Теократик хезмәт мәктәбе. Кабатлау
Аста китерелгән сораулар 2011 ел, 25 апрель атнасында үткәрелә торган Теократик хезмәт мәктәбендә каралачак. Мәктәп күзәтчесе 7 март атнасыннан алып 25 апрель атнасына кадәр үткән материал буенча 20-минутлык кабатлау үткәрәчәк.
1. Нинди мәгънәдә күпләр «яһүд диненә күчкән»? (Эстер 8:17) [w06 1.3. 11 б., 3 абз.]
2. Ни өчен Шайтанга «Ходай каршына» басарга рөхсәт ителгән булган? (Әюб 1:6; 2:1) [w06 1.4. 13 б., 6 абз.]
3. Әюбнең хатынын үз иренә Аллаһыны хурла һәм үл дип әйтергә нәрсә этәргән? (Әюб 2:9) [w06 1.4. 14 б., 3 абз.]
4. «Мәҗбүри хезмәт» дигән сүзләр нәрсә аңлата? (Әюб 7:1, ЯД) [w06 1.4. 14 б., 10 абз.]
5. Элифазның «гаделсезлекне су сыман» эчкән кеше турындагы сүзләре Шайтанның фикер йөртүен ничек итеп чагылдырган? (Әюб 15:16) [w10 15.2. 20 б., 1—2 абз.]
6. Әюб 16:5 һәм 19:2 дәге сүзләрдән нинди сабак алып була? [w06 1.4. 15 б., 5 абз.]
7. Әюбкә сафлыгын сакларга нәрсә ярдәм иткән? (Әюб 27:5) [w09 15.4. 6 б., 17 абз.]
8. Елиуй кайчан килгән? (Әюб 32:1—3) [w06 1.4. 15 б., 14 абз.]
9. Нинди мәгънәдә Әюб «мыскыллауны су кебек эчкән»? (Әюб 34:7) [w06 1.4. 15 б., 15 абз.]
10. Йәһвәнең искиткеч эшләре турында уйлану безгә ничек тәэсир итә? (Әюб 37:14) [w06 1.4. 16 б., 4 абз.]