Беренче бүлек
Гаилә бәхетенең сере бармы?
1. Ни өчен нык гаиләләр кешелек җәмгыятендә мөһим роль уйный?
ГАИЛӘ — җирдәге иң борынгы төзелеш, һәм ул кешелек җәмгыятендә бик мөһим роль уйный. Тарих дәвамында нык гаиләләр нык җәмгыять төзүдә ярдәм иткән. Гаилә — балаларны җитлеккән кешеләр итеп үстерер өчен иң яхшы урын.
2—5. а) Бәхетле гаиләдә бала сизгән куркынычсызлык хисе турында сөйләгез. б) Кайбер гаиләләрдә нинди авырлыклар бар?
2 Бәхетле гаилә — тыныч һәм куркынычсыз сыеныр урын. Бер генә минутка үрнәк булырлык гаиләне күз алдына китерик. Кичке аш ашаганда, кайгыртучан ата-ана балалары белән көн дәвамындагы вакыйгалар турында фикер алыша. Балалар, бер-берсен бүлеп, әти-әнисенә мәктәптә булганнарны сөйли. Ял итү сәгатьләрен өйдә бергә үткәреп, ата-ана да, балалар да үзләренең киләсе көндәге эшләренә кирәкле көч җыялар.
3 Бәхетле гаиләдә бала шуны белә: ул авырып китсә, әти-әнисе аның турында кайгыртачак, бәлки төне буе чиратлашып аны карап чыгачак. Ул шунсын да аңлый: бала, үзенең яшь тормышында килеп чыккан проблемалары белән әнисе яки әтисе янына барып, киңәш һәм ярдәм ала ала. Әйе, дөнья хәвеф-хәтәр белән тулы булса да, өйдә бала куркынычсызлык сизә.
4 Балалар үскәч, алар гадәттә өйләнешеп үз гаиләләрен корып җибәрә. Көнчыгыштагы бер мәкальдә: «Кеше үз ата-анасына ни хәтле бурычлы икәнен үзенең баласы булгач кына аңлый»,— дип әйтелә. Тирән хөрмәт һәм ярату кичереп, үсеп җиткән балалар үз гаиләләрен бәхетле итәргә тырыша. Шулай ук алар хәзер инде картайган һәм оныклар белән аралашуда рәхәтлек тапкан әти-әнисе турында кайгырта.
5 Бәлкем, син хәзер болай уйлыйсыңдыр: «Ярар, мин гаиләмне яратам ди, ләкин гаиләмә өстә әйтелгән сүзләрне кулланып булмый. Безнең тормыш иптәшем белән эш графигыбыз туры килми, һәм без бер-беребезне күрмибез диярлек. Без башлыча акча проблемалары турында сөйләшәбез». Яисә син: «Минем балаларым һәм оныкларым башка шәһәрдә яши, һәм мин аларны бер дә күрмим»,— дип әйтәсеңдер. Әйе, күп гаиләләрдәге тормыш еш кына безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында үрнәк булырлык түгел. Шулай да, кайберәүләр бәхетле гаилә тормышы алып бара. Ничек итеп? Гаилә бәхетенең сере бармы? Әйе, бар. Ләкин аны белгәнгә кадәр, без бер мөһим сорауга җавап бирергә тиешбез.
ГАИЛӘ НӘРСӘ УЛ?
6. Бу китапта нинди гаиләләр турында сүз барыр?
6 Көнбатыш илләрдә күпчелек гаиләләр әти, әни һәм балалардан тора. Әби белән бабалары, көчләре барында, үз йортларында тора. Гаилә ерак туганнар белән бәйләнештә булса да, аларга карата бурычлары чикләнгән. Бу китапта башлыча шундый гаиләләр турында сүз барыр. Әмма соңгы елларда башка гаиләләр киң таралып барлыкка килә: ялгыз ата яки ялгыз аналы гаилә, икенче никахтан соң корылган гаилә, ата-аналар төрле сәбәпләр аркасында бергә яшәмәгән гаиләләр.
7. Зур гаилә нәрсә ул?
7 Кайбер халыкларда зур гаиләләр киң таралган. Мондый гаиләләрдә, мөмкин булса, балалар һәр көн әби-бабаларын карыйлар, шулай ук якын бәйләнешләр һәм бурычлар ерак туганнарга да җәелә. Мәсәлән, гаиләдәгеләр бертуганның улы, кызы яисә тагы да ераграк туганнарын карарга, тәрбияләп үстерергә һәм хәтта укулары өчен акча да түләргә ярдәм итәргә мөмкин. Бу китапта карала торган принциплар зур гаиләләрдә дә кулланырлык.
ГАИЛӘ БАСЫМ АСТЫНДА
8, 9. Гаиләнең үзгәрүен кайбер илләрдәге нинди проблемалар күрсәтә?
8 Бүген гаилә үзгәрә, ләкин, кызганычка каршы, бер дә яхшы якка түгел. Әйтик, Һиндстанда хатын үз иренең гаиләсе белән яши һәм өйдә аның туганнарының җитәкчелеге астында эшли. Әмма безнең көннәрдә һинд хатыннарының өйдән читтә эш эзләүләре гадәттән тыш хәл түгел. Шулай да алардан, күрәсең, өйдә үзләренең традицион бурычларын үтәү көтеләдер. Ә хатын-кыз берәр җирдә эшләсә, гаиләдәге башкалар белән чагыштырганда, өйдә күпме эш башкарырга тиеш? Мондый сорауны күп илләрдә бирәләр.
9 Көнчыгыштагы җәмгыятьтә зур гаиләләр гадәти хәл, һәм аларның үзара бәйләнешләре нык. Әмма көнбатыш индивидуализмы һәм икътисадый проблемалар басымы астында гадәттәге зур гаиләләр көчен югалта. Шуңа күрә күпләр гаиләнең өлкән яшьтәге әгъзалары турында кайгыртуны бурыч яки өстенлек дип түгел, ә йөк дип саный. Кайберәүләр олыгая төшкән ата-аналарына карата рәхимсез булалар. Һичшиксез, бүген күп илләрдә карт кешеләргә рәхимсез булуны һәм аларны санга сукмауны очратып була.
10, 11. Европа илләрендәге гаиләләрнең үзгәрүен нинди фактлар күрсәтә?
10 Аерылышу гадәти хәлгә әверелеп бара. Испаниядә 1965 елларда һәрбер йөз гаиләнең берсе генә таркала иде, ә 1990 елларның башына һәрбер сигез өйләнешкән парның берсе аерылыша. Бөек Британиядә, отчетлар буенча Европада аерылышу саны иң югары булган илдә (10 өйләнешкән парның дүртесе аерылыша), ялгыз ата яки ялгыз аналы гаиләләр санының бик тиз үсүе күзәтелә.
11 Германиядә күпләр без күрергә гадәтләнгән гаиләләр корырга гел җыенмыйлар да кебек. 1990 елларны анда мондый хәл күзәтелде: Германиядәге барлык гаиләләрнең 35 проценты бер кешедән һәм 31 проценты ике кешедән генә торган. Франциядә дә бик сирәк өйләнешәләр, ә өйләнешкән кешеләр элеккегә караганда ешрак аерылыша. Күп кешеләр никах салган җаваплылыксыз яшәүне яхшырак дип табалар, һәм андый парларның саны арта бара. Андый хәл бөтен дөнья буенча күзәтелә.
12. Хәзерге гаиләдәге үзгәрүләр аркасында балалар ничек газап чигә?
12 Ә балаларга бу ничек тәэсир итә? Кушма Штатларда һәм күп кенә башка илләрдә никахтан тыш туган балалар күбәя, кайбер аналар үзләре әле яшүсмер. Күп кенә андый аналарның төрле атадан туган берничә баласы бар. Бөтен дөньядан килгән отчетлар буенча, миллионлаган сукбай балалар урамнарда йөриләр; аларның күбесе җәберләнгәнгә өйдән качып киткән, яки аларны гаиләләре авыр хәлдә булганга һәм тәрбияләп үстерә алмаганга куып чыгарганнар.
13. Нинди киң таралган проблемалар гаиләләрне бәхетсез итә?
13 Әйе, гаилә бик кыен хәл кичерә. Инде югарыда әйтелгәннәрдән тыш, яшүсмерләрнең ата-аналарына буйсынмаганлыгы, балаларны көчләү, никахта көч куллану, эчкечелек һәм башка коточкыч проблемалар күп гаиләләрне бәхетсез итә. Балалар һәм өлкәннәрнең күбесенә гаилә бер дә сыеныр урын түгел.
14. а) Кайберәүләрнең сүзләре буенча, гаиләнең кыен хәлдә булуының сәбәпләре нинди? б) Беренче гасырдагы кануннар белгече бүгенге дөньяны ничек сурәтләгән, һәм аның сүзләренең үтәлүе гаилә тормышына ничек тәэсир итә?
14 Ни өчен гаилә кыен хәл кичерә? Кайберәүләр гаиләнең бүгенге көндә кыен хәлдә булуын хатыннарның эшкә чыгуыннан күрәләр. Башкалар безнең көннәрдә киң таралган әхлаксызлыкка сылтыйлар. Моннан башка сәбәпләр дә китерелә. Якынча ике мең ел элек танылган бер кануннар белгече болай дип язган: «Соңгы көннәрдә авыр вакытлар булачак. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, байлык яратучан, мактанчык, һавалы һәм хурлаучан булырлар; алар ата-аналарына буйсынмаслар, яхшылыкны белмәсләр, изге нәрсәләрне ихтирам итмәсләр. Алар мәхәббәтсез, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, шәфкатьсез булырлар һәм яхшылыкны дошман күрерләр; алар хыянәтче, оятсыз, тәкәббер булыр һәм, Аллаһыны яратуга караганда, ләззәтне күбрәк яратырлар». Һәм бу сүзләр белән ул гаиләнең газап чигәчәге турында алдан әйткән (2 Тимутегә 3:1—4). Бүген бу сүзләрнең үтәлгәненә берәрсе шикләнәме икән? Шундый шартлар хөкем сөргән дөньяда күп гаиләләрнең кыен хәлдә булуы әллә шаккатырлыкмы?
ГАИЛӘ БӘХЕТЕНЕҢ СЕРЕ
15—17. Бу китап гаилә бәхетенең серен ача торган ышанычлы чыганак итеп нәрсәне күрсәтәчәк?
15 Гаиләдә бәхеткә ирешү турындагы киңәшне һәрьяктан ишетеп була. Көнбатыш илләрендә чиксез сандагы китаплар һәм журналларда киңәшләр бирелә. Ләкин проблема шунда ки, киңәшчеләр дә кешеләр, һәм аларның киңәшләре бер-берсенә каршы килә, һәм бүгенге көнгә яраклы вә урынлы булып кабул ителгән киңәш иртәгә яраксыз булырга мөмкин.
16 Алай булгач, гаиләгә кирәк булган ышанычлы җитәкчелекне каян эзли алабыз? Якынча 1900 ел элек язылып беткән китапка мөрәҗәгать итәр идегезме? Яисә андый китап инде чиктән тыш искергән дип уйлыйсызмы? Әмма гаилә бәхетенең чын серен нәкъ шул китаптан табып була.
17 Бу китап — Изге Язмалар. Барлык фактлар буенча, ул Алланың үзе тарафыннан рухландырылган. Изге Язмаларда без менә мондый раслау табабыз: «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсыйхәт бирү өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:17). Бу басманы укыганда, без сезне менә нәрсә турында уйланырга дәртләндерәчәкбез: бүгенге гаиләләрдә килеп чыккан авырлыклар белән очрашырга туры килгәндә, Изге Язмалар ничек барысын да «төзәтергә» ярдәм итә ала.
18. Изге Язмаларны никахтагы сораулар буенча ышанычлы чыганак дип исәпләү ни өчен акыллы?
18 Әгәр дә сез Изге Язмаларның гаиләләрне бәхетле итәргә булыша алуына шикләнәсез икән, менә бу турыда уйлап карагыз: Изге Язмаларны рухландырган Шәхес — никах төзелешенә Нигез Салучы (Яратылыш 2:18—25). Изге Язмаларда аның исеме Йәһвә дип әйтелә (Яратылыш 2:4, искәрмәне карагыз). Ул Барлыкка Китерүче һәм Ата, «Аннан... һәр ыруг [«гаилә», ЯД] үзенә исем ала» (Эфеслеләргә 3:14, 15). Йәһвә гаилә тормышын кешелекнең башлангыч чорыннан ук күзәтеп тора. Ул гаиләдә нинди авырлыклар килеп чыгачагын белә һәм аларны чишә торган киңәш биреп тора. Тарих дәвамында гаилә тормышында чын күңелдән Изге Язмалар принципларын кулланган кешеләр бәхетлерәк булдылар.
19—21. Изге Язмалар никахтагы проблемаларны чишә ала икәне нинди хәзерге мисаллардан күренә?
19 Индонезиядә яшәгән бер хатын мисалын карап чыгыйк. Ул бер җирдә дә эшләмичә өйдәге эшләрне башкарган һәм комарлы уеннарны бик яраткан. Күп елларга ул өч баласын игътибарсыз калдырган һәм бертуктаусыз ире белән талашкан. Соңыннан ул Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Акрынлап бу хатынның Изге Язмаларда әйтелгәннәргә ышанычы үсә барган. Ул аның киңәшен куллана башлагач, яхшырак хатын булып киткән. Аның Изге Язмалардагы принципларга нигезләнгән тырышулары бөтен гаиләсенә бәхет китергән.
20 Испаниядә яшәүче өй эшләрен генә карап йөргән бер хатын болай дип әйтә: «Безнең гаиләдә җитди проблемалар башланганда, өйләнешкәнебезгә бер ел гына иде». Аларның ире белән уртак яклары әз булган, һәм алар, бәхәсләшкән вакытны исәпләмәсәләр, әз сөйләшкәннәр. Бәләкәй кызлары булуына карамастан, алар аерым яшәргә хәл иткәннәр. Әмма моны эшләр алдыннан, аларга Изге Язмаларга мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәннәр. Алар андагы өйләнешкән ир белән хатынга кагылышлы киңәшләрне белеп, куллана башлаганнар. Тора-бара алар инде тату итеп сөйләшә алганнар, һәм аларның бәләкәй гаиләләре бәхетле булып берләшкән.
21 Изге Язмалар өлкән кешеләргә дә ярдәм итә. Мәсәлән, Япониядә яшәүче бер ир белән хатынның мисалын карап чыгыйк. Ире тиз кызып китүчән һәм кайчакта рәхимсез дә иде. Аларның кызлары, ата-анасының каршы булуына карамастан, Изге Язмаларны өйрәнә башлаган. Соңыннан ире өйрәнүдә кызларына кушылган, ләкин хатыны каршы килүен дәвам иткән. Әмма еллар үтә барган, һәм ул гаиләсенә Изге Язмалардагы принципларның яхшы тәэсир иткәнен күргән. Кызлары аны яхшылап караган, ә ире мәрхәмәтлерәк, йомшаграк булып киткән. Андый үзгәрешләр хатынны Изге Язмаларны өйрәнергә дәртләндергән, һәм бу аңа да яхшы тәэсир иткән. Бу олы яшьтәге ханым кат-кат: «Без чын мәгънәдә ир белән хатын булдык»,— дигән.
22, 23. Барлык милләт кешеләренә гаиләдә бәхет табарга Изге Язмалар ничек ярдәм итә?
22 Югарыда әйтелгән кешеләр гаилә бәхетенең сере белән танышкан башка бик күп кешеләр арасында яшиләр. Алар Изге Язмалардагы киңәшне кабул итәләр һәм кулланалар. Дөрес, алар, һәрбер кеше кебек, шул ук мәрхәмәтсез, әхлаксыз, икътисад ягыннан киеренке дөньяда яшиләр. Шуның өстенә алар камил түгел, ләкин алар никах төзелешенә Нигез Салучының ихтыярын үтәргә тырышуда бәхет табалар. Изге Язмаларда әйтелгәнчә, Йәһвә Алла «сине файдалыга Өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып Баручы» ул (Ишагыйя 48:17).
23 Изге Язмалар ике мең ел элек диярлек язылып беткән булса да, аның киңәше чыннан да бүгенге көндә кулланырлык. Моннан тыш, ул барлык кешеләр өчен язылган булган. Изге Язмалар Америка яки Көнбатыш китабы түгел. Йәһвә «бер кешедән барлык халыкларны бар итте», һәм ул бар җирдәге кешеләрнең табигатен белә (Рәсүлләр 17:26). Изге Язмаларның принциплары һәрбер кешегә тәэсир итәрлек. Әгәр сез аларны куллансагыз, сез дә гаилә бәхетенең серен беләчәксез.