19 нчы җыр
Балалар — Алланың кадерле бүләге
1. Балалар — Алланың бүләге,
тәрбия аларга бик кирәк.
Аларны, көчленең угы күк,
яхшыга юнәлтәбез һәрчак.
Алар —Алладан;
чыбыкта куллан.
Яхшылык, ярату, наз белән
бирегез догалы нәсихәт.
2. Яшьләр хисләрен белер өчен,
сизгерлек күрсәтергә кирәк.
Сабый чактан тәрбия башлап,
Патшалык салыйк күңеленә.
Кем башлый иртә,
йөрәген таба.
Һичшиксез, Алла ярдәм бирә.
Ашырыйк аның Сүзен эшкә.
3. Көндәлек фикер алышуыбыз
балага ирек хисе бирә.
Эчкерсез аралашуыбыз безнең
чын дуслыкны үстерә.
Гаепләмәгез,
ә уйлашыгыз.
.Бу укларны төзәп яхшыга,
безгә дә кирәк саф булырга.
4. Безнең балалар — мирасыбыз,
әмма алар Аллаһыныкы.
Алар китерә җимешбезгә,
яхшыны яманнан аерып.
Әйбәт тәрбия
аларга кирәк.
Аллага ышанып тапшырыйк,
гаиләбез белән дан китерик.