Патшалык Залларын төзү хак гыйбадәт кылуны киңәйтә
1. Ни өчен Патшалык Залларын төзү хак гыйбадәт кылу белән тыгыз бәйле?
1 Борынгы вакытларда хак гыйбадәт кылу белән бәйле булган бар нәрсәләрне төзүдә катнашу, мәсәлән сандык, чатыр, гыйбадәтханәне төзү, Иерусалим стеналарын торгызу, Йәһвә хезмәтчеләренә изге хезмәттә катнашырга мөмкинлек биргән. Йәһвә төзүчеләрне рухландырган, аларга җитәкчелек биргән һәм тырышлыкларын фатихалаган. Бүгенге көндә Патшалык Заллары хак гыйбадәт кылу өчен төп урыннар, һәм аларны төзүдә катнашу — изге хезмәтебезнең мөһим өлеше. Һәр Патшалык Залында Аллаһының хезмәтчеләре һәм кызыксынучы кешеләр рухи яктан үсәләр, бер-берсен дәртләндерәләр, вәгазьләргә өйрәнәләр һәм яңа дөньяда яшәр өчен белем алалар (Мәд. 126:1; Мат. 28:19, 20). Һәрберебез бу мөһим эштә ничек катнаша ала? Өч мөмкинлекне карап чыгыйк: төзү эшендә ярдәм итү, материаль яктан ярдәм итү һәм Патшалык Залын карау.
2. Нинди ике сәбәп аркасында Патшалык Залларын төзү программасына ярдәм кирәк?
2 Ярдәм итәргә теләгән кешеләр кирәк. Россиядә соңгы елда ай саен якынча 13 җыелыш оештырылган һәм аларның саны һаман үсә бара. Шуңа күрә тагын якынча 400 Патшалык Залы төзер өчен ярдәм кирәк. Төзү һәм законлаштыру белән бәйле булган эшләргә өзлексез каршы килүләр һәм башка авырлыклар күп көч ала. Шуңа күрә ярдәм итәргә теләгән кардәшләр Патшалык Залларны төзүдә күптән катнашкан кардәшләргә булышыр (Ишаг. 6:8; Гәл. 6:2)
3. Төзү эшендә катнашуга ничек карарга кирәк һәм Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?
3 Патшалык Залын төзүдә катнашу — зур хөрмәт һәм мактауга лаек (1 Пат. 3:8; Мат. 4:20). Бер төзелеш күзәтчесе шатлык белән болай дип әйткән: «Бер шәһәрдә барлык җаваплы кардәшләр Патшалык Залын төзүдә катнашыр өчен отпуск алдылар». Төзүдә тәҗрибәле булган кардәшләрнең атнага бер яки берничә көн бу эшкә багышлаганнарын күрү шатландыра. Өлкәннәр башкаларны Патшалык Залларын төзүдә актив катнашырга дәртләндерә. Бу эштә катнашуыбыз һәм аңа төрлечә ярдәм итүебез рухи яктан җитлеккән булуыбызны күрсәтә. Без шуны беләбез: андый төзү эше Йәһвәне данлый һәм Гайсәнең шәкертләр булдырыгыз дигән йөкләмәсе белән тыгыз бәйле. Йәһвәгә изге хезмәтебезнең бу төрендә катнашыр өчен, син мөһим булмаган эшләрне калдырып һәрбер очрактан дөрес файдалана аласыңмы? (Них. 2:18; 4:6; Эфес. 5:15—17). (Таләпләр һәм кирәк булган белгечләр турында белер өчен km-U 04/2006 карагыз.)
4. Бу эштә катнашкан кардәшләр нинди фатихалар алалар?
4 Патшалык Залларын төзүдә катнашу безне шулай ук рухи яктан ныгыта, чөнки без кардәшләр белән бергә иңне иңгә терәп эшләргә өйрәнәбез, кыйммәтле мәсихче сыйфатларны үстерәбез, вакытыбызны һәм көчебезне яхшы максатка багышлыйбыз. Патшалык Залын төзү төркемендә 2 елдан күбрәк хезмәт иткән бер яшь абый кардәш болай дип әйтә: «Вакыт узса да, мин моңа борчылмыйм, чөнки бу вакытны Йәһвәгә багышлыйм һәм файдалы эштә үткәрәм». Төзү эшендә тәҗрибәләре булмаган күп кенә яшь мәсихчеләр Патшалык Залларын төзү төркемендә хезмәт иткән кардәшләр белән эшләп кыйммәтле тәҗрибә туплаганнар. Төзү төркемнәре белән бергә шатлыклы хезмәт итү күпләрне тулы вакытлы хезмәт башларга дәртләндергән.
5. Малыбыз белән Йәһвәне ничек данлый алабыз?
5 Материаль яктан ярдәм итү. Без барыбыз да бик мөһим эштә — малыбыз белән Йәһвәне данлау эшендә катнаша алабыз (Гыйб. сүз. 3:9). Сөләйман көннәрендә гыйбадәтханә төзү эшенә ирекле иганәләр биреп, халык бик шатланган (1 Пар. 29:9). Бүген хак гыйбадәт кылу өчен ирекле иганәләр биреп, без үзебез шатланабыз һәм Йәһвәне шатландырабыз (Рәс. 20:35).
6. Ирекле иганә итеп бирелгән акчаны сак итеп тотар өчен, без ничек акыллы эш итә алабыз?
6 Материаль яктан ярдәм итүгә шулай ук ризык әзерләү, төзү төркемендә булган кардәшләрнең киемнәрен юу, яшәр өчен урын бирү һәм башка эшләр керә. Патшалык Залларын төзүдә хезмәт иткән кардәшләр һәрвакыт күчеп йөриләр һәм бер урында тормыйлар. Шуңа күрә алар өчен яшәү урынын арендага алырга кирәк. Җыелыштагы кардәшләр кунакчыллык һәм ярату күрсәтеп, бу фидакарь хезмәтчеләргә үзләренең яшәү урыннарын тәкъдим итсәләр, ә үзләре төзелеш вакытында туганнарга яки дусларга күчеп торсалар, күп акча сакланып калачак. Патшалык Залы төзелгәч һәм төзү төркеме инде киткәч, кыйммәтле җиһазлар, мебель, кондиционерлар, кәнәфиләр һәм башка шундый әйберләр сатып алып урнаштырырга теләк туарга мөмкин. Андый үзгәрешләрне филиал рөхсәте белән генә эшләп була. Патшалык Залын гади килеш саклап, җыелышлар тыйнаклык күрсәтәчәкләр. «Барысы да тигезләнсә» һәм ирекле иганәләр башка җыелышлар өчен Патшалык Залларын төзү эшенә барса, күпкә яхшырак булыр. (2 Көринтлеләргә 8:14, 15 не укы.)
7. Кайберәүләр Патшалык Залын төзү эшендә ничек катнашканнар?
7 Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнгән бер ир кеше, аларның шәһәрләрендә Патшалык Залының төзелгәнен белгәч, ирекле иганә итеп төзелешкә 10 мең сум биргән һәм моның белән кардәшләрне гаҗәпләндергән. Бергә эшләгән берничә абый-кардәш аларның берсе Патшалык Залын төзүдә тулысынча катнашсын дип, аның өчен эшләргә хәл иткәннәр, ә ул үзенең эш хакын алып барган. Андый ярдәм аркасында бу абый-кардәш төзүдә башыннан ахырына кадәр катнаша алган. Бер шәһәрдә Патшалык Залын төзер өчен кардәшләргә 20 кубометр агач такта кирәк булган. Ирекле иганә итеп бирелгән акчаны сак тотар өчен, абый-кардәшләр бүрәнә сатып алырга һәм алардан үзләре такта ясарга булганнар. Бер оешма аларга арзан бәягә бүрәнәләр тәкъдим иткән. Алар шунда ук сатып алмаганнар, ә башка оешмалардагы бәяләрне белергә теләгәннәр. Моның ярдәмендә алар әзер такталарның бәясеннән җиде тапкыр арзанрак булган 35 кубометр бүрәнә сатып алганнар. Бу күбрәк вакыт һәм эш таләп итсә дә, абый-кардәшләрнең тапкырлыгы һәм тырышлыгы күп акчаны сакларга ярдәм иткән. Инвалид ирен караган һәм бик каты авырый торган бер апа-кардәш үзенең шәһәрендә Патшалык Залын төзүчеләргә ярдәм итәргә теләгән. Авырлыкларына карамастан, ул алар өчен ипи пешерергә булган. Төзүчеләр көн саен аның тәмле ипиен ашаганнар һәм бу апа-кардәшнең фидакарьлеген һәм яратуын искә алганнар.
8. Ни өчен күп җыелышлар кулланган Зал өчен күпме иганәләр бирә алалар икәне турында яңа резолюция кабул иткәннәр, һәм бу нәрсәне күрсәтә?
8 Россиядә үзләренең Патшалык Залларында мәсихче очрашуларны үткәргән күп җыелышлар бу Залларны бөтендөнья кардәшлегенең ирекле иганәләренә төзи алганнар. Шуңа күрә алар Зал белән кулланган өчен ай саен билгеле бер сумманы ирекле иганә итеп бирергә резолюция кабул иткәннәр. Ул вакыттан бирле аларның шартлары, бәлки, үзгәргәндер. Аларның экономик хәлләре яхшыргандыр, вәгазьчеләр саны күбәйгәндер яки бер Патшалык Залы белән күбрәк җыелыш кулланадыр. Яңа шартларын исәпкә алган һәм ай саен күбрәк ирекле иганә бирергә теләп, яңа резолюция кабул иткән җыелышлар бигрәк тә мактауга лаек. Шулай итеп алар үзләренең Патшалык Залы булмаган кардәшләргә ярату һәм кайгырту күрсәткән (Евр. 13:16).
9. а) Патшалык Залларын карау нинди эшләрне үз эченә ала? б) Ни өчен Патшалык Залларын карарга кирәк?
9 Патшалык Залын карау. Матур Патшалык Залын төзү — бу бер як кына, ул һәрвакыт матур булсын өчен, аны карарга да кирәк. Гадәттә, Патшалык Залын карау буенча җаваплы итеп өлкән яки хезмәттәш ярдәмче билгеләнә, ә бер Зал белән берничә җыелыш кулланса — файдалану буенча комитет. Бу абый-кардәшләр Залның чиста, яхшы хәлдә булуы һәм кирәкле әйберләр җитәрлек булсын өчен җаваплы. Залларны карауга шулай ук юридик документларны яңарту, хөкүмәткә һәм хезмәт күрсәткән оешмаларга мөрәҗәгать итү керә. Һәрберебез Патшалык Залындагы чисталыкны сакласа һәм җыештыруда яки ремонт булганда актив катнашып, Залны яхшы хәлдә тотарга ярдәм итсә, бу абый-кардәшләр бик рәхмәтле булыр. Бу хак гыйбадәт кылу өчен төп урыннар тәртиптә һәм гади булса, алар алда да Йәһвәгә дан китерәчәк.
10. а) Уңыш нәрсәгә бәйле? б) Патшалык Залларын төзүдә катнашуыбыз булачак фатихалар белән ничек бәйле?
10 Йомгаклау. Борынгы заманда да, бүген дә теократик төзелештә катнашу — изге хезмәтнең мөһим өлеше. Безгә каршы килсәләр дә, без бирешмибез, ә булачак эш өчен кулларыбызны ныгытабыз. Без беләбез: безнең уңышыбыз Йәһвәнең фатихасына бәйле (Мәд. 126:1). Аллаһыга таянып, кардәшләр Патшалык Залларын төзү эшенә төрлечә ярдәм итә. Аларны фидакарь ярату дәртләндерә. Гайсә сүзләре буенча, аның шәкертләрен нәкъ шундый ярату аерып торачак (Яхъя 13:34, 35). Гайсә кебек, без дә үзебез турында түгел, ә башкалар турында кайгыртабыз. Аллаһының яңа дөньясында Йәһвә хезмәтчеләре хәзер туплаган тәҗрибәләрен тагы да яхшырак куллана алачак. Без моңа бик шат! (Ишаг. 65:21). Безнең бүгенге эшләребез һәм алган белемнәребез киләчәктә дә кыйммәтле булачак. Патшалык Залларын төзү эшендә катнашып һәм Йәһвәдән тырышлыкларыбызны фатихалавын сорап, вакытыбызны һәм бездә булган бар нәрсәне әзерлек белән корбан итик (Эфес. 3:20, 21).
[7 биттәге рамка]
Сораулар рамкасы
◼ Теократик хезмәт мәктәбендәге һәм хезмәт очрашуындагы һәр чыгыштан соң кул чабу урынлымы?
Барлыкка Китерүче, Йәһвә, җирне булдырганнан соң «иртәнге йолдызлар шатланып кычкырганнар, һәм Аллаһының бар уллары кычкырып мактаганнар» (Әюб 38:7). Барлыкка китерелгән нәрсәләр Аллаһының акыллылыгын, яхшылыгын һәм көчен яңа яктан күрсәткән. Фәрештәләр бу эшләр өчен Йәһвәне данларга теләгәннәр.
Без кардәшләрнең тырышлыклары һәм чыгыштагы кызык фикерләр өчен рәхмәтле булсак, яхшы булыр иде. Мәсәлән, без гадәттә конгресслардагы нотыклардан соң һәм чыгышлардан соң кул чабабыз. Конгресстагы чыгышларны әзерләр өчен күп вакыт һәм тырышлыклар кирәк. Кул чабып, без чыгыш ясаучыларның авыр эше өчен генә түгел, ә шулай ук Йәһвә үз Сүзе һәм оешмасы аша биргән өйрәтү өчен рәхмәтебезне белдерәбез (Ишаг. 48:17; Мат. 24:45—47).
Теократик хезмәт мәктәбендә һәм хезмәт очрашуында кул чабу турында нәрсә әйтеп була? Эчкерсез хисләрне белдереп кул чабуны тыйган кагыйдә юк. Бу, мәсәлән, укучы мәктәптә беренче йөкләмәсен тәмамлагач булырга мөмкин. Әмма кул чабу ваемсыз булса, ул җиңел генә буш һәм мәгънәсез булып китә ала. Шуңа күрә без һәр чыгыштан соң кул чапмыйбыз.
Теократик хезмәт мәктәбендәге һәм хезмәт очрашуындагы чыгышлардан соң күбесенчә кул чапмасак та, чыгыш ясаучыларның тырышлыклары һәм өйрәтүләре өчен рәхмәт белдерергә башка юллар бар. Без чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлап шулай эшли алабыз. Җыелыштан соң үзләренә тырышлыклары өчен рәхмәтләребезне белдереп була (Эфес. 1:15, 16).