Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Гайсә киләчәк турында пәйгамбәрлек итә
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Зәйтүн тавында Гайсә үзенең кайбер рәсүлләре белән сөйләшә

      19 НЧЫ БҮЛЕК

      Гайсә киләчәк турында пәйгамбәрлек итә

      Гайсә үзенең күктә Патша булып идарә итүен һәм бу дөнья төзелешенең ахырын күрсәтүче билгеләр бирә

      ГАЙСӘ Зәйтүн тавында утыра. Моннан Иерусалимга һәм гыйбадәтханәгә искиткеч матур күренеш ачыла. Гайсә үз шәкертләренә Иерусалимның җимерелүе, ә тагы да алдарак бу дөнья төзелешенең ахыры турында әйткән булган (Маттай 13:40, 49). Хәзер аның дүрт рәсүле аңардан шул сүзләрен аңлатып бирүен үтенә. Алар: «Синең килүеңнең һәм дөнья төзелешенең тәмамлануының билгесе нинди булачак?» — дип сорый (Маттай 24:3, ЯД).

      Һәм Гайсә Иерусалим җимерелүе алдыннан булачак вакыйгаларны сөйли. Ләкин аның сүзләре соңрак тагы да зуррак масштабта — бөтен дөньяда үтәләчәк. Ул булачак вакыйгалар һәм дөньядагы шартлар турында пәйгамбәрлек итә. Алар бергә бер билге тәшкил итә һәм аның аша җирдә яшәүчеләр Гайсә күктә Патша булып идарә итә башлаганын аңлаячак. Ягъни бу билге Йәһвә Гайсәне вәгъдә ителгән Патшалыкта Патша итеп куйганын күрсәтәчәк. Бу билге шуны аңлата: тиздән Патшалык явызлыкны юк итәчәк һәм кешеләргә чын тынычлык китерәчәк. Шулай итеп, Гайсә алдан әйткән вакыйгалар бу иске дөнья төзелешенең — бүгенге дини, сәяси һәм социаль төзелешләренең — соңгы көннәрен һәм яңа дөньяның башлануын билгели.

      Гайсә пәйгамбәрлек итә, һәм ул күктә Патша булып идарә иткәндә халыкара сугышлар, ризыкка кытлык, зур җир тетрәүләр, киң таралган авырулар булачак һәм законсызлык үрчеячәк ди. Аның чын шәкертләре бөтен җир шары буйлап Аллаһы Патшалыгы турында яхшы хәбәрне таратачак. Моның барысы моңа кадәр җирдә беркайчан да булмаган «зур афәт» вакытында тәмамланачак (Маттай 24:21).

      Гайсәнең шәкертләре бу афәтнең якын булуын ничек беләчәк? «Инҗир агачыннан гыйбрәт алыгыз»,— ди Гайсә (Маттай 24:32). Агачлар яфрак яра башласа, димәк җәй якын. Нәкъ шулай ук Гайсә әйткән бар вакыйгаларның бер вакыт эчендә үтәлүе ахыр якын икәнен күрсәтәчәк. Гайсә зур афәтнең башлану көнен һәм сәгатен Атасыннан башка беркем дә белмәячәк дигән. «Уяу булыгыз! Вакыты кайчан җитәчәген сез белмисез»,— дигән ул үз шәкертләренә (Марк 13:33).

      Инҗилнең Маттай китабы 24—25 нче бүлекләре; Марк китабының 13 нче бүлеге; Лүк китабының 21 нче бүлегенә нигезләнгән.

      • Гайсәнең рәсүлләре нәрсә турында күбрәк белергә теләгән?

      • Гайсә биргән билге нәрсә аңлата, һәм нинди вакыйгалар аша аны белеп булачак?

      • Гайсә үз шәкертләренә нинди киңәш биргән?

  • Гайсә Мәсихне үтерәләр
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
    • Гайсә

      20 НЧЕ БҮЛЕК

      Гайсә Мәсихне үтерәләр

      Гайсә Искә алу кичәсен гамәлгә кертә; бер шәкерте аңа хыянәт итә. Гайсәне баганага кадаклыйлар

      ГАЙСӘ инде өч ел ярым вәгазьләп һәм өйрәтеп йөри. Ул тиздән аның җирдәге тормышы өзеләчәк икәнен белә. Яһүдләрнең дини җитәкчеләре аны үтерергә дип яшерен килешү төзиләр. Ләкин алар Гайсәнең пәйгамбәр булуына ышанган халык фетнә күтәрер дип курка. Шунда Шайтан Гайсәнең бер шәкертен, Яһүд Искариотны, Гайсәгә хыянәт итәргә котырта. Дини җитәкчеләр аңа моның өчен 30 көмеш тәңкә бирергә вәгъдә итә.

      Соңгы төнне Гайсә үз рәсүлләре белән бергә Коткарылу бәйрәмен үткәрә. Яһүд Искариот чыгып киткәч, Гайсә гамәлгә Раббы кичәсен кертә. Ул икмәк алып дога кыла һәм аны 11 рәсүленә бирә. «Бу — Минем сезнең өчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу өчен шулай эшләгез»,— ди ул. Шуннан соң бер касә шәраб алып: «Бу касә — Минем сезнең өчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү»,— ди һәм аларга бирә (Лүк 22:19, 20).

      Гайсәнең бу төнне үз рәсүлләренә әйтәсе сүзе күп. Ул аларга яңа әмер бирә: алар бер-берсен риясыз яратырга тиеш. «Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр»,— дип әйтә ул (Яхъя 13:34, 35). Ул аларга алда аларны фаҗигале вакыйгалар көтә ди, әмма борчылмаска куша. Гайсә алар турында чын күңелдән дога кыла. Алар бергәләп җыр җырлыйлар һәм Гетсимәни бакчасына таба китәләр.

      Анда Гайсә тезләнеп Аллаһыга эчкерсез дога кыла. Тиздән аны кулга алырга дип руханилар килә. Алар үзләре белән тәртип саклаучыларын ала һәм аларга башка кешеләр дә ияргән була. Яһүд Искариот, Гайсәне танысыннар өчен, аның янына килеп, аны үбә. Сакчылар Гайсәне кулга ала, ә рәсүлләр качып китә.

      Яһүдләрнең Югары киңәшмәсе алдында басып торганда, Гайсә үзенең Аллаһы Улы булганын кире какмый. Киңәшмә аны көфер сүзләр әйтүдә гаепләп, үлемгә хөкем итә. Гайсәне Рим идарәчесе, Понти Пилат, янына алып киләләр. Ул Гайсәнең гаепсез булуын күрсә дә, аны, җыелган халык төркеме таләп иткәнчә, үлемгә тапшыра.

      Гайсәне Гөлгетә дип аталган урынга алып баралар, һәм Рим гаскәрләре аны анда баганага кадаклый. Көн уртасында могҗиза булып караңгылык урнаша. Соңрак шул ук көнне Гайсә үлә һәм җир тетри. Аны тауны тишеп ясалган кабергә салалар. Икенче көнне руханилар кабер авызын каплаган ташка мөһер сугып сакчылар куя. Гайсә шул кабердә калырмы? Юк. Чөнки тиздән бар могҗизаларның иң бөеге була.

      Инҗилнең Маттай китабы 26, 27 нче бүлекләре; Марк китабының 14, 15 нче бүлекләре; Лүк китабының 22, 23 нче бүлекләре һәм Яхъя китабының 12—19 нчы бүлекләренә нигезләнгән.

      • Гайсә нинди вакыйганы билгеләп үтәргә кушкан?

      • Гайсә үлеме алдыннан нинди вакыйгалар булган?

      ГАЙСӘНЕҢ МӨҺИМ РОЛЕ

      Йәһвәнең ниятен тормышка ашыруда Гайсәнең үлеме бик мөһим роль уйнаган. Гайсә изге рух ярдәмендә дөньяга килгәнгә камил кеше булып туган һәм үлемне мирас итеп алмаган. Тыңламаучан булып, Адәм үз токымнарына камил тормышны мирас итеп бирә алмаган. Ә Гайсә кешеләрнең андый мөмкинлекләре булсын өчен үз тормышын биргән (Маттай 20:28; Лүк 1:34, 35; Яхъя 3:16, 36; 2 Петер 3:13).

  • Вакытның графигы
    Изге Язмалар. Анда нинди хәбәр язылган?
      1. Б. э. 33, 14 нисан Гайсә баганага кадаклап үтерелә

      2. Б. э. 16 нисан Гайсә терелтелә

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу