Син бай була аласың!
1. Ни өчен гомуми пионер булып хезмәт итә аласыңмы икәнен карап чыгарга кирәк?
1 Син тормышыңның шатлыклырак һәм бай эчтәлекле булуын телисеңме? Башкаларга ярдәм итү сиңа рәхәтлек һәм канәгатьлек китерәме? Син Йәһвәгә хезмәтеңне киңәйтергә телисеңме? Бу сорауларга уңай җавап бирсәң, син гомуми пионер булып хезмәт итә алыр идең. Әлбәттә, гаиләдәге вазифаларыбызны һәм Изге Язмаларда әйтелгән башка бурычларыбызны, шулай ук начар сәламәтлекне һәм чикле мөмкинлекләрне исәпкә алырга кирәк.
2. Гомуми пионерларның кайбер рухи байлыкларын әйтеп бир.
2 Сөләйманның Аллаһы тарафыннан рухландырылган сүзләре буенча, кеше материаль яктан бай булса, бу аны Аллаһы фатихалый дигәнне аңлата (Гыйб. сүз. 10:22). Ә бүген Йәһвәнең фатихасы күбесенчә рухи яктан баета. Андый байлык гомуми пионерларда күп. Мәсәлән, алар шәхси эшләрне калдырып, «һәрбер уңайлы очрактан файдаланалар» һәм «бирүдә бәхет күбрәк» икәнен күрәләр (Көл. 4:5; Рәс. 20:35). Йәһвә аларның мәхәббәттән чыгып башкарылган хезмәтләрен күрә һәм кадерли. «Хәзинәне күктә» җыйсак, аның кыйммәтлеге беркайчан да кимемәячәк (Мат. 6:20; Евр. 6:10). Өстәвенә, пионерлар «яхшы», ягъни гади, күз саклыйлар һәм Йәһвәнең кирәклесен бирәчәгенә ышаналар, шуңа күрә аларның Аллаһы белән мөнәсәбәтләре ныграк (Мат. 6:22, 25, 32; Евр. 13:5, 6).
3. Рухи байлыкка омтылу һәм мал-мөлкәт артыннан куып яшәү арасында нинди аерма бар?
3 Мал-мөлкәт җыю еш кына «бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләр» тудыра (1 Тим. 6:9, 10; Ягък. 5:1—3). Әмма Йәһвә фатихасы белән алай түгел. Гомуми пионерлар күп вакыт хезмәттә үткәрә, бу аларга рухи яктан какшамаска һәм игътибарларын яхшырак нәрсәләргә тупларга ярдәм итә (Флп. 1:10). Бер абый-кардәш инженер булып эшләгән һәм бу эш аның бөтен вакытын алган. Пионер булып хезмәт итәр өчен, ул бу эшне калдырган. Ул болай дип сөйли: «Минем эшем бик авыр иде. Ләкин пионер хезмәте андый түгел. Хәзер мин кешеләргә ярдәм итәм һәм аларны хакыйкатькә өйрәтәм. Бу күпкә кызыграк һәм күбрәк канәгатьлек китерә».
4. Ничек итеп гомуми пионерлар башкаларга фатихалар китергәндә үзләре фатихалана?
4 Башкалар өчен фатихалар. Бүген бар кешеләр дә «авыр вакытларда» яши (2 Тим. 3:1). Алар өметкә бик мохтаҗ. Өметне югалткан кешеләргә яхшы хәбәрне белергә һәм аны кабул итәргә ярдәм иткәндә Патшалык вәгазьчеләре шатлана. Бу тормыш коткара торган эшкә пионерлар һәр ел 800 дән артык сәгать багышлыйлар. Бу аларга бик күп шатлык китерә! (1 Тим. 4:16).
5, 6. Сиңа гомуми пионер хезмәтен башларга нәрсә ярдәм итә ала?
5 Син дә, бәлки, гомуми пионер булып хезмәт итү турында җитди уйлагансыңдыр. Моның өчен сиңа «һәрбер очрактан дөрес файдаланырга» һәм мөһим булмаган эшләрне калдырырга кирәк булыр (Эфес. 5:15, 16). Күпләр шулай эшләп, үз тормышларын гадиләштергәннәр һәм Патшалык эшләренә күбрәк вакыт багышлар өчен, дөньяви эштә үткәргән вакытны кыскартканнар. Син гомуми пионер булып хезмәт итәр өчен үз тормышыңны үзгәртә аласыңмы?
6 Яхшы график төзер өчен, Йәһвәдән зирәклек сора (Ягък. 1:5). Син күп рухи байлык алачаксың! Йәһвә сине шулай ук материаль яктан да кирәкле әйберләр белән фатихалаячак (Мат. 6:33). Бу яктан Йәһвәне сынаган кешеләр «фатихаланачак һәм бернәрсәгә дә мохтаҗ булмаячак» (Мал. 3:10).