Аны һәрбер уңайлы очракта куллан
1. «Хакыйкать» дигән трактат нәрсә өчен файдалы?
1 «Хакыйкать. Сез аны белергә телисезме?» дигән трактат безгә Изге Язмалар өйрәнүләрен башларга ярдәм итәр өчен бастырылган. Әмма без аны шулай ук хакыйкать орлыкларын чәчәр өчен куллана алабыз (Вәг. 11:6). Аны ничек уңышлы кулланып була? Менә кайбер киңәшләр.
2. Сөйләшүне башлар өчен, трактатны ничек кулланып була?
2 Сөйләшүне башлаганда. Кешегә трактатны биргәннән соң, трактатның тышлыгындагы алты сорауга игътибар итеп, болай дип сора: «Бу сорауларның кайсысы сезне кызыксындыра?» Кеше җавабын тыңлаганнан соң, аны кызыксындырган соравына трактатта язылган Изге Язмалардагы җавапны карап чык һәм китерелгән шигырьләрнең берсен укы. Соңгы битен укы яисә аны үз сүзләрең белән сөйләп бир һәм Изге Язмалар өйрәнүен үткәрер өчен басманы тәкъдим ит. Кеше басманы алмаса да, аның хәзер трактаты бар һәм бу трактат ярдәмендә хакыйкать орлыклары аның күңелендә тамырланырга мөмкин (Мат. 13:23).
3. Кешенең вакыты булмаса, нәрсә эшләп була?
3 Кешенең вакыты булмаганда. Сез болай дип әйтә аласыз: «Сезнең вакытыгыз булмаганга, бу трактатны калдыра алам. Анда күп кешеләрне кызыксындырган алты мөһим сорау китерелә һәм һәр сорауга Изге Язмалардан ап-ачык җавап бирелә. Сезгә кабат килгәч, бу трактат турында фикер алышып алыр идек».
4. Урамда трактат белән вәгазьләгәндә, нәрсә әйтеп була?
4 Урамда вәгазьләгәндә. Сез болай дип әйтә аласыз: «Исәнмесез! Сезнең кайчан да булса мондый сораулар турында уйлаганыгыз бармы? [Җавабын тыңла.] Бу трактатта Изге Язмаларга нигезләнгән ачык һәм канәгатьләндерүче җаваплар бар». Кеше ашыкмаса, аның белән трактатта китерелгән җавапны карап чыга аласыз һәм хәтта Изге Язмалар өйрәнүен үткәрер өчен басманы тәкъдим итә аласыз.
5. Кешеләр өйдә булмаганда, трактатны кайвакыт ничек кулланып була?
5 Кешеләр өйдә булмаганда. Кайбер җирләрдә вәгазьчеләр кешеләр өйдә булмаганда, аларга әдәбиятны, гадәттә, башкалар өчен күренми торган урында калдыралар. Сезнең җыелышыгызда шулай эшләсәләр, «Хакыйкать» дигән трактатны да кайвакыт калдырып була. Кешегә кабат килгәндә, аңа болай дип әйтеп була: «Сезгә элек килгәндә, сез өйдә булмадыгыз, шуңа күрә без бу трактатны ишеккә кыстырып калдырган идек. Бу сорауларның кайсысына җавап алырга теләр идегез?»
6. Ни өчен «Хакыйкать» дигән трактат — вәгазьдә уңышлы корал?
6 Бу трактатта хакыйкать турында ачыктан-ачык һәм гади итеп әйтелә. Ул бар диннәрдәге һәм төрле культуралардагы кешеләрне кызыксындыра. Аны тәкъдим итү җиңел; хәтта яшь һәм яңа вәгазьчеләр моны эшли ала. Сез аның белән һәрбер уңайлы очракта кулланасызмы?