. Гыйбадәтче, аның гаиләсе, шулай ук малны чалган рухани һәм шундагы башка руханилар шул корбанның итен ашаганнар. Йәһвә яндырылган майның хуш исен кабул иткән дип әйтеп була. Кан, тормыш символы буларак, шулай ук аңа бирелгән. Корбан итен ашаганда, руханилар һәм гыйбадәтчеләр әйтерсең лә Йәһвә белән бергә бер табын янында утырган, һәм бу алар арасында тату мөнәсәбәт булуын күрсәткән (Лв 7:29, 32; Кн 27:7).

  • Тәвә кошы.

    Кошлар арасындагы иң зур кош. Аның буе 2 м дан артык, авырлыгы 140 кг булырга мөмкин. Ул зур күзле, кечкенә башлы, муенының озынлыгы 1 м чамасы.

  • Тәкъвалык.

    Изге Язмалар буенча Аллаһының яхшылык белән яманлык нормаларына туры килү. «Тәкъвалык» сүзе шулай ук еш кына хөкемче я хөкем турында сүз барганда кулланыла, һәм шулай итеп ул хокукый төсмергә ия була (шуңа күрә төп нөсхәдәге сүзләр «гадел» я «гаделлек» дип тә тәрҗемә ителгән). «Тәкъва» кеше үзен кеше күзлегеннән дөрес тотучы гына түгел, ул Аллаһының ихтыярына, аның әмерләренә буйсынып яшәүче (Яр 15:6; Кн 6:25; Гс 11:4; Сф 2:3; Мт 6:33).

  • Тәммуз (I).

    Ялган илаһ исеме. Мөртәтлеккә баткан еврей хатын-кызлары Иерусалимда аның турында кайгырып елаган булган. Кайберәүләрнең фаразынча, Тәммуз башта патша булган, ә аннары үлеменнән соң аны аллалаштыра башлаганнар. Шумерларның язмаларында Тәммуз Думузи дип атала һәм уңдырышлылык алиһәсе Инаннаның (Бабыл алиһәсе Иштарның) ире я сөеклесе булган дип әйтелә (Йз 8:14).

  • Тәммуз (II).

    Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң еврейләрнең изге календарь елының 4 нче аена һәм дөньяви календарь елының 10 нчы аена бирелгән исем. Бу ай июнь уртасыннан алып июль уртасына кадәр сузылган. Ә15 кушымт. к.

  • Тәүбә итү.

    Изге Язмалар контекстында берәрсенең элеккеге яшәү рәвешенә, моңарчы башкарган я башкармаган эшләренә чын күңелдән үкенеп, фикер-йөртүен үзгәртүе. Чын-чынлап тәүбә иткән кеше тормыш юлын үзгәртә (Мт 3:8; Рс 3:19; 2Пт 3:9).

  • Тебет.

    Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң еврейләрнең изге календарь елының 10 нчы аена һәм дөньяви календарь елының 4 нче аена бирелгән исем. Бу ай декабрь уртасыннан алып гыйнвар уртасына кадәр сузылган. Гадәттә аны «унынчы ай» дип кенә атаганнар (Әс 2:16). Ә15 кушымт. к.

  • Тегермән ташы.

    Бөртекле ашлыкларны он итеп тарттыру өчен ясалган түгәрәк таш. Ул шуңа охшаш икенче таш өстенә куелган. Аскы ташның үзәгенә чөй кертелгән һәм өске таш аңарда әйләнгән. Изге Язмалар язылган чорда күп кенә йортларда хатын-кызлар кул тегермәннәре кулланган. Гаиләнең көндәлек икмәге кул тегермәненә бәйле булганлыктан, Муса кануны буенча тегермәнне я аның өске ташын рәһен итеп алу тыелган. Моңа охшаш зуррак тегермәннәрне хайваннар тарткан (Кн 24:6; Мк 9:42).

  • Терелү.

    Үлем хәленнән кайту. Ана́стасис дигән грек сүзе сүзгә-сүз «күтәрелү; тору» дигәнне аңлата. Изге Язмаларда тугыз терелтелү очрагы китерелә, шул исәптән Йәһвә Аллаһының Гайсәне терелткәне турында да язылган. Ильяс, Илиша, Гайсә, Петер һәм Паул башкаларны терелткән булсалар да, бу могҗизалар Аллаһы көче ярдәмендә башкарылган. Аллаһының нияте буенча җир йөзендә «тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк» (Рс 24:15). Изге Язмаларда шулай ук Гайсәнең майланган кардәшләренә карата кулланылган һәм «беренче терелү» дип аталган күктәге терелтелү турында да әйтелә (Фп 3:11; Ач 20:5, 6; Ях 5:28, 29; 11:25).

  • Терсәк.

    Терсәктән алып урта бармак очына кадәрге арага як. тигез булган озынлык үлчәү берәмлеге. Исраиллеләр кулланган терсәк як. 44,5 см булган. Аларда шулай ук бер кул яссуына озынрак — як. 51,8 см озынлыктагы озын терсәк булган (Яр 6:15; Лк 12:25). Ә14 кушымт. к.

  • Тишри.

    к. Этаним (Ә15 кушымт. к.)

  • Тормыш агачы.

    Гадән бакчасындагы агач. Изге Язмаларда аның җимешләре яшәү бирү хасиятенә (сыйфатына) ия булган дип әйтелми. Бу агач Аллаһы аның җимешләрен кемгә ашарга рөхсәт итсә, шуңа мәңгелек тормыш бирәчәгенә гарантия булып торган (Яр 2:9; 3:22).

  • Төргәк.

    Гадәттә таякка чорналган һәм бер ягында язуы булган озын пергамент (язу өчен махсус эшкәртелгән хайван тиресе) я папирус кисәге. Изге Язмалар язылган чорда Язмалар төргәкләргә язылып барган һәм төргәкләргә күчереп язылган (Ир 36:4, 18, 23; Лк 4:17—20; 2Тм 4:13).

  • Төче икмәк.

    Ачыткы салмыйча әзерләнгән икмәк (Кн 16:3; Мк 14:12; 1Кр 5:8).

  • Төче икмәк бәйрәме.

    Исраиллеләрнең ел саен үткәрелә торган иң зур өч бәйрәмнәренең беренчесе. Ул 15 нче нисанда, Пасахтан соң икенче көнне башланып, җиде көн дәвам иткән. Бәйрәм вакытында төче икмәк кенә ашаганнар; бу аларга Мисырдан чыкканнарын исләренә төшергән (Чг 23:15; Мк 14:1).

  • Тугры мәхәббәт.

    Күпчелек очракларда «тугры мәхәббәт» дип тәрҗемә ителгән хе́сед дигән еврей сүзе бурычтан, намуслылыктан, тугрылыктан һәм бирелгәнлектән чыгып күрсәтелгән мәхәббәтне аңлата. Бу сүзтезмә еш кына Аллаһының кешеләргә карата күрсәткән мәхәббәтен тасвирлар өчен кулланыла. Ул шулай ук кешеләр арасында да күрсәтелә (Чг 34:6; Рт 3:10).

  • Турсык.

    Тулысынча хайван тиресеннән, мәсәлән, кәҗә я сарык тиресеннән ясалган һәм шәраб саклау өчен кулланылган күн савыт. Әчү процессы нәтиҗәсендә барлыкка килгән углекислый газ тәэсирендә күн савытлар кабарганга күрә, шәрабны яңа турсыкларга салганнар. Иске каты турсыклар исә эчке басым аркасында шартлаган (Йш 9:4; Мт 9:17).

  • Түшлек.

    Асылташлар белән бизәлгән кесә. Исраилнең баш рухание аны Изге урынга кергәндә үз йөрәге янында йөрткән. Аның эченә Йәһвәнең хөкемнәрен белер өчен кулланылган урим һәм туммим салынганга күрә, ул «хөкем итү түшлеге» дип аталган (Чг 28:15—30). Ә5 кушымт. к.

У

  • Ул; угыл.

    Изге Язмалар язылган чорда «ул» я «угыл» дигән сүзләр туры мәгънәдә генә түгел, ә еш кына киң мәгънәдә дә кулланылган. Бу сүз үги угылга (Чг 2:10), ир затындагы токымга (Мт 12:23), кияү я җизнигә карарга мөмкин (Лк 3:23). Кайчак «уллар» дигән сүз бөтен халыкны аңлата (Зб 148:14).

  • Уңыш бәйрәме.

    к. Илленче көн бәйрәме

  • Упкын.

    А́биссос дигән грек сүзе «гаять тирән» яки «төпсез, иксез-чиксез» дигән мәгънә йөртә. Мәсихче Грек Язмаларында бу сүз тоткынлык урынын я тоткынлыктагы хәлне сурәтли. Ул «кабер» дигән мәгънә дә йөртә, әмма моның белән генә чикләнми (Лк 8:31; Рм 10:7; Ач 20:3).

  • Ураза.

    Күпмедер вакытка һәртөрле ризыктан тыелу. Исраиллеләр Йолу көнендә, кайгы-хәсрәт вакытында һәм Аллаһы җитәкчелегенә мохтаҗ булганда ураза тоткан. Яһүдләр, үз тарихындагы бәлале вакыйгаларны искә төшерү өчен, елына дүрт тапкыр ураза тотуны гамәлгә керткән. Мәсихчеләрдән ураза тоту таләп ителми (Ез 8:21; Иш 58:6; Лк 18:12).

  • Урим һәм туммим.

    Баш рухани Аллаһының ихтыярын белер өчен кулланган әйберләр. Аларны җирәбә кебек кулланып, баш рухани халыкка кагылышлы мәсьәләләр буенча Йәһвәнең җавабын белә алган. Изге чатырга кергәндә баш рухани урим һәм туммимны түшлек эченә салган. Бабыллылар Иерусалимны җимергәч, урим һәм туммим бүтән кулланылмый башлаган (Чг 28:30; Нк 7:65).

  • Утлы күл.

    «Ут һәм күкерт белән янып торган» символик урын. Ул шулай ук «икенче үлемне» сурәтли. Тәүбә итмәүчеләр, Иблис һәм хәтта үлем белән Кабер (гр. га́дес) анда ташлана. Рухи затларга, шулай ук үлемгә һәм Кабергә ут зыян китерә алмаганга күрә, аларның шул күлдә булуы күлнең мәңгелек җәзалауның түгел, ә мәңгегә юк итүнең символы булуын күрсәтә (Ач 19:20; 20:14, 15; 21:8).

  • Ут савытлары.

    Изге чатырда һәм гыйбадәтханәдә фимиам яндыру, корбан мәзбәхеннән күмер алу һәм алтын шәмдәлдән янып беткән филтәләрне алу өчен кулланылган алтын, көмеш я бакыр савытлар. Алар шулай ук төтәсләвечләр дип тә аталган (Чг 37:23; 2Ел 26:19; Ев 9:4).

Ү

  • Үлчәү таягы.

    Гадәттә камыш таягы. Үлчәү таягының озынлыгы 6 терсәк булган. Гади терсәк белән үлчәгәндә үлчәү таягының озынлыгы — 2,67 м, ә озын терсәк белән үлчәгәндә 3,11 м булган (Йз 40:3, 5; Ач 11:1). Ә14 кушымт. к.

Ф

  • Фарисейлар.

    Б. э. I гасырында яһүд диненең күренекле бер сектасы. Алар руханилар токымыннан булмаган, шулай да Канунны бөтен нечкәлекләренә кадәр катгый рәвештә тоткан һәм гореф-гадәтләрне аның белән бер рәткә куйган (Мт 23:23). Алар грек культурасы тәэсиренә каршы торган һәм, Канун белән йолалар белгечләре буларак, халык арасында зур хакимлеккә ия булганнар (Мт 23:2—6). Кайберәүләре шулай ук Югары киңәшмә әгъзалары булган. Алар еш кына Гайсә белән Шимбә көнен тоту, гореф-гадәтләрне үтәү, гөнаһ кылучылар һәм салым җыючылар белән аралашу кебек нәрсәләр турында бәхәсләшкәннәр. Кайберәүләре, мәсәлән Тарс шәһәреннән булган Шаул, мәсихчеләр булып киткән (Мт 9:11; 12:14; Мк 7:5; Лк 6:2; Рс 26:5).

  • Фарсы; фарсылар.

    Еш кына мидиялеләр белән бергә искә алынган һәм, күрәсең, алар белән тугандаш халык; шул халык яшәгән ил. Үзләренең башлангыч тарихы дәверендә фарсылар Иран платосының көньяк-көнбатыш җирләрендә генә яшәгән. Бөек Кир җитәкчелеге астында (борынгы тарихчыларның язулары буенча аның әтисе — фарсы, ә әнисе мидияле булган) фарсылар мидиялеләрдән өстен булып киткән, шулай да алар бер империяне тәшкил иткән. Б. э. к. 539 елны Кир Бабыл империясен яулап алган һәм әсирлектәге яһүдләргә туган җирләренә кайтырга рөхсәт иткән. Фарсы империясенең җирләре көнчыгышта Инд елгасыннан алып көнбатышта Эгей диңгезенә кадәр урнашкан булган. Б. э. к. 331 елны Александр Македонский фарсыларны җиңгәнчегә кадәр яһүдләр Фарсы хакимлеге астында яшәгән. Даниял бер күренештә Фарсы империясен күргән, һәм бу империя Езра, Никами һәм Әсфирә китапларында искә алына (Ез 1:1; Дн 5:28). Ә9 кушымт. к.

  • Фахиш; фахишә.

    Никахтан тыш бигрәк тә акчага якынлык кылучы кеше (грек сүзе по́рне «сату» сүзенең тамырыннан килеп чыккан). Изге Язмаларда сүз ир кешеләр турында барганда — «фахиш» сүзе, ә хатын-кыз турында әйтелгәндә «фахишә» сүзе кулланыла. Мәҗүси халыкларда фахишләр һәм фахишәләр гыйбадәтханәләрдә табыш чыганагы булган булса да, Муса кануны буенча, фәхешлек кылу хөкем ителгән һәм фахишләр белән фахишәләргә түләнгән акчаны Йәһвәнең изге урынына иганә итеп китерү тыелган булган (Кн 23:17, 18; 1Пат 14:24). Изге Язмаларда бу сүз шулай ук күчмә мәгънәдә Аллаһыга гыйбадәт кылабыз диеп тә, потка табынуның берәр төрендә катнашкан кешеләргә, халыкларга я оешмаларга карата кулланыла. Мәсәлән, «Бөек Бабыл» дип аталган диннәр берләшмәсе, хакимлеккә һәм байлыкка ия булу максаты белән бу дөньяның идарәчеләренә якынлык күрсәткәнгә, Ачылыш китабында ул фахишә дип атала (Ач 17:1—5; 18:3; 1Ел 5:25).

  • Фәрештәләр.

    Еврей сүзе мала́х һәм грек сүзе а́нгелос сүзгә-сүз «хәбәрче» дигәнне аңлата, әмма рухи хәбәрче турында сүз барганда «фәрештә» дип тәрҗемә ителә (Яр 16:7; 32:3; Яг 2:25; Ач 22:8). Аллаһы фәрештәләрне — куәтле рухи затларны — кешеләрдән күпкә алдарак барлыкка китергән. Изге Язмаларда алар шулай ук «мириадлаган изге фәрештәләр», «Аллаһының уллары» һәм «таң йолдызлары» дип атала (Кн 33:2; Әп 1:6; 38:7). Аларга үрчү, үз ишен тудыру сәләте бирелмәгән, аларның һәрберсе аерым шәхес итеп барлыкка китерелгән. Аларның саны 100 миллионнан күпкә күбрәк (Дн 7:10). Изге Язмаларда язылганча, аларның үз исемнәре һәм үзгә сыйфатлары бар. Шулай да алар үзләренә гыйбадәт кылуны басынкылык белән кире кага, күбесе хәтта үз исемнәрен әйтергә теләми (Яр 32:29; Лк 1:26; Ач 22:8, 9). Фәрештәләрнең дәрәҗәләре һәм үтәгән вазифалары төрле. Мәсәлән, алар Йәһвәнең тәхете алдында хезмәт итә, аның хәбәрләрен җиткерә, Йәһвәнең җирдәге хезмәтчеләрен яклый, Аллаһының хөкем карарларын үти һәм яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә булышлык күрсәтә (2Пат 19:35; Зб 34:7; Лк 1:30, 31; Ач 5:11; 14:6). Киләчәктә алар Армагеддон сугышында Гайсәгә ярдәм итәчәк (Ач 19:14, 15).

  • Фәхешлек.

    Грекча порне́йа. Бу бөтен законсыз җенси мөнәсәбәтләрне сурәтләгән гомуми сүз. Ул зина кылуны, фахишәлек (хатын-кызлар турында), фахишлек (ир-атлар турында), никахта булмаган кешеләр арасындагы җенси якынлык, гомосексуализм һәм хайваннар белән якынлык кылуны үз эченә ала. Ул күчмә мәгънәдә Ачылыш китабында «Бөек Бабыл» дип аталган дини фахишә турында әйтелгәндә кулланыла. Анда аның хакимлеккә һәм байлыкка ия булу максатыннан бу дөньяның идарәчеләренә якынлык күрсәтүе турында әйтелә (Ач 14:8; 17:2; 18:3; Мт 5:32; Рс 15:29; Гл 5:19). к. Фахиш; фахишә

  • Филисти; филистилеләр.

    Исраилнең көньяк ярындагы җир Филисти дип аталган. Криттан күчеп, шунда төпләнгән халык филистилеләр дип аталган. Давыт аларны буйсындырган булса да, алар бәйсез булып калган һәм Исраилнең мәңгелек дошманнары булып киткән (Чг 13:17; 1Иш 17:4; Ам 9:7). Ә4 кушымт. к.

  • Фил сөяге.

    Филнең саргылт-ак төстәге озын казык тешләреннән гыйбарәт кыйммәтле материал. Изге Язмаларда бу сүзтезмә шулай ук бегемот, морж кебек хайваннарның казык тешләренә дә карарга мөмкин (1Пат 10:18; Ам 3:15; Ач 18:12).

  • Филтә кискечләре.

    Изге чатырда я гыйбадәтханәдә кулланылган кайчыга охшаш алтын я бакыр кораллар (2Пат 25:14).

  • Фимиам.

    Төрле хуш исле сумалалардан һәм бәлзәмнәрдән торган әкрен янып, хуш ис чыгара торган катнашма. Изге чатырда һәм гыйбадәтханәдә кулланылган махсус фимиам дүрт матдәдән торган. Гадәттә аны иртә һәм кич Изге урында фимиам мәзбәхендә, ә Йолу көнендә Иң изге бүлмәдә яндырганнар. Фимиам Аллаһының тугры хезмәтчеләренең күңелгә хуш булган догаларының символы булып торган. Аны куллану мәсихчеләрдән таләп ителми (Чг 30:34, 35; Лв 16:13; Ач 5:8).

  • Фиргавен.

    Мисыр патшаларының титулы. Изге Язмаларда биш фиргавеннең исеме искә алына (Шушак, Со, Тирхак, Нехо һәм Хофра), әмма башкаларның, шул исәптән Ибраһим, Муса һәм Йосыф белән аралашкан фиргавеннәрнең, исемнәре китерелми (Чг 15:4; Рм 9:17).

Х

  • Хак Аллаһы.

    Еврей телендә билгелелек артикле (ха) белән язылган Эл һәм Элохи́м («Аллаһы») сүзләренең тәрҗемәсе. Еврей телендә бу артикльнең андый кулланылышы Йәһвәнең, ялган илаһлардан аермалы буларак, бердәнбер хак Аллаһы булуын күрсәтә. Андый контекстларда «хак Аллаһы» дигән тәрҗемә еврей сүзләренең тулы мәгънәсен белдерә (Яр 46:3; Кн 4:35; 2Иш 22:31).

  • Хакимнәр.

    Үз халкын коткару өчен Исраил патшалары чорына кадәр Йәһвә тарафыннан куелган ир-атлар (Хк 2:16).

  • Хәбәшстан.

    Мисырның көньягындагы борынгы дәүләт. Аның территориясенә бүгенге Мисырның иң көньяк җирләре һәм бүгенге Судан иленең төньяк җирләренең яртысы кергән. Бу сүз белән кайчак еврей телендәге «Куш» сүзе тәрҗемә ителгән (Әс 1:1).

  • Хәер.

    Мохтаҗ кешегә ярдәм итү максаты белән бирелгән бүләк. Еврей Язмаларында хәер бирү хакында турыдан-туры әйтелмәсә дә, Канунда исраиллеләрнең ярлыларга карата бурычлары турында конкрет күрсәтмәләр язылган булган (Мт 6:2).

  • Хәрәм агасы.

    Туры мәгънәдә печелгән ир-ат. Андый ир-атлар еш кына патша сараенда патшабикә белән җарияләргә хезмәт иткән һәм алар турында кайгырткан (Әс 2:15).

  • Хәтер төрбәсе.

    Үлгән кешеләрнең гәүдәләрен салу өчен урын. Бу сүзтезмә грек телендә «искә төшерү» дигән фигыльдән килеп чыккан мнеме́йон сүзенең тәрҗемәсе булып тора һәм үлгән кешене бүтәннәр һәм Аллаһы истә тота икәнлеген күрсәтә (Ях 5:28, 29).

  • Хезмәттәш ярдәмче.

    Еш кына «хезмәтче» дип тәрҗемә ителгән диа́конос дигән грек сүзенең тәрҗемәсе. «Хезмәттәш ярдәмче» җыелыштагы өлкәннәр советына ярдәм итә. Бу хезмәткә яраклы булыр өчен, ул Изге Язмаларда язылган таләпләргә туры килергә тиеш (1Тм 3:8—10, 12).

  • Хиггайон.

    Техник музыкаль термин. Зәбур 9:16 да бу сүз арфада башкарылган тантаналы, түбән тонлы интерлюдияне яки уйландыручы тантаналы паузаны белдерергә мөмкин.

  • Хин.

    3,67 л күләмендә булган сыеклык үлчәү берәмлеге һәм шул сыйдырышлыктагы савыт (Чг 29:40). Ә14 кушымт. к.

  • Хомер.

    Сибелмә әйберләрне үлчәү берәмлеге. Батның як. сыйдырышлыгы нигезендә аның күләме, корныкы сыман, 220 л булган дип әйтеп була (Лв 27:16). Ә14 кушымт. к.

  • Хореб; Хореб тавы.

    Синай тавы тирәсендәге таулы җир. Бүтәнчә Синай тавы дип атала (Чг 3:1; Кн 5:2). Ә3 кушымт. к.

  • Хөкем итү урыны.

    Гадәттә күтәребрәк эшләнгән киртләчле ачык майдан. Шунда утырып, башлыклар халыкка мөрәҗәгать иткәннәр һәм үз карарларын игълан иткәннәр. «Аллаһының хөкем итү урыны» һәм «Мәсихнең хөкем итү урыны» дигән төшенчәләр Йәһвә кешеләрне хөкем итү өчен кулланган чараларның символы булып тора (Рм 14:10; 2Кр 5:10; Ях 19:13).

  • Хөкем көне.

    Аллаһы аерым төркемнәрне, милләтләрне яки гомумән алганда кешелекне җавапка тартачак махсус көн яки вакыт аралыгы. Бу көн үлемгә лаеклы дип хөкем ителгәннәр өчен юк ителү вакыты, ә кайберәүләр өчен коткарылу биргән һәм мәңгелек тормышка юл ачкан вакыт булачак. Гайсә Мәсих һәм аның рәсүлләре киләчәк «Хөкем көне» турында әйткәндә, тереләрне генә түгел, ә үлеләрне дә күздә тоткан (Мт 12:36).

  • Хөкемнәр.

    Хакимлеккә ия булган затның чыгарылган хөкем карарлары. Йәһвә Аллаһы, Хөкемче һәм Патша буларак, Исраил халкына күпкырлы, күптөрле кануннар биргән. Аның шул кануннар нигезендә чыгарылган хөкемнәре аерым кешеләргә кагылышлы мәсьәләләрне, шулай ук илнең эчке һәм тышкы тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә җитәкчелек булып торган (Чг 24:3; 1Пат 3:28).

  • Хуҗабызның кичке ашы.

    Мәсих тәненең һәм канының символлары буларак кулланылган икмәк белән шәрабтан гыйбарәт кичке аш. Ул шулай ук Гайсә үлемен искә алу кичәсе дип тә атала. Изге Язмаларда мәсихчеләрдән аны үткәрү таләп ителгәнгә күрә, аны шулай ук Искә алу кичәсе дип атау да дөрес булыр (1Кр 11:20, 23—26).

Һ

  • Һарун уллары.

    Леви оныгы Һарунның токымнары. Муса кануны гамәлгә кертелгәч, Һарун беренче баш рухани итеп сайланган. Һарун уллары (токымнары) изге чатырда һәм гыйбадәтханәдә рухани вазифаларын башкарган (1Ел 23:28).

  • Һируд (Ирод).

    Рим тарафыннан яһүдләр өстеннән куелган идарәчеләр династиясе исеме. Беренчесе Бөек Һируд булган. Ул Иерусалимда гыйбадәтханә торгызуы һәм Гайсәне һәлак итәр өчен кечкенә балаларны үтерергә боерык чыгаруы белән билгеле булган (Мт 2:16; Лк 1:5). Бөек Һирудның уллары Һируд Архелай һәм Һируд Антипа аталары идарә иткән җирнең кайбер өлкәләре өстеннән билгеләнгән булган (Мт 2:22). Антипа тетрарх булган, халыкта патша дип аталган. Ул Гайсә Мәсихнең өч ярым еллык хезмәте дәвамында идарә иткән, һәм идарәсе Рәсүлләр 12 нче бүлектә сурәтләнгән вакыйгаларга кадәр дәвам иткән (Мк 6:14—17; Лк 3:1, 19, 20; 13:31, 32; 23:6—15; Рс 4:27; 13:1). Аннары Һируд Әгрип I — Бөек Һирудның оныгы — бераз идарә иткәннән соң, Аллаһы фәрештәсе аны җәзалап үтергән (Рс 12:1—6, 18—23). Шуннан соң аның улы Һируд Әгрип II идарәче булып киткән һәм яһүдләр Римга каршы фетнә күтәргәнчегә кадәр идарә иткән (Рс 23:35; 25:13, 22—27; 26:1, 2, 19—32).

  • Һируд тарафдарлары.

    Шулай ук һирудлылар дип тә аталалар. Алар Рим хакимлеге астында идарә иткән Һирудларга сәяси яктан булышлык иткән милләтчеләр партиясе булган. Кайбер саддукейлар да, мөгаен, бу партиягә кергән. Һирудлылар фарисейлар белән берләшеп, Гайсәгә каршылык күрсәткән (Мк 3:6).

  • Һөдһөд.

    Күгәрчен зурлыгында, озын кәкрәебрәк торган безсыман томшыклы һәм кызгылт сары каурыйлы кош.

Ч

  • Чалма.

    Башка берничә кат урап кия торган тукымадан гыйбарәт баш киеме. Баш рухани алгы ягына зәңгәр бау белән беркетелгән алтын тасмалы җитен чалма киеп йөргән. Патшаның чалмасы таҗы астында булган. Әюп чалманы үзенең гаделлеге белән чагыштырып, бу сүзне символик мәгънәдә кулланган (Чг 28:36, 37; Әп 29:14; Йз 21:26).

  • Чаршау.

    Матур итеп тукып ясалган һәм керубимнәр сурәтләре чигелгән тукыма. Ул изге чатырда һәм гыйбадәтханәдә Изге урынны Иң изге урыннан аерып торган (Чг 26:31; 2Ел 3:14; Мт 27:51; Ев 9:3). Ә5 кушымт. к.

  • Челән.

    Озын муенлы һәм озын, гаять нечкә аяклы ләкләккә охшаш кош. Баткаклы, сазлыклы җирләрдә, елга һәм күл буйларында яшәүче саз кошы.

  • Чиста.

    к. Саф

  • Чүл.

    Изге Язмаларда «чүл» дигән сүз комлы чүлне генә түгел, ә шулай ук кеше яшәмәгән, буш, еш кына ташлы һәм сусыз, хәтта көтүлекләре була алган җирне аңлатырга мөмкин (Ир 23:10; Мк 1:4).

  • Чүлмәкче.

    Балчыктан чүлмәкләр, савыт-саба һәм бүтән савытлар ясаучы оста. «Чүлмәкче» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзе сүзгә-сүз «формалаштыручы» дигәнне аңлата. Чүлмәкченең балчык белән эш итүе еш кына Йәһвәнең аерым кешеләр һәм халыклар өстеннән булган хакимлеген күрсәтер өчен кулланыла (Иш 64:8; Рм 9:21).

  • Чүпрә.

    к. Ачыткы

Ш

  • Шайтан.

    Еврей сүзе «дошман» дигәнне аңлата. Төп нөсхә язылган телләрдә билгелелек артикле торганда, бу сүз Шайтан Иблискә — Аллаһының төп дошманына карата кулланыла (Әп 1:6; Мт 4:10; Ач 12:9).

  • Шаһитлек.

    Бу сүз, гадәттә, Мусага бирелгән ике таш тактага язылган Ун әмергә карый (Чг 31:18).

  • Шаһитлек сандыгы.

    к. Килешү сандыгы

  • Шәкыл.

    Еврейләрнең төп авырлык үлчәү һәм акча берәмлеге. Аның авырлыгы — 11,4 г. «Изге урынның шәкыле» дигән сүзтезмә, бәлки, авырлыкның төгәл булырга тиешлегенә я аның чатырда сакланган стандарт авырлыкка тиң булырга тиешлегенә басым ясар өчен кулланылган. Кулланышта шулай ук, күрәсең, гади шәкылдән аерылып торган патша шәкыле, ягъни патша сараендагы стандарт үлчәм берәмлеге дә булган (Чг 30:13).

  • Шәраб бүләге.

    Мәзбәхкә түгелгән һәм күпчелек башка бүләкләр, корбаннар белән бергә китерелгән бүләк. Паул бу сүзтезмәне имандашлары хакына үзен жәлләмичә хезмәт итәргә әзер булуы турында әйткәндә күчмә мәгънәдә кулланган (Сн 15:5, 7; Фп 2:17).

  • Шәрабчы.

    Патша сараенда хезмәт иткән кеше. Ул патшага шәраб һәм башка эчемлекләр бирү өчен җаваплы булган (Яр 40:1, 2, 11; Нк 1:11; 2:1).

  • Шеминит.

    «Сигезенче» дигән мәгънә йөрткән музыкаль термин. Ул түбән музыкаль регистрны яисә музыкаль ладны белдерергә мөмкин. Уен коралларына килгәндә, бу сүз, күрәсең, көй музыкаль гамманың калын регистрында уйналган икәнен күрсәткән. Җырларга килгәндә, ул, күрәсең, түбән регистрда башкарылган музыкаль аккомпанементка караган һәм аларны шул рәвешчә башкарырга кирәк дигәнне аңлаткан (1Ел 15:21; Зб 6:башл.; 12:башл.).

  • Шеол.

    «Гадес» дигән грек сүзенә тиң еврей сүзе. Аны конкрет кешенең кабере түгел, ә кешеләрнең гомуми кабере икәнен күрсәтер өчен, ул зур хәрефтән язылып «Кабер» дип тәрҗемә ителә (Яр 37:35; Зб 16:10; Рс 2:31; шулай ук иск.).

  • Шибат.

    Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң еврейләрнең изге календарь елының 11 нче аена һәм дөньяви календарь елының 5 нче аена бирелгән исем. Бу ай гыйнвар уртасыннан алып февраль уртасына кадәр сузылган (Зк 1:7). Ә15 кушымт. к.

  • Шимбә.

    «Ял итү» дигән мәгънә йөрткән еврей сүзеннән килеп чыккан. Еврейләр атнасының җиденче көне (безнеңчә әйткәндә, җомга көненең кояш батуыннан шимбә көненең кояш батуына кадәр дәвам иткән). Ел дәвамында уздырылган бүтән бәйрәм көннәре, шулай ук һәр 7 нче һәм 50 нче ел Шимбә дип аталган. Шимбә көнне руханиларның изге урындагы хезмәтеннән башка бернинди эш тә башкарылырга тиеш булмаган. Шимбә елларында җир эшкәртелми калырга тиеш булган һәм еврейләр бер-берсенең бурычларын түләтмәгәннәр. Муса канунындагы Шимбә көненә кагылышлы күрсәтмәләр акыллы булган, әмма тора-бара дини җитәкчеләр өстәмә таләпләр куеп, бу канунны үтәүне Гайсә көннәрендә яшәгән кешеләр өчен авыр йөк иткән (Чг 20:8; Лв 25:4; Лк 13:14—16; Кл 2:16).

Ы

  • Ындыр; ындыр табагы.

    Ашлык сугу өчен ясалган такыр, тигез, түгәрәк мәйданлы урын. Гадәттә ул биеклектә, җиләс урында урнашкан (Рт 3:2; Мт 3:12). к. Ашлык сугу

Э

  • Эдом.

    Исхак улы Исауның икенче исеме. Исауның (Эдомның) токымнары Сәгыйр җирендә, Үле диңгез белән Акаба култыгы арасындагы таулы җирләрдә җирләшкән. Бу җир Эдом дип аталган (Яр 25:30; 36:8). Ә3 һәм Ә4 кушымт. к.

  • Эңгер-меңгер.

    (Сүзгә-сүз «ике кич арасы».) Кайбер галимнәрнең, шулай ук еврей караимнарының һәм самариялеләрнең фикеренчә, бу кояш батканнан алып караңгылык төшүгә кадәрге вакытка карый (Чг 12:6; Кн 16:6). Фарисейлар белән раввиннар (талмудчылар) исә беренче кич кояш байый башлаганда, ә икенче кич кояш баеганда булган дип уйлаган.

  • Эпикурчылар.

    Грек фәлсәфәчесе Эпикур (б. э. к. 341—270) тарафдарлары. Фәлсәфәләренең төп идеясе — кеше тормышының төп максаты ләззәт-хозур табудан гыйбарәт (Рс 17:18).

  • Эрбет.

    Эрбет агачлары, аеруча Ливан эрбетләре, Изге Язмалар язылган чорда киң билгеле булган һәм Изге Язмаларда еш кына Сөләйман гыйбадәтханәсенең төзелүе турында сүз барганда телгә алына. Тирән, нык тамырлы мәһабәт агач Ливан эрбете 37 м биеклеккә җитәргә мөмкин (Сн 24:6; 1Пат 6:9).

  • Этаним.

    Еврейләрнең изге календарь елының 7 нче ае һәм дөньяви календарь елының 1 нче ае исеме. Бу ай сентябрь уртасыннан алып октябрь уртасына кадәр сузылган. Бабыл тоткынлыгыннан соң бу ай тишри дип атала башлаган (1Пат 8:2). Ә15 кушымт. к.

Ю

  • Югары киңәшмә.

    Яһүдләрнең Иерусалимда урнашкан югары суды. Гайсә көннәрендә ул 71 әгъзадан: баш рухани, элекке баш руханилар, аларның гаиләләренең әгъзалары, өлкәннәр, канунчылар, шулай ук кабилә һәм нәсел башлыкларыннан торган (Мк 15:1; Рс 5:34; 23:1, 6).

  • Юл.

    Изге Язмаларда күчмә мәгънәдә кулланылган «юл» дигән сүз Йәһвә хуплаган я хупламаган эш итү рәвешен я тәртипне белдерә. Гайсә Мәсихнең шәкертләре булып киткән кешеләр «Юлның» тарафдарлары дип аталган. Бу аларның Гайсә Мәсихкә иман итеп һәм аның үрнәгенә ияреп яшәгәннәрен күрсәткән (Рс 19:9).

  • Юмарт игелек.

    Грек сүзе «күңелгә ятышлы, ягымлы» дигән төп фикерне белдерә. Бу сүз еш кына чын күңелдән, юмарт бирелгән бүләккә яки ихластан, юмарт бирүгә карый. Аллаһының юмарт игелеге турында сүз барганда Аллаһының юмартлыктан чыгып бирелгән бүләге, аның моның өчен бернәрсә дә көтмәве күздә тотыла. Шулай итеп, бу сүзтезмә Аллаһының мул итеп бирүен, кешеләргә карата күрсәткән юмарт мәхәббәтен һәм игелеген белдерә. Грек сүзе шулай ук «илтифат», «хуплау» һәм «юмарт бүләк» дип тә тәрҗемә ителгән. Андый игелек юмартлыктан чыгып кына бирелә, кеше аңа лаек була алмый (2Кр 6:1; Эф 1:7).

Я

  • Явыз.

    Аллаһыга һәм аның гадел нормаларына каршы торучы Шайтан Иблискә карата кулланыла (Мт 6:13; 1Ях 5:19).

  • Ягъкуб.

    Исхак белән Рабиганың улы. Соңрак Аллаһы аңа Исраил дигән исем кушты, һәм ул Исраил (шулай ук исраиллеләр, ә соңрак яһүдләр дип атала башлаган) халкының ыруг башлыгы булып киткән. Аңардан 12 угыл туган. Алардан барлыкка килгән токымнар — 12 кабилә Исраил халкын тәшкил иткән. Ягъкуб дигән исем Исраил халкына карата кулланылган (Яр 32:28; Мт 22:32).

  • Ядитун.

    Зәбур китабының 39, 62 һәм 77 нче мәдхияләрендә башлангыч сүзләрдә очрый торган, мәгънәсе билгеле булмаган төшенчә. Шушы башлангыч сүзләр, күрәсең, мәдхияне башкаруда күрсәтмә булып торган һәм, бәлки, стильне я уен коралын билгеләгән. Ядитун исемле бер левиле музыкант та булган. Шуңа күрә мәдхияне бу стильдә я уен коралында башкару Ядитун я аның уллары белән бәйле булырга мөмкин.

  • Язма(лар).

    Аллаһы Сүзенең изге китаплары. Бу сүз (баш хәрефтән язылышы) Мәсихче Грек Язмаларында гына очрый (Лк 24:27; 2Тм 3:16).

  • Яндыру корбаны.

    Аллаһы өчен мәзбәхтә тулаем яндырылган хайван корбаны. Гыйбадәтче хайванның (үгез, сарык тәкәсе, кәҗә тәкәсе, урман күгәрчене я күгәрчен баласының) бер өлешен дә үзендә калдырмаган (Чг 29:18; Лв 6:9).

  • Яңа ай көне.

    Еврейләр календареның һәр айның беренче көне. Ул көнне кешеләр бергә җыелып мәҗлес үткәргәннәр һәм махсус корбаннар китергәннәр. Соңрак бу көн мөһим милли бәйрәмгә әйләнгән, һәм ул көнне халык эштән тыелган (Сн 10:10; 2Ел 8:13; Кл 2:16).

  • Ясак.

    Берәр дәүләт я башлык бүтән дәүләткә я башлыкка буйсыну билгесе итеп түләгән салым (Ез 4:20). Бу сүз шулай ук җан башыннан алына торган салымны да аңлата (Нк 5:4; Рм 13:7).

  • Яхшылык белән яманлыкны таныту агачы.

    Аллаһының кешелек өчен «яхшылык» белән «яманлык» нормаларын урнаштырырга хокукы бар икәнен күрсәтүче символ булып торган Гадән бакчасындагы агач (Яр 2:9, 17).

  • Яхшы хәбәр.

    Мәсихче Грек Язмаларында Аллаһы Патшалыгы турында һәм Гайсә Мәсихкә иман итү аша килгән котылу турындагы яхшы хәбәр (Лк 4:18, 43; Рс 5:42; Ач 14:6).

  • Яһүд (I).

    Ягъкубның Лиядән туган дүртенче улы. Үләр алдыннан Ягъкуб үз ятагында Яһүднең токымыннан бөек һәм мәңге идарә итәчәк хаким чыгачак дип пәйгамбәрлек иткән. Гайсә җирдә Яһүд токымнарының берсе булып туган. Яһүдтән килеп чыккан кабилә, ә соңрак патшалык та Яһүд дип атала башлаган. Көньяк патшалык дип аталган Яһүд патшалыгы Исраилнең Яһүд белән Биньямин кабиләләреннән һәм руханилар белән левилеләрдән торган. Яһүд территориясе Исраил иленең көньяк өлешендә урнашкан, анда шулай ук Иерусалим һәм гыйбадәтханә булган (Яр 29:35; 49:10; 1Пат 4:20; Ев 7:14).

  • Яһүд (II).

    Ун кабиләдән торган Исраил патшалыгы юк ителгәннән соң шулай атала башлаган Яһүд кабиләсе кешесе (2Пат 16:6). Бабыл әсирлегеннән соң бу сүз Исраилгә кайткан төрле кабилә кешеләренә карата кулланыла башлаган (Ез 4:12). Соңрак бу сүзне исраиллеләрне башка халык кешеләреннән аерыр өчен кулланганнар (Әс 3:6). Мәсихче җыелышта кешенең кайсы милләттән булуы мөһим түгел икәнлеген күрсәткәндә рәсүл Паул бу сүзне шулай ук күчмә мәгънәдә кулланган (Рм 2:28, 29; Гл 3:28).

    Татар телендә басмалар (1993—2025)
    Чыгу
    Керү
    • татар
    • Уртаклашырга
    • Көйләүләр
    • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
    • Куллану шартлары
    • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
    • Куркынычсызлык көйләүләре
    • JW.ORG
    • Керү
    Уртаклашу