24 нче җыр
Үледән терелтү — Алланың яратучан чарасы
1. Кешене терелтү көтә —
Алла шәфкатендә,
Улын корбан итеп биреп,
ярату күрсәткән.
Башта «кечкенә көтүгә»
«тормыш таҗын» бирә.
Тугры алар, мең ел
күктә идарә итәрләр.
2. «Шулкадәр күп» шаһитләргә
Алла яшәү бирер.
Һәм «әйбәтрәк терелүгә»
аларда ирешер.
Өметләнә алабыз: кем
«башка сарыклардан»,
үлсәләрдә, уяначак
иртә каберләрдән.
3. Каберләрдә ятканнарны
Мәсих чакырачак.
Кадакланган юлбасар күк,
алар шат булачак.
Мең ел ахырында
сынау барысында көтә.
Алла фатиха бирәчәк,
кача кем Иблистән.
4. «Калдык», «башка сарыклар»,
кем туганын югалткан,
яңадан очрашырсыз дип,
сөйләгез аларга.
Яхшы эшләр башкарырга
Алла таләп итә.
Белегез: бүләгегезне
үлем алмый һичтә.