Вәгазьләр өчен ныклык кирәк
1 Рәсүл Паул 30 дан артык ел вәгазьләүгә багышлаган. Бу аңа шатлык китергән. Һәркайсы мөһим эштә булган кебек, аның вәгазь эшендә дә авырлыклар булган (2 Көр. 11:23—29). Әмма Паул бирешмәгән (2 Көр. 4:1). Ул шуны аңлаган: ныклык белән вәгазьләр өчен Йәһвә аңа көч бирәчәк (Флп. 4:13). Паул тугры һәм нык булган, шуңа күрә ул: «Мин Мәсихтән үрнәк алган кебек, сез дә миннән үрнәк алыгыз»,— дип әйткән (1 Көр. 11:1).
2 Хәзерге сынауларда нык булу. Һәр көнне күп кардәшләребез гаиләдә, эштә яки мәктәптә каршылыклар, ваемсызлык белән очраша яисә аларны мыскыл итәләр (Мат. 10:35; Яхъя 15:20). Синең белән дә шулай буладыр. Бәлки, синең сәламәтлегең начардыр, яки син көн саен иманыңны һәм ныклыгыңны сынаган кирәкмәгән эшләрдән һәм вәсвәсәләрдән качар өчен көрәш алып барасыңдыр. Борынгы вакытта яшәгән тугры хезмәтчеләрнең мисаллары һәм шулай ук авырлыклар белән очрашып, аларны җиңеп чыккан бүгенге мәсихчеләрнең мисаллары безгә көч бирә ала (1 Пет. 5:9).
3 Без «Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәр белән коралланып», хезмәтебезне дәвам итәр өчен көч таба алабыз (Эфес. 6:10—13, 15). Нык булыр өчен шулай ук дога кылырга кирәк. Аллаһы безгә үзенең изге рухын бирәчәк, һәм без сынауларда нык була алачакбыз (2 Көр. 6:4—7). Рухи көрәштә җиңәр өчен, без Аллаһының искә төшерүләренә игътибар итәргә тиеш (Мәд. 118:24, 85—88). Бала яратучы әтисеннән алган хатны кат-кат укыган кебек, без дә Изге Язмаларны көн саен укып, Йәһвә белән мөнәсәбәтләребезне ныгытабыз. Шәхси өйрәнүне регуляр рәвештә үткәреп, без сынауларда нык булыр өчен зирәклек туплыйбыз. Шулай итеп Аллаһының фикер йөртүе безнең карарларыбызга тәэсир итәчәк һәм Йәһвәгә тугрылыгыбызны ныгытачак (Гыйб. сүз. 2:10, 11).
4 Ныклык фатихалар китерә. Без дә вәгазьләгәндә, Паул кебек, тугры һәм нык булып, Йәһвәнең йөрәген сөендерәбез һәм бу безгә дә, башкаларга да фатихалар китерә (Гыйб. сүз. 27:11). Хезмәттә тугры булыйк һәм шулай итеп иманыбыз нык һәм «ут белән сыналган, ләкин барыбер юкка чыккан» алтыннан да кадерлерәк икәнен раслыйк (1 Пет. 1:6, 7).